Главная / Классному руководителю / Внеклассное мероприятие по татарскому языку и литературе "Могҗизалар кыры" (7-9 класс)

Внеклассное мероприятие по татарскому языку и литературе "Могҗизалар кыры" (7-9 класс)

Ризаэддин Фәхретдин тормыш юлы һәм иҗатына багышланган “Могҗизалар кыры” уены

Зал бәйрәмчә бизәлә. Түрдә Ризаэддин Фәхреддин портреты. Китапларыннан күргәзмә ясала.

Максатлар: укучыларны Ризаэддин Фәхреддин тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыруны дәвам итү, аларның офыкларын киңәйтү, конкуренциягә хәзерлекле итү; татар халкының күренекле шәхесләренә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле укучылар, укытучылар, кунаклар! Без бүген иң күренекле затларның берсе буларак татар тарихында исеме уелган бөек шәхес, тарихчы, әдип, педагог, күренекле дин эшлеклесе – Ризаэддин Фәхреддин тормышы һәм иҗатына багышланган “Могҗизалар кыры” уенына җыелдык.

Ризаэддин Фәхреддин 1859 елның 13 гыйнварында Татарстанның Әлмәт районы Кичүчат авылында туган. Иң беренче сабакларын 5-6 яшьлек вакытында әнисе Мәһүбә абыстайдан алган. 1867 елның көзеннән 1868 елның язына кадәр, җизнәсе Гыйльман Кәримигә ияреп барып, Чистай мәдрәсәсендә укыган. Гыйльман хәзрәт Миңлебай авылына имам итеп билгеләнү сәбәпле, Ризаэддин Фәхреддин башка елларда ерактагы Чистайга укырга бармаган, үзләренә якынрак Түбән Шәлчәле авылы мәдрәсәсенә 1869 елда барып, анда нигезле белем алган. Мәдрәсәнең югары сыйныфларына җиткәч, кечерәк сыйныф шәкертләрен үзе дә укыта башлаган. 1889 елның язына хәтле ул Шәлчәле мәдрәсәсендә хәлфәлек итеп, шәкертләргә белем биргән. (Слайдлар күрсәтелә).

Ә хәзер мин барабан янына I турда катнашучыларны чакырам. (Әкрен генә “Бәйрәм бүген” көе яңгырый. Уенчыларның фамилияләре әйтелеп тора, алар үз урыннарын ала торалар.)

I уен. I турга бирем.

Р. Фәхреддин Оренбургтагы бу мәдрәсәдә дәресләр укыткан. Игътибар, сорау: мәдрәсәнең исеме ничек?

(Катнашучылар барабанны әйләндерәләр, хәрефләрне әйтәләр, дөрес хәрефләр тактада “ачыла” бара, жюри очколарны саный).

Бүләкләр тапшырыла. Музыкаль пауза. 1 концерт номеры күрсәтелә.

II уен. II турга бирем.

Игътибар, сорау: Р. Фәхреддин нәрсә турында әйтә? (күплек санда). “.... – гаҗәеп әйберләр күренәчәк көзге, аулакта сердәш, ялгызлыкта иптәш, гаҗизлек вакытларында ярдәмче, хәсрәтләрдә шатлык китерүче, фикерләрне нурландыручы, үткән заманнар хәлләрен сөйләп торучы...” (Китаплар)

Музыкаль пауза.

III уен. III турга бирем.

Әдипнең әтисенең исеме. (Фәхретдин).

Музыкаль пауза.

Тамашачылар белән уен.

Сорау: Р. Фәхреддиннең беренче укытучысы кем булган?

Финал. Сорау: 1888 елның җәендә Р. Фәхреддин Күчүчаттан атларда Чистайга, аннан пароходта Рыбинск шәһәренә, аннан поезд белән Петербургка барып җитә. Игътибар, Рыбинск шәһәрендә беренче тапкыр нинди юл транспортын күрә? (Велосипед)

Финалда җиңүченең очколары санала. Шул очколарга плакаттан тиешле призларны сайлап ала.

Суперуен. Бирем. 1886 елда Р. Фәхреддин Казанга бара. Үз гомерендә беренче пароходка утыруы шушы сәфәрендә була. Казанда 10 көннәр тора. Игътибар, Казанда кем белән таныша? (Шиһабетдин Мәрҗәни)

Искәрмә. 17 хәрефнең 8 ен ачарга рөхсәт ителә. Уенда катнашучы хәрефләр әйтә, әгәр ул хәреф булса ачыла.

Җиңүчегә истәлеккә бүләк тапшырыла.

Кичә “Мин яратам сине, Татарстан” җырын җырлау белән тәмамлана.


Внеклассное мероприятие по татарскому языку и литературе "Могҗизалар кыры" (7-9 класс)
  • Классному руководителю
Описание:

Түбән Кама шәһәренең VIII төрдәге махсус (коррекцион) мәктәбендә рус һәм татар балалары белем ала. Мәктәп программасы татар халкының күренекле шәхесләренә багышланган темаларны читләтеп үтсә дә, сыйныфтан тыш чараларда татар халкының милли йолалары, гореф-гадәтләре, уеннары, әдипләре турында танышуны укучыларның шәхси, акыл һәм физик үзенчәлекләрен исәпкә алып, кызыклы һәм үзенчәлекле итеп оештырырга тырышабыз.

Сезнең игътибарга Ризаэддин Фәхретдин тормыш юлы һәм иҗатына багышланган “Могҗизалар кыры” уенын тәкъдим итәбез

Автор Тазиева Гульнар Загретдиновна
Дата добавления 27.04.2015
Раздел Классному руководителю
Подраздел Конспекты
Просмотров 520
Номер материала 58429
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓