“Үткен
каләм “ электив курсы
(
10 нчы сыйныфлар өчен)
Аңлатма
язуы
“Үткен
каләм “ электив курсы югары сыйныф укучыларын журналистика һөнәре, аның
җәмгыятьтә тоткан роле, үзенчәлекле һәм кызыклы яклары белән таныштыруга
багышлана. Бу курс стена газеталарына, балалар матбугатына язышып торучы яшь
хәбәрчеләр, әулай ук киләчәктә журналист һөнәрен сайларга теләгән балалар һәм ,
гомумән, төрле кызыклы һөнәрләр турында мәгълүмат алырга теләгән күп санлы
укучылар өчен кызыклы һәм файдалы булачак. Ул 35 сәгатькә исәпләнә.
Бу
курс 10-11 нче сыйныф укучылары өчен планлаштырылды.
“Үткен каләм “ электив курсы укучыларны
татар әдәби теленә игътибарлы һәм сак булырга өйрәтә, һәр сүзнең мәгънәсен
белеп, урынлы һәм дөрес куллануның ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын төшендерә. Шулай
ук аларны күзәтүчән, аралашучан һәм җор телле итәргә булыша, җаваплылыкларын
арттыра.
Әлеге курс укучыларны алдагы имтиханнарга
да әзерли, инша яисә изложение язганда да, телдән җавап биргәндә дә курста
алган күнекмәләре зур ярдәм булыр.
“Үткен каләм” электив курсының максаты:
-
Укучыларны татар журналистикасы
тарихы, газета әсәре иҗат итүнең баскычлары һәм журналистика
жанрлары
белән таныштыру.
Әлеге максатны тормышка ашыру өчен
түбәндәге бурычлар куела:
1.
Укучыларны кызыксынучан булырга һәм
күзәтәбелергә өйрәтү.
2.
Уй-фикерләрен дөрес итеп һәм логик
эзлеклелектә язарга өйрәтү.
3.
Татар теленең әйтем-мәкальләрен,
фразеологик әйтелмәләрен урынлы куллана белү серләренә төшендерү
4.
Тема таба белү, фактларны туплау, журналистика
жанрлары, әдгәмә үткәрү, текст төзү, татар матбугаты турында башлангыч мәгълүматлар
бирү.
Дәресләрне тематик планлаштыру
№
|
Тема
|
Сәг.саны
|
Үткәрү
формасы
|
Эш
төре
|
1
|
Кереш дәрес. Татар матбугаты тарихы
|
1
|
Түгәрәк өстәл
|
Тема буенча план-конспект төзү
|
2
|
Тарих белән очрашканда
|
2
|
Телдән экскурсия
|
Беренче татарча газеталар белән
танышу
|
3
|
“Нократ” газетасы.
|
1
|
Әңгәмә
|
Телефон аша газетаның редакторы
белән әңгәмә
|
4
|
Ерак еллар авазы
|
1
|
Чыганаклар белән эш
|
“Мамадышым – язмышым “ китабы белән
танышу
|
5
|
Бүгенге татар балалар матбугаты
|
2
|
Төркемләп эшләү
|
“Укучылар хатлары” сәхифәләре белән
танышу
|
6
|
“Сабантуй” мәйданга чакыра
|
1
|
Экскурсия
|
“Сабантуй” газетасы сайты белән
танышу
|
7
|
“Ялкын”да кунакта
|
1
|
Экскурсия
|
“Ялкын”
журналы сайты белән танышу
|
8
|
Күпне күрәм, күпне ишетәм
|
2
|
“Истә калдыру” уены
|
Күргәннәрне теркәү, тасвирлау
|
9
|
Тема!? Син кайда?
|
1
|
Практик дәрес
|
Тема эзләү, исем кую
|
10
|
Әйттем исә кайттым... түгел
|
1
|
Төркемләп эшләү
|
Фактлар белән эшләү
|
11
|
Үткен күзле, тапкыр сүзле
|
2
|
Эшлекле уен, әңгәмә
|
Мәкаль-әйтемнәрне дөрес кулланырга
өйрәнү
|
12
|
Танылган журналистлар
|
2
|
Фикер алышу
|
Интернет аша материаллар туплау
|
13
|
Журналистика
жанрлары
|
1
|
Консультация
|
Жанрлар
таблицасын ясау
|
14
|
Беренче коймак
|
2
|
Иҗади эш
|
Мәкалә, репортаж,
интервью һ.б. язу
|
15
|
Тикшереп карыйк
|
1
|
Түгәрәк өстәл
|
Язганнарны тикшерү, фикер алышу
|
16
|
Стена газетасы
|
4
|
Практик эш
|
Газета чыгару
|
17
|
Үз газетабыз
|
2
|
Остаханә
|
Проект төзү
|
18
|
Хат язуның да рәте бар
|
1
|
Остаханә
|
Редакциягә хат язу
|
19
|
Каләм чарлыйбыз
|
4
|
Практик эш
|
Мәктәп тормышын чагылдырган
мәкаләләр язу
|
20
|
Бу – минем мәкаләм
|
2
|
Түгәрәк өстәл
|
Редакциягә җибәрү өчен мәкаләләр
сайлау
|
21
|
Иҗат җимешләрен барлаганда
|
1
|
Әңгәмә
|
Кечкенә китапчыклар төзү
|
Әдәбият
1.
Гарифуллин В.З. Хәбәри жанрлар.
–Казан: Казан университеты нәшрияты, 1991.
2.
Зәкиев М.З. Туган тел
үсеше.-Казан:Тат.кит.нәшр., 1967
3. Мамадышым
– язмышым.- Ижевск, 2005.
4.
Низамов И.М. Матбугатның тәэсирле сүзе.
Газета лексикасы мәсьәләләре.-Казан:Тат.кит.нәшр., 1981.
5.
Низамов И.М. Уем – тел
очында.-Казан:Тат.кит.нәшр., 1995.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.