Рус мәктәпләрендәге татар
балаларына
6б сыйныфының татар
төркемендә татар теле дәресе
Укытучы: Гарданова Хәлимә
Вәзир кызы
Тема: “Исемнәрне гомумиләштереп
кабатлау”
Максат:
Исем,
лексик мәгънәсе, грамматик категорияләре, ясалышы, синтаксик функциясе турында белемнәрне ныгыту һәм
системага салу.
Бурычлар:
1)
Укучыларның исемнәр темасын үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, алган белем һәм
күнекмәләрне ныгыту.
2) Фикер йөртү сәләтен үстерү.
3) Туган телгә хөрмәт тәрбияләү.
Материал.
Программа: Рус мәктәпләрендә укучы татар
балаларына татар теле: үрнәк
гомуми
программа. V–IХ сыйныфлар. Төзүчеләр: Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова,
Г.Р.Шакирова/
Дәреслек: Максимов, Н. В. Татар теле: Рус телендә урта
гомуми белем
бирүче мәктәпнең 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек (татар
балалары өчен) /
Н.В.Максимов, М.З.Хәмидуллина.- Яңадан эшләнгән дүртенче
басма.- Казан: Мәгариф, 2011.-231 б.
Җиһазлау: дәреслек, компьютер, проектор, мультимедия, дәрескә
презентация, таймер-секундомер.
Метод
һәм алымнар: әңгәмә, төркемнәрдә эшләү, индивидуаль бирем үтәү.
Яңа
педагогик технология: сингапур структурасы
Дәрес
төре:
өйрәнгән
темаларны гомумиләштереп кабатлау.
Дәрес барышы.
I.
Оештыру
өлеше. Балаларны дәрескә туплау.
II. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру.
1. Укучылар, игътибар белән
өстәлләрегездәге текстка игътибар итегез һәм аны укыгыз. (бер укучы
кычкырып укый)
1)Татарстанның табигате матур, бай, серле һәм
төрле. 2)Калын зур урманнар да, тигез далалар да бар анда. 3)Урманнар
– республикабызның зур байлыгы. 4)Урманнарда төз наратлар, зифа каеннар,
файдалы гөлҗимешләр үсә.
5)Татарстанның климаты уртача: кышлары артык
салкын түгел, ә җәйләре түзә алмаслык эссе булмый. 6)Шуңа күрә
республиканың бай табигате, йомшак, саф һавасы иген үстерергә, терлек үрчетергә
уңайлы. 7)Терлекчеләр мөгезле эре терлек үрчетәләр, дуңгызчылык һәм
кошчылык белән шөгыльләнәләр.
8)Идел һәм Чулман буендагы аланнарда өлгергән
алма, чия, кура җиләге, кызыл бөрлегәннәр һәм башка җиләк-җимешләрне күреп
күзләр камаша.
9)Чиста табигать – сәламәтлек нигезе. 10)Шуңа
күрә аны карап, чистартып торырга кирәк. 11)Табигатьне саклау – Ватанны
саклау дигән сүз ул!
2. Тексттан исемнәрне
табыгыз.
- Ни өчен мин сезгә исемнәрне табарга куштым соң?
- Шулай булгач бүгенге дәреснең темасы нинди?
-
Әйе,
балалар, бүген без сезнең белән исемнәрне гомумиләштереп кабатларбыз.
-
Ә нинди
максат куярбыз?
-
исемнәрне гомумиләштереп кабатлау;
-
мөстәкыйль сүз төркеме буларак исемнең моделен төзү;
III.
Куелган проблеманы чишү.
-
Исем нәрсә ул?
- Исемнең
нәрсәне белдерә?
- Исем
нинди сорауларга җавап бирә?
-Исем
сүз төркеменә нинди кагыйдә барлыкка килде. Шул кагыйдәне формалаштырыгыз.
ФИНК-РАЙТ-РАУНД
РОБИН: уйлыйбыз, язабыз, чиратлап билгеле бер вакыт аралыгында командада фикер
алышабыз.
НӘТИҖӘ:
Шулай итеп, исем предметны яисә затны, предметсыз төшенчәне белдереп кем?
нәрсә? соравына җавап бирә торган мөстәкыйль сүз төркеме.
3. Текстка кире кайтабыз. Ни
өчен Ватан сүзе баш хәрефтән язылган?
-Ялгызлык
исеме. (текстан башка ялгызлык исемнәрне табу)
-Тагын
нинди исемнәр бар?
-Уртаклык.
(текстан уртаклык исемнәрне табу)
-Димәк,
исемнәр мәгънәләре ягыннан нинди төркемнәргә бүленәләр? (ялгызлык, уртаклык.)
ТАЙМД
РАУНД РОБИН: команда бирелгәч, билгеле бер вакыт аралыгында төркемдәге һәр
укучы үзенең җавабын әйтә.
НӘТИҖӘ:
Шулай итеп, исемнәр ялгызлык һәм уртаклык исемнәргә бүленәләр, Уртаклык – бер
төрдән булган әйберләрне атаучы исем.
Ялгызлык
– бер төрдән булган әйберләрнең берсенә генә бирелә торган исем. Ялгызлык
исемнәр баш хәрефтән языла.
IV. Ял минуты. Исем нәрсәләр белән төрләнә?
КОНЭРС:
укучылар тестның үзләре сайлаган вариантына карап почмакларга басалар.
-
Татар телендә исемнең ничә килеше бар?
МИКС-ФРИЗ-ГРУП:
укучылар музыка астында урыннарыннан күчәләр, музыка тынгач, туктыйлар һәм
сорауның җавабындагыча төркемнәргә берләшәләр.
ИНСАЙД-АУТСАЙД
СЁКЛ: эчке һәм тышкы түгәрәк ясап, килешләрне әйтеп чыгып парлашу. (Шул парлар
белән теләгән урынга утыру)
- Исемнәр
кайчан килешләр белән төрләнә? (Җөмлә кисәкләре белән бәйләнешкә кергәндә.)
- Исем
нинди саннарда килә?
-
Берлек һәм күплек санның күрсәткечләре нинди?
- Предметның
кайсы затка караганлыгы ничек белдерелә? (тартым кушымчалары белән белдерелә)
-
Тартым кушымчалары нәрсә белдерәләр? (предмет яки затның сөйләүчегә (мин,
без), тыңлаучыга (син, сез), сөйләмдә катнашмаган предмет яки затка (ул,
алар) караганлыгын белдерә)
НӘТИҖӘ:
Шулай итеп, исемнәр сан, килеш һәм тартым белән төрләнәләр.
4. Ясалышы.
-
Хәзер исемнәрне ясалышы ягыннан да тикшереп карыйк.
-
Тагын текстка әйләнеп кайтып текстан исемнәрне табып ясалышын билгелик.
-
Ясалма исемнәр ничек ясала?
-
Кушма исемнәр ничек ясала һәм языла?
-
Парлы исемнәр ничек ясала, нәрсәне белдерә һәм ничек языла?
-
Тезмә исемнәр ничек ясала нәрсәне белдерә һәм ничек языла?
-
Тагын нинди исемнәр юк?
- Кыскартылма
исемнәр ничек ясала?
НӘТИҖӘ:
Шулай итеп, ясалышы ягыннан исемнәр 6 төрле булалар икән.
5. Ә хәзер текстка әйләнеп
кайтыйк.
Исемнәр
җөмләдә нинди җөмлә кисәге булып килә ала?
-
Баш
килештәге исем нинди җөмлә кисәге булып килергә мөмкин?
-
Җөмләдә
иялек килешендәге исем нәрсә була?
-
Җөмләдә
төшем һәм юнәлеш килешендәге исем нәрсә була?
-
Юнәлеш,
чыгыш, урын-вакыт килешләрендәге исемнәр җөмләдә нәрсә була? Кайсы очракта?
НӘТИҖӘ:
шулай итеп, исемнәр барлык җөмлә кисәге булып килә ала икән.
6. -Әйдәгез, балалар,
үткәннәргә нигезләнеп, дәреснең моделен төзеп карыйк әле.
РАФТ:
проект төзү
7. Белемнәрне бәяләү.
8. Өй эше:
Модель буенча исем темасын сөйли белергә.
V. Рефлексия
1.
Дәрестә
нинди тема үтелде.
2.
Максатыбызга
ирештекме?
3.
Ничек
ирештек?
4.
Киләсе
дәрестә нишләрбез? (контроль бирем – тест эшләрбез)
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.