Инфоурок Начальные классы Другие методич. материалыВнеурочное мероприятие "Дуслык кичәсе"(1-4 классы)

Внеурочное мероприятие "Дуслык кичәсе"(1-4 классы)

Скачать материал

Выберите документ из архива для просмотра:

Выбранный для просмотра документ дуслык балаларга.docx

Дуслык кичәсе

Зал бәйрәмчә бизәлә. Стенада халкыбызның яшәү рәвешен, хезмәтен, гореф-гадәтләрен чагылдырган кургәзмә-плакат. Әкият өчен тычкан, бака, куян, буре, аю битлекләре әзерләнә.

Кичә барышы

Алып баручы. Балалар, безгә бүген бик күп кунаклар килгән. Аларны сезнең ниләр белүегез, нәрсәләр белән шөгыльләнүегез, гомумән, башлангыч мәктәп тормышы кызыксындыра. Әйдәгез әле, укучылар, без аларга һөнәрләребезне курсәтик. Бездә бүген бәйрәм! Дуслык бәйрәме!

1нче бала.            Карап тормый ара еракка

                             Дуслар килә безгә кунакка.

                             Дуслык безнең тормыш үзәге,

                             Дуслык безнең бәйрәм бизәге.

2нче бала.                Бәйрәмсез бик күңелсез бит —

                                 Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

                                 Күңелсездер сезгә дә.

                                 Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

                                 Кирәк һәммебезгә дә!

3 нче бала.                    Бәйрәмнәр кирәк әтигә,

Бәйрәмнәр кирәк әнигә,

Бабай белән әбигә!

4 нче бала.                 Бәйрәмнәр бик күп болай да,

                                   Ә шулай да, ә шулай да

                                   Иң шәп бәйрәм — балачак.

5          нче бала.        Безнең халык кунакчыл:

                                   — Якты чырай, такта чәй, дип

                                      Каршы ала кунакны.

                                       Ата-баба гадәтләрен

                                      Без дә дәвам итәрбез.

                                      Безгә кунакка килегез, көтәбез.

                                     Бәйрәм күреп китәрсез.

Милли уен коралларында халык көйләре башкарыла.

Залга башкорт, мари, чуваш, мордва, рус һ. б. милләт киемендә киенгән балалар керә. Аларны ипи-тоз белән татар милли киемендә киенгән малай белән кыз каршы ала.

Алып баручы. Балалар, әйдәгез, кунакларны сәламләп «Әссәламегаләйкем» дигән җырны бергәләп җырлыйк.

Башкорт кызы татар кызына бал тәкъдим итә.

Татар кызы          Күршем миңа алып килгән

                              Күчтәнәчкә башкорт балы.

                             Янәшәгә мин дә куям

    Бал кортлары җыйган татар балын.

Татар кызы балдан авыз итә.

Башкорт кызы.

Гәрәбәдәй якты икән,

Икесе дә татлы икән.

Синең бал да татлы икән,

Минем бал да яхшы икән.

Татар кызы.                  Кыр-болыннар янәшәләр,

Гөл-чәчәкләр янәшәләр,

Бал кортлары әрле-бирле

Гел кунакка йөрешәләр.

Башкорт кызы.

Син дип, мин дип бүлешергә

Гөл илендә чикләр юк.

Ихлас күңелле дусларга

 Ишек ачык, бикләр юк.

Башкорт халкының «Карабай» җыры башкарыла.

1          нче бала (татар милли киеменнән).

- Сезнең бал шәп,                                     Бозылмый да, картаймый да

- Сезнеке,— дип                                       Безнең татар-башкорт балы.

Макташыйк без бергә килеп.                  Гәрәбәдәй якты булсын,

Туганнарча йөрик шулай.                       Мәңге булсын дуслык балы.

Сезгә барып, безгә килеп.

2 нче бала.                    Бәйрәмнәр килә илгә,

Бәйрәмнәр килә өйгә,

Бәйрәмнәр килә сезгә,

Бәйрәмнәр килә безгә.

Знче бала.                    Китерә ул кунаклар,

Пешертә ул коймаклар,

Яңа күлмәк тектерә,

Үзен озак көттерә.

4          нче бала.          Бәйрәмне кем китерә?

                                    Чәчәкләрме, гөлләрме?

Бураннармы, җилләрме?

Әллә якын дуслармы?

Удмурт милли киемнәре кигән балалар зал уртасына тезеләләр. Удмурт халык җыры башкарыла.

5          нче бала.                      Әйдәгез, дуслар, ашыгыйк

Үзебезгә пар табыйк.

Сезнең белән бергәләшеп,

Шәп итеп биеп алыйк.

Удмурт биюе башкарыла, Балалар, такмак әйтеп, кул чабып тора. Мари милли киемендәге балалар уртага тезелеп баса.

1          нче бала.         Килдек, дуслар, Идел-Кама кичеп,

Сезне сагынып, кошлар кебек очып.

Кош канатлары түгел иңемдә,

Җыр канатлары минем күңелемдә.

2          нче бала.                      Җырлыйк, дуслар,

Җырлыйк бергәләп,

Иң матур җырларны сайлап кына.

Иң матур җырларны сайлап кына

Яшик бу илләрдә сайрап кына.

«Уйна-уйна гармуныңны» җыры җырлана.

Мари халык биюе башкарыла.

Рус милли киемендәге балалар тезелеп баса.

Знче бала.                     Татарча да яхшы бел,

Урысча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен 

Иң кирәкле, затлы тел.

Рус халык әкияте «Теремок» сәхнәләштерелә.

Алып баручы. Балалар, бу әкияттә төрле хайваннарның дус, тату яшәүләре турында сүз барды. Без дуслык, татулык турында тагын нинди рус халык әкиятләрен өйрәндек? Искә төшерик әле. Әкият исемнәрен әйтәләр.

Алып баручы. Укучылар, без яши торган республика ничек атала?

Балалар. Татарстан.

Алып баручы. Дөрес. Безнең республикада төрле милләт вәкилләре дус, тату, бер-берсен хөрмәт итеп яшиләр.

«Дружат дети всей земли» җыры яки дуслык турында балаларга таныш җыр җырлана.

4          нче бала.         Әй матур  да соң

Кама, Агыйдел,

Идел буйларың

Татарстаным!

5          нче бала.         Туган илем — Болгар ватаны,

Казан — аның мәркәз каласы.

Рус, мари, удмурт, татармы:

Барыбыз Җир-ана баласы.

«Бөтен дөнья балалары, берләшегез!» җыры (Р. Гатауллин көе, Р. Миңнуллин сүзләре) башкарыла.

Алып баручы. Балалар, сезнең белән бүген дуслык турында җырлар да җырладык, шигырьләр дэ сөйләдек, әкият тә тыңладык. Ә хәзер дуслык турындагы татар халык мәкальләрен искә төшерик әле.

Балалар.

Дустың булмаса — эзлә, тапсаң — югалтма.

Кош — канаты белән, кеше дуслары белән көчле.

Җиде йортның телен бел, җиде төрле белем бел.

6 нчы бала.                   Туган җирем — Кама буе.

Һәр телнең бар туган иле.

Туган җирем кебек назлы,

Җырдай моңлы татар теле.

«Туган тел» җыры җырлана.

Кулъяулыклар белән бию башкарыла.

Кызлар, малайлар белән парлашып, түгәрәк ясап басалар.

7нче бала.                       Изге Җир-ананын,

 Хезмәтчел уллары

 Матурлап, яшәртеп

 Төзиләр дөньяны.

8 нче бала.                    Кайсысы шатлыклар

Кичерә, кичерә,

Кырларда шаулатып

Игеннәр үстерә

9 нчы бала.                    Кайсысы балкыта

Өр-яңа калалар.

Күк йөзе шикелле

 Нур чәчеп яналар.

Шул нурлар эчендә

 Ишетелә җыр гына,

Ә  җыр гел туганлык

Һәм бәхет,

һәм шатлык,

һәм дуслык турында.

«Әйлән-бәйлән уйныйбыз» дигән җыр (Л. Батыр-Болгари көе, Р. Батулла сүзләре) җырлана.

Татар халык биюе башкарыла. Балалар залда утырган өлкәннәрне биергә чакыралар һәм бергәләп бииләр.

Алып баручы. Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Бәйрәмебез ахырына якынлашты. Безгә бүген бик күңелле булды. Сезгә дә бәйрәм ошагандыр. Бу дуслык бәйрәме барыбызның да күңелләрендә озак саклансын!

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Внеурочное мероприятие "Дуслык кичәсе"(1-4 классы)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Портной

Получите профессию

Менеджер по туризму

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 625 843 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 05.01.2015 514
    • RAR 20.8 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Аксакова Гузалия Шайхатдаровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 9 лет и 2 месяца
    • Подписчики: 7
    • Всего просмотров: 26268
    • Всего материалов: 13

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Менеджер по туризму

Менеджер по туризму

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Организация и проведение культурно-досуговых мероприятий в соответствии с ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Продуктивность учебной деятельности младших школьников общеобразовательного учреждения в рамках реализации ФГОС НОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 221 человек из 63 регионов

Курс повышения квалификации

Активизация познавательной деятельности младших школьников с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ) как стратегия повышения успешной учебной деятельности

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 135 человек из 48 регионов

Мини-курс

Психологические исследования и поддержка психического здоровья

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Музыка в мире: народные и культурные аспекты

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Управление коммуникациями в кризисных ситуациях

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе