Татарстан
Республикасы Әтнә муниципаль районы Иске Өҗем төп мәктәбе муниципаль бюджет
белем бирү учреждениесе
Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре
Татар
теле һәм әдәбияты укытучысы
Гайнуллина
Алия Йосыф кызы
19
ноябрь, 2014 ел
Тема: Иярчен җөмләләрнең
мәгънә ягыннан төрләре
Максат: 1) иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре белән таныштыру;
2)
иярчен җөмләләрнең төзелеше һәм мәгънәсе ягыннан төрләрен аеру
күнекмәләрен үстерү;
3) игътибарлылык,
төгәллек тәрбияләү.
Җиһазлау: таблица «Иярчен җөмләләр»(проектор
куллану);
карточкалар, тест
Материал: Татар теле-8 класс, Казан, Мәгариф, 2002.
Татар
теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр, Казан, Мәгариф, 2005.
«Хәзерге татар әдәби теленнән күнегүләр».
Дәрес барышы.
I.Оештыру.
II.Актуальләштерү.
1.Нинди җөмләләргә
иярчен кушма җөмлә дип әйтәбез?
2.Аларның төзелеше ягыннан ниди төрләре була?
4.Искә төшерү
максатыннан тактада җөмләләр тикшерик.
Яңгыр узып киткәч,
Алиман тынып калды.
Без кабызган утлар
сүнмәс алар.
Башкалар
бәйләнмәсен өчен, хәйләсен ул тиз тапты.
III.Яңа материалны аңлату.
1.Теманы һәм
максатны хәбәр итеп, иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләрен санап чыгу.
2. Тактадагы җөмләләр
ярдәмендә иярчен җөмләләр белән таныштыру.
3 Җөмлә белән эш.
- иярчен җөмләнең
мәгънәсе ягыннан төрен билгеләргә безгә нәрсә ярдәм итәр?
- баш җөмләдән
иярчен җөмләгә нинди сорау куярбыз? ( кайчан? ).
- иярчен җөмлә баш
җөмләдәге эшне кайсы яктан ачыклый? ( вакыт ягыннан )-баш
җөмләнең вакыт хәле урынында килгән.
-нинди утлар? – без
кабызган утлар- баш җөмләнең аергычы урынында килгән.
-ни өчен хәйләсен
тиз тапты? – башкалар бәйләнмәсен өчен-баш җөмләнең максат хәле урынында
килгән.
-җөмләнең төрен
мөнәсәбәтле сүзләр ярдәмендә билгеләргә дә уңайлы- м.с. кайсы җөмлә кисәге
булып килә, иярчен җөмлә дә шул исемдәге җөмлә була. Мәсәлән, 2 слайд.
4.Димәк, гади җөмләдә
нинди җөмлә кисәкләре булса, кушма җөмләдә дә шул кисәкләр мәгънәсендә килә
торган иярчен җөмләләр була.
5.Шулай итеп,
иярчен җөмләләрнең түбәндәге төрләрен күрсәтергә була. 3-14 слайдлар.
Физкультминутка
(музыка астында күнегүләр).
IV.Ныгыту.
1.Дәреслектәге 194 нче күнегүне эшләү ( 3 укучы да тактада эшли һәм
аңлаталар ).
Җөмләләрнең схемаларын төзегез. Иярчен җөмләнең төрен билгеләргә нәрсә
ярдәм итүен ачыклагыз.
2.Карточкаларда эш. Схема буенча җөмлә төзергә һәм мәгънәсе ягыннан төрен
билгеләргә.
- (.....-гач), […..].
Яңгыр ява башлагач, без авылга юнәлдек.
- […..], (чөнки.....).
Юлчылар кызуладылар, чөнки караңгылана башлады.
- [Шуны.....]:
(.....). Мин шуны аңладым: табигатьне сакларга кирәк.
3.Я.Х.Абдрахимованың
күнегүләр җыентыгыннан 41 биттәге 8 нче күнегүне эшләү.
Бирелгән җырның
соңгы ике юлындагы җөмләне тикшереп, мәгънә ягыннан төрен күрсәтергә. (телдән).
4. «Хәзерге татар
әдәби теленнән күнегүләр» җыентыгыннан 781 нче күнегү. Җөмлә төрләрен әйтегез.
VI.Йомгаклау.
1.Рефлексия.
2.Өйрәнелгән тема
буенча тест.
V.Өй эше.
1.97 күнегү.
Иярченле кушма җөмләләрнең схемаларын төзегез, төзелеш һәм мәгънә ягыннан төрен
күрсәтегез.
2. 198 күнегү.
Әдәби әсәрләрдән мәгънә ягыннан төрле иярчен җөмләләре булган 4-5 кушма җөмлә
табып языгыз.
3. 199 күнегү.
“Кышын гөлләр нигә моңсу икән?” дигән темага шигырь яки нәсер языгыз, иярченле
кушма җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрен билгеләгез.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.