Главная / Другое / Урок по татарскому языку на тему "Акыллы Карабай"(5класс)

Урок по татарскому языку на тему "Акыллы Карабай"(5класс)

Коммуникатив технология нигезендә дәрес планы

( “Татар теле” 5 нче сыйныф, 128-130 нчы дәресләр)

Акыллы Карабай ”тексты.


Бу текстны өйрәнү өчен циклда 3 сәгать бирелгән:

1 нче дәрес - ЛКФ

2 нче дәрес - ЛГКК

3 нче дәрес - Д/М сөйләм дәресе


Лексик күнекмәләр формалаштыру (ЛКФ) дәресенең

планы


Тема: “Акыллы Карабай” текстындагы яңа лексика.

Дәрес тибы: ЛКФ

Дәрес максатлары: (Укытучы өчен)

1) “Акыллы Карабай”текстындагы яңа сүзләр белән таныштыру; исемнәрнең тартым белән төрләнүен кабатлау;

2) чагыштыра, нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен үстерү;

3) дүрт аяклы дусларыбызга карата мәхәббәт тудыруга йогынты ясау.

Укучы өчен:

Акыллы Карабай турында сөйләү өчен кирәк булган лексик материалны өйрәнү.

Тартым кушымчаларын куллана белү.

Акыллы Карабай” текстын сөйләргә өйрәнү.


Җиһазлау: Р.З. Хәйдәрова” Татар теле”, (141 - 142 нче битләр); методик ярдәмлек (66 нчы бит), дәрескә әзерләнгән презентацион материаллар; Р.З. Хәйдәрова, “Татарский язык в таблицах”.


Дәрес барышы.

I. Оештыру.

1) уңай психологик халәт тудыру;

2) дежур укучы рапорты;

3) укучыларның бер-берсенә комплиментлар әйтүе.

II. Өй эше тикшерү.

  1. Беренче уку бурычын хәл итү. Слайдтагы таблица аша исемнең тартым категориясен камилләштерү.


-Укучылар, рус телендә әйбернең кемнеке булуын ничек әйтәбез?

-Моя ручка, мой друг.

-Ә татар телендә ничек кулланабыз?

-Кушымчалар ярдәмендә.

-Кагыйдәсен әйтеп карыйк.


Укучыларның җавапларының дөреслеге билгеләнә бара.


hello_html_589cfce5.png


hello_html_21fc6ef6.gif



2.Күнекмәләрне ныгыту өчен, 2нче слайд белән эш оештырыла.


hello_html_2631df37.gif

Бер укучы интерактив такта янында эшли, ә калган укучылар- карточкаларда.Әгәр эшли алмасалар, партадагы таблицаны ачып куям.Актив катнашкан укучыларның җаваплары бәяләнә.Әгәр кушымчаларны дөрес ялгамасалар, бергә тикшерәбез.

III. Яңа сүзләр белән таныштыру.

Тактада транскрипция билгеләре белән язылган яңа сүзләр:

Хөрмәт итә - [хөрмәт итә]

ягымлы - [йа̊ғымлы]

койрыгын болгый - [қŏйроғон бŏлғый]

булдыклы - [булдықлы]


1. Тактада язылган яңа сүзләрнең мәгънәсен ачыклау (семантизацияләү).

2. Яңа сүзләрнең әйтелеше өстендә эш (укытучы артыннан хор белән һәм аерым-аерым кабатланыла):

- яңа сүздәге үзенчәлекле авазларны әйтү;

- сүзне кабатлау;

- сүзтезмә әйтү: кешене хөрмәт итә, ягымлы исәнләшә, Карабай койрыгын болгый һ.б.;

- 2-3 сүздән торган, ләкин яңа сүз кергән җөмләләр әйтү: 1) Рамай кешене хөрмәт итә. 2) Малай ягымлы исәнләшә. 3) Рамай – булдыклы малай.

3.Яңа сүзләр кулланып, ситуатив күнегүләр белән эшләү:

Скажите что:

-Рамай уважает людей;

-Рамай – проворный мальчик;

-Карабай виляет хвостом;

-Рамай ласково здоровается;

4. Яңа сүзләрнең язылышы өстендә эш:

- хаталар профилактикасы үткәрү;

- хәтер диктанты язу.

5. Яңа сүзләрне тәрҗемәсе белән дәфтәргә язу; метапредмет нәтиҗәләрен үстерү йөзеннән, берничә сүзне татарча-русча сүзлектән карау. Дәреслек артында сүзнең тәрҗемәсе булмаса, сүзлекләр таратам. Әгәр бала сүзне таба алмаса, ярдәм итәм.

6.Физкультминутка

Хәзер бераз ял итик:

Тәнебезгә көч кертик,

Бер урында таптаныйк,

Сикергәләп тә алыйк.

Уңга , сулга күз салыйк

Муеннарны боргалыйк,

Кулларны алга сузыйк,

Үткен кайчылар булыйк.


IV. Яңа сүзләрне сөйләмдә куллануны ныгыту.

1. “Тәрҗемәче” уены. Балалар парларда бер-берсеннән сүзләрнең тәрҗемәсен сорыйлар.

2. Сүзләрнең антоним парларын табу. Антонимнарның нәрсә икәнен оныткан булсалар, искә төшереп китәбез.

булдыклы- ... ягымлы - ...

хөрмәт итә - ... әйбәт- ...

исәнләшә - ...

3. Презентацион материал белән эш. Укучылар дөрес тәрҗемәне тапса, сүзләр урыннарына басалар.

Дөрес тәрҗемәне табыгыз.


Хөрмәт итә сосед

Булдыклы ласковый

Исәнләшә проворный

Койрыгын болгый уважает

Күрше здоровается

Ягымлы виляет хвостом



4. Ишетеп аңлау күнегүләре белән эш.

1. Прослушайте и укажите слова со звуком [қ] : малай, булдыклы, ягымлы, койрык, Карабай, күрше, исәнләшә

2. Прослушайте и скажите что добавлено ко второму предложению каждой пары:

1) Рамай – күрше малае. –Күрше малае Рамай – булдыклы малай.

2)Малай кешеләр белән исәнләшә. –малаө кешеләр белән ягымлы исәнләшә.

3)Карабай Рамайны күрә. –Карабай Рамайны күргәч койрыгын болгый.



5. Слайдта язылган җөмләләрне язып бетерү. Бер укучы тактада, калганнары карточкаларда эшлиләр.

Әгәр яза алмасалар, ярдәм итәм.

hello_html_24c948e6.gif

6.“Иң матур сөйләүче” конкурсы. Тактада язылган текстны

укучылар укыйлар, парларда бер-берсенә сөйлиләр. Парларда лидерны билгелиләр, лидер такта алдына чыгып сөйли.

Текст.

Рамай – булдыклы малай. Ул кешеләрне хөрмәт итә. Кешеләр белән ягымлы исәнләшә. Рамайның эте – Карабай.Карабай койрыгын болгый.Сөйли алмасалар, ярдәм итәм. Текстка туры килерлек сораулар бирәм.

7. Ситуатив күнегүләр белән эшләү өчен, – мы/-ме сорау кисәкчәләрен искә төшерү.

8. Ситуатив күнегүләр белән эш.

Спроси у друга:

  • Рамай проворный мальчик;

  • Он уважает людей;

  • Рамай ласково здоровается;

  • Собаку зовут Карабай

  • Карабай виляет хвостом.

9. Презентацион материал белән эш. Репликаларны дөрес урнаштырып, диалог төзү.hello_html_1a943c8a.gif


10. Диалогларны парларда сөйләшү.

11. Диалогны дәфтәргә язу.

12.Иң яхшы диалог сөйләүче парга конкурс.

V. Өй эше.

а)Дәреслек, 142 нче бит 1нче күнегүне язмача эшләү.Җөмләләрне хикәя тәртибендә урнаштыру.(Уртача һәм авыр үзләштерүче балалар өчен).

ә) Дәфтәрдәге диалог үрнәгендә яңа диалог төзү.(җиңел үзләштерүче балалар өчен)










Урок по татарскому языку на тему "Акыллы Карабай"(5класс)
  • Другое
Описание:

Коммуникатив технология нигезендә дәрес планы

( “Татар теле” 5 нче сыйныф, 128-130 нчы дәресләр)

“Акыллы Карабай ”тексты.

Бу текстны өйрәнү өчен циклда 3 сәгать бирелгән:

1 нче дәрес - ЛКФ

2 нче дәрес - ЛГКК

3 нче дәрес - Д/М сөйләм дәресе

Лексик күнекмәләр формалаштыру (ЛКФ) дәресенең

планы

Тема: “Акыллы Карабай” текстындагы яңа лексика.

Дәрес тибы: ЛКФ

Дәрес максатлары: (Укытучы өчен)

1) “Акыллы Карабай”текстындагы яңа сүзләр белән таныштыру; исемнәрнең тартым белән төрләнүен кабатлау;

2) чагыштыра, нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен үстерү;

3) дүрт аяклы дусларыбызга карата мәхәббәт тудыруга йогынты ясау.

Укучы өчен:

Акыллы Карабай турында сөйләү өчен кирәк булган лексик материалны өйрәнү.

Тартым кушымчаларын куллана белү.

“Акыллы Карабай” текстын сөйләргә өйрәнү
Автор Юсупова Руфина Римовна
Дата добавления 06.07.2015
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров 898
Номер материала 60212
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓