Главная / Другое / Туган төбәгемнең күренекле шәхесе- минем горурлыгым

Туган төбәгемнең күренекле шәхесе- минем горурлыгым

Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы











Туган төбәгемнең күренекле шәхесе- минем горурлыгым







Башкарды: Алан гомуми белем бирү

мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы

Гыймаева Сөмбел Илһам кызы.



Җитәкче: югары категорияле татар

теле һәм әдәбияты укытучысы

Кыямова Гөлсинә Рәшит кызы.









Яз аен табигатьнең уяну чоры диләр. Белмим нигәдер, ләкин яз ае җиттеме, минем башта уйлар өермәсе куба. Эх уйлар, уйлар...

Борчу-мәшәкатьсез, кайгыларсыз мәктәп еллары тиздән артта калачак һәм тормыш безнең алда беренче катлаулы сайлау куячак. Алдагы тормыш юлы нинди булыр? Бу тормышта үз урыныңны ничек табарга? Нинди һөнәр сайларга? Мин инде хәзердән үк шул хакта уйланам. Бу сорауларга җавап табуы, тормышта үз урыныңны билгеләве җиңелләрдән түгел. Бүгенге көндә мин инде үземә дөрес юлны, җаныма хуш килә торган һөнәрне таптым дип әйтә алам. Мин киләчәктә журналист булачакмын. Әлеге һөнәр мине кайсы ягы белән үзенә җәлеп итте соң? Беренче чиратта ул кызыклы һәм иҗади. Иртә белән торганда син үзеңнең кая барачагыңны, нинди вакыйганың үзәгендә булачагыңны, кемнең тормышында роль уйнаячагыңны-берсен дә белмисең. Әлеге һөнәрдә ниндидер серлелек бар.

...Кышның салкынлыгына зарланып автобус көткәндә, күзем миннән бер-ике генә адым ераклыкта басып торган алтмыш яшьләр тирәсендәге бер агага төште. Әлеге ир-затының йөзе миңа ничектер бик таныш булып тоелды. Игътибар белән карасам, бу безнең якташыбыз, танылган каләм иясе, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нургали  ага Булатов булып чыкты. Минем шатлыгымның иге-чиге юк иде. Минем кумирым, яраткан журналистым Нургали ага миннән бер-ике адымгына читтә басып тора. Аннан интервью алу минем күптәнге хыялым. Мондый мизгелне кулдан ычкындырырга ярамый. Мин бөтен батырлыгымны җыеп, Нургали ага Булатовка таба юнәлдем. Мин аны үзем белән таныштырдым. Нургали ага минем үз туган авылы кешесе икәнемне белгәч бик шатланды һәм миңа интервью бирергә ризалашты (минем ничек шатланганны белсәгез сез!). Тышта бик салкын иде, шуңа да без биредән ерак түгел урнашкан кафега юнәлдек.

Казанда үз авылыңның кешесен очрату бигрәк күңелле ул, аеруча да яшь буын вәкилләрен. Үзең дә сизмәстән уйларың белән авылыңа, яшьлегеңә әйләнеп кайтасың”,-дип башлап җибәрде сүзен Нургали ага. Кайнар чәй эчеп җылынгач, без сөйләшүебезне дәвам иттек. Минем бераз уңайсызланыбрак утыруымны күргәч, Нургали ага үз тормыш юлы турында сөйләп китте: “ Тормышым гел кайгыдан яки киресенчә бәхет-шатлыклардан гына торды дип әйтә алмыйм. Шуның өчен дә мин Ходайга рәхмәтлемен. Кеше бәхет-шатлыклы, куанычлы тормышта гына яшәсә, ул тормышның чын мәгънәсендә тәмен сизми башлый. Кайгы белән шатлык чиратлашканда гына син тормышның бөтен матурлыгын күрергә мөмкинсең. Әтием, Булатов Хөсәен, 1943 елның июнендә Ленинград фронтында авыр яраланып, Пикалево шәһәре госпиталенә эләгә һәм авыр яралардан вафат була. Бөтен авырлык әнием Нәгыймәгә, бертуган апам Нәсимәгә, абыем Тимершәехка кала. 6 – 7 яшьтә кулыма чалгы, көрәк, сәнәк тотып башланды минем балачагым. “Марс – 2” колхозының 5 нче бригадасы бригадиры Сабирҗан абый Казанга операциягә киткәч, мине бригадир итеп куйдылар. Бу чакта миңа 14 яшь була. “Синең әтиең колхоз рәисе иде, аның кебек булдырырга тырыш”, - ди торганнар иде миңа. Мәктәпне “бик яхшы” билгеләренә генә тәмамласам да, югары уку йортына укырга керергә ашыкмадым. Чөнки абыем озак еллар Хәрби – Диңгез Флотында хезмәт итте. Ә әнием пенсия яшендә, апам авыр хезмәт аркасында яшьли гарипләнеп калды. Шуңа күрә йортка булышлык итү-минем намус бурычым иде.”

Моннан соң мин үземне кызыксындырган сорауларны яудыра башладым.

-Нургали абый, Сез татар генералларын җентекләп өйрәнгән журналистларның берсе. Бу өлкәгә ничегрәк килдегез?

-Монда иң зур сәбәпче хатынымның бертуган абыйсы булды. Ул Казанда туып үскән, генерал-майор, инженер, техник фәннәр докторы, профессор Рафаэль Мидхәт улы Йосыпов. Ул бөтен гомерен хәрби эшкә багышлаган шәхес. Санкт-Петербургтагы хәрби-космик академияне тәмамлый, Россия Фәннәр Академиясенең информатика һәм автоматлаштыру институты директоры булып эшли, Татарстан Фәннәр Академиясе академигы, Россия фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты булып тора. Казанга бер кайтуында: “Мин сине татарның бик тә күренекле кешесе Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәев белән таныштырам әле”, - дип, Мәскәүгә алып киткән иде. Менә шунда генераллар темасы мине бөтереп алды да инде. М.Гәрәев элек СССР кораллы көчләренең Генераль штабы башлыгы урынбасары, армия генералы булган. Тарих һәм хәрби фәннәр докторы. Бик күп китаплар авторы. Жуков, Фрунзе исемендәге Халыкара премияләр лауреаты, Россия хәрби фәннәр академиясе президенты. Аның белән Мәскәүдә сөйләшкәч, ул менә шушы темага язарга тәкъдим итте. Бу 1987 ел иде. 
-“Ватаным Татарстан” газетасында татар генераллары турында язмаларгыз да урын алган булган.

-1993 елда Мәскәүдә татар генералларын җыйган очрашу узган иде. Менә шул очрашуда мин аларның адреслары белән кызыксындым. Шулай үзеннән-үзе килеп чыкты. Тегесен яки бусын яз дип күрсәтмә бирүче булмады. Бу эшнең халкыбыз өчен кирәген йөрәгем белән аңлаган идем инде. Алар халкыбызның йолдызлары дип карар кылган идем. Шуннан газета битләрендә алар турында язмалар чыга торды. 
-Күптән түгел сез чыгарган китапны уку бәхетенә ирештем...
-2000 елда кечкенә генә китап та чыгарырга насыйп булды. Минем әле газета битләрендә урын алган шундый язмаларым бик күп. Менә аларын да халыкка китап рәвешендә күрсәтәсе килә.

-Нургали абый, Сезнең исәптә ничә татар генералы бар инде? 
-Мин төрле оешмаларда эшләүче генералларны барладым. Алар күп инде. Шунысы куанычлы: татар генераллары Россиянең төрле хәрби оешмаларында да хезмәт куя. Аларның төгәл саны ике йөздән артып китә. Руслардан кала сан ягыннан татар генераллары икенче урында тора. Безнең күренекле галимебез, хәрби эшлеклебез, армия генералы Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәев болай ди: “Татар егетләренә адмирал яки генерал дәрәҗәсе алу өчен башка милләтләргә караганда өч-дүрт башка өстенрәк булу кирәк”. Менә алар күбесе аның тырышлыгы, ярдәме белән адмирал, генерал булганнары да күп. Ул татар генералларының бөтенесен дә белә. 
-Нургали ага, Сез барлаган генераллар арасында Бөек Ватан сугышында катнашканнары да бармы?

-Мин аларны китабыма кертмәгән идем. Бөек Ватан сугышы чорында корпус, армия, дивизия белән җитәкчелек иткән Советлар Союзы герое Гани Сафиуллинны яхшы белә идем. Якуб Чанышев белән очрашканым бар иде. Алексей Яковлев - генерал-лейтенант, Балык Бистәсе районыннан керәшен егете һ.б. шәхсән белә идем. Аларның мемуарлары да дөнья күргән иде. 
-Бөек Ватан сугышы темасы турында сүз чыккач, шуны да сорыйм әле: сугышта татарларны кызганмаганнар, алгы сызыкка татарларны җибәргәннәр дигән фикер яши. Сез моның турында нәрсә әйтер идегез?
-Иң элек татар егетләре үлсен әле дип, сугыш кыры буйлап татарларны чүпләп йөрмәгәннәрдер инде анысы. Болай уйлау бөтенләй дөрес түгел. Сугышка чуаш та, таҗик та, кыргыз да, казах та бөтенесе бергә барганнар. Бу хакта шул ук армия генералы Мәхмүт Гәрәев белән дә сөйләшкәнем бар иде. Бөек Ватан сугышы темасына кайбер журналистларның язмалары чыккалады. «Әгәр Гитлер Германиясе җиңгән булса, без капитализмга күптән күчкән булыр идек, без бик әйбәт яшәр идек. Германия безгә әллә кайчан Идел-Урал штатын төзеп биргән булыр иде дә ирекле илдә яшәгән булыр идек”, -дигән фикерләр дә матбугатта күренде. Чынлыкта, гитлерчылар җиңгән булса, әнә шул җөмләне язган журналист берәр немец алпавытының cыерын савып, дуңгызларын карап яткан булыр иде! 
-Бөек Җиңүнең 65 еллыгы да үтеп китте. Бу җиңүгә кемнең өлеше күбрәк кергән дип уйлыйсыз? 
-Урал, Себер яклары күк Татарстан да җиңүне якынайтучы төп терәкләренең берсе булган дип саныйм мин. Татарстан Советлар Союзының, кораллы көчләребезнең бик ышанычлы терәге була. Үзегез беләсез, безгә бик күп завод-фабрикалар эвакуацияләнә. СССР Фәннәр академиясе президиумы Казанга күченеп килә. Күренекле галимнәр бездә яши. Авиация берләшмәсе үзе генә дә ни тора! 1941 елның 13 августында Гитлер Германиясенең башкаласы Берлинны бомбага тоткан самолетларның күбесе бездә эшләнгән була. Татарстаннан җиде йөз мең кеше фронтка китә, аның 350 меңе генә кире әйләнепкайта. 
-Нургали абый, соңгы вакытта татар журналистлары хәрби темадан читләшә төсле. Яшьләрнең дә күбесе үзләренә азатлык, тормышлары бәрабәренә тынычлык бүләк иткән кешеләрне бар дип тә белмиләр.
-Чөнки, патриотизм төшенчәсен бетерделәр. Үз илеңнең тарихы пычрак итеп күрсәтелә башлады, аның батыр улларын санга сукмый башладылар. Мин генераллар турында яза башлагач, ике милләтчебез мин эшләгән редакциягә килеп керәләр иде дә: “Син бу темага язуыңны туктатасыңмы, юкмы? Син бит Россия империясенә хезмәт иткән кешеләрне мактыйсың. Безнең татар егетләрен Россия армиясендә хезмәт итәргә өндисең!”,- дип тавыш чыгарып, теңкәмә тиеп бетәләр иде. “Татарстанның үзәк газетасында бу темага язуны туктатырга кирәк!” - дип, Язучылар берлеге җыелышларында чыгыш ясый иде. Элек һәрбер урта мәктәптә “Сугышчан дан” музейлары, почмаклары бар иде. Анда сугышта катнашучыларның фотолары, батырлыклары турында язмалар, хатлар саклана торган иде. Хәзер алары да юкка чыгарылды. Балаларыбызга тарихны күзалларга мөмкинлек тудырырга кирәк. Алар үзләре туып-үскән ил белән горурланырга өйрәнсеннәр.

- Нургали абый, сез дә без йөгереп үскән болыннарда уйнап, без таптаган сукмаклардан атлап, без эчкән саф чишмә суын эчеп үскәнсез. Мондый әсәрләр иҗат итәргә илһам чишмәсен каян аласыз сез?

-Тормыш бик кызыклы һәм шул ук вакытта бик катлаулы нәрсә ул. Анда күтәреләсе проблемалар бихисап. Иң беренче чиратта аларны күтәрергә Ватаныңа булган мәхәббәт, аның тормышы белән кызыксыну этәрә.

Сораулар бик күп һәм алрны бүген генә биреп бетерү мөмкин түгел. Кабат очрашырга сүз куешып, әңгәмәбезне тәмамладык. ... Шулчак уянып киттем. Уйлар дөньясына чумып йокыга киткәнемне сизми дә калганмын бит. Димәк, бу бары тик төш кенә булган!? Күренекле якташым белән очрашасы килү теләгем төшемдә дә миннән калмый. Менә нинди якташым бар минем! Үзенең хезмәте, яшәү рәвеше белән татар тарихына гына түгел, Россия тарихына да зур эз калдырган шәхес. Мондый якташ белән горурланмый мөмкин түгел! Киләчәгемне мин дә Нургали ага Булатов кебек, илгә – көнгә хезмәт итеп, исемемне тарихта калдырырлык шәхес булып үткәрермен дип ышанам. Ни генә булса да, мин бу хыялларым тормышка ашыр дип өметләнәм. Мин барыбер журналист булачакмын. Әле халыкка җиткерәсе темалар бихисап. Россиябез тарихында эшләре , гамәлләре әһәмиятле булып та, алар хакында бик азлар гына белгән шәхесләребезне дә, үземне дә тарихта калдырылык булып җитешергә иде!



Туган төбәгемнең күренекле шәхесе- минем горурлыгым
  • Другое
Описание:

 Борчу-мәшәкатьсез,  кайгыларсыз  мәктәп  еллары тиздән артта калачак  һәм тормыш безнең алда беренче катлаулы сайлау  куячак. Алдагы тормыш юлы нинди булыр? Бу тормышта үз урыныңны ничек табарга? Нинди һөнәр сайларга? Мин инде хәзердән үк шул хакта уйланам. Бу сорауларга җавап табуы, тормышта үз  урыныңны билгеләве  җиңелләрдән түгел.  Бүгенге көндә мин инде үземә дөрес юлны, җаныма хуш килә торган һөнәрне таптым дип әйтә алам.      Мин киләчәктә журналист булачакмын. Әлеге һөнәр мине кайсы ягы белән үзенә җәлеп итте соң? Беренче чиратта ул кызыклы һәм иҗади. Иртә белән торганда син үзеңнең кая барачагыңны, нинди вакыйганың үзәгендә булачагыңны, кемнең тормышында роль уйнаячагыңны-берсен дә белмисең. Әлеге  һөнәрдә ниндидер серлелек бар.

Автор Киямова Гульсина Рашитовна
Дата добавления 04.01.2015
Раздел Другое
Подраздел
Просмотров 358
Номер материала 26887
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓