Главная / Классному руководителю / Внеклассное мероприятие на тему" Сугыш чоры балалары" ( 5- 6 класс)

Внеклассное мероприятие на тему" Сугыш чоры балалары" ( 5- 6 класс)


Тема: Сугыш урлаган балачак.

( Сугыш чоры балалары белән үткәрелгән очрашу чарасы.

5,6 нчы сыйныф укучылары.)

Максат: Өлкән буын белән яшь буын арасында бәйләнешне

ныгыту; тормыш кыйммәтләрен күрсәтү; балаларда кешелеклелек тәрбияләү, өлкән буынга карата ихтирамнарын арттыру.

Җиhазлау: Интерактив такта, сугыш чоры балаларына багышланган компьютер презентациясе, ак кәгазьдән ясалган тынычлык символы – торналар.

Дәрес барышы.

(Түбәндәге сүзләр талгын көй астында укыла.)

- Исәнмесез укучылар hәм килгән кунаклар. Без сезгә дә, безгә дә - гомумән барыбызга да якты кояшлы көннәр hәм уңышлар телибез. Бүген безнең сыйныфтан тыш чарабыз сугыш чоры балаларына багышлана. Вакыт яраларны төзәтә, диләр. Ә аларның яралары нигәдер төзәлми….

1нче а.б. Сезнең язмыш сугыш уты белән үрелгән.Сугыш... Нинди шомлы һәм авыр сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган. Сугыш...

Меңәрләгән шәһәрләрне җимергән, җир йөзендә гөрләп торган авылларны юкка чыгарган, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән.

2 нче а.б. Кешеләр! Әгәр сез иртә белән ефәк яфраклы гөлләрнең чәчәк атуын күрәсез икән, шул иртәдә өй каршындагы тирәктә кошлар сайравын ишетәсез икән, белегез - бу иртәнге шатлыкта сугышта үлеп калганнарның ялкынлы тормышы бар.

1 нче а. б. Әгәр дә сезнең әбиегез я әниегез йомшак куллары белән башыгыздан сыйпый икән. Үзенең моңсу күзләре белән сезнең күзләргә тутырып карый икән, белегез- ул күзләрдә сугыштан кайтмаган бабаларыгыз турында тирән сагыш бар.

2нче а. б. Әгәр сез тыныч, матур өйләрдә, тату гаиләдә яшисез, иркен мәктәпләрдә укыйсыз икән, белегез- бу җирдә сезнең матур яшәвегез өчен меңләгән солдатның каны түгелгән, әбиләребезнең ачы тире түгелгән. Бу яшьлекнең кадерен, тормышның ямен белеп яшәгез кешеләр.

1нче а.б. Бу тынычлыкны яулап алып биргән ветераннарга, сугыш чоры балаларына, тыл ветераннарына безнең рәхмәтебез чиксез.Сезнең батыр хезмәтегезне һичкайчан онытмабыз.Сезгә лаеклы алмаш булып үсәрбез.


Әлеге чарабызны үзе дә сугыш чоры баласы булган Рәшит Гәрәй шигыре белән башлап җибәрәбез.


Сугыш чыккан көнне хәтерлим мин, Эльвина

Бүгенгедәй ачык хәтерлим.

Күзе яшьле, hаман көлеп торган

Йөзе кырыс иде әтинең.


Кайсыбызны кочып йокласын ул,

Ничек дүрткә бүлсен бер төнне?!

Әй, син,тормыш, нигә гел-гел шулай

Аямыйсың икән беркемне?


Төшендәме күреп уянды ул

Олаучылар атлар җиккәнне:

«Балаларым»- диде, бүтән бер сүз

Әйтер өчен көче җитмәде.


Кабатлады микән аерылганда:

«Балаларым, боек булмагыз…»

Ә калганын авыл башындагы

Ялгыз каеннардан сорагыз.

Р.Гәрәй



2нче а. б. Сез күрәсез укучылар безгә кунак та килгән. Аның белән таныштырып үтәм.

Зиһангирова Минзәйнәп Әхмәт кызы Самара өлкәсенең Бобровка авылының мәдәният йорты директоры булып 5 ел эшли. Шуннан соң Нурлат шәһәренең 4 нче мәктәбендә китапханәче булып эшли.


Файзуллина Гүзәл һәм Исхаков Салават Артур Хафизов җыры астында сәхнәләштерелгән бию башкаралар.


Сүзне кунагыбыз Минзәйнәп апага бирәбез.

(Ул балаларга әти – әнисе,үзенең авыр балачагы турында сөйләде.)


1нче укучы

Чабатада, тездән суга батып, Миләүшә

Язгы чәчү җитәр алдыннан,

Чыгып киткән икән симәнәгә

Хатын-кызлар безнең авылдан.

Сыерлары юлда ятып калган,

җилкәләргә күчкән симәнә.

Бу турыда сөйләгәндә

Әнкәй hаман елап җибәрә.

Кырык- илле чакрым язгы суда-

Кайталмасаң, илең ач кала.

Хатыннарда тик бер генә хәсрәт

hәр йорт саен көтә ач бала.


Сценка – балалар утырып сөйләшә.

(Балалар түгәрәкләнеп утыралар да , үзара сөйләшәләр – Рәдиф, Адель, Адилә Г., Самат).

- Бүген минем әтием сугышка китте.

- Ә минеке кичә үк китте инде.

-Минем абыем күптәнннән армиядә инде.

- Минем апам да анда шәфкать туташы.

-Минем әтием күптән сугышта, нишләптер һаман хаты килми.Нишләп язмыйдыр ул?Вакыты юкмы икән?Гәҗитләрдән укып торабыз инде.Калининград фронтында бик каты сугышлар бара икән.Әй, хат түгелдер шул аларның уенда.

(шулвакыт Азатның сеңлесе йөгереп керә.Кулында өчпочмаклы хат.)

  • Абый. Син кайда кил әле тизрәк. ( Азат йөгерә , хатны алмакчы була)

  • Абыем, бу хатны әле генә хат ташучы алып килде, мә укып кара әле....мә әле...Мин укый алмыйм.

  • Нишләптер бу хат әти кулы белән язылмаган.
    (Азат ача һәм видеотасмага яздырылган хат укыла.)


Сәлам, фронттан!

Азат энем, сезнең хатны алып укыдым.Сез анда әтиегезгә зур уңышлар телисез, аның сезгә еш хат язуын үтенәсез. Энем Азат, гафу итегез, әтиегез башка сезгә үз кулы белән хат яза алмый инде, ул бу аяусыз сугышта ,солдат бурычын үтәгәндә, һәлак булды.Без сезгә сүз бирәбез,аның үлеме өчен фашистлардан үч алачакбыз.


  • Әти!Әтием! Син хәзер бөтенләй юкмы икәнни?Юк, ышанмыйм, ышанмыйм мин моңа.Әтием! Син исән, исән!

  • Менә икән эш нәрсәдә әтием!Менә ни өчен озак язмагансың икән... Хәзер синнән бервакытта да хат килмәсме икәнни безгә. Ә без әнием белән синнән хатлар көткән идек, көткән идек...

1 нче ал.б.

Сугыш беткәнгә дә 70 ел тула, әмма аның дәhшәте – көл булган шәhәр авыллар өстендә, яу кырыннан кайтмый калган ир- егетләр , әти- бабалар каберлегендә. Аның сары сагышы әтисезләр йөзендә. Алар сугыш дигән ачы хәсрәтнең фаҗигасен туганнан ук тоеп, үз күзләре белән күреп, ачлык- ялангачлыкның ни икәнен татып үскән. Алар утлы елларда туган балалар. Шуңа күрә сабыр, нык алар.


2 нче укучы

Әтиләре сугышып йөргән чакта, Камилла

Аларның яңа туган елы булган.

Капчык аскан егермеләп хатын

Басуларга кайтып егылган.

Тәпи йөрер- йөрмәс бала- чага

Буразнадан билчән утаган.

Илгә- икмәк, авыл үзе өчен

Көлчә салган алабутадан.

Бер бәләкәй көлтә ега алган

ул елларның хуҗасын.

Олылар кебек күтәргән бит шулар

Ил хәсрәтен, Ватан нужасын.

2нче а. б. Минзәйнәп апа, ә хәзер кызыксындырган сорауларыбызга җавап бирүегезне сорыйбыз.


  • Сез мәктәптә күп укый идегезме, дәресләр күп керә идеме?


  • Сезнең вакытта интернет бар идеме, аннан уеннар уйный идегезме?


  • Нәрсә белән яза идегез, дәфтәрләр кайдан алдыгыз?


  • Ул заманда сез ничек буш вакытны үткәрә идегез?



1нче а. б. Валиева Миләүшә белән Файзуллина Гүзәл “Сабуллашу” сценкасын сәхнәләштерәләр.

,,Саубуллашу “ сценкасы.

18 яше тулмаган кызларыбызны да бу сугыш читләтеп үтми. Аларга да сугышның ачысын татырга туры килә.

Әни . Җибәрмим,җибәрмим,җибәрмим булгач, җибәрмим мин сине сугышка. Син ни сөйләгәнеңне үзең ишетәсеңме, кызым, җаным!

Кыз.Әнием, әнием, ничек инде.Аңла мине....

Әни. Син...мине шундый авыр вакытта ташлыйсыңмы?Синнән нинди солдат чыксын, кара әле үзеңне көзгедән!

Кыз. Әнием, син үзең бит, без бу илнең вәкилләре – гражданнары илебезне саклау безнең һәрберебезнең изге бурычы дигән идең бит.

Әни.Әйе, әйткән идем, мин бит әйтмәдем димим.

Кыз.Әнием, илебез куркыныч астындашушы авыр вакытта да илебезне сакларга басмасак, кем саклар соң аны? Җиңү барыбыз өчен дә кирәк.(Әнисе утыра, елый.)

Әни.Кызым, тагын бер тапкыр әйбәтләп уйла әле, бәлки, кире уйларсың.

Кыз.Әнием, икеләнмә, борчылма, мин исән – сау кайтачакмын.Туган илемне , сине өзелем яратуым хакына кайтачакмын.!!! Көт әнием, сау бул .(Үбә, чыгып китә, әнисе озатырга чыга.)

Исхаков Салават үзенең әбисе турында язган хикәясен укый.


2нче а. б. Сугыш алар өчен төзәлмәс яра. Балалары өчен бер авыр булса аналары өчен 5 авыр булган. Шулай шул, матур затларның, бала - чаганың куллары ул елларда тупасланды, җир тырмашып сабан- сука тарттылар, алыштырып атларны. Бар авырлыкка иреннәрен тешләп канатып түзделәр.


Файзуллина Гүзәл сугыш турында җыр башкара.


3нче укучы Алия

Сугышларны туктатыгыз,

Танкларны сүтегез!

Берән -сәрән калганнарын

Экспонатлар итегез!

Без тынычлык телибез!


1нче а. б. Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Әмма канкойгыч сугышлар турында онытырга беребезнең дә хакыбыз юк. Азатлык өчен көрәштә гомерләре өзелгән батырларның истәлеген кадерләп саклыйк. Аларның исеме, онытылмас эшләре, якты маяк булып, буыннардан буыннарга күчсен! Каберләргә, һәйкәлләргә сукмак өзелмәсен. Тыныч йоклагыз батырлар!

Шактый еллар утте инде Миләүшә

Бабаемның вафатына.

Юксынганда мин еш кына

Медальләрен һәм хатларын алам кулыма.


Бабамның истәлекләрен Адель

Ул медальләр сөйли әнә.

Бабам үткән юллар буйлап

Сәяхәт кылам янә.


Дәшәбез сезгә, өлкәннәр, Эльвина

Без – дөнья балалары!

Балаларның сарылары,

Аклары, каралары.


Әрни әле сугышлардан Рәдиф

Калган җир яралары –

Төзәлсен иске яралар,

Булмасын яңалары.


Сез “чәчәкләр” дисез безне – Камилла

Аларны сулдырмагыз!

Сез бит көчле – сугышларны

Моннан соң булдырмагыз!


Кояшлы булырга тиеш Инсаф

Безнең һәрбер иртәбез.

Без сездән Тынычлык белән

Бәхет таләп итәбез.


2нче а. б. Чыннан да, балалар, быел безнең өчен зур бәйрәм – Җиңүгә 70 ел. Безнең буын сугыш күрмәде. Моннан да зур бәхет бармы икән?!


Шатлык” ансамбле Р. Яхинның М.Ногман сүзләренә язылган “Каеннар шаулый” җырын башкара.


1нче а. б. Ә хәзер истәлеккә үз кулларыбыз белән ясаган тынычлык символы булган торналар бүләк итәбез.


2нче а. б. Хөрмәтле кунаклар килгәнегез өчен зур рәхмәт . Тагын күп еллар безне дә, якыннарыгызны да сөендереп яшәгез әле, яшәгез!


Гомерләребез сезнең дә безнең дә озын булсын

Имин булсын иде дөнья – йортларыбыз,

Беркайчан да сүнмәсеннәр иде

Тәрәзәләрдә янган утларыбыз.











Внеклассное мероприятие на тему" Сугыш чоры балалары" ( 5- 6 класс)
  • Классному руководителю
Описание:

Сыйныфтан тыш чара 5-6 нчы сыйныфлар өчен төзелгән. Сыйныфтан тыш чара   “Сугыш чоры балалары” дигән темага  багышланган. Бу чарага сугыш чорында туган Зиһангирова Минзәйнәп апа  Әхтәм кызы һәм Гиззатуллина Галия Салих кызы  чакырылган иде. Алар  балаларга  үзләренең әти – әниләре турында һәм үзләренең авыр балачаклары  турында сөйләделәр. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Кунакларга укучыларның үз  куллары белән ясалган тынычлык символы булган торналар бүләк ителде. Сыйныфтан тыш чара  “Шатлык” ансамбле башкаруында “Каеннар шаулый” җыры белән йомгакланды. 

Автор Хабибуллина Роза Рашитовна , Гилязетдинова Гелуся Гарифулловна
Дата добавления 17.12.2014
Раздел Классному руководителю
Подраздел Конспекты
Просмотров 677
Номер материала 7351
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓