Главная / Начальные классы / Урок по татарскому языку на тему "Сыйфат" (3 класс)

Урок по татарскому языку на тему "Сыйфат" (3 класс)

Название документа Дәреснең презента.ppt

 Бердәмлектә- көч
Без сезнең белән сәяхәткә чыгабыз Сезгә юлны- мин Тапкырҗан күрсәтермен. Ләки...
Тапкырҗаннан беренче бирем Тылсымлы хат килеп төште.
Икенче бирем.Предметлар нинди? Ни өчен алар бер төркемгә урнаштырылганнар?
???
???
???
???
???
Сыйфат- Предметның төрле билгесен белдерә. Сораулары-Нинди? Кайсы?
Өченче бирем
Дәреслек белән эш 1 нче күнегү, 6 бит. Текстан сыйфатларны табып яз
Дүртенче бирем Төс Тәм Форма Холык Кызыл,мәкерле ак, озын, әче, шаян шакмаклы...
Үзеңне сынап кара! Сыйфат Мин сыйфат турында бик яхшы беләм! Ә сез? Тикшереп...
Өченче кесәчекне тутыр Алдыгызда яткан битләргә сыйфатлар язып кесәчеккә салы...
Афәрин, балалар. Сез тапкырлыкта, зирәклектә сынатмадыгыз. Дус, тату булып ав...
 Өй эше 2 нче күнегү, 6 нчы бит
Үз эшчәнлегеңә бәя бир! Дәрес уңышлы үтте: класс эшчәнлегендә актив катнаштым...
1 из 28

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1  Бердәмлектә- көч
Описание слайда:

Бердәмлектә- көч

№ слайда 2 Без сезнең белән сәяхәткә чыгабыз Сезгә юлны- мин Тапкырҗан күрсәтермен. Ләкин б
Описание слайда:

Без сезнең белән сәяхәткә чыгабыз Сезгә юлны- мин Тапкырҗан күрсәтермен. Ләкин бер шартым бар. Биремнәрне төгәл үтәсәгез генә, юлны күрсәтермен.

№ слайда 3 Тапкырҗаннан беренче бирем Тылсымлы хат килеп төште.
Описание слайда:

Тапкырҗаннан беренче бирем Тылсымлы хат килеп төште.

№ слайда 4
Описание слайда:

№ слайда 5
Описание слайда:

№ слайда 6
Описание слайда:

№ слайда 7
Описание слайда:

№ слайда 8
Описание слайда:

№ слайда 9
Описание слайда:

№ слайда 10
Описание слайда:

№ слайда 11
Описание слайда:

№ слайда 12 Икенче бирем.Предметлар нинди? Ни өчен алар бер төркемгә урнаштырылганнар?
Описание слайда:

Икенче бирем.Предметлар нинди? Ни өчен алар бер төркемгә урнаштырылганнар?

№ слайда 13 ???
Описание слайда:

???

№ слайда 14 ???
Описание слайда:

???

№ слайда 15 ???
Описание слайда:

???

№ слайда 16 ???
Описание слайда:

???

№ слайда 17 ???
Описание слайда:

???

№ слайда 18 Сыйфат- Предметның төрле билгесен белдерә. Сораулары-Нинди? Кайсы?
Описание слайда:

Сыйфат- Предметның төрле билгесен белдерә. Сораулары-Нинди? Кайсы?

№ слайда 19
Описание слайда:

№ слайда 20
Описание слайда:

№ слайда 21 Өченче бирем
Описание слайда:

Өченче бирем

№ слайда 22 Дәреслек белән эш 1 нче күнегү, 6 бит. Текстан сыйфатларны табып яз
Описание слайда:

Дәреслек белән эш 1 нче күнегү, 6 бит. Текстан сыйфатларны табып яз

№ слайда 23 Дүртенче бирем Төс Тәм Форма Холык Кызыл,мәкерле ак, озын, әче, шаян шакмаклы, т
Описание слайда:

Дүртенче бирем Төс Тәм Форма Холык Кызыл,мәкерле ак, озын, әче, шаян шакмаклы, түгәрәк, усал, алсу сусыл, татлы

№ слайда 24 Үзеңне сынап кара! Сыйфат Мин сыйфат турында бик яхшы беләм! Ә сез? Тикшереп ка
Описание слайда:

Үзеңне сынап кара! Сыйфат Мин сыйфат турында бик яхшы беләм! Ә сез? Тикшереп карыйк

№ слайда 25 Өченче кесәчекне тутыр Алдыгызда яткан битләргә сыйфатлар язып кесәчеккә салыгыз
Описание слайда:

Өченче кесәчекне тутыр Алдыгызда яткан битләргә сыйфатлар язып кесәчеккә салыгыз

№ слайда 26 Афәрин, балалар. Сез тапкырлыкта, зирәклектә сынатмадыгыз. Дус, тату булып авырл
Описание слайда:

Афәрин, балалар. Сез тапкырлыкта, зирәклектә сынатмадыгыз. Дус, тату булып авырлыклар алдында югалып калмадыгыз. Барлык биремнәрне дә төгәл үтәдегез.

№ слайда 27  Өй эше 2 нче күнегү, 6 нчы бит
Описание слайда:

Өй эше 2 нче күнегү, 6 нчы бит

№ слайда 28 Үз эшчәнлегеңә бәя бир! Дәрес уңышлы үтте: класс эшчәнлегендә актив катнаштым, б
Описание слайда:

Үз эшчәнлегеңә бәя бир! Дәрес уңышлы үтте: класс эшчәнлегендә актив катнаштым, бирелгән биремнәрне төгәл үтәдем.Мин үз эшчәнлегем белән бик канәгать ! Дәрестә биремнәр бик үк җиңел булмады. Авыр булса да, мин аларны җиңеп чыгарга тырыштым. Шулай да аз гына тырышлык җитеп бетмәде! Дәрестә биремнәр бик авыр булды. Күп төшенчәләрне аңламадым. Миңа ярдәм кирәк!

Название документа татар теленнән дәрес эшкәртмәсе.doc




Дәрес

Тема




Татар теленнән ачык дәрес (мәктәп күләмендә)

Сыйфат


Максат

Сүз төркемнәрен өйрәнүне дәвам итү; укучыларны сыйфат сүз төркеме, аның җөмләдәге роле белән таныштыру; укучыларда информацион технологияләр аша эстетик зәвык тәрбияләү, белем алуга кысыксыну уяту


Планлаштырылган нәтиҗә

Сыйфат сүз төркемен калган сүз төркемнәреннән аера белергә өйрәнү.

Сыйфатларны сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәнү.

Сыйфатка хас билгеләмәләрне истә калдыру


Төп төшенчәләр


Сыйфат


Предметара бәйләнеш


Фронталь, индивидуаль, парлап эшләү


Эшне оештыру төрләре

1. . Татар теле.

1. Презентация Power Point -

2.Тест

Чыганаклар :

- төп


- өстәмә

Дәреслек “Татар теле” 3 сыйныф (И.Х. Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова)


Методик пособие, карточкалар, презентация




Дәрес этаплары


Дәресне алып бару


Укытучы эшчәнлеге


Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

ШУУГшәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ- танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ- коммуникатив универсаль уку гамәлләреъ

Оештыру. Эшчәнлеккә мотивлаштыру





1. Уңай халәт тудыру

Хәерле көн, балалар! Бер-беребезгә яхшы кәеф бүләк итик, уңышлар телик!




-Дәресебезне мәкаль- әйтемнәрдән башлыйбыз. Дәресебезгә девиз булып торырлык мәкаль- әйтем сайлыйбыз.

-Әйдәгез, дәресебезнең девизы итеп “Бердәмлектә -көч” дигән әйтемне сайлыйбыз.


Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

- Исәнмесез, балалар!





Мәкаль һәм әйтемнәрне ни дәрәҗәдә белүләрен тикшерү

Күмәк шигырь юллары белән башлыйлар

Укучылар бер-берсенә теләкләр телиләр:

Яңа көн тынычлык алып килсен!

Яңа көндә яңа "5"леләр алыйк!

Әти-әниебезгә, дусларга ягымлы булыйк!

Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк!


Мәкаль һәм әйтемнәр әйткән укучылар урыннарына утыра баралар

КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үзмаксат кую

Белем һәм күнекмәләрне формалаштыру













2. Актуальләштерү

-Сезнең алдыгызда карточкалар ята. Сүзләрне укыйсыз һәм тиешле кесәчекләргә саласыз.


- Безнең ни өчендер бер кесәчек буш калды.Анда нинди сүзләр ятарга тиеш икән? Без аны бу дәрес азагында тутырырбыз.

- Хәзер мин “Микс пэа шэа” технологиясе ярдәмендә сезнең белемнәрегезне тикшереп алырмын.

-Сингл раунд робин. Фигыль турында белгәннәребезне искә төшерик.

- Бер-берегезне мактагыз, рәхмәт әйтегез!

Исем, фигыль сүз төркемнәрен ачыклый, аларга хас үзенчәлек

ләрне күрсәтә , мисаллар китерә белүләренә ирешү



Микс пэа шэа” , “Сингл раунд робин” технологияләре ярдәмендә исем, фигыльгә хас билгеләмәләрне искә төшереп, кабатлап чыгуларына ирешү.



Укучылар сүзләрне нинди сүз төркеменнән булуына карап, кесәчекләргә салалар


Билгеләмәләрне искә төшереп сөйләргә өйрәнү








ТБУУГ:сүзләрне аерып күрсәтеп кагыйдә формалаштыру

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу


ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

Уку мәсьәләсен кую





3.Уку мәсьәләсен кую

-Минем сезне бер әкият белән таныштырасым килә. Борын-борын заманда сүз төркемнәре илендә яшәгән ди Исем белән Фигыль. Алар бик дус булганнар.Бер-берсен тулыландырып, ачыклап, гел янәшә йөргәннәр. Шулай яши торгач ни өчендер икесенә дә күңелсез булла башлаган. Алар дус эзләп юлга чыкканнар. Ул дусны тапканнар. Ул аларның тормышын матурлаган, баеткан, бизәгән. Сүз төркемнәре патшалыгы ямьләнеп киткән.

- Безнең бүген дәресебезнең максаты да бу дусның кем икәнлеген ачыклау булып тора.

- Моны ачыклауда безгә Тапкырҗанның биремнәре ярдәм итәр.

Укучыларны яңа материалга алып керү өчен җирлек булдыру, уйланырга этәрү, алда өйрәнгән белем һәм күнекмәләрне күзалларга һәм яңа материалга бәйләп китүдә эзлеклелек булдыру







Игътибар белән тыңлау, фикер алышуда катнашу,үз фикереңне дәлилләп әйтә белүгә ирешү











ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу



Танып-белү эшчәнлеге.


















Физкультминутка

-1 нче бирем .Хат эчендә табышмаклар. Ул сезнең тапкырлыкларыгызны сынап карый.

1. Үсеп утыра бер чүлмәк, өстенә кигән йөз күлмәк.

2. Ашка салсаң-тәм кертә, борынга керсә -төчкертә.

3. Ура,суга, җилгәрә, үзе төяп җибәрә.

4.Гәүдәгә дә ул бик дәү,

Көчкә дә ул бик көчле.

Озын борыны белән,

Күтәрә бөтен йөкне.

5.Үзе озын, чабуы кыска.

6.Башы күккү тиеп тора,

Үзе горур, биек ул.

Күпме генә тырышсаң да,

Менеп җитеп булмый шул

- Вертикаль буенча нинди сүз килеп чыкты?

-Димәк, без бүген сезнең белән нәрсә турында сөйләшербез?

- Нәрсә ул сыйфат, ул нәрсәләрне ачыклап килә, нинди сорауларга җавап бирә икән?

-2 нче бирем. “Предметлар нинди?” дигән сорауга җавап бирик.


-Болар барысыда предметларның билгеләре. Алар нинди сорау куеп була?

- Димәк, сыйфат сүз төркеме турында гомумиләштереп нәрсәләр әйтә алабыз? Сыйфатлар ни өчен кирәк?

-Билгеләмә белән танышып китик.


- Бергәләп ял итеп алыйк “Солдат булам”

Презентациядә бирелгән табышмакларга җавап табу

Проблемалы сорау аша дәрес материалын үзләштерүгә юнәлеш бирү, уйланырга этәрү
















Рәсемнәргә ярдәмендә предметларның төсе, тәме, формасы, холкы, вакытны, табигать күренешләрен тасвирлавына карап төркемнәргә аера белүләренә ирешү.


Сыйфатка хас төп үзенчәлекләрне ачыклау




Билгеләмә белән танышу, 6 бит


Укучыларны ял иттерү

Табышмакларны белүләрен тикшерү

Сыйфат сүзенә карата күзаллау булдыру, фикер алышуда катнашу



Табышмак җаваплары әйтелә:кәбестә, борыч, комбайн, фил, торна, тау











Предметларны күзәтә белү, аларның нинди булуларын әйтеп бирү, төркемнәргә аеру








Фикер алуда катнашу, билгеләмә белән танышу





ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне

аерып алу нигезендә

кагыйдә формалаштыру

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

Белемнәрне ныгыту


-Сезнең алдыгызда кышкы урман. Сыйфатларны кертеп җөмләләр төзегез.


-Тапкырҗанның өченче биремен башкару өчен без матур язу өстендә эшләргә тиешбез.

4.Матур язу күнегүе

Дәфтәрләрне ачтык.Иң элек дәрестә дөрес утыра белүне тикшереп алыйк. Аяклар? Идәндә. Арка? Туры. Куллар? Партада. 
Терсәкләр?Парта читендә. Дәфтәрләр?Авыш.

5. Дәреслек белән эш

- Дәреслекләрне ачтык. 1нче күнегү, 6 бит. Бирем белән танышыйк.

Җөмлә төзүдә сыйфатларның әһәмиятен ачу






Слайдта бирелгән шигырь юлларын дөрес һәм матур язуларына ирешү





Күнегүнең таләбенә җавап бирү, сыйфатларны табып күрсәтә белүләрен ирешү

Сыйфатларны кертеп җөмлә төзүләренә ирешү







Матур язу өстендә эшләү






Сыйфатларны табып күрсәтү

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү



Фронталь эш

6.Иҗади эш

-Дүртенче биремне башкару өчен без төркемнәргә бүленербез. Беренче төркем төсне, икенче төркем тәмне, өченче торкем форманы, дүртенче холыкны белдергән сүзләрне язып ала.

7. Тренажер “Үзеңне сына кара!”

- Әкият геройлары укучыларның сыйфат темасына белемнәрен сынап карыйлар

- Без сезнең белән бу дәрестә сыйфат сүз төркеме турында бик күп мәгълүмат белдек. Ниһаять, өченче кесәчекне тутырыр вакыт җитте. Сезнең алдыгызда кечкеә генә кәгазь кисәкчекләре ята. Шуларга үзегез уйлаган бер сыйфатны язып кесәчекләргә салыгыз

4 төркемгә бүленү, бирелгән сүзләрне дәфтәрләргә язу.





Сыйфат турында нәрсәләп аңлап калуларын тикшерү



Мөстәкыйль рәвештә сыйфат сүз төркеменә мисаллар китерә алуларына ирешү

Балаларның җаваплары анализлана







Тест сорауларына җавап битрү, аңлау дәрәҗәсен күрсәтү

Тема буенча мисаллар китерергә өйрәтү

Уку эшчәнлеген йомгаклау. Рефлексия.

Өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату

-Укучылар, без сезнең белән нинди теманы өйрәндек?

-Нинди авырлыклар очырады? Нәрсәләр аңлашылып бетмәде? Нәрсәләр белергә теләр идегез?

-Өй эше. 2 нче күнегү, 7 бит. Көндәлекләргә язып куегыз.

-Үзегезнең дәрестәге эшчәнлегегезне шартлы билгеләр ярдәмендә күрсәтегез.


Дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү

Өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату



Үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү







Үзбәя. Үзбәя карточкаларын күрсәтәләр (конверттан алып)

ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу




Название документа тренажер.ppt

Сыйфат Мин сыйфат турында бик яхшы беләм! Ә сез? Тикшереп карыйк
Сыйфат нәрсә ул? Ия Билге Сүз төркеме
Сыйфат нәрсәне белдерә? Предметны Билгене Эш-хәлне
Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә? Нинди? Кайсы? Кем? Нәрсә? Нишли?
Сыйфат күбрәк нинди сүз төркемен ачыклап килә? Алмашлык Исем Фигыль
Ура! Рәхмәт! Сез сынауны үттегез
1 из 6

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1 Сыйфат Мин сыйфат турында бик яхшы беләм! Ә сез? Тикшереп карыйк
Описание слайда:

Сыйфат Мин сыйфат турында бик яхшы беләм! Ә сез? Тикшереп карыйк

№ слайда 2 Сыйфат нәрсә ул? Ия Билге Сүз төркеме
Описание слайда:

Сыйфат нәрсә ул? Ия Билге Сүз төркеме

№ слайда 3 Сыйфат нәрсәне белдерә? Предметны Билгене Эш-хәлне
Описание слайда:

Сыйфат нәрсәне белдерә? Предметны Билгене Эш-хәлне

№ слайда 4 Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә? Нинди? Кайсы? Кем? Нәрсә? Нишли?
Описание слайда:

Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә? Нинди? Кайсы? Кем? Нәрсә? Нишли?

№ слайда 5 Сыйфат күбрәк нинди сүз төркемен ачыклап килә? Алмашлык Исем Фигыль
Описание слайда:

Сыйфат күбрәк нинди сүз төркемен ачыклап килә? Алмашлык Исем Фигыль

№ слайда 6 Ура! Рәхмәт! Сез сынауны үттегез
Описание слайда:

Ура! Рәхмәт! Сез сынауны үттегез

Урок по татарскому языку на тему "Сыйфат" (3 класс)
  • Начальные классы
Описание:

 Дәреснең тибы аның эчтәлегенә туры килә: укучыларны кызыксындыру, актуальләштерү,яңалык алу, алынган белемнәрне ныгыту, камилләштерү, дәреснең дидактик максатыннан караганда, бик отышлы.

Мин дәресемне ФГОС таләпләренә туры китереп төзергә тырыштым, Предмет һәм метапредмет буенча, шәхси үсеш-үзгәрешләргә этәрә торган максатлар куйдым.

Шулай ук сингапур структураларыннан да алынган материал күрдегез.

Структураны хәтердән язганны, тикшерә белү, игътибарлылыкны  үстерү;  максатыннан кулландым.

Дәресне балаларның яшь үзенчәлекләрен, яңа дәреснең заманчалыгын, тормыш белән бәйләнешен исәпкә алып төзедем. 

Дәресемә түбәндәге максатларны  белән бергә бурычлар да куйдым:

укучыларның танып белү активлыгын үстерергә һәм интеллектуаль үсешенә ирешергә; 
• укучылар үзидарәсен үстерү ярдәмендә укучыларның мөстәкыйльлеген, җаваплылыгын арттыруга ирешергә; 
• укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудырырга; 

Укучыларны дәрескә кызыксындыру максатыннан, актуальләштерү этабында әкият белән бәйләдем. Яңа теманы бирүдә проблемалы эзләнү методы элементларын кулландым. Туган ягыбыздагы авыл,елга исемнәрен әйттердем

Дәрес барышында укучыларның белемнәрен, күнекмәләрен, осталыкларын мөстәкыйль рәвештә куллана белү эзлеклелеге тәэмин ителде. Яңа идеялар булган белемнәргә нигезләнеп бирелде.

   Дәреснең белем бирү максаты предмет буенча белем, күнекмәләр, ә фикерләү сәләтен үстерү һәм тәрбияви максатлар универсаль уку күнекмәләрен формалаштыруга ярдәм итә.

     Шәхси һәм метапредмет буенча компетенцияләр булдыру түбәндәге эш төрләре аша башкарылды:

- Шәхси компетенция: укучыларның бер-берсен тыңлап, аңлап, эмоциональ халәттә теманы үзләштерүләрендә күренде.

- Метапредмет компетенцияләр өч төрле юнәлештә башкарылды: регулятив, танып белү һәм коммуникатив.

Танып белү уку күнекмәләрен без актуальләштерү этабында; яңа белемнәрне ачу этабында дәреснең темасын, максатын һәм бурычларын әйтүендә күрдек. Ныгыту этабына килгәндә укучыларның нәтиҗә чыгара белүләрендә һәм бик отышлы гына, үзләре генә сизмәстән, сингапур курсларына керүендә күрә алдык.

Коммуникатив уку күнекмәләрен без кабатлау этабында укучыларның сыйныфташларының гамәлләрен күзәтеп, җавапларны чагыштыруында, төркемнәрдә аралашу; дәрестә дөрес, матур итеп җөмләләр төзү; хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм карашларын яклый белүләрендә; бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килүләрендә ачык күрдек.

Регулятив уку күнекмәләрен - яңа белемнәрне ачу этабында укучылар дәреснең темасын мөстәкыйль рәвештә билгеләүләрендә, максат, бурычларын куюда, аларны планлаштырып, нәтиҗәгә ирешү юлларын сайлауда күрәбез.

Укучыларның сәламәтлекләрен саклау, ял иттерү максатыннан физкультминутка үткәрелде.

Укучыларга индивидуаль якын килеп, үзләре эшли ала торган,  иҗади өй эше бирелде.

Максатка ирешү өчен түбәндәге эш формаларын сайладым: индивидуаль, фронталь, төркемнәрдә эш, парларда эшләү.

Автор Давлетова Зульфия Фоатовна
Дата добавления 03.04.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров 859
Номер материала 59168
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓