Инфоурок Другое Другие методич. материалыТиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр. Дәрес планы (7 класс)

Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр. Дәрес планы (7 класс)

Скачать материал

Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр

 

Максат:  1. Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләрне таба белү күнекмәләре бирү.

                2. Тиңдәш кисәкләрне янында гомумиләштерүче сүзләрне язма һәм телдән сөйләмдә куллану күнекмәләре формалаштыру;

                3. Тарихи-мәдәни мирас ядкарьләрен саклау кирәклеген аңлату.

Метод.     Әңгәмә

Тибы.      Комплекслы дәрес.

Җиһазлау: дәреслек, мультимедия, компьютер, презентация, тарату карточкалары.

 

Дәреснең барышы

I. Оештыру

         Яхшы сүз яшәртә, көч бирә,

         Кулыңа сәләт һәм эш бирә.

         Яхшы сүз кузгата җырларны.

         Бизи ул, матурлый дөньяны.

         Яхшы сүз шифалы, тылсымлы.

         Юа ул яраны, борчуны.         (Галимҗан Латыйп)

         Укучылар, һәрдаим тормышта кирәк булган яхшы сүзләрне – тылсымлы әйтелмәләрне искә төшереп китик әле.

1.                Ит изгелек, кыл яхшылык!

2.                Бик зур рәхмәт!

3.                Уң булсын юлларыгыз!

4.                Адымың ныклы булсын!

5.                Хәерле юл!

6.                Эшләрегез гөрләп барсын!

7.                Ак бәхетләр юлдаш булсын!

8.                Мин сезнең алда бурычлымын.

9.                Исәнлекккә саулыкка, тазалыкка байлыкка

10.             Хәерле сәгатьтә!

11.            Ак юл телим, барыгызга!

 

Димәк, бу дәрестә дә без тиңдәш кисәкләр кабатларбыз һәм яңа белемнәр дә алырбыз.  Моңа кадәр без кабатларга тиешле мәгълүматлар бар. Шуларны  искә төшерик.

 

II. Актуальләштерү

Белемнәрне тигезләү.

Тест

1. Нәрсә ул теркәгеч?

а) Җөмлә кисәкләрен һәм кушма җөмлә өлешләрен бәйләүче сүз төркеме.

б) Кушма җөмләләр арасында килүче тыныш билгеләре.

в) Җөмлә кисәкләрен гомумиләштерүче сүз төркеме.

2. Теркәгечләр ничә төркемгә бүленә?

а) 3                      б) 2                      в) 5

3. Җөмләнең тиңдәш кисәкләре арасында, гадәттә, теркәгечләрнең кайсы төркәмчәсе кулланыла?

а) Тезүче, ияртүче.       б) Ияртүче          в) Тезүче

 4.Җөмләнең кайсы кисәкләре тиңдәшләнеп килә?

а) ияләр генә   б) бөтен җөмлә кисәге   в) хәлләр генә

 

 

Эшегезнең дөреслеген тикшерегез:

1. а);           2. б);           3. в);      4. б)        

 

III. Төп өлеш

1. Сүзлек өстендә эшләү:

 

Чәчкап – чәчне каплар өчен тукымадан тегелгән баш киеме.

Кашмау – алгы ягы тәңкәләр,ташлар белән бизәлгән баш киеме.

Камчат бүрек – кырыена мех тотылган бүрек.

Камзул – күлмәк өстеннән киелә торган җиңсез,якасыз өс киеме.

Якут каптырма – кием һәм башка нәрсәләрне эләктерү өчен хезмәт итә торган җайланма,төймә.

 

2.  1. Ул  ак ука тоткан якут каптырмалы сары  камзулын Гөлбикәсенә, вак мәрҗәннән җыеп эшләнгән кашмау белән чәчкабын  Сылубикәсенә, картыннан калган камчат бүрекне улы Суфиянга билгеләп тора.

     2. Камзул, кашмау, чәчкап, бүрек – һәммәсе аңа бик кадерле.

 

Бирем:  1.Җөмләләрне  укыгыз.

               2 . Анализлагыз.

 

Сораулар:

1.                Бер үк җөмлә кисәген ачыклап килүче, бер үк сорауга җавап бирүче кисәкне табыгыз?

2.                Җөмләнең кайсы кисәкләре тиңдәшләнеп килгән?

3.                Беренче җөмләдәге тиңдәш кисәкләрнең бер-берсеннән аермалы якларын әйтегез?

         Әлеге мәгълүматларны теманың моделена салыйк.

3. Ныгыту. Карточкалар белән эш:

1) Исем ул – синең һәм ата-анаңның, ыруың һәм нәселеңнең – һәммәгезнең йөзе. (М.Юныс)

2) Ләйлә исеменә бөтенесе дә: нәфислек тә, матурлык та, нечкә күңеллелек мәгънәсе дә тупланган. (Ә.Еники)

Бирем: 1. Тиңдәш кисәкләр арасында килгән теркәгечләрне табыгыз. Алар нинди теркәгечләр?

Һәм, та, тә җыючы (тезүченең җыючысы)

2. Җөмләләрдәге гомумиләштерүче сүзләрне табыгыз.

Һәммәгезнең, бөтенесе.

3. Гомумиләштерүче сүзләр җөмләнең кайсы урынында килгән һәм алар янында нинди тыныш билгеләре куелган?

а)Тиңдәш кисәкләрдән соң һәм алардан алда

б)Гомумиләштерүче сүзләр тиңдәш кисәкләрдән соң килсә, аның алдыннан сызык куела.

в)Гомумиләштерүче сүзләр тиңдәш кисәкләрдән алда килгәндә аннан соң ике нокта куела.

4. Сез тагын нинди гомумиләштерүче сүзләр әйтә аласыз?

Һәммәсе, бөтенесе, һичбере, барысы – алмашлыклар

Түбәндәге, барлык, мондый, бөтен – сүзләр.

 

4. Дәреслек белән эш:

173 нчы күнегү (вариантлап).

5. Ишетеп кабул итүне тикшерү:

Бирем. Текстны тыңлау барышында тиңдәш кисәкләргә игътибар итегез һәм язып алыгыз. Алар бер-берсе белән ничек бәйләнгәннәр? Тиңдәш кисәкләр арасында теркәгечләр һәм гомумиләштерүче сүзләр бармы?

         Тел – халыкның өзлексез байый һәм яңара торган чиксез кыйммәтле күңел хәзинәсе. Бу хәзинәгә халык үзенең мең еллар буена тупланган тормыш тәҗрибәсен, гореф-гадәтләрен, уй-хыялларын ышанып җапшырган. Халыкның шигъриятен, фәнен, тарихын саклап килүче бетмәс-төкәнмәс бер байлыгы бар. Ул – аның теле. Шунлыктан телгә мәхәббәт ул, бер үк вакытта, халыкка да, туган илгә дә мәхәббәт дигән сүз. (Г.Бәширов).

 

Резерв

6. Вариантларда эш:

1 в. Бирем. 1. Билгеләнгән җөмләне теркәгечләр белән тулыландырып языгыз.

2 в. Бирем. 1. Билгеләнгән җөмләне гомумиләштерүче сүз белән тулыландырып языгыз.

3в. Бирем. Билгеләнгән җөмләне теркәгечләр һәм гомумиләштерүче сүз белән тулыландырып языгыз.

2. Үз исемегезнең нинди мәгънә белдерүен хәтерләгез һәм җөмлә төзегез.

3. “Сабантуй” журналыннан тиңдәш кисәкле җөмләләр табыгыз.

         Җир йөзендә бөтен малайларның да исеме була. Җирән чәчлеме ул, кара чәчлеме, чебен тимәс чер итәрме, каты йодрыклымы, сугыш чукмарымы – барыбер. Мине менә тотканнар да Инсаф дип йөртә башлаганнар. Бу исемне йөрткән малайларның нинди булырга тиешлеген әллә кайчаннан бирле беләм. Бер елны, мин салкын тиюдән авырып ятканда, авылларыннан әби килгән иде. Ул шунда миңа көчли-көчли, әрли-әрли кипкән җиләк кайнатып эчерде. Инсафның ни икәнен дә ул әйтте. Әбисенең сүзен тыңлаган, әче җиләк суын күбрәк эчкән, әмма җүләрләнеп, тәрәзә бозын яламый торган әдәпле малайларны Инсаф дип йөртәләр икән. (Г.М.)

Сораулар:

1. Җөмләләрне тиңдәш кисәкләрсез генә төзеп буламы?

2. Тиңдәш кисәкләр сөйләмебездә ни өчен кулланыла?

 

 

 

 

IV. Дәрескә рефлексив анализ

1. Нәрсә турында сөйләштек?

2. Нәрсә ул тиңдәш кисәкләр?

3. Тиңдәш кисәкләр нәрсәләр ярдәмендә бәйләнә?

4. Тиңдәш кисәкләрне алыштырып килүче сүзләр ничек атала?

Теманың гомуми моделе.

 

V.Өй эше

1. Модаль кисәкләр темасын модельләштерергә.

2. “Сабантуй” журналыннан тиңдәш кисәкле җиде җөмлә язып алырга. Җөмләләргә аңлатма бирергә.

3. Киләсе яртыеллыкка “Сабантуй” журналына язылырга.

VI. Белемнәрне бәяләү.

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр. Дәрес планы (7 класс)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Экономист по планированию

Получите профессию

Секретарь-администратор

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр

 

Максат:  1. Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләрне таба белү күнекмәләре бирү.

                2. Тиңдәш кисәкләрне янында гомумиләштерүче сүзләрне язма һәм телдән сөйләмдә куллану күнекмәләре формалаштыру;

                3. Тарихи-мәдәни мирас ядкарьләрен саклау кирәклеген аңлату.

Метод.     Әңгәмә

Тибы.      Комплекслы дәрес.

Җиһазлау: дәреслек, мультимедия, компьютер, презентация, тарату карточкалары.

 

Дәреснең барышы

I. Оештыру

         Яхшы сүз яшәртә, көч бирә,

         Кулыңа сәләт һәм эш бирә.

         Яхшы сүз кузгата җырларны.

         Бизи ул, матурлый дөньяны.

         Яхшы сүз шифалы, тылсымлы.

         Юа ул яраны, борчуны.                (Галимҗан Латыйп)

         Укучылар, һәрдаим тормышта кирәк булган яхшы сүзләрне – тылсымлы әйтелмәләрне искә төшереп китик әле.

1.                Ит изгелек, кыл яхшылык!

2.                Бик зур рәхмәт!

3.                Уң булсын юлларыгыз!

4.                Адымың ныклы булсын!

5.                Хәерле юл!

6.                Эшләрегез гөрләп барсын!

7.                Ак бәхетләр юлдаш булсын!

8.                Мин сезнең алда бурычлымын.

9.                Исәнлекккә саулыкка, тазалыкка байлыкка

10.            Хәерле сәгатьтә!

11.           Ак юл телим, барыгызга!

 

Димәк, бу дәрестә дә без тиңдәш кисәкләр кабатларбыз һәм яңа белемнәр дә алырбыз.  Моңа кадәр без кабатларга тиешле мәгълүматлар бар. Шуларны  искә төшерик.

 

II. Актуальләштерү

Белемнәрне тигезләү.

Тест

1. Нәрсә ул теркәгеч?

а) Җөмлә кисәкләрен һәм кушма җөмлә өлешләрен бәйләүче сүз төркеме.

б) Кушма җөмләләр арасында килүче тыныш билгеләре.

в) Җөмлә кисәкләрен гомумиләштерүче сүз төркеме.

2. Теркәгечләр ничә төркемгә бүленә?

а) 3                      б) 2                      в) 5

3. Җөмләнең тиңдәш кисәкләре арасында, гадәттә, теркәгечләрнең кайсы төркәмчәсе кулланыла?

а) Тезүче, ияртүче.      б) Ияртүче          в) Тезүче

 4.Җөмләнең кайсы кисәкләре тиңдәшләнеп килә?

а) ияләр генә   б) бөтен җөмлә кисәге   в) хәлләр генә

 

 

Эшегезнең дөреслеген тикшерегез:

1. а);           2. б);           3. в);      4. б)        

 

III. Төп өлеш

1. Сүзлек өстендә эшләү:

 

Чәчкап – чәчне каплар өчен тукымадан тегелгән баш киеме.

Кашмау – алгы ягы тәңкәләр,ташлар белән бизәлгән баш киеме.

Камчат бүрек – кырыена мех тотылган бүрек.

Камзул – күлмәк өстеннән киелә торган җиңсез,якасыз өс киеме.

Якут каптырма – кием һәм башка нәрсәләрне эләктерү өчен хезмәт итә торган җайланма,төймә.

 

2.  1. Ул  ак ука тоткан якут каптырмалы сары  камзулын Гөлбикәсенә, вак мәрҗәннән җыеп эшләнгән кашмау белән чәчкабын  Сылубикәсенә, картыннан калган камчат бүрекне улы Суфиянга билгеләп тора.

     2. Камзул, кашмау, чәчкап, бүрек – һәммәсе аңа бик кадерле.

 

Бирем:  1.Җөмләләрне  укыгыз.

               2 .Анализлагыз.

 

Сораулар:

1.                Бер үк җөмлә кисәген ачыклап килүче, бер үк сорауга җавап бирүче кисәкне табыгыз?

2.                Җөмләнең кайсы кисәкләре тиңдәшләнеп килгән?

3.                Беренче җөмләдәге тиңдәш кисәкләрнең бер-берсеннән аермалы якларын әйтегез?

         Әлеге мәгълүматларны теманың моделена салыйк.

3. Ныгыту. Карточкалар белән эш:

1) Исем ул – синең һәм ата-анаңның, ыруың һәм нәселеңнең – һәммәгезнең йөзе. (М.Юныс)

2) Ләйлә исеменә бөтенесе дә: нәфислек тә, матурлык та, нечкә күңеллелек мәгънәсе дә тупланган. (Ә.Еники)

Бирем: 1. Тиңдәш кисәкләр арасында килгән теркәгечләрне табыгыз. Алар нинди теркәгечләр?

Һәм, та, тә – җыючы (тезүченең җыючысы)

2. Җөмләләрдәге гомумиләштерүче сүзләрне табыгыз.

Һәммәгезнең, бөтенесе.

3. Гомумиләштерүче сүзләр җөмләнең кайсы урынында килгән һәм алар янында нинди тыныш билгеләре куелган?

а)Тиңдәш кисәкләрдән соң һәм алардан алда

б)Гомумиләштерүче сүзләр тиңдәш кисәкләрдән соң килсә, аның алдыннан сызык куела.

в)Гомумиләштерүче сүзләр тиңдәш кисәкләрдән алда килгәндә аннан соң ике нокта куела.

4. Сез тагын нинди гомумиләштерүче сүзләр әйтә аласыз?

Һәммәсе, бөтенесе, һичбере, барысы – алмашлыклар

Түбәндәге, барлык, мондый, бөтен – сүзләр.

 

4. Дәреслек белән эш:

173 нчы күнегү (вариантлап).

5. Ишетеп кабул итүне тикшерү:

Бирем. Текстны тыңлау барышында тиңдәш кисәкләргә игътибар итегез һәм язып алыгыз. Алар бер-берсе белән ничек бәйләнгәннәр? Тиңдәш кисәкләр арасында теркәгечләр һәм гомумиләштерүче сүзләр бармы?

         Тел – халыкның өзлексез байый һәм яңара торган чиксез кыйммәтле күңел хәзинәсе. Бу хәзинәгә халык үзенең мең еллар буена тупланган тормыш тәҗрибәсен, гореф-гадәтләрен, уй-хыялларын ышанып җапшырган. Халыкның шигъриятен, фәнен, тарихын саклап килүче бетмәс-төкәнмәс бер байлыгы бар. Ул – аның теле. Шунлыктан телгә мәхәббәт ул, бер үк вакытта, халыкка да, туган илгә дә мәхәббәт дигән сүз. (Г.Бәширов).

 

Резерв

6. Вариантларда эш:

1 в. Бирем. 1. Билгеләнгән җөмләне теркәгечләр белән тулыландырып языгыз.

2 в. Бирем. 1. Билгеләнгән җөмләне гомумиләштерүче сүз белән тулыландырып языгыз.

3в. Бирем. Билгеләнгән җөмләне теркәгечләр һәм гомумиләштерүче сүз белән тулыландырып языгыз.

2. Үз исемегезнең нинди мәгънә белдерүен хәтерләгез һәм җөмлә төзегез.

3. “Сабантуй” журналыннан тиңдәш кисәкле җөмләләр табыгыз.

         Җир йөзендә бөтен малайларның да исеме була. Җирән чәчлеме ул, кара чәчлеме, чебен тимәс чер итәрме, каты йодрыклымы, сугыш чукмарымы – барыбер. Мине менә тотканнар да Инсаф дип йөртә башлаганнар. Бу исемне йөрткән малайларның нинди булырга тиешлеген әллә кайчаннан бирле беләм. Бер елны, мин салкын тиюдән авырып ятканда, авылларыннан әби килгән иде. Ул шунда миңа көчли-көчли, әрли-әрли кипкән җиләк кайнатып эчерде. Инсафның ни икәнен дә ул әйтте. Әбисенең сүзен тыңлаган, әче җиләк суын күбрәк эчкән, әмма җүләрләнеп, тәрәзә бозын яламый торган әдәпле малайларны Инсаф дип йөртәләр икән. (Г.М.)

Сораулар:

1. Җөмләләрне тиңдәш кисәкләрсез генә төзеп буламы?

2. Тиңдәш кисәкләр сөйләмебездә ни өчен кулланыла?

 

 

 

 

IV. Дәрескә рефлексив анализ

1. Нәрсә турында сөйләштек?

2. Нәрсә ул тиңдәш кисәкләр?

3. Тиңдәш кисәкләр нәрсәләр ярдәмендә бәйләнә?

4. Тиңдәш кисәкләрне алыштырып килүче сүзләр ничек атала?

Теманың гомуми моделе.

 

V.Өй эше

1. Модаль кисәкләр темасын модельләштерергә.

2. “Сабантуй” журналыннан тиңдәш кисәкле җиде җөмлә язып алырга. Җөмләләргә аңлатма бирергә.

3. Киләсе яртыеллыкка “Сабантуй” журналына язылырга.

VI. Белемнәрне бәяләү.

 

 

 

 

 

 

 

 

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 660 507 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Реферат по предмету "Право" на тему: «Уголовная ответственность за воспрепятствование законной предпринимательской или иной деятельности»
  • Учебник: «Право (базовый и углублённый уровни)», Никитин А.Ф., Никитина Т.И.
  • Тема: § 64. «Новые» преступления
Рейтинг: 3 из 5
  • 01.10.2020
  • 1950
  • 5
«Право (базовый и углублённый уровни)», Никитин А.Ф., Никитина Т.И.

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 06.01.2015 1768
    • DOCX 22.1 кбайт
    • 15 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем ХАМИДУЛЛИНА ЛЮЦИЯ САЕТГАРАЕВНА. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 9 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 9
    • Всего просмотров: 9986
    • Всего материалов: 3

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Менеджер по туризму

Менеджер по туризму

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 483 человека из 70 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 325 человек

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5900 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 282 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Мини-курс

Основы психологии личности: от нарциссизма к творчеству

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 40 человек из 19 регионов
  • Этот курс уже прошли 12 человек

Мини-курс

Специальная реабилитация: помощь детям с особыми потребностями

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

After Effects: продвинутые техники

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе