Главная / Начальные классы / Урок по татарскому языку "Исем"

Урок по татарскому языку "Исем"










Татар теле



Тема:

«Исем» темасын кабатлау











4 нче А сыйныфында үткәрелгән

дәрес планы.

Укытучы : Хөснуллина Г.М.








Максат:

-укучыларның исем темасы буенча алган белем-күнекмәләрен системалаштыру, дөрес язу, төрле килештәге исемнәрне сөйләмдә дөрес куллану;

-бәйләнешле сөйләм телен үстерү,сүзлек запасын баету;

-бер-береңә игътибарлык, дуслык хисләре тәрбияләү.


Җиһазлау: дәреслек, мультимедиа, экран, тестлар,таблица.

Дәрес тибы: гомумиләштерү-йомгаклау дәресе

Укыту методы:күрсәтү,аңлату методы.

Принциплар:теория һәм практика.

Дәрес барышы:

Оештыру өлеше.

  1. Оештыру,уңай халәт тудыру.

Чыңлады көмеш кыңгырау,

Безне дәрескә чакырып.

Кызыклы дәресне башлыйк

Парталар артына утырып.

-Әйдәгез бер-беребезгә уңышлар теләп дәресебезне башлап җибәрик.

Актуалльләштерү

2. .Кроссворд чишү. hello_html_77aee4f0.gif 4 СЛАЙД


ЧИКЛӘВЕК 1)Эчен ашыйлар, тышын ташлыйлар.

УСАК 2) Нинди агач җилсез шаулый?

КАЕН 3)АК багана, яшел чатыр,

УРМАН Эчең пошса безне дә чакыр.

4)Җәй көне киенә,кыш чишенеп ташлый.



-Нинди сүз килеп чыкты? ( Исем)

-Укучылар ничек уйлыйсыз, бу сүзнең бүгенге дәресебезгә нинди катнашы бар икән? (җаваплар,Бүгенге дәрестә исем турында сөйләшәбез)

-Бик дөрес.

Белем һәм күнекмүләрне ныгыту.

3.Матур язу минуты.

Укучылар тактага игътибар итегез әле, сез анда нинди сүзләр күрәсез?

Китап-галим,телсез мөгаллим.(Бу нәрсә?) Мәкаль

(Галим,мөгаллим сүзләренең мәгънәләре аңлатыла.

-Мөгаллим –гарәп сүзе.

Исемнәрне табабыз һәм сорау куябыз.

-Кем? Нәрсә? hello_html_m7009aafa.gif

5 СЛАЙД

-Хәзер бу сүзләрне бик матур итеп дәфтәргә язып куябыз.

Число,сыйныф эше.

4. Сүзлек диктанты.

Укытучы,дәрес, мөгаллим, һөнәр,китап, мәктәп, белем, укучы,шигырь,

мәсьәлә .

Орфограммалы сүзләргә сызыгыз.


-1)Бу сүзләр нинди темага караган? (мәктәп,укытучылыар)

Укытучы- иң гүзәл, иң гуманлы, иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсәк дә, уңышларыбызның башында укытучы тора.

Укытучы хезмәте авыр да, мактаулы да. Чөнки илгә белемле кешеләр тәрбияләп бирә.

Беренче сыйныфка килгәч, балаларның нәни кулларыннан тотып, хәреф язарга, укырга, тирә-юньне танырга өйрәтә. Һәрбер баланың уңышына сөенеп, борчуларын уртаклашып яши укытучы.


5.Сүзләрнең дөреслеген тикшерү. hello_html_m2738fd73.gif 6-СЛАЙД


1). Укытучы,дәрес, мөгаллим, һөнәр,китап, мәктәп, белем, укучы,шигырь,

мәсьлә.

2)Бу сүзләр кайсы санда килгән? (Берлек санда)

-Ни өчен? (Бер генә предметны белдерә)

3)Шушы сүзләрне күплек санга куеп язарга.

Укытучылар,дәресләр, мөгаллимнәр, һөнәрләр,китаплар, мәктәпләр, белемнәр, укучылар,шигырьләр,мәьсәләләр. hello_html_15f481e7.gif

7 СЛАЙД

(Күплек санда килгәндә,исем бер төр предметларның күп булуын белдерә)

-Нинди очракта –нар,-нәр кушымчалары ялгана?(Борын авазына тәмамланганда)


6.Физминутка.


7.Уен-табышмак. 1.Өч кайчан көчкә әйләнә?

2. Ипи башында, ахырында нәрсә бар?

к

и

л

е

ш

3.Белем уртасында ни бар?

4. Дәрес сүзендәге 2 иҗекнең 2 хәрефе.

5. Шәһәрдә бар, авылда юк. hello_html_m5458add3.gif8 слайд

Укучылар татар телендә ничә килеш бар? (Татар телендә 6 килеш бар)-Сорауларын искә төшерик. hello_html_6e9e5d98.gif 9 СЛАЙД

Б.к. кем? нәрсә

И.к. кемнең? нәрсәнең?

Ю.к. кемгә? нәрсәгә? кая?

Т.к. кемне? нәрсәне?

Ч.к. кемнән? нәрсәдән? кайдан?

Ур.в.к.кемдә? нәрсәдә? кайда?


-Исемнәрнең килеш белән төрләнеше ничә төрле була?

(2 төрле.Калын һәм нечкә төрләнеш)


9. Килешләрдә исемнәрнең төрләнеше буталган, аларны дөресләп язарга кирәк

hello_html_m18388a85.gif10 слайд

hello_html_m2f7b719.gif) 11СЛАЙД




10 .Исем турында нәрсәләр беләсез икән?

Тестлар белән эш. 12-СЛАЙД

hello_html_49ebd520.gif

Ни өчен шулай уйлыйсыз?

(Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр бар,кагыйдәне искә төшерү) hello_html_m688f9c3d.gif 13 СЛАЙД



11.Дәреслек белән эш. 131 нче күнегү.

Биремне уку.Күчереп язу.Килешләрен билгеләү.

Йомгаклау.


12.Өй эше.Инша.”Минем яраткан укытучым”


13.Йомгаклау. Укучылар, без бүгенге дәрестә исем темасын кабатладык.

-Исем нәрсәне белдерә?

-Аның сораулары?

-Нинди исемнәр була?

-Исем нәрсә белән төрләнә? hello_html_m62fa3be4.gif

14слайд

14.Билгеләр кую






Урок по татарскому языку "Исем"
  • Начальные классы
Описание:

Исем.----------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------

Автор Хуснуллина Гульгена Минасхатовна
Дата добавления 23.12.2014
Раздел Начальные классы
Подраздел
Просмотров 422
Номер материала 11236
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓




Похожие материалы