Главная / Иностранные языки / Сыйныфтан тыш чара "БАЛАЧАК "

Сыйныфтан тыш чара "БАЛАЧАК "

Иң шәп бәйрәм-балачак.


(Башлангыч сыйныфта укучы балалар

өчен төзелгән сыйныфтан тыш чара сценариесе)

Максат: Укучыларны татар балалар шагыйрьләре әсәрләре белән таныштыру, иҗатларына кызыксыну уяту, бәйләнешле сөйләм телен үстерү, балаларның сәләтләрен ачуга ярдәм итү, туган телебезгә мәхәббәт,кызыксыну , үзара дуслык тәрбияләү.

Жиһазлау: шарлар, плакатлар «Иң шәп бәйрәм-балачак», фонограммалар, Ш.Галиев, Б.Рәхмәт, З.Туфайлова шигырьләре, мультимедия-проектор, экран.


Кадерле дуслар! Безнең бүгенге очрашуыбыз, бәйрәмебез «Иң шәп бәйрәм-балачак» дип атала. Без үзебезнең туган телебез- татар телендә матур итеп шигырьләр сөйләрбез, матур җырлар җырларбыз.Сез Шәүкәт Галиев,Бари Рәхмәт,Зәкия Туфайлова шигырьләрен ишетерсез. Ә хәзер башлыйбыз.

1 алып баручы

Бүген бездә зур бәйрәм,

Бик күңелле көн безнең.

Иртәдән үк кояш көлә,

Бизәп зәңгәр күк йөзен.


2 алып баручы

Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә.

Бәйрәмнәр бик күп болай да,

Ә шулай да, ә шулай да,

Иң шәп бәйрәм- балачак!


Җыр « Кояшлы ил» 1 нче сыйныф укучылары башкара.

Кояшлы ил – безнең ил

Күге аның гел аяз,

Кыш китерсә Кыш бабай,

Чәчәк алып килә яз.

Һавасы да ,җиле дә,

Салават күпере дә

Яңгыры да кары да

Безгә якын бары да.

Ашлык тулы кырлары

Сандугачлы урманы.

Бөтен жиргә яңгырый

Безнең бәхет җырлары.

Шигырь «Туган ил»

Туган ил ул- алтын арышлар,

Туган ил ул- зифа камышлар,

Туган ил ул- иркен болыннар,

Болыннарда нәни колыннар.


Туган ил ул- зәңгәр диңгезләр,

Туган туфрак, үскән нигезләр.

Туган илдә - барыбыз бертуган,

Бик кадерле безгә ул шуңа.

Туган ил ул була бер генә,

Туган илнең кадерен бел генә.

Алтын безнең җир»

Бакча безнең ил,

Алтын безнең җир,

Җиргә тезләнеп,

Чәчәк өздем мин.

Менә шул чакта

Җирне кочаклап

Үбәсем килде,-

Сыймый кочакка.

Йөрәккә сыйды,

Туйганчы сөйдем:

Йөрәгемдә

Мәңгегә!”- дидем.


Алып баручы. Туган оясыннан аерылган кош

Канатына мәңге ял тапмый.

Туган телен яратмаган кеше

Башкаларнын телен яратмый.


Җыр « Туган тел» (Э.Мөэминова сүзләре)

Балам диеп туган телдә

Эндәшә миңа әнкәм.

Әнием дип әнкәемә

Мин туган телдә әйтәм.

Дөньяда иң матур ил-ул минем туган илем.

Дөньяда иң матур тел- ул минем туган телем.

Туган телемдә сөйләшәм

Яшим мин туган илдә.

Туган ил дигән сүзне дә

Әйтәм мин туган телдә.


Иң изге хисләремне мин

Туган телдә аңлатам.

Шуңа күрә туган телне

Хөрмәтлим мин яратам.


1 сыйныф укучылары сөйли.

«Малай –шалай»

Кайчакта шулай була:

Тәртипле малай була,

Тәртипленең иптәше

Тиктормас «шалай» була.

Бергә йөргәндә алар

Малай – шалай булалар.

«Витамин»

-Әни, әни, редискада

Бик күп , дидең, витамин;

Тешләп карадым, эчендә

Витамин юк бит аның?

«Сикерткә»

-Сикерә дә сикерә гел,

Шәп сикерә чикерткә.

Алайса, ник исеме дә

Түгел аның сикерткә?

«Бабалайка»

Бабайда –зур балалайка,

Оныгында- бик нәни.

Дөрес әйтмиләр бит болар,

Болай кирәк бит, әни:

Бала уйный- балалайка,

Бабай уйный- бабалайка!


«Әлифба»

И әлифбам, син- тәүге фәннәрнең тәүге баскычы.

Син кадерле, син- туган телемнең алтын ачкычы.

И әлифбам,син кулымда балкыйсың,нәкъ нур булып,

Һәр баланы зур бәхеткә илтүче ак юл булып.

«Тукай абый»

Әле укый белмәсәк тә,

«Туган телне» җырлыйбыз.

Бу- Тукай абый бүләге,

Иң гүзәл бер җыр,дибез.

Әкиятләрен сөйләп,тыңлап,

Телләребез ачыла.

«Су анасы» , «Шүрәлеләр»

Безнең дуслар барысы да.


«Зәңгәр күл» җыры башкарыла

Зәңгәр күл бик матур күл

Тирәсе камышлык.

Аның белән без әле

Тик быел таныштык.

Зәңгәр күлнең суларын

Чәчрәтеп уйныйбыз.

Елмая күктә кояш

Уйнап һич туймыйбыз.


Әби белән бабушка»

Ике карчык гөрләшәләр тышта,

Берсе-әби, берсе- бабушка,

Берсе оек, берсе чулок тоткан,

Икесе дә оста бик эшкә.

Дуслар да бик: пирог пешкән көнне

Әбине дә дәшә бабушка.

Бәлеш пешкән көнне бабушканы

Дәшми калмый әби бәлешкә.

Белгән сузен русча, белмәгәнен

Үз телендә әби сукалый,

Ә бабушка,аңлаган күк аны,

Башын селки,күзен кыскалый.

Әби көлсә, ул да көлгән була,

Белмәсә дә нигә көлгәнен,

Күгәрчен күк гөрли-гөрли шулай

Уздыралар бергә көннәрен.


Җыр «Гөлкәйләрем» (В.Агапов көе,М.Разов сүзләре)

Тамчы гөлем - яран гөлем

Өебез бакча төсле.

Үзем үстерәм гөлләрне

Чәчәкләрем хуш исле.

Әй, гөлләрем, гөлкәйләрем,

Яратыр идем кочып.

Уйнар идем арагызда

Күбәләк булып очып.

Һай,кызым”

-Мин дә керләр удым, әни,

Сабынлап удым, әни!

-Һай кызым, үскәнсең,

Бигрәк чиста иткәнсең.

-Идәнне җыйдым, әни,

Сабынлап юдым,әни!

-Ай,кызым,үскәнсең,

Бигрәк матур иткәнсең!

-Бәрәңге юндым, әни,

Сабынлап юдым, әни,

-Ай кызым, үскәнсең…

Нишләдең?!

«Шауламагыз, әти йоклый» шигырен сәхнәләштерү

Без инде күптән уяндык,

Тышта кояш яп-акты.

Төнге сменадан кайтып,

Әти йокларга ятты.

Безгә әйтте шауламаска,

Дөбер-шатыр килмәскә.

Киләбезме соң,килмибез-

Шуны гына белмәскә!

Йөрибез әкерен генә,

Аяк очына басып.

Сөйләшсәк тә сөйләшәбез

Үзара пышылдашып.

-Тсс,Фәсхетдин, сызгырынма!

Искәндәр, куй чүкечне!

әнзилә, дим, саграк кылан,

Шалтыратма чүмечне!

-Әти йоклый ,шауламагыз!

Сиңа әйтәм,Сәгадәт!

өгъдәне ник елатасың,

Гайнулла,бу ни гадәт?

-Фирая, җитте сиңа да,

Шудырма урындыкны!

-Илһамия, сикерергә

Урамда урын юкмы?

Шыпырт кына әти

Карап торган ишектән.

Шулхәтле ду килүгә соң

Ишеткәндер , ишеткән….

Бер-беребезне тыя-тыя

Шундый кызып киткәнбез-

«Кычкырма!» да «Шаулама!» дип,

Шаулашабыз икән без…

«Укол»

-Шигырь сөйләп бирәсеңме?

-Сөйлим, сөйлим, апаем!

-Әллә бии дә беләмсең?

-Биим,биим, апаем!

Уйнап –жырлап та карадым,

Кыланмаган калмады.

Барыбер искә алмады-

Апа укол кадады!


Алып баручы Гармуныңны уйнап җибәр.

Кызлар җырлыйбыз , диләр,

Күпме безгә кунак килгән,

Жырлар тыңлыйбыз, диләр.


Җыр « Утыр әле яннарыма»


Оныт мәшәкатьләреңне

Оныт әле беразга.

Сыйпап-сыйпап чәчләремнән

Кил утырып бер назла.

Утыр әле яннарыма

Ял булсың җаннарыма.

Син утырсаң яннарыма

Ял булыр җаннарыма.

Йөзләреңә төбәп карап,

Килә бер сөенәсем

Килә бер иркәләнәсем,

Килә бер сөеләсем.

Бүген бездә бик зур бәйрәм

Бик күңелле көн безнең

Иртәдән үк кояш көлә

Бизәп зәңгәр күк йөзен.


«Песи кунагы» шигырен сәхнәләштерү.


Песи малае Мыек тычкан йөргәнне тоеп,

Идән ярыгыннан кычкырды: “Чык!”- диеп.

-Әйдә малай, чык,- диде,- әни өйдә юк,- диде,

-Бергә- бергә аулак өйдә әзрәк уйнашыйк ,- диде.

-Бездә,-май да бар, шикәр дш бар, бал да бар.

Кунак- кунак” уйнарбыз без,кил акыллым алдамам!

-Сәгать ничәдә килим?

-Хәзер үк, хәзер кил дим,

Ашым-суым өстәлдә,зарыгып көтәм бит мин.

Тычканым шыпырт кына үз өненнән чыкты да,

Күзен салды ярыктан, башын гына тыкты да.

-Бер сүзем бар тик,- диде,-

Үзең читкә кит,-диде.

Абау! Күзең мәхәббәтсез! Чекрәйтәсең ник?-диде.

Кайда синең майларың? Шикәрләрең, балларың?

Өстәлеңдә чүп тә юк ич, ялганчы! Ник алдадың?

Тф-тфү!- дип төкерде дә тайды әкрен генә.

У-уф! Дип сулап куйды мескен

Өйгә кайтып керде дә.


«Матур җәй, кил безгә»


Матур җәй кил безгә

Кил, кил ,кил ,тизрәк син безгә.

Гөллэр белән бизәп җирне

Чәчәкләр бир син безгә.

«Трай»

Әтием кичә мине бик нык тиргәде:

-Гел урамда трай тибеп йөрмә!- ди.

Шулчак энем йөгереп кенә килде дә

Әй , әтине юмалый бу, юмалый,

Битләреннән үбеп-үбеп куйгалый:

-Миңа да, -ди,-«Трай» алып бирегез,

Абыйдан да шәп тибәрмен, күрерсез!


Алып баручы Җырлыйк, дуслар, шундый бер көч белән

Һәрберебезне таный алсыннар.

Йөз мең телле моңнар арасында

Безне тыңлап хәйран калсыннар.


«Матур булсын» җыры яңгырый.

Син дә җырла матур егет

Син дә җырла матур кыз.

Матур булсын ,матур булсын

Матур булсын бу тормыш.

Илебезнең халыклары

Матур тормыш коралар.

Матур булсын, матур булсын

Матур булсын дөньялар.


1 алып баручы

Төрле- төрле исем йөртсәк тә без

Төрле-төрле жирдә яшәсәк тә

Тик бер генә туган телебез,

Тик бер генә туган илебез!


2 алып баручы

Без – татарлар!

Шушы исем белән

Җирдә яшәү үзе бер бәхет.

Без- татарлар!

Яшибез без җирдә,

Бар халыклар белән гөрләшеп.



Җыр «Яратыгыз!» Р.Миңнуллин сүзләре, Р.Ахиярова көе.


Алып баручы.Кадерле дуслар! Шуның белән бәйрәмебез тәмамланды да, игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт. Киләсе очрашуларга кадәр сау булыгыз.



Кулланылган әдәбият исемлеге:


Балалар әдәбияты: Хрестоматия.-Казан:Мәгариф, 2004.-543 б.


Галиев Ш.Г.Сайланма әсәрләр: Шигырьләр.- Казан: Тат. кит. нәшр., 1987.-423 б.

Б.Рәхмәт.Шигырьләр.Иң күңелле чак. Казан: татар. Кит.нәшр.,1997.-159 б.hello_html_m4d466bb7.png

Сыйныфтан тыш чара "БАЛАЧАК "
  • Иностранные языки
Описание:

Иң шәп бәйрәм-балачак.

(Башлангыч сыйныфта укучы балалар өчен төзелгән сыйныфтан тыш чара сценариесе)

 Максат: Укучыларны татар балалар шагыйрьләре әсәрләре белән таныштыру,  иҗатларына кызыксыну уяту, бәйләнешле сөйләм телен үстерү,  балаларның сәләтләрен ачуга ярдәм итү, туган телебезгә мәхәббәт,кызыксыну , үзара дуслык тәрбияләү.

Жиһазлау: шарлар, плакатлар   «Иң шәп бәйрәм-балачак», фонограммалар, Ш.Галиев, Б.Рәхмәт, З.Туфайлова шигырьләре, мультимедия-проектор, экран.

 Кадерле дуслар! Безнең бүгенге очрашуыбыз, бәйрәмебез  «Иң шәп бәйрәм-балачак» дип атала. Без үзебезнең  туган телебез- татар телендә матур итеп  шигырьләр сөйләрбез, матур җырлар җырларбыз.Сез  Шәүкәт Галиев,Бари Рәхмәт,Зәкия Туфайлова  шигырьләрен ишетерсез. Ә хәзер башлыйбыз. 

Автор Фахрутдинова Рафися Галимзяновна
Дата добавления 09.01.2015
Раздел Иностранные языки
Подраздел
Просмотров 477
Номер материала 50477
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓