Главная / Биология / Тест. Терәк-хәрәкәт аппараты. 8 сыйныф

Тест. Терәк-хәрәкәт аппараты. 8 сыйныф

Терәк-хәрәкәт аппараты


1.Сөяк нинди тукымалардан тора:

А) эпителиаль тукымадан гына;

Б) тоташтыргыч тукымадан гына;

В) нерв тукымасыннан гына;

Г) сөяктә 4 төр тукыма да бар.


2.Кеше скелетын ничә сөяк тәшкил итә?

А) 196;

Б) 206;

В) 214;

Г) 256.


3.Кайсы умырткалар иң зур массага ия?

А) муен;

Б) күкрәк;

В) бил;

Г) сигезкүз.


4.Сәламәт кешедә нинди кифозлар була?

А) сәламәт кешедә кифозлар булмый;

Б) муен һәм бил;

В) күкрәк һәм бил;

Г) күкрәк һәм сигезкүз.


5. Сәламәт кешедә нинди лордозлар була?

А) сәламәт кешедә лордозлар булмый;

Б) муен һәм бил;

В) күкрәк һәм бил;

Г) күкрәк һәм сигезкүз.


6.Кальций һәм фосфор җитешмәү нинди балалар сөякләрендә күзәтелә?

А) грипп белән еш чирләүче;

Б) кызамык кичергән балаларда;

В) рахит белән авыручыларда;

Г) азканлылык белән авыручыларда.


7.Дөрес булмаган буй-сын китерергә мөмкин:

А) эчке органнарның күчүенә һәм кысылуына;

Б) эчке органнарның кан белән тәэмин ителүе бозылуга;

В) югары очлыкларның кулбаш бүлегенең озынлыгы үзгәрүгә;

Г) табанның мускул һәм бәйләвеч аппараты бозылуга;

Д) күкрәк читлеге деформациясенә;

Е) сөякләрдә минераль матдәләрнең артуына.


8.Кешенең туры басып йөрүгә бәйле рәвештә:

А) югары очлыклары бушый;

Б) табаны билле форма ала;

В) кулның баш бармагы калганнарына каршы урнаша;

Г) оча киңәя, аның сөякләре кушыла;

Д) баш сөягенең ми бүлеге бит бүлегенә караганда кечерәк;

Е) төк япмасы кими.

Тест. Терәк-хәрәкәт аппараты. 8 сыйныф
  • Биология
Описание:

Тестлар ярдәмендә белемнәрне тикшерүне бар укытучы да хупламый. Ләкин вакытны экономияләү, берьюлы сыйныфтагы барлык укучының белемен бәяләү өчен кайбер вакытта бу алымны куллану отышлы, минемчә.

 "Терәк-хәрәкәт аппараты" темасын өйрәнгәннән соң белемнәрне тикшерү өчен тест тәкъдим итәм. Сораулар сөякнең, скелетның  төзелешен, терәк-хәрәкәт аппаратындагы тайпылышлар һәм авыруларны үз эченә ала. 

1.Сөяк нинди тукымалардан тора:

А) эпителиаль тукымадан гына;

Б) тоташтыргыч тукымадан гына;

В) нерв тукымасыннан гына;

Г) сөяктә 4 төр тукыма да бар. 

 

Автор Cалахиева Рамзия Искаковна
Дата добавления 08.01.2015
Раздел Биология
Подраздел
Просмотров 513
Номер материала 46478
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓