Главная / Другое / Укучыларының танып – белү активлыгын үстерү факторы буларак заманча мәгълүмати технологияләрен куллану.

Укучыларының танып – белү активлыгын үстерү факторы буларак заманча мәгълүмати технологияләрен куллану.

Заман таләпләре бүгенге көндә татар телен укыту процессында зур үзгәреш сорый. Укытучыларыбыз алдында бик тә җаваплы һәм әһәмиятле бурыч тора. Беренчедән, телебезне саклап калу бурычы булса, икенчедән, рус телле балаларда телне өйрәнүгә кызыксынуны бетермәү, киресенчә, бу кызыксынуны үстерү бурычы. Бу укытучыдан зур һөнәри осталык, түземлелек һәм заман таләп иткәнчә, югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булуын таләп итә. Бүгенге көн укытучыдан иҗади эшли белүне таләп итә. Педагогик эшчәнлектә иҗадилык - бу, беренче чиратта, яңалыкка, үзгәрүчәнлеккә омтылу. Җәмгыятьтәге үзгәрешләрне уңай кабул итү өчен, укытучының заман белән бергә атлап баруы мөһим. Тәҗрибә педагогик эшчәнлекнең нигезе булса, яңалыкка омтылу үсеш - үзгәрешне тәэмин итә. Бүген укытучы, иҗади шәхес буларак, күп укырга, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге яңалыклар белән таныш булырга гына түгел, ә яңа педагогик технологияләрнең иң нәтиҗәлесен сайлап алып, үзләштереп эшли белергә дә тиеш. Заманча технологияләр файдаланып белем бирү түбәндәге мөһим бурычларны үтәргә ярдәм итә: укучыда телгә кызыксыну уята; аның танып белү активлыгын үстерә; укучыларның иҗади мөмкинлекләрен камилләштерә; белемнәрне тирәнәйтә.

Мәгълүмати технологияләрне укыту-тәрбия эшендә гамәлгә ашыру, укытучыдан фәнни-методик яктан әзерлек белән беррәттән, укытуны компьютер ярдәмендә оештыра белүне дә таләп итә. Бу - яңа технологияне нәтиҗәле куллануның иң мөһим педагогик шарты. Укучы эшчәнлеген компьютер технологиясе ярдәмендә тирәнтен, төптән үзгәртү зур әһмияткә ия.моннан берничә еллар элек уку - укыту процессында укытучының төп эш коралы булып такта белән акбур торса,хәзер инде хәл бөтенләй башкача.мин татар теле дәресләрендә укучыларны кызыксындыру, дәресне мавыктыргыч итеп үткәргәндә компьютер куллануны бик отышлы дип саныйм. Мәктәбебездә татар теле һәм әдәбияты укытучылары барысы да компьютер курслары үттеләр.

Компьютер - укучы белән белемнәр системасы арасында арадашчы, белем алу чарасы. Компьютердан файдалану укыту эшчәнлеген баета, укыту процессын кызыклы, нәтиҗәле һәм иҗади итеп оештырырга мөмкинлек бирә. Интерактив такта куллану дәресләрне тагы да кызыклы, нәтиҗәле итәргә ярдәм итә.

Belem.ru - татар телендә белем бирүче укытучылар эшендә зур ярдәм. Биредә педагогларга, студентларга, мәктәп укучыларына, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга һәм, гомумән, татар теленә битараф булмаган һәркем өчен бай мәгълүмат урнаштырыла. Сайтның яңалыклар, китапханә (http://miras.belem.ru), ресурслар, каталог һәм башка күп кенә рубрикалары бар. Интернет-белем бирү үзәгендә актуаль темаларга белгечләр фикере, әңгәмәләр; фән дөньясыннан соңгы яңалыклар; мәгариф проблемаларын яктырткан дөньякүләм матбугатка күзәтү, мәктәп укучылары һәм мөгаллимнәр өчен олимпиадалар, конференцияләр, курслар турында мәгълүмат, россия һәм татарстандагы норматив документларны да табарга мөмкин. Китапханә өлешендә классик әсәрләрнең оригиналы, кыскача эчтәлекләре, әдәбият-тел темасына мәкаләләр, мәшһүр әдипләребезнең тормыш юлы һәм иҗаты электрон һәм хәтта аудио вариантта тәкъдим ителә.

Рус телле укучыларга татар теле укытыла башлаганга шактый вакыт үтте. Программалар, дәреслекләр, төрле кулланмалар чыкты һәм әле дә чыгып килә. Без, укытучылар да, бу өлкәдә азмы-күпме тәҗрибә тупладык. Димәк, рус телендә сөйләшүче баларга татар теле өйрәтүне профессиональ югарылыкка күтәрү өчен шартлар тудырыла башлады дип әйтергә була.

Алда әйтелгәннәрдән нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була: педагогика фәнендә укыту-тәрбия процессы сыйфатын үстерергә булышлык итүче технологияләр шактый. Укытучының бурычы - яңалыклар агымында югалып калмыйча, дөрес юнәлеш алу, укытуның һәр этабы өчен уку материалын аңлатуның иң уңышлы вариантын табу. Шул ук вакытта аларның бер-берсе белән ярашырга тиешлеген дә онытмау зарур. Татар теле дәресләрендә мәгълүмати технологияләрне куллануньң өстенлеге бәхәссез. Барыннан да элек алар – шәхескә юнәлтелгән ныклы һәм вариатив. Төрле технологияләр, компьютер, мультмедиа технологияләре күрсәтмәлелекне, контрольлекне тәэмин итеп һәм күп мәгълүмат биреп, укытуның сыйфатын күтәрергә ярдәм итә, этәргеч бирә.

Дәрес – уку-укыту эшчәнлегенең иң төп урыны. Нәкъ менә дәрестә укучылар укытучылары җитәкчелегендә үз интеллектларын һәрьяклап үстерү, белем алу һәм тормыш мәсьәләләрен хәл итү өчен мәгълүмат туплау максатында компьютер технологияләрен кулланырга өйрәнә. Компьютер – бүгенге заманда белем алу өлкәсендәге максатларга ирешү, укыту процессын баету, бала шәхесе һәм укытучының һөнәри осталыгы үсешенә йогынты ясау чарасы ул. Моның өчен мөгаллимгә:

  • Компьютердан файдалануның үзенә хас үзенчәлекләрен педагогик әсбап буларак аңлау, аның мөмкинлекләрен һәм җитешсез якларын билгели белү;

  • Уку материалын аңлата алу һм укучылар белемен тикшерүнең бер ысулы буларак веб-ресурслардан файдалана белү тәбрибәсенә ия булу;

  • Үзең укыта торган фән укытучылары өчен тәкъдим ителгән кулланма программа һәм ярдәмлекләр белән эш итә белү алымнарын үзләштерү кирәк.

Электрон уку ярдәмлекләре түбәндәге дидактик бурычларны хәл итәргә булыша:

--аерым фәнгә караган база белемен үзләштерү;

--дәрес материалы белән мөстәкыйль эш иткәндә укучыларга уку-методик ярдәм күрсәтү;

--уку материалы белән мөстәкыйль эшли белү күнекмәләре булдыру;

--үзләштергән белемне билгеле бер калыпка салу;

--аеруча катлаулы, четерекле сорауларга җавап бирергә күнектерү;

--үз-үзеңә контрольлек итү күнекмәләре булдыру;

--укучыда гомуми белем алу күнекмәләре булдырып, аны тиз арада имтихан бирүгә әзерләү.

Дәрестә компьютердан файдалану максатчан һәм методик яктан нигезләнгән булырга тиеш. Укытуның башка нәтиҗәлерәк чараларын эшкә җигү мөмкин булганда, компьютер куллану һич тә мәҗбүри түгел. Башка укыту ысуллары белән чагыштырганда югарырак нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеге биргән очракта гына мәгълүмати технологияләргә мөрәҗәгать итү мөһим. Әлеге техгологияләр яңа материалны өйрәнү дәресләрендә, осталык һәм күнекмәләрне үзләштергәндә, шулай ук практик дәресләрдә яхшы нәтиҗәләр бирә.

татар теле дәресләрендә дә мәгълүмати технологияләрне куллануның өстенлеге бәхәссез. Барыннан да элек, әлеге технология – шәхескә юнәлтелгән, ныклы һәм вариатив булуы белән аерылып тора. Компьютер, күрсәтмәлелекне һәм контрольлекне тәэмин итеп, күп мәгълүмат биреп, укытуның сыйфатын күтәрергә ярдәм итә, этәргеч бирә. Дәресләрдә компьютер куллануның юллары һәм ысуллары күптөрле. Шуларның берсе – электрон презентацияләр.

Дәрестә кулланылган теләсә нинди визуаль мәгълүматның уңай нәтиҗәсе бар. Һәрбер укыту чарасы дәрес материалын үзләштерүгә этәргеч бирә. Шулай да мондый чаралар кулланып үткәрелгән дәресләр гадәти, укучы өчен дә, укытучы өчен дә кулай булырга, тышкы бизәкләре белән укучы дикъкатен читкә юнәлдермәскә тиеш. Кайбер дәресләрдә кәгазьдән ясалган берничә таблица яки схема күрсәтү дә җитә. Әгәр дә инде алар искергән дә булса, ул чакта электрон презентация - әлеге мәсьәләне хәл итүнең заманча һәм кулай юлы. Аны куллану урынлы, чөнки ул балаларның игътибарын читкә юнәлдертми. Электрон презентация бары даими кулланылган очракта гына уңай нәтиҗә бирәчәк, шул ук вакытта аны һәр дәрестә куллану белән дә артык мавыкмаска кирәк.

Электрон презентация – укытучы тарафыннан дәрестә кулланыла торган һәм аның аңлатмалар бирүен һәм өстәмәләр кертүен таләп иткән ярдәмче чара. Презентация слайдларын дәрес материалын аңлатканда, үзләштергән белемнәрне ныгытканда яки дәрестә проблемалы ситуацияләр булдырган чакта куллану аеруча уңышлы. Дәресләрдә компьютер презентацияләрен файдалану татар теле фәнен тагын да эчтәлеклерәк, тәэсирлерәк, нәтиҗәлерәк, күрсәтмәлерәк укыту мөмкинлеге бирә. Ул югары классларда үткәрелә торган лекция тибындагы дәрес структурасына да бик урынлы кереп урнаша.

Презентация өчен материал фәннилек, аңлаешлылык, күрсәтмәлелек принципларына җавап бирерлек итеп сайланырга тиеш. Презентацияне дәреснең барлык этапларында да кулланырга мөмкин:

Белемнәрне актуальләштерү укучылар белән әңгәмә рәвешендә уза. Мондый әңгәмә сорауларын слайдлар белән тулылындыру отышлы. Боларда схемалар, таблицалар рәвешендә бирелгән үткән дәресләрдә алган, укучыларга таныш булган теоретик материал бирелә. Үтелгән материалны тизрәк искә төшерү өчен узган дәрес презентацияләрен дә файдаланырга була, бу очракта ассоциатив хәтер эш итәчәк. Кайбер слайдларда җавап табу өчен өстәмә сораулар да язылган булврга мөмкин, әмма җаваплар үзе язылмый.

Яңа материалны аңлаткан чакта презентация бирелешенең мөмкинлекләре бик зур. Слайдларны күрсәтү тәртибе һәм төзү логикасы өйрәнелә торган материалның эчтәлегенә, аерым сыйныф укучыларының аны үзләштерү үзенчәлекләренә, укытучы шәхесенә бәйле. Бу очракта укучы белән укытучы арасындагы мөнәсәбәтнең нинди булуы да игтибарга алынырга тиеш. Слайдларны текст белән чуарламаска кирәк. Анда, башлыча, даталар, исем, термин, рәсем, схема, зур булмаган таблицалар, кыскача тезислар языла. Слайдның масштабы, төсе фоны алдан уйланыла.

Дәрес темасын аңлату – тулаем презентацелеп барырга тиеш дигән сүз түгел. Аңлату барышында дәреслек белән бә эшләнә, тактага һәм дәфтәрләргә дә языла, кагыйдәләр белән дә эш ителә. Бу очракта слайдларда бары тик терминнар яки кагыйдәләр генә языла. Дәрес материалын беренчел ныгытканда әңгәмә һәм тестлар белән эш итү кулайрак. Бу укучыларны бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләргә дә ярдәм итә.

Әгәр презентация дәреснең барлык этапларында да кулланылса, аның аерым өлешләрен төрле фоннарда күрсәтү отышлырак. Тик шунысы бар: дәрестә слайдларны кирәгеннән артык күп куллану белән мавыкмаска кирәк, шул ук вакытта бертөрле дә булмасын – менә шул чакта гына аларны куллану уңай нәтиҗә бирәчәк.

Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру. Кагыйдә буларак, бу – үзе бер дәрес. Мондый дәрес презентациясенә өйрәнелә торган терәк схемалар, таблица, диаграммалар, күнегү фрагментлары кертелә. Мондый презентация катгый логика белән аерылып торырга тиеш түгел. Төрле фоннарны, анимация элементларын да кулланырга була.

Дәресләрдә презентацияләр төзү һәм куллану турындагы фикерләрне гомумиләштереп, түбәндәгеләрне әйтергә мөмкин:

  • Анимация күп һәм артык актив булмаска тиеш. Баланың төп игътибар теманы үзләштерүдән читкә китәргә тиеш түгел.

  • Фонга аерым игътибар бирелергә тиеш. Караңгы һәм артык кискен төсләргә язылган язулар укучы игътибарын читкә җибәрә. Төсләрнең һәм текстның еш алмашынуы да файдага түгел.

  • Тавыш катнашында бирү дә артык. Бу очракта укытучы аңлатма биреп бармаган видеофрагментлар гына искәрмә булып тора.

  • Электрон презентацияләрне өй эшенең бер төре итеп тә бирергә мөмөкин. Мондый биремнәрне үтәгән чакта укучылапр компьютер белән эш итәргә, үз фикерләрен төгәл һәм кыска итеп әйтергә өйрәнә. Мондый презентацияләрне укытучы аңлаткан чакта да, өй эшләрен тикшергәндә дә кулланырга мөмкин. Моның өчен вакыт та аз сорала. Укучылар яңа презентацияләр белән тәнәфес вакытында да, дәрестән тыш буш вакытларда да бик теләп таныша алалар. Алар, үзләре башкарган эшнең кирәклеген тоеп, өй эше биремнәрен үтәүгә җитдирәк тә карый башлый. Хәтта докладлар һәм төрле чыгышлар әзерләргә бик үк атлыгып тормаган укучылар да компьютер белән бик теләп эшлиләр.

соңгы вакытта мәктәпләрдә тоташтан интернетка тоташу бара. Димәк, дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда интернет-материалларны киңрәк кулланырга була дигән сүз. Барлык фәннәр буенча да, шул исәптән татар теленнән дә, мәгълүмати ресурслар саны арта. Интернет торган саен уку-укыту эшчәнлегендә файдалана алырлык мөмкинлекләргә ия була бара.

Беренчедән, магнитлы “хәтердә” саклануы сәбәпле, башкаларның да аннан күп тапкырлар файдалана алу мөмкинлеге бар.

Икенчедән, бөтенләй яңа мәгълүматны эзләп табарга, аны башкалары белән чагыштырып, конструктив аралашуга корылган проблемалы ситуация булдырырга мөмкин. Әлеге материал дәреслектә бөтенләй юк, шул ягы белән ул кызыклы да. Тикшерү һәм эзләнү барышында укучылар әлеге проблемага карата үз фикерен, үз мөнәсәбәтен әйтеп бирә ала.

Өченчедән, алдан ук уйланылган тема буенча күзәтү бурычы куела. Бу – укучының иҗади эше буларак бәяләнә ала. Интернет мөмкинлекләреннән

файдаланган очракта белем сыйфаты дәрәҗәсе, укуга булган теләк-омтылыш тагын да арта.

Димәк, укытучының, үзлегеннән укып, белемен күтәрүдә һәм дәресләр уздыруга үзерләнүендә интернетның ресурсларыннан белеп файдалануның да әһәмияте зур.

Татар телен укытудагы бүгенге көн таләпләре һәм мәгариф системасына бердәм дәүләт имтиханнарының үтеп керүе укытучыларны иҗади эзләнүләргә китерде. Билгеле булганча, бди нигезен төрле формадагы тестлар тәшкил итә. Ә тестларга дөрес җавап бирү өчен, фәнни камил белү белән бергә, укучыларны кече класслардан ук тестлар белән эшләргә өйрәтү зарур. Кәгазьдә язып, аны укучыларга таратып, соңыннан җыеп алып тикшерү укытучыдан бик күп вакыт сорый. Компьютерга кертелгән махсус программалар тестлар төзү һәм чишү өчен укытучы хезмәтен күпкә җиңеләйтә. Тестлар төзү өчен аеруча hyper test программасы аеруча отышлы. Әлеге программа белемне ни дәрәҗәдә үзләштерүне ачыклау өчен бик тә уңайлы. Бүтән программалардан тестлар белән эшләүдә аның өстен яклары түбәндәгедә:

  • Прогамма базасына 512 сорау кертергә була;

  • Бер сорауга 20гә кадәр җавап варианты төзеп була;

  • Бер сорауга бер яки берничә дөрес җавап бирү мөмкинлеге бар;

  • Үтелгән сорауга кире кайту һәм аны төзәтү мөмкинлеге бар;

  • Тест нәтиҗәләрен шунда ук тикшерү һәм принтер аша чыгарып алу мөмкинлеге бар;

Кече сыйныфлардан ук компьютерда тестлар белән эшләргә өйрәнгән укучылар тора-бара үзләре дә мөстәкыйль рәвештә тестлар төзи башлыйлар һәм югары сыйныфларда имтиханнарга дә мөстәкыйль әзерләнә алачаклар.

дәресләрдә уңышлы кулланырга мөмкин булган компьютер программаларының тагын берсе – microsoft power point программасы. Әлеге программа нигезендә төрле темаларга презентацияләр һәм слайдлар әзерләргә, аларны соңгы вакыттка кадәр киң кулланган кәгазь плакат һәм таблицалар урынына күрсәтмәлелек рәвешендә файдаланырга була. Шулай ук укучыларның үзләренә дә өй эшләре итеп тә, иҗади эш формасында да, өстәмә белем бирү дәресләрендә (түгәрәкләрдә) дә уңышлы кулланырга мөмкин.

йомгак.

Заман алга барган саен, уку-укыту технологияләре дә үзгәрә, камилләшә. Соңгы елларның иң зур казанышы, әлбәттә, уку-укыту эшчәнлегенә компьютер технологияләренең үтеп керүе булды. Әлеге технология дәресләрне җиһазлауның бер чарасы гына түгел, бәлки нәтиҗәлелеген арттыруда һәм уку сыйфатын күтәрүдә дә билгеле бер әһәмияткә ия. Компьютер технологияләрен дәреснең һәрбер этабында мәгълүмат эшкәртүнең төрле төрләрендә дә кулланырга мөмкин. Әлеге эшчәнлекне җыеп кына менә мондый таблица рәвешендә күрсәтергә мөмкин:

Т/п

Дәрес

Этаплары

Мәгълүмат эшкәртү

Төрләре

Компьютер технологиясе

1.

Үткәндәге эш нәтиҗәләрен тикшерү

Программалаштырылган сорашу

Текст белән язылган

Мәгъ-лүматны эшкәртү технологиясе

2.

Яңа материалны аңлату

Презентацияләр, графика, диаграмма, билгеләмәләр, схемалар, рәсемнәр программасы

Текст, саннар, график белән күрсәтелгән мәгълүматны эшкәртү, презентацияләр төзү технологиясе

3.

Укытучы җитәкчелегендә эшләү

Күнегүләр эшләү, орфо-график диктантлар язу технологиясе

Текст, график, схема белән күрсәтелгән мәгъ-лүматны эшкәртү, пре-зентацияләр төзү техно-логиясе

4.

Укучыларның бәйсез мөстәкыйль эше

Күнегүләр эшләү, тест, схемалар төзү алго-ритмы, график диктант-лар язу

5.

Эш нәтиҗәләрен бәяләү

Нәтиҗәләрне эшкәртү программалары

Текст, график, схема белән күрсәтелгән мәгъ-лүматны эшкәртү техно-логиясе

6.

Дәрескә йомгак ясау

7.

Өйгә бирелгән эш турында мәгълүмат

Күнегүләр, схемалар чишү алгоритмы

компьютер технологияләрен татар теле дәресләрендә куллану дидактиканың фәннилек, күрсәтмәлелек, аңлаешлы булу, эшлеклелек, һәм мөстәкыйльлек принципларын куллану мөмкинлеге бирә. Алар яңа төр мәгъ лүмат табуның аеруча әһәмиятле функцияләрен үти, белемне камилләштерүдә, ныгытуда һәм гомумиләштерүдә, тәрбия бирүдә, эзләнүләр һәм тикшерүләр алып баруда, үзгәрешләр кертүдә зур чара булып тора. Әлеге технологияләрдә уңышлы файдалану дәреснең нәтиҗәлелеген күтәрә, укучыларның кызыксынучанлыгын арттыра, аларны белем дөньясына җәлеп итә, өлгереш күрсәткечен һәм уку сыйфатын яхшырта.

укучыларның үзлегеннән эзләнү эшчәнлеген стимуллаштыру уку-укытуның мөһим принцибы булып санала. Моңа биремнәрне репродуктив төрдән иҗади төргә кадәр акрынлар катлауландыра бару, дәресләрдә фәнара бәйләнеш фрагментларыннан, һөнәри эчтәлектәге сораулардан, милли-төбәк компонентыннан һәм компьютер технологияләреннән нәтиҗәле файдалану юлы белән ирешелә.

әдәбият.

  1. Вәлиева ф.с., саттаров г.с. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. / вәлиева ф.с., саттаров г.с. //раннур. - казан, 2000.

  2. Хисамова ф.х. Татар теле морфологиясе/ хисамова ф.х. // мәгариф. –казан, 2006.

  3. Татар грамматикасы, ii том : морфология/ / мәгариф. – казан, 2002 нче ел.

  4. Дәрес эшкәртмәсе үрнәкләре. / / школа. – казан, 2005.

  5. Нигъмәтуллин х. Тестларны компьютер ярдәмендә чишү. // “мәгариф” журналы/ 2007, № 8.

  6. Газизуллина р. Мәгълүмати технологияләрдән файдаланып.// “мәгариф” журналы / 2007, № 12.

  7. балобанова а. Компьютер технологияләрен кулланып. // “мәгариф” журналы / 2004 , № 6.

  8. чегвинарцева о. Дәресләрдә яңа педагогик технологияләрне куллану.//

мәгариф” журналы / 2007, № 11.

9. Вәлиев р. Информационное обеспечение процессов образования.// “мәгариф” журналы/ 2005, № 6.

10. Минһаҗев а. Дәресләрдә компьютер куллану.// “мәгариф” журналы/ 2006, № 7

Укучыларының танып – белү активлыгын үстерү факторы буларак заманча мәгълүмати технологияләрен куллану.
  • Другое
Описание:

Укучыларының танып – белү активлыгын үстерү факторы буларак заманча мәгълүмати технологияләрен куллану.

 Заман таләпләре бүгенге көндә татар телен укыту процессында зур үзгәреш сорый. Укытучыларыбыз алдында бик тә җаваплы һәм әһәмиятле бурыч тора. Беренчедән, телебезне саклап калу бурычы булса, икенчедән, рус телле балаларда телне өйрәнүгә кызыксынуны бетермәү, киресенчә, бу кызыксынуны үстерү бурычы. Бу укытучыдан зур һөнәри осталык, түземлелек һәм заман таләп иткәнчә, югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булуын таләп итә. Бүгенге көн укытучыдан иҗади эшли белүне таләп итә. Педагогик эшчәнлектә иҗадилык - бу, беренче чиратта, яңалыкка, үзгәрүчәнлеккә омтылу. Җәмгыятьтәге үзгәрешләрне уңай кабул итү өчен, укытучының заман белән бергә атлап баруы мөһим. Тәҗрибә педагогик эшчәнлекнең нигезе булса, яңалыкка омтылу үсеш - үзгәрешне тәэмин итә. Бүген укытучы, иҗади шәхес буларак, күп укырга, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге яңалыклар белән таныш булырга гына түгел, ә яңа педагогик технологияләрнең иң нәтиҗәлесен сайлап алып, үзләштереп эшли белергә дә тиеш. Заманча технологияләр файдаланып белем бирү түбәндәге мөһим бурычларны үтәргә ярдәм итә: укучыда телгә кызыксыну уята; аның танып белү активлыгын үстерә; укучыларның иҗади мөмкинлекләрен камилләштерә; белемнәрне тирәнәйтә.

Мәгълүмати технологияләрне укыту-тәрбия эшендә гамәлгә ашыру, укытучыдан фәнни-методик яктан әзерлек белән беррәттән, укытуны компьютер ярдәмендә оештыра белүне дә таләп итә. Бу - яңа технологияне нәтиҗәле куллануның иң мөһим педагогик шарты. Укучы эшчәнлеген компьютер технологиясе ярдәмендә тирәнтен, төптән үзгәртү зур әһмияткә ия.моннан берничә еллар элек уку - укыту процессында укытучының төп эш коралы булып такта белән акбур торса,хәзер инде хәл бөтенләй башкача.мин татар теле дәресләрендә укучыларны кызыксындыру, дәресне мавыктыргыч итеп үткәргәндә компьютер куллануны бик отышлы дип саныйм. Мәктәбебездә  татар теле һәм әдәбияты укытучылары барысы да компьютер курслары үттеләр.

Компьютер - укучы белән белемнәр системасы арасында арадашчы, белем алу чарасы. Компьютердан файдалану укыту эшчәнлеген баета, укыту процессын кызыклы, нәтиҗәле һәм иҗади итеп оештырырга мөмкинлек бирә. Интерактив такта куллану дәресләрне тагы да кызыклы, нәтиҗәле итәргә ярдәм итә.

Belem.ru - татар телендә белем бирүче укытучылар эшендә зур ярдәм. Биредә педагогларга, студентларга, мәктәп укучыларына, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга һәм, гомумән, татар теленә битараф булмаган һәркем өчен бай мәгълүмат урнаштырыла. Сайтның яңалыклар, китапханә (http://miras.belem.ru), ресурслар, каталог һәм башка күп кенә рубрикалары бар. Интернет-белем бирү үзәгендә актуаль темаларга белгечләр фикере, әңгәмәләр; фән дөньясыннан соңгы яңалыклар; мәгариф проблемаларын яктырткан дөньякүләм матбугатка күзәтү, мәктәп укучылары һәм мөгаллимнәр өчен олимпиадалар, конференцияләр, курслар турында мәгълүмат, россия һәм татарстандагы норматив документларны да табарга мөмкин. Китапханә өлешендә классик әсәрләрнең оригиналы, кыскача эчтәлекләре, әдәбият-тел темасына мәкаләләр, мәшһүр әдипләребезнең тормыш юлы һәм иҗаты электрон һәм хәтта аудио вариантта тәкъдим ителә.

Рус телле укучыларга татар теле укытыла башлаганга шактый вакыт үтте. Программалар, дәреслекләр, төрле кулланмалар чыкты һәм әле дә чыгып килә. Без, укытучылар да, бу өлкәдә азмы-күпме тәҗрибә тупладык. Димәк, рус телендә сөйләшүче баларга татар теле өйрәтүне профессиональ югарылыкка күтәрү өчен шартлар тудырыла башлады дип әйтергә була.

Алда әйтелгәннәрдән нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була: педагогика фәнендә укыту-тәрбия процессы сыйфатын үстерергә булышлык итүче технологияләр шактый. Укытучының бурычы - яңалыклар агымында югалып калмыйча, дөрес юнәлеш алу, укытуның һәр этабы өчен уку материалын аңлатуның иң уңышлы вариантын табу. Шул ук вакытта аларның бер-берсе белән ярашырга тиешлеген дә онытмау зарур. Татар теле дәресләрендә мәгълүмати технологияләрне куллануньң өстенлеге бәхәссез. Барыннан да элек алар – шәхескә юнәлтелгән ныклы һәм вариатив. Төрле технологияләр, компьютер, мультмедиа технологияләре күрсәтмәлелекне, контрольлекне тәэмин итеп һәм күп мәгълүмат биреп, укытуның сыйфатын күтәрергә ярдәм итә, этәргеч бирә.

Дәрес – уку-укыту эшчәнлегенең иң төп урыны. Нәкъ менә дәрестә укучылар укытучылары  җитәкчелегендә үз интеллектларын һәрьяклап үстерү, белем алу һәм тормыш мәсьәләләрен хәл итү өчен мәгълүмат туплау максатында компьютер технологияләрен кулланырга өйрәнә. Компьютер – бүгенге заманда белем алу өлкәсендәге максатларга ирешү, укыту процессын баету, бала шәхесе һәм укытучының һөнәри осталыгы үсешенә йогынты ясау чарасы ул. Моның өчен мөгаллимгә:

·         Компьютердан файдалануның үзенә хас үзенчәлекләрен педагогик әсбап буларак аңлау, аның мөмкинлекләрен һәм җитешсез якларын билгели белү;

·         Уку материалын аңлата алу һм укучылар белемен тикшерүнең бер ысулы буларак веб-ресурслардан файдалана белү тәбрибәсенә ия булу;

·         Үзең укыта торган фән укытучылары өчен тәкъдим ителгән кулланма программа һәм ярдәмлекләр белән эш итә белү алымнарын үзләштерү кирәк.

Электрон уку ярдәмлекләре түбәндәге дидактик бурычларны хәл итәргә булыша:

--аерым фәнгә караган база белемен үзләштерү;

--дәрес материалы белән мөстәкыйль эш иткәндә укучыларга уку-методик ярдәм күрсәтү;

--уку материалы белән мөстәкыйль эшли белү күнекмәләре булдыру;

--үзләштергән белемне билгеле бер калыпка салу;

--аеруча катлаулы, четерекле сорауларга җавап бирергә күнектерү;

--үз-үзеңә контрольлек итү күнекмәләре булдыру;

--укучыда гомуми белем алу күнекмәләре булдырып, аны тиз арада имтихан бирүгә әзерләү.

Дәрестә компьютердан файдалану максатчан һәм методик яктан нигезләнгән булырга тиеш. Укытуның башка  нәтиҗәлерәк чараларын эшкә җигү мөмкин булганда, компьютер куллану һич тә мәҗбүри түгел. Башка укыту ысуллары белән чагыштырганда югарырак нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеге биргән очракта гына мәгълүмати технологияләргә мөрәҗәгать итү мөһим. Әлеге техгологияләр яңа материалны өйрәнү дәресләрендә, осталык һәм күнекмәләрне үзләштергәндә, шулай ук практик дәресләрдә яхшы нәтиҗәләр бирә.

 татар теле дәресләрендә дә мәгълүмати технологияләрне куллануның өстенлеге бәхәссез. Барыннан да элек, әлеге технология – шәхескә юнәлтелгән, ныклы һәм вариатив булуы белән аерылып тора. Компьютер, күрсәтмәлелекне һәм  контрольлекне тәэмин итеп, күп мәгълүмат биреп, укытуның сыйфатын күтәрергә ярдәм итә, этәргеч бирә. Дәресләрдә компьютер куллануның  юллары һәм ысуллары күптөрле. Шуларның берсе – электрон презентацияләр.

Дәрестә кулланылган теләсә нинди визуаль мәгълүматның уңай нәтиҗәсе бар. Һәрбер укыту чарасы дәрес материалын үзләштерүгә этәргеч бирә. Шулай да мондый чаралар кулланып үткәрелгән  дәресләр гадәти, укучы өчен дә,  укытучы өчен дә кулай булырга, тышкы бизәкләре белән  укучы дикъкатен читкә юнәлдермәскә тиеш. Кайбер дәресләрдә кәгазьдән ясалган берничә таблица яки схема күрсәтү дә җитә. Әгәр дә инде  алар искергән дә булса,   ул чакта электрон презентация - әлеге мәсьәләне хәл итүнең заманча һәм кулай юлы.  Аны куллану урынлы, чөнки ул балаларның игътибарын читкә  юнәлдертми.  Электрон презентация бары даими кулланылган очракта гына  уңай нәтиҗә бирәчәк, шул ук вакытта аны  һәр дәрестә куллану белән дә артык мавыкмаска кирәк.

Электрон презентация – укытучы тарафыннан дәрестә кулланыла торган һәм аның аңлатмалар бирүен  һәм өстәмәләр кертүен таләп иткән ярдәмче чара. Презентация слайдларын дәрес материалын аңлатканда, үзләштергән белемнәрне ныгытканда яки дәрестә проблемалы ситуацияләр булдырган чакта куллану аеруча уңышлы. Дәресләрдә компьютер презентацияләрен файдалану татар теле фәнен тагын да эчтәлеклерәк, тәэсирлерәк, нәтиҗәлерәк, күрсәтмәлерәк укыту мөмкинлеге бирә. Ул югары классларда үткәрелә торган лекция тибындагы дәрес структурасына да бик урынлы кереп урнаша.

Презентация өчен материал фәннилек, аңлаешлылык, күрсәтмәлелек принципларына җавап бирерлек итеп сайланырга тиеш.  Презентацияне дәреснең  барлык  этапларында да  кулланырга мөмкин:

Белемнәрне актуальләштерү укучылар белән әңгәмә рәвешендә уза. Мондый әңгәмә сорауларын слайдлар белән тулылындыру отышлы. Боларда схемалар, таблицалар рәвешендә бирелгән үткән дәресләрдә алган, укучыларга таныш булган теоретик материал бирелә. Үтелгән материалны тизрәк искә төшерү өчен узган дәрес презентацияләрен дә файдаланырга була, бу очракта ассоциатив хәтер эш итәчәк. Кайбер слайдларда җавап табу өчен өстәмә сораулар да язылган булврга мөмкин, әмма җаваплар үзе язылмый.

Яңа материалны аңлаткан чакта презентация бирелешенең мөмкинлекләре бик зур. Слайдларны күрсәтү тәртибе һәм төзү логикасы өйрәнелә торган материалның эчтәлегенә, аерым сыйныф укучыларының аны үзләштерү үзенчәлекләренә, укытучы шәхесенә бәйле. Бу очракта укучы белән укытучы  арасындагы мөнәсәбәтнең нинди булуы да игтибарга алынырга тиеш. Слайдларны текст белән чуарламаска кирәк. Анда, башлыча, даталар, исем, термин, рәсем, схема, зур булмаган таблицалар, кыскача тезислар языла. Слайдның масштабы, төсе фоны алдан уйланыла.

Дәрес темасын аңлату – тулаем презентацелеп барырга тиеш дигән сүз түгел. Аңлату барышында дәреслек белән бә эшләнә, тактага һәм дәфтәрләргә дә языла, кагыйдәләр белән дә эш ителә. Бу очракта слайдларда бары тик терминнар яки кагыйдәләр генә языла. Дәрес материалын беренчел ныгытканда әңгәмә һәм тестлар белән эш итү кулайрак.  Бу укучыларны бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләргә дә ярдәм итә.

Әгәр презентация дәреснең барлык этапларында да кулланылса, аның аерым өлешләрен  төрле фоннарда күрсәтү отышлырак. Тик шунысы бар: дәрестә слайдларны кирәгеннән артык күп куллану белән мавыкмаска кирәк, шул ук вакытта бертөрле дә булмасын – менә шул чакта гына аларны куллану уңай нәтиҗә бирәчәк.

Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру. Кагыйдә буларак, бу – үзе бер дәрес. Мондый дәрес презентациясенә өйрәнелә торган терәк схемалар,  таблица, диаграммалар, күнегү фрагментлары кертелә. Мондый презентация катгый логика белән аерылып торырга тиеш түгел. Төрле фоннарны, анимация элементларын да кулланырга була.

Дәресләрдә презентацияләр төзү һәм куллану турындагы фикерләрне гомумиләштереп, түбәндәгеләрне әйтергә мөмкин:

·         Анимация күп  һәм артык актив булмаска тиеш. Баланың төп игътибар теманы үзләштерүдән читкә китәргә тиеш түгел.

·         Фонга аерым игътибар бирелергә тиеш. Караңгы һәм артык кискен төсләргә язылган  язулар укучы игътибарын читкә җибәрә. Төсләрнең һәм текстның еш алмашынуы да  файдага түгел.

·         Тавыш катнашында бирү дә артык. Бу очракта укытучы аңлатма биреп бармаган видеофрагментлар гына искәрмә булып тора.

·         Электрон презентацияләрне өй эшенең бер төре  итеп тә бирергә мөмөкин.  Мондый биремнәрне үтәгән чакта укучылапр компьютер белән эш итәргә, үз фикерләрен төгәл һәм кыска итеп  әйтергә өйрәнә. Мондый презентацияләрне укытучы аңлаткан чакта да, өй эшләрен тикшергәндә дә кулланырга мөмкин. Моның өчен вакыт та аз сорала. Укучылар яңа презентацияләр белән тәнәфес вакытында да, дәрестән тыш буш вакытларда да  бик теләп таныша алалар. Алар, үзләре башкарган эшнең кирәклеген тоеп,  өй эше биремнәрен үтәүгә җитдирәк тә карый башлый.  Хәтта докладлар һәм төрле чыгышлар  әзерләргә бик үк атлыгып тормаган  укучылар да компьютер белән бик теләп эшлиләр.

 соңгы вакытта мәктәпләрдә тоташтан интернетка  тоташу бара. Димәк, дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда интернет-материалларны киңрәк кулланырга була дигән сүз. Барлык фәннәр буенча да, шул исәптән татар теленнән дә, мәгълүмати ресурслар саны арта. Интернет торган саен уку-укыту эшчәнлегендә файдалана алырлык мөмкинлекләргә ия була бара.

Беренчедән, магнитлы “хәтердә” саклануы сәбәпле, башкаларның да аннан күп тапкырлар файдалана алу мөмкинлеге бар.

Икенчедән, бөтенләй яңа мәгълүматны эзләп табарга, аны башкалары белән чагыштырып, конструктив аралашуга корылган проблемалы ситуация булдырырга мөмкин. Әлеге материал дәреслектә бөтенләй юк, шул ягы белән ул кызыклы да. Тикшерү һәм эзләнү барышында укучылар әлеге проблемага карата үз фикерен, үз мөнәсәбәтен әйтеп бирә ала.

Өченчедән, алдан ук уйланылган тема буенча күзәтү бурычы куела. Бу – укучының иҗади эше буларак бәяләнә ала. Интернет мөмкинлекләреннән

 файдаланган очракта белем сыйфаты дәрәҗәсе, укуга булган теләк-омтылыш тагын да арта.

Димәк, укытучының, үзлегеннән укып, белемен күтәрүдә һәм дәресләр уздыруга үзерләнүендә интернетның ресурсларыннан белеп файдалануның  да әһәмияте зур.

Татар телен укытудагы бүгенге көн таләпләре һәм мәгариф системасына бердәм дәүләт имтиханнарының үтеп керүе укытучыларны иҗади эзләнүләргә китерде. Билгеле булганча, бди нигезен төрле формадагы тестлар тәшкил итә. Ә тестларга дөрес җавап бирү өчен, фәнни камил белү белән бергә, укучыларны кече класслардан ук тестлар белән эшләргә өйрәтү зарур.  Кәгазьдә язып, аны укучыларга таратып, соңыннан җыеп алып тикшерү укытучыдан бик күп вакыт сорый. Компьютерга кертелгән махсус программалар тестлар төзү һәм чишү өчен укытучы хезмәтен күпкә җиңеләйтә. Тестлар төзү өчен аеруча hyper test программасы аеруча отышлы. Әлеге программа белемне ни дәрәҗәдә үзләштерүне ачыклау өчен бик тә уңайлы. Бүтән программалардан  тестлар белән эшләүдә аның өстен яклары түбәндәгедә:

·         Прогамма базасына 512 сорау кертергә була;

·         Бер сорауга 20гә кадәр җавап варианты төзеп була;

·         Бер сорауга бер яки берничә дөрес җавап бирү мөмкинлеге бар;

·         Үтелгән сорауга кире кайту һәм аны төзәтү мөмкинлеге бар;

·         Тест нәтиҗәләрен шунда ук тикшерү һәм принтер аша чыгарып алу мөмкинлеге бар;

Кече сыйныфлардан ук  компьютерда тестлар белән эшләргә өйрәнгән укучылар тора-бара үзләре дә мөстәкыйль рәвештә тестлар төзи башлыйлар һәм югары сыйныфларда имтиханнарга дә мөстәкыйль әзерләнә алачаклар.

            дәресләрдә  уңышлы кулланырга мөмкин булган компьютер программаларының тагын берсе – microsoft  power point программасы. Әлеге программа нигезендә төрле темаларга презентацияләр һәм слайдлар әзерләргә, аларны соңгы вакыттка кадәр киң кулланган кәгазь плакат һәм таблицалар урынына күрсәтмәлелек рәвешендә файдаланырга була. Шулай ук укучыларның үзләренә дә өй эшләре итеп тә, иҗади эш формасында да,   өстәмә белем бирү дәресләрендә (түгәрәкләрдә) дә уңышлы кулланырга мөмкин. 

                                                         йомгак.

Заман алга барган саен, уку-укыту технологияләре дә үзгәрә, камилләшә. Соңгы елларның иң зур казанышы, әлбәттә, уку-укыту эшчәнлегенә компьютер технологияләренең үтеп керүе булды. Әлеге технология дәресләрне җиһазлауның бер чарасы гына түгел, бәлки  нәтиҗәлелеген арттыруда  һәм уку сыйфатын күтәрүдә дә билгеле бер әһәмияткә ия. Компьютер технологияләрен дәреснең һәрбер этабында мәгълүмат эшкәртүнең төрле төрләрендә дә кулланырга мөмкин. Әлеге эшчәнлекне җыеп кына менә мондый таблица рәвешендә күрсәтергә мөмкин:

Т/п

Дәрес

Этаплары

Мәгълүмат эшкәртү

Төрләре

Компьютер технологиясе

1.

Үткәндәге эш нәтиҗәләрен тикшерү

Программалаштырылган сорашу

Текст белән язылган

Мәгъ-лүматны эшкәртү технологиясе

2.

Яңа материалны аңлату

Презентацияләр, графика, диаграмма, билгеләмәләр, схемалар, рәсемнәр программасы

Текст, саннар, график белән күрсәтелгән мәгълүматны эшкәртү, презентацияләр төзү технологиясе

3.

Укытучы җитәкчелегендә эшләү

Күнегүләр эшләү,  орфо-график диктантлар язу технологиясе

Текст, график, схема белән күрсәтелгән мәгъ-лүматны эшкәртү, пре-зентацияләр төзү техно-логиясе

4.

Укучыларның бәйсез мөстәкыйль эше

Күнегүләр эшләү, тест, схемалар төзү алго-ритмы, график диктант-лар язу

Текст, график, схема белән күрсәтелгән мәгъ-лүматны эшкәртү, пре-зентацияләр төзү техно-логиясе

5.

Эш нәтиҗәләрен бәяләү

Нәтиҗәләрне эшкәртү программалары

Текст, график, схема белән күрсәтелгән мәгъ-лүматны эшкәртү техно-логиясе

6.

Дәрескә йомгак ясау

Нәтиҗәләрне эшкәртү программалары

Текст, график, схема белән күрсәтелгән мәгъ-лүматны эшкәртү техно-логиясе

7.

Өйгә бирелгән эш турында мәгълүмат

Күнегүләр, схемалар чишү алгоритмы

Текст, график, схема белән күрсәтелгән мәгъ-лүматны эшкәртү техно-логиясе

            компьютер технологияләрен татар теле дәресләрендә куллану дидактиканың фәннилек, күрсәтмәлелек, аңлаешлы булу, эшлеклелек, һәм мөстәкыйльлек принципларын куллану мөмкинлеге бирә. Алар яңа төр мәгъ лүмат табуның аеруча әһәмиятле функцияләрен үти, белемне камилләштерүдә, ныгытуда һәм гомумиләштерүдә, тәрбия бирүдә, эзләнүләр һәм  тикшерүләр алып баруда, үзгәрешләр кертүдә зур чара булып тора. Әлеге технологияләрдә уңышлы файдалану дәреснең нәтиҗәлелеген күтәрә, укучыларның кызыксынучанлыгын арттыра, аларны белем дөньясына җәлеп итә, өлгереш күрсәткечен һәм уку сыйфатын яхшырта.

            укучыларның үзлегеннән эзләнү эшчәнлеген стимуллаштыру уку-укытуның мөһим принцибы булып санала. Моңа биремнәрне  репродуктив төрдән иҗади төргә кадәр акрынлар катлауландыра бару, дәресләрдә фәнара бәйләнеш фрагментларыннан, һөнәри эчтәлектәге сораулардан, милли-төбәк компонентыннан һәм компьютер технологияләреннән нәтиҗәле файдалану юлы белән ирешелә.

                                        әдәбият.

1.      Вәлиева ф.с., саттаров г.с.  Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. / вәлиева ф.с., саттаров г.с. //раннур. -   казан, 2000.

2.      Хисамова ф.х.  Татар теле морфологиясе/ хисамова ф.х. // мәгариф. –казан, 2006.

3.      Татар грамматикасы, ii том : морфология/      / мәгариф. – казан,  2002 нче ел.

4.      Дәрес эшкәртмәсе үрнәкләре. /      / школа. – казан, 2005.

5.      Нигъмәтуллин х.  Тестларны компьютер ярдәмендә чишү. //  “мәгариф”  журналы/  2007, № 8.

6.      Газизуллина р.  Мәгълүмати технологияләрдән файдаланып.// “мәгариф”  журналы / 2007, № 12.

7.       балобанова  а.  Компьютер технологияләрен кулланып. // “мәгариф”  журналы / 2004 , № 6.

8.       чегвинарцева о. Дәресләрдә яңа педагогик технологияләрне куллану.//

 “мәгариф”  журналы / 2007, № 11.

   9. Вәлиев р. Информационное обеспечение процессов образования.// “мәгариф”  журналы/ 2005, № 6.

 10. Минһаҗев а. Дәресләрдә компьютер куллану.// “мәгариф”  журналы/ 2006, № 7

Автор Хусаинова Гульназ Ильясовна
Дата добавления 05.01.2015
Раздел Другое
Подраздел
Просмотров 1173
Номер материала 34826
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.

Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓