Главная / Начальные классы / Внеурочная деятельность."Иле барнын-теле бар"

Внеурочная деятельность."Иле барнын-теле бар"

Рухи-әхлакый юнәлеш: “Татар халык традицияләре.”

Тема: ИЛЕ БАРНЫҢ ТЕЛЕ БАР. (3 cыйныфта класстантыш эшчәнлек)

МАКСАТ: Укучыларның класстан тыш укулары белән җитәкчелек итү, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен ныгыту; дәресләрдә критик фикерләү технологияләрен актив укыту методлары аша тормышка ашыру, башлангыч сыйныф укучыларының сәнгатьле сөйләмен үстерү, парларда хезмәттәшлек итүләренә ирешү,алдан күрүчәнлекләрен үстерү. Татар теле белән кызыксыну, горурлану хисе уяту, аның матурлыгын тоярга өйрәтү, милли үзаң тәрбияләү.

Шөгыль барышы:

1) Уңай психологик халәт тудыру. (“Туган тел” көе яңгырый)

-Укучылар, хәлләрегез ничек?

-Күктәге кояш кебек!

Туган телем-Тукай телен

Өйрәнергә дип килдек.

2) Туган тел көе яңгырый.

- Бу нинди можлы кой?

- Укучылар, без бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшербез икән, ничек уйлыйсыз?

Укучылар, татар әдәбияте дәресенең бүгенге өлешендә без туган телебез — татар теле хакында сөйләшербез.Дәресебезнең темасы : ИЛЕ БАРНЫҢ ТЕЛЕ БАР.Слайд 1.

Тел кешеләргә ни өчен кирәк? Сез ничек уйлыйсыз? 

  • Аралашу, сөйләшү өчен.

— Кешеләр нинди телләрдә сөйләшә? (Татар, рус, инглиз, үзбәк, мари телләрендә һ. б. телләрдә.)

  • Безнең Андраник ничә тел белә?(укучының җавабы)

  • - Ә безнең гимназиядә ничә милләт укучысы белем ала?

  • (12- рус, 2-таджик, 1- мари, 1- казах, 7- әрмән, 973- татар милләтеннән булган балалар белем ала)

4) Фикерләр кәрҗине: Слайд 2.

- Сез туган телебез-татар теле турында нәрсәләр әйтә алырсыз? Үзегезгә ошаган фикерләр белән фикерләр кәрҗинен тутырырбыз.

5) Татар халкының мәгърифәтчесе, беренче татар теле дәреслекләрен бастыручы галим К. Насыйри татар теле турында нинди җылы сүзләр әйткән:

(К. Насыйри китаплары күргәзмәсе)

«Без — татарлар, телебез татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел ул». Слайд 3.

6. Иҗади эзләнү эше. Төркемнәрдә эш

-Һәр өстәлнең иҗади эшләрен тәкъдим итәр вакыт та җитте.

1 нче өстәл: “Туган телебезне үстерүгә өлеш керткән якташларыбыз” (А.Каримуллин, Ф.Бәйрамова, М.Гимадеев, ...)

  • Азат Әхмадуллин эшчәнлеге.

  • Укучыларым, мин сезгә үзем язган шигыремне тәкъдим итәм.

Яшәү мәгънәсе”

  • Сезгә дә шул теләкләр.

2 нче өстәл: “Фольклор- татар халык авыз иҗаты” (КЛАСТЕР) (татар халык әкиятләре, татар халык җырлары, такмаклар, такмазалар, сынамышлар, мәкальләр, әйтемнәр, бәетләр һ.б.лар)

  • Әкиятләр(Өч кыз, Төлке белән торна, Үги кыз)

  • Сынамышлар ( Әгәр боз өстенә боз катса, ашлыкка галәмәт)

  • Такмаклар (Ак күлмк кигән-башы түшәмгә тигән).

Бэетлэр-Мөнәҗәтләр (Бәет- халкыбыз рухы . Шулай ук татар халык авыз иҗатының бер төре. Бәет – берәр кешегә яки вакыйгага багышланып,кызгану хисләре белән язылган шигырь. Алар көйгә салып җырлана.) Мөнәҗәт – яттан көйләп әйтелә.

  • Мәкальләр ( Тән биргән дә ана, сөт биргән дә ана,Тел биргән дә ана, көй биргән дә ана.) Кем эшләми –( шул ашамый)

  • Тат.хал.җырлары (чыршы, эх,алмагачлары, җомга)





Биремнэр: =Бер табышмак әйтергә.

= Әкият исемен әйтергә.

Гаеп итмә инде, дустым, башка сыем юк,”- дигән.”Монысына да бик рәхмәт, дускаем,-дигән”. (Төлке белән торна)

= Бер мәкаль әйтергә.

=Җырның исемен әйт.

Тал бөресе, тал бөресе,

Тал бөресе талларда;

Сандугачым, әйтеп сайра:

Сөйгән ярым кайларда?” (Җомга)

= Бер табышмак әйт.

- Йомгаклау.

1.Укучылар шулай итеп, бүгенге дәрестә халкыбыз җәүһәрләреннән саналган әсәрләрне карап үттек. Бу әсәрләрнең һәрберсе аерым үзенчәлеккә ия икәнен күрдек. Татар халык авыз иҗаты әсәрләре әдәбиятның чишмә башы булып санала. Язучылар татар халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнеп төрле әдәби әсәрләр иҗат иткәннәр. Бу җәүһәрләр хәзер дә зур урын алып тора.

3 нче өстәл: “Татар халкының гореф-гадәтләре .” (Слайт4)

-Милли бәйрәм- Сабантуй. (МАЙМ)

Эчкә шатлык сыймас туй.

  • Ал кояш күгебездә,

  • Сабантуй бүген бездә. (Сабантуй бәрәме күренеше)

Бишектән башлап без татар телен ишетәбез һәм дус ишләребез белән дә туган телдә аралашабыз. Гаиләдә бала туу белән әти-әни аңа үзенең телен бүләк итәргә тиеш. Хөрмәтлик, зурлыйк, кадерләп саклыйк без туган телебезне, чөнки ул безнең әби-бабаларыбыздан калган рухи мирасыбыз һәм иң зур байлыгыбыз.
Сезнеңчә туган телне үстерудә нинди чаралар, ысуллар кулланырга кирәк? 

-Әлеге мәкальләрнең кайсы бүгенге дәрес темасына туры килми.

1--Иле барның теле бар.

2--Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр.

3---Күп укыган күп белер.



  • Бик дөрес,укучылар,илебез булса телебез яшәр, Телебез яшәсә илебез үсеш алыр!



-----Бишектән башлап без татар телен ишетәбез һәм дус ишләребез белән дә туган телдә аралашабыз. Гаиләдә бала туу белән әти-әни аңа үзенең телен бүләк итәргә тиеш. Хөрмәтлик, зурлыйк, кадерләп саклыйк без туган телебезне, чөнки ул безнең әби-бабаларыбыздан калган рухи мирасыбыз һәм иң зур байлыгыбыз. Туган тел җыры.



Слайд



И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! 
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән, 
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең белән синең, 
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.



Внеурочная деятельность."Иле барнын-теле бар"
  • Начальные классы
Описание:

Конспект по внеурочной деятельности.

Духовно-нравственное направление.

"Традиции татарского народа.Милли рухым сунмэсен."

Тема: "Иле барнын- теле бар"

Цель:: Укучыларның класстан тыш укулары белән җитәкчелек итү, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен ныгыту; дәресләрдә критик фикерләү технологияләрен актив укыту методлары аша тормышка ашыру, башлангыч сыйныф укучыларының сәнгатьле сөйләмен үстерү, парларда хезмәттәшлек итүләренә ирешү,алдан күрүчәнлекләрен үстерү. Татар теле белән кызыксыну, горурлану хисе уяту, аның матурлыгын тоярга өйрәтү, милли үзаң тәрбияләү. 

Автор Загидуллина Эндже Рафиковна
Дата добавления 08.01.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел
Просмотров 737
Номер материала 43275
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓