Главная / Классному руководителю / Әтиләр сүзе - күңелнең күзе

Әтиләр сүзе - күңелнең күзе

Әтиләр сүзе- күңелнең күзе


Укытучы. Без бүген иң якын кешеләрне – әтиләрне кунакка чакырдык. Ил терәге- ир-егетләр булса, гаилә терәге – әтиләр.


- Хөрмәтле, әтиләр! Сезне бәйрәм белән тәбрик итәбез! Гаиләдә әти төп таяныч, терәк булып тора. Бала тәрбияләүдә әтиләрнең йогынтысы бик зур. Менә шуңа күрә дә балаларыгыз өлкән классларга күчкәч тә, аларга үрнәк әти булыгыз, кирәк вакытта файдалы киңәшләрегезне биреп, тормыш юлына аяк басканчыга кадәр таяныч булып яшәгез. Бәйрәмебезне башлыйбыз.


Р. Миңнуллин шигыре “Әти төсле”


1. Әти бик тә кыюсыз,


Бик бәләкәй һәм чандыр


Малай булган кайчандыр


Соңга дә калгалаган


Шелтә дә алгалаган.


2. Бик яраткан уйнарга,


Кайда гына йөрмәгән,


Өйгә кайтып кермәгән


3. Бик соң торган, йокыдан,


Чөнки төннәр буена,


Качып китап укыган


4. Бервакытны тарихтан


Алган ул хәтта “3”ле


Мин дә нәкъ әти төсле.


5. Рәхәт минем әтигә-


Бар исеме, бар даны!


“Кешелекле кеше!” дип


Мактыйлар бар да аны.


6. Минем әти мактаулы


Үзенең эшендә дә-


Өр-яңа орден балкый


Әтинең түшендә дә.


7. Гел әйбәт сүзләр йөри


Әтиемә карата


Аны бар да хөрмәтли,


Аны бар да ярата.


Ул-Сабантуй батыры!


Ул-гайрәтле! Ул көчле!


Мин дә нәкъ әти төсле!



8. Җ.Дәрзаман шигыре “Солдат булдым”


Каеш будым билемә,


Мылтык астым иңемә


Йолдызлы бүрек кидем


– Мин солдат булдым! – дидем.



9. Иңемә мылтык астым,


Әти каршына бастым.


– Килдем, иптәш командир,


Әйдә, берәр фәрман бир.


10. – Смирно! – ди әти дә,


Печән ашат бәтигә


Бераз утын ярырсың,


Аннан суга барырсың.


11. – Була!- дидем фырт кына


Һәм борылдым кырт кына


Шуннан китте и китте


Мине чын солдат итте.


12. Бетте ялкау гадәтем,


Санаулы һәр сәгетем,


Иртүк торам, юынам,


Сөлге белән уынам.


Ялт иттерәм тешләрне


Аннан эшлим эшләрне.


13. Бүлмәдә тәртип хәзер,


Ни кирәксә, шул әзер


Солдат булу, шулай ул


Өйрәнгәч, бик уңай ул


“Нәни Чапай” җыры.


Р. Миңнуллин шигыре “Әни-егет”


1. Әти дә эштән кайтты,


Әни дә эштән кайтты.


Әти диванга ятты.


Әни кухняга чапты.


2. Әти әйтә: “Мин ач!” – ди,


Кайчан була ул аш,- ди.


Әниәйтә: “Үзең дә,


Булыш , алай булгач!- ди.


3. Әти әйтә: “Мин ир, - ди


Аш пешерә белмим, -ди.


Мин хатын-кыз түгел, - ди.


Мин кухняда йөрмим,- ди.


4. Юкса, “җитмеш һөнәр аз”,-


Диләр, егет кешегә”-


Безнең өйдә әти түгел


Әни-егет, әни белә


Чөнки бөтен эшне дә.


“Солдатта булган ,диләр” җыры


( Г. Нигъмәтҗанов көе, Ш.Маннапов сүзләре)


1.Билен кысып буган, диләр, 2. Кечеләрне кече итәр,


Бигрәк уңган, диләр, Олыны зурлар,диләр


Әллә каян күренеп тора- Әллә каян күренеп тора-


Солдатта булган, диләр. Солдатта булган, диләр.



3. Комбинезон алган, диләр,


Шинелен салган, диләр.


Шинелен салса да, солдат


Гадәте калган, диләр.


Шәрәпов Әмир башкаруында шигырьләр “Бәйрәм килә” һәм “Хәйләкәр малай” Икесен дә апасы Рәмзия Хөсәенова үзе язган.


1. Ап-ак кышның уртасына җиткәч, 2. Бәйрәм килә, өстәлләргә куна


Бәйрәм килә ел да илемә. Ак эскәтер, тәмле сый-нигъмәт


Ишекләрне киереп ачып керә Илне саклаучылар бәйрәменә


Минем яши торган өемә. Ява котлау, ява дан-хөрмәт.



3. Хезмәт иткән минем әтием дә


Илне саклаучылар сафында.


Солдат киеменнән төшкән рәсем


Һәрвакытта тора каршымда.


“Хәйләкәр малай” шигыре.


1. Малай булгач, гел әтигә 2. Пычранса – юышам,


Охшарга дип тырышам. Шөреплшрен борышым.


Машинасын рәтләгәндә, Бер мактап җибәрсен диеп,


Тире-томыр тотышам. Тырышам да, тырышам.



3.Машинада детальләр күп, 4. Әти янында хәйләләп


Исемнәрен сорашам. Торуның сәбәбе бар.


Әтигә ошап та бетми, Мине тизрәк көн буена


Кабат-кабат сорасам Уйнарга чыгарсыннар.



“Минем әти”


1. Минем әтием бик эшчән 2. Әтием ясаган урындык,


Уңган балта остасы. Ишек, тартма, өстәлләр


Һәр эшендә дә өлгер ул- Бар күп кешенең өендә,


“Алтын куллы” кыскасы! Тимәсен генә күзләр.


3.Әти мине дә өйрәтә


Үз эшенең серенә


Әти кебек булам, диеп,


Үсәм мин үзем дә.



“Әтидән өйрәндем”


1. Минем әти алтын куллы, 2. Әтием ясаган рамнар,


Эшләмәгән эше юк. Урындыклар, өстәлләр-


- Саумы, Шакирҗан абзый!- дип, Бөтенесе көлеп тора:


Баш имәгән кеше юк. Кояш нурын эчкәннәр.



3.Әти мине дә өйрәтә


Балта, пычкы тотарга.


- Кулларыңның көчен, - ди ул,-


- Әрәм итмә юк-барга.



“Әтием”.


1. Әтием минем уңган 2. Әтием минем өчен


Бөтен эшкә дә булган. Гел үрнәк булып тора


Кулыннан килә бар да, Сорау туса, белмәгәнең


Яратамын шуңа да. Минем әтидән сора.



3.Ничек балта тотарга,


Ничек утын ярырга.


Туган илне сакларга,


Җылы өйләр салырга-


Бөтенесен белә ул.


“Кочагына чумабыз”


1. Кулыннан килмәгән эше юк, 2. Безне яраткан чагы да


Булдыра ул барсын да. Сүккән чагы да була.


Ничек шома бармасын Нинди сорау бирсәң дә


Әти кулы тисен дә. Әти җавабын белә.



3.Кайчакларда сиздермичә, 4. Барыбыз да яратабыз,


Башыңнан сыйпап үтсә, Кочаклыйбыз, үбәбез.


Рәхәт булып китә шунда Эшеннән кайтып керсә


Әтинең кулы тисә. Кочагына чумабыз.


“Әтиемә.


1. Мин әтинең көчле кулларына, 2. Синең белән ,әти, горурланам


Күкрәгенә килеп сыенам. Син бит минем иң зур терәгем,


Әйтерсең лә, кояш җылысында, Авыр тормыш юлын җиңеләйтеп,


Нурларында аның коенам. Озак яшә, шушы теләгем!



3.Өйнең яктылыгы, җылылыгы


Күзләреңнән синең бөркелә.


Газиз әтиләрдән, әниләрдән.


Аерылмасын иде беркем дә.



“Әтием”.


1. Бик яратам әтиемне, 2. - Кулларында ут уйната,-


Һәр эштә җитез үзе. Диләр әти турында.


Һичберкайчан ачуланмас Мин дөньяда иң бәхетле,


Кояштай балкый йөзе Әтием, син барында.



3.Әти-әниләр тормышта,


Иң ышанычлы терәк.


Булмасын балалар ятим,


Сез безгә һәрчак кирәк!



“Әтиемә”


1. Синең алда без, әти, 2. Без әтине яратабыз


Башыбызны иябез. Ул да безне ярата.


Сәламәт бул, авырма, Бары җылы хисләр туа,


Рәхәт яшә диябез. Әти, сиңа карата.



3.Озын гомер бирсен, Раббым,


Әтиебезгә безнең.


Андый тырыш, тынгысыз җан,


Күргәнегез юк сезнең.



“Солдат булган”җыры


1. Бабай да солдат булган, 2. Кече абый солдат булып,


Әти дә солдат булган. Китте быел яз гына


Зур абый да солдат булган Мин үзем дә солдат булам-


Ил чикләрендә торган Үсим әле аз гына.



“Әтине мактау”


1. Минем әти иң уңган, 2. Әткәем шундый булган,


Иң шәп әт дөньяда Бар эшне эшли ала.


Бәхәсләшмим, булса булыр, Балаларга белем бирә,


Тагын берәр семьяда. Хәтта печән дә чаба.



3.Билгеле инде уңганлыгы,


Миңа охшаган аның.


Әгәр улы мин булмасам


Уңмас иде , мөгаен.



“Тырышам



1. Иген игү- ди әтием,- 2. Алар басуда кышын да,


Мактаулы да, авыр да. Язын, җәен, көзен дә.


Нәкъ тырышлар, мактаулылар, Каникулда әтиемә,


Яши безнең авылда. Булышкалыйм үзем дә.



3.И тырышы минем әти,


Үзем дә тырышкалыйм.


Шөрепләрне бик тырышып-


Тырышып борышкалыйм.


Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итә.

Әтиләр сүзе - күңелнең күзе
  • Классному руководителю
Описание:

Бу кичә - класстан тыш үткәрелә торган чараларның берсе. Укучылар үзләренең әтиләрен Ватанны саклаучылар көне белән котлыйлар. Үзләренең җыр биюләре аша әтиләренә кайнар котлауларын ирештерәләр.

Балалар әтиләренә карата бик сәнгатьле итеп шигырьләр сөйлиләр, җырлар җырлыйлар. Кичә балаларга тәрбияви яктан яхшы йогынты ясады. Аларда җырга, биюгә, гомумән сәнгат кә карата кызыксыну артты. Шулай ук үзара ядәмләшү , дуслык хисләре ныгыды. Әтиләргә атап шигыр ләрне сәнгатле сөйләргә өйрәнделәр

Кичә бик күңелле үтте. Әтиләр дә, укучылар да бик канәгат калдылапр. Кичәнең икенче өлеше чәй табыны артында узды.

Автор Загидуллина Гульуся Валиахметовна
Дата добавления 19.11.2014
Раздел Классному руководителю
Подраздел Другое
Просмотров 714
Номер материала 3780
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓