Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Абдулла Алиш
“Әни ялга киткәч”
2 слайд
“Әни” сүзе
«Әни» диеп язып куйдым
Яңа яуган ак карга.
Таптамагыз!
Һич ярамый
«Әни» сүзен таптарга.
Зәкия Туфайлова
3 слайд
4 слайд
Тәмле сүзләр
Иң якыны
Сөеклем
Кадерлем
Матурым
Иң изге кеше
Яхшы күңелле
Мәрхәмәтле
Шәфкатьле
Түземле
Сабыр
Гүзәл
Кайгыртучан
Бердәнберем
5 слайд
Сүзлек өстендә эш
Караңгыланып киткәндәй- как будто потемнело
Тиргәдем- ругал, бранил
Аксөяк- ленивый
Чама- норма
6 слайд
Малайның башкарган эше:
Сеңлесен юындыра, киендерә
Форточканы ачып, идәнне себерә
Сеңлесен балалар бакчасына илтә
Ашарга пешерә
7 слайд
Әни һәм бала
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
Максат: укучыларны АбдуллаАлишның “Әни ялга киткәч” исемле әсәре белән таныштыру, уку һәм язу күнекмәләрен үстерү, сөйләм телен баету, әниләргә карата мәхәббәт, хөрмәт, ихтирамлык кебек хисләр тәрбияләү, әниләр көнен билгеләү.
Җиһазлау: плакатлар, шарлар, фотоальбом, иншалар, ИКТ, проектор.
Дәрес барышы:
I. Оештыру моменты.
Сыйныф бәйрәмчә бизәлгән. Стенада плакатлар, әниләр турында канатлы сүзләр эленгән. Парталарда дәреслекләр, фотоальбомнар, иншалар.
II. Яңа материалны үзләштерү.
Укытучы:
- Укучылар, сез игътибар белән стенадагы язуларга карагыз әле.
Ягез әле аларны укып чыгыйк (укучылар укыйлар).
- Нинди матур сүзләр язылган монда. Сез алар белән килешәсезме? Чыннан да Әни кеше дөнъяда иң кадерле, иң ягымле кешеме ул?
- Әйе, Әни ул зур мәгънәгә ия булган сүз. Без сезнең белән бүген А. Алишның “Әни ялга киткәч” исемле әсәре белән танышырбыз, аның темасын, идеясен, проблемасын ачыклап үтәрбез.
Укытучы:
“Әни” диеп язып куйдым
Яңа яуган ак карга.
Таптамагыз!
Һич ярамый
“Әни” сүзен таптарга.
(Слайд №2)
1. Бу шигырьне ишеткәч, сездә нинди хисләр туды?
2. Шигырьдә кем турында сүз бара?
3. Кар өстенә нинди сүз язылган?
4. “Әни” сүзен ни өчен таптарга ярамый?
5. Синең өчен әни кем ул? (үзеңнең әниең турында сөйләү)
Иншаларны укып чыгу. Фотоальбомнарны күрсәтү.
6. Сез әниләрегезгә нинди матур сүзләр әйтер идегез?
(Слайд №4)
III. Әсәр өстендә эш.
1. “Әни ялга киткәч” әсәрен укып чыгу.
2. Сүзлек эш. (Слайд №5)
3. Тәрҗемә итү.
4. Әңгәмә:
1) Әсәрдә нәрсә турында сүз бара?
2) Малайның әнисе кайда киткән?
3) Алар өчен өй нинди булып калган?
4) Малай әнисе өйдә булмагач, нәрсәне аңлаган?
5) Ни өчен ул үзен тиргәгән?
6) Малай әнисенең нинди эшләрен башкарган? (слайд№6)
7) Әсәрнең идеясен ачыклагыз.
8) Сез әниләрегезгә ничек ярдәм итәсез? Өйдә нинди эшләр башкарасыз?
9) Укучылар, ә әниләр бәйрәмен без кайчан үткәрәбез әле ул?
IV. Йомгаклау.
Укытучы: Бугенге дәрестә сез үзегезгә нинди яңалыклар алдыгыз?
(укучыларның җаваплары)
Укытучы: Әйе, чынлап та әниләр – ул дөньядагы иң татлы, иң нечкә, иң матур сүз! Без “Әнкәй” дисәк дөньялар яктырып, назланып, җылынып китә. Иң кыен чакларда без әниләрне искә алабыз. Шулай булгач без сезнең белән “Җәннәт әниләрнең аяк астында” дип әйтә алабыз! Без әниләребезне яратырга, хөрмәт итәргә тиешбез.
6 665 159 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Махмутова Альфина Фаритовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
500/1000 ч.
Курс повышения квалификации
72/180 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Мини-курс
3 ч.
Мини-курс
4 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.