Главная / Начальные классы / Внеклассная работа "Кошлар -канатлы дусларыбыз"

Внеклассная работа "Кошлар -канатлы дусларыбыз"

Название документа кошлар- канатлы дусларыбыз.docx

Кошлар-канатлы дусларыбыз.

Бөре чуклары белән,

Сыерчыклары белән

Яз килә,яз килә.

Яз тәрәзәдән көлә,

Яз ишекләрдән керә.

Яз ләйсән булып ява,

Язны һәркем ярата.

Исәнмесез, хәерле көн дуслар. Бүгенге бәйрәм иртәсен канатлы дусларыбызга багышлыйбыз. Сезне яз бәйрәме- кошлар көне белән котлыйбыз! Апрель – кошлар ае. Аларның күпчелеге безгә шушы көннәрдә очып кайта.
Кошлардан башка табигать җансыз. Кошлар безнең өчен бик кадерлеләр, алар – гүзәл табигатьнең бер өлеше. Күңелле, моңлы тавышлары табигатьне яшәртә, күңелләребезгә дәрт һәм шатлык өсти.

Кошлар – безнең дусларыбыз, ярдәмчеләребез. Алар иген корткычларын ашыйлар, үсемлекләрне һәртөрле корткыч лардан саклыйлар. Кошлар табигать күрке. Шуңа күрә шагыйрьләребез аларга багышлап шигырьләр иҗат итәләр.
Кошлар турында бик күп җырлар җырлана.

Тургай – очканда сайрый торган сирәк кошларның берсе. Аның җыры өстән , зәңгәр күк киңлегеннән, әле гөрләвекләр челтерәве, әле кыңгыраулар зеңелдәве булып яңгырый. Тургай канат кага – кага өздереп сайравы белән һәркемне таң калдыра, шулай итеп , ул игенчене кырга чакыра.

Чыпчыклар – төрле шартларда яшәргә җайлашкан кошлар. Алар көньякта да , Себердә дә , Африка һәм Америкада да яшиләр. Ояларын тәрәзә башында , йорт кыегында, абзарда , ярдагы тишекләрдә , агач куышында, ташландык сыерчык оясында коралар.

Песнәк – файдалы кош . Бер песнәк җәйге айларда көненә
500 – 600 зарарлы бөҗәк ашый.

Кошларның 90 процентка якыны бөҗәкләр белән туклана. Әйтик , бер сыерчык семьясы бала үстерү чорында 6 мең чамасы май коңгызын һәм аларның личинкасын ашый. Ә бер өер карга исә көненә 6 га чамасы басуны бөҗәкләрдән арындыра.

Безнең иң яраткан, көтеп алган кунагыбыз – сыерчык.
Ул матур сайравы белән сокландыра, басу – бакчаларны корткыч бөҗәкләрдән чистартып файда китерә. Шуңадыр инде 18 нче гасырда ук кешеләр сыерчыклар өчен оялар ясый башлаганнар. Аларны агач курчак формасында да, бизәкләп эшләнгән нәни йорт формасында да ясаганнар.

Буталган хәрефләрдән кош исеме табу.
Сандугач с д н а г ч а у
Тургай т а г р й у
Сыерчык с р ы к е ч ы
Рәхмәт укучылар!

1.Яз җырчысы (сыерчык)
2.Урман докторы (тукран)
3.Сазлыкта яши (торна)
4.Санитар кош (кара карга)
5.А.Алишнын мактанчык кошы (чыпчык)
6.Ялтыравык әйберләргә кызыгучы кош (саескан)
7.Иң матур сайраучы кош (тургай)

Чыпчык-кыю һәм сакланучан,тапкыр һәм үткен,аралашучан кош.Кешеләргә мөмкин кадәр якынрак яшәргә ярата.Җылы ярата.Оясы түгәрәк.Чыпчык оясында көн саен 1000гә якын бөҗәк юк ителә.

Чыпчык-безнең якларда бер җәй эчендә өч тапкыр бала чыгара торган бердәнбер кош.

Үрмәләч(үрмәкош)-кәүсә буйлап башы белән аска таба төшә алган бердәнбер кош.Бөҗәкләр белән туена,урман корткычларын аулый.Кышын үрмәкош көнбагыш,карбыз,

Кабак орлыклары белән сыйланырга ярата.

Внеклассная работа "Кошлар -канатлы дусларыбыз"
  • Начальные классы
Описание:

Автор Аксакова Гузалия Шайхатдаровна
Дата добавления 05.01.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел
Просмотров 653
Номер материала 33638
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.

Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓