Главная / Другое / Встреча с ветеранами ВОВ и тыла

Встреча с ветеранами ВОВ и тыла



Татарстан Республикасы, Ютазы районы

Урыссу 2 нче гомуми белем бирү мәктәбе








Ветераннар белән очрашу













2015 ел.



Укытучы сүзе.

Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар. Сезне барыгызны да якынлашып килүче зур бәйрәм – Җиңү көне белән котлыйм. Бу көннәрдә без илебезнең 1941-1945 еллардагы авыр сугыш елларында күрсәткән батырлыгына, түземлегенә, сабырлыгына тагын бер кат сокланабыз, баш иябез.

Сугыш... нинди авыр, куркыныч сүз. Ул ничә миллион кешеләрнең гомерен өзгән, күпме шәһәрләрне җимергән, шаулап торган бакчаларны, авылларны юкка чыгарган. 1418 көн буена илебез халкы бары бер уй, бер теләк – дошманны җиңү теләге белән генә яшәгән.

Бүген бездә кунакта гомерләре сугыш еллары белән бәйле абый һәм апалар. Алар дәһшәтле сугыш елларын кичеп, хөрмәткә лаек тормыш юлы үткәннәр, гомер буе эшләп, илебезгә файдалы балалар үстергәннәр.

Алар: Нәфиков Әкъдәс абый, Нафикова Мәүҗидә апа, Гәрәева Гөлнур апа.

Сез-өлкәннәр” шигырен сөйләү.

1 укучы. Күпне күргән, күп кичергән

Сез – чал чәчле өлкәннәр,

Тарих битләренә сыймый

Сез тормышта күргәннәр.


2 укучы. Күпләрнең яшьлеге үтте

Канлы сугыш кырында,

Ни генә күрмәде халкым

Туган җирем тылында.


3 укучы. Гомерегез кайнап үтте

Чын намуслы хезмәттә,

Азга да канәгать булдыгыз

Көне-төне эшләп тә.


4 укучы. Көне-төне эшләсә дә,

Зарланмады өлкәннәр,

Түккан көчен илем өчен,

Халкым өчен, дигәннәр.


5 укучы. Хаклары бар өлкәннәрнең

Кадер-хөрмәт күрергә,

Картлыгыңда мул тормышта

Рәхәт гомер сөрәргә.


Укытучы сүзе. – Хәзер сүзне Бөек Ватан сугышы ветераны Нафиков Әкъдәс абыйга бирәбез.

Нафиков Әкъдәс абый: “Мин 1943 елда сугышка алындым. Аңа хәтле авылда, барлык эшләргә катнашып, колхозда эшләдек.Сугышка алынганнан соң, миңа флотка эләгүемне әйттеләр. Зеленодольск шәһренддә 4,5 ай белгечлек алу өчен укыдык.Флот очен рулевой, сигнальщик,командор, радист, окустик әзерлиләр иде.Мин рулевой, сигнальщик һөнәрен үзләштердем. Имтиханнарны “отлично”га тапшырдым.Укып бетергәч, Киров өлкәсенә катерлар төзү заводына җибәрделәр.Шунда үзебез өчен катерлар төзедек.Бу катерлар су асты көймәләрен аулау өчен хезмәт итәргә тиеш булалар.Бу катерларны 10-12 яшьлек малайлар “обшивать” итәләр иде.Аннан соң безне Идел елгасы аша Батуми шәһәренә алып килделәр, Одесса аша Румыниягә чыктык.Безнең бурыч – Кара диңгезне миналардан арчу иде.Без бер сугышка гына кердек, Кара диңгездә.Шул бер сугышта да 22шәр кеше белән 2 катерны югалттык, безнең катердан 2 кешене югалттык.Сугыш беткәч, беренче дәрәҗәдәге сугыш әзерлегендә тордык.1950нче елда туан якка кайттым.

Флотта хезмәт итү гаять дәрәҗәдә кызыклы, мавыктыргыч. Анда һәр эштә оешканлык, дуслык, физик яктан яхшы әзерлекле булу сорала. Ир-егетләр, әгәр шундый кызыклы җирдә хезмәт итәсегез килсә, үзегезне физик яктан чыныктырыгыз,спорт белән шөгыльләнегез, начар гадәтләр белән дуслашмагыз.”


Укытучы. Рәхмәт сезгә, Әкъдәс абый.


Дан сезгә, ветераннар” шигырен сөйләү.


1нче укучы. Сезгә бүген имин тормыш өчен

Чын йөрәктән рәхмәт укыйбыз,

Зур җиңүнең юбилее белән

Чын күңелдән сезне котлыйбыз.


2нче укучы.Мәңгелек дан сезгә, ветераннар,

Зур җиҗүгә өлеш керттегез,

Совет солдатының данлы исемен

Керсез намус белән йөрттегез.


3нче укучы.Илебезнеҗ азатлыгы өчен,

Бәхете өчен сез кан түктегез.

Фашизмны тар-мар итәр өчен Берлингача барып җиттегез.


4нче укучы.Байрак үбеп ант иттегез илгә

Дошманнарны ерак куарга,

Үлем алып килгән аждаһаны

Үз өненә барып буарга.


5нче укучы.Изге антыгызга, ил халкына

Турылыклы булып калдыгыз.

Күп кан коеп, авыр сугышларда

Зур җиңүләр яулап алдыгыз.


Укытучы. Ир-егетләр сугыш кырларында, кулларына корал тотып сугышсалар, тылда апалар,әниләр, сеңелләр,әбиләр хезмәтләре белән җиңү көнен якынайтканнар. Хәзер сүзне хезмәт ветераны Гәрәева Гөлнур апага бирәбез.


Гәрәева Гөлнура апа.”Бөек Ватан сугышы башланганда миңа 14 яшь иде. Сугыш башлангач, авылдан барлык эшкә яраклы ирләрне алып киттеләр, авыл бушап калды. Беренче көннәрдән истә калган бер күренеш:безнең авылга таудан юл төшә иде, менә шул юл буйлап сугышка китәргә Ютазы станциясенә баручы олаулар килә. Ул олаулар өзлексез бара,бер башы Ютазыда булгандыр, икенче башы безнең авылга килеп җитмәгән иде әле.Менә шулай күп кеше китте.Аннан соң китүчеләр кимеде.Авыл тынып калды.Авылда калганнар көндез дә, кич тә эштә булдык.Өмәләр уздыра идек. Гел кайгырып кына утырмадык: үзебезчә концертлар, спектакльләр куя идек.Безнең колхозның председателе бик каты куллы кеше иде.Нык эшләдек, ләкин ул безгә ачлык күрсәмәде.

Тирә-як авыллар бик ачыктылар.

Җиңү көнендә без эштә идек, күрәбез: ерактан, кулына кызыл флаг тотып, атка атланган бригадир килә. Ул килде һәм: “Туганнар, сугыш беткән!” – диде. Без кочаклашып еларга, көлергә, шатланырга тотындык. Сугыштан соңгы еллар да бик авыр булды, ачлык, җимереклекне бетерү өчен бик тырышып эшләргә туры килде.

Хәзерге тыныч,матур тормышта кадерен белеп яшәгез. Тырышып укып ата-аналарыгызнышатландырыгыз, илебезгә файдалы кешеләр булып үсегез.

У к ы т у ч ы. Рәхмәт сезгә, Гөлнур апа.


Аналар теләге” шигырен уку.

Планетада бердәм яңгырыйдыр

Аналарның протест авазы,

Без тудырган газиз балалар

Күрмәсеннәр сугыш газабы!”


Балаларга тормыш биргән ана

Һич теләми канлы сугышны,

Нәфрәт белән карый ул үлемгә,

Ярата ул тыныч тормышны.


Изге уйлы барча аналарның

Тынычлык”, - дип тибә йөрәге,

Тыныч хезмәт, якты кояшлы көн –

Миллионнарның изге теләге.



К и р ә к м и б е з г ә с у г ы ш


Безнең җиребезгә ябрылмасын

Һәлакәтле Чечня хәлләре,

Котны алып ишетелмәсен

Гарасатлы сугыш хәбәре.


Татрстан – туга җиребезне

Сугыш уты чолгап алмасын,

Газиз аналарның, балаларның

Кайнар яше җиргә таммасын.


Я ходаем, халык әйткәнчә,

Патшаларга бирсен сабырлык,

Һәр кешенең яшәү хокукына

Ия булганлыгын танырлык.


Исән-имин яшәү хакына

Читләп үтсен бәла- казалар,

Чит җирләрдә һәлак булмасыннар

Яшәү өчен туган балалар.


Сугыш уты кабызучыларны

Нәфрәт хисе безнең көйдерсен,

Тәңрем безгә шәфкать йөзеннән

Тыныч-имин тормыш китерсен.



Сыйныфтан тыш чараны уздырганда Тәкыя Шәрипова шигырьләре кулланылды.



Ютазы муниципаль районы “Икенче санлы Урыссу гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе












hello_html_m5f5c0204.gif


















Оештырды

Сәүбәнова Сәрия Солтан кызы


2 0 15 е л

Встреча с ветеранами ВОВ и тыла
  • Другое
Описание:

Сугыш... нинди авыр, куркыныч сүз. Ул ничә миллион кешеләрнең гомерен өзгән, күпме шәһәрләрне җимергән, шаулап торган бакчаларны, авылларны юкка чыгарган. 1418 көн буена илебез халкы бары бер уй, бер теләк – дошманны җиңү теләге белән генә яшәгән.

Бүген бездә кунакта гомерләре сугыш еллары белән бәйле абый һәм апалар. Алар дәһшәтле сугыш елларын кичеп, хөрмәткә лаек тормыш юлы үткәннәр, гомер буе эшләп, илебезгә файдалы балалар үстергәннәр.

Алар: Нәфиков Әкъдәс абый, Нафикова Мәүҗидә апа, Гәрәева Гөлнур
Автор Саубанова Сария Султановна
Дата добавления 29.09.2015
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров 235
Номер материала MA-060936
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓