Главная / Другое / Тема: «Моңыбызның йөзек кашы” (Рөстәм Яхинның тормыш, иҗат юлын өйрәнүгә багышланган дәрес- презентация)

Тема: «Моңыбызның йөзек кашы” (Рөстәм Яхинның тормыш, иҗат юлын өйрәнүгә багышланган дәрес- презентация)










Тема: «Моңыбызның йөзек кашы”

(Рөстәм Яхинның тормыш, иҗат юлын өйрәнүгә

багышланган дәрес- презентация)











Казан шәһәре Совет районының

«Чит телләр тирәнтен өйрәнелә торган

84нче гомуми урта белем мәктәбе»

гомуми белем муниципаль бюджет учреждениясенең

югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Садрутдинова Ләйлә Идмас кызы












Казан – 2014







Тема: “Моңыбызның йөзек кашы”

(Рөстәм Яхинның тормыш, иҗат юлын өйрәнүгә багышланган дәрес-презентация,VI сыйныф)

Максат: 1. Укучыларга Р.Яхинның тормышы, иҗаты турында мәгълүмат бирү, кызыксыну уяту.

2. Татар композиторларының иҗатына, музыкасына мәхәббәт хисе уяту.

3. Композиторның музыка сәнгатендә тоткан урынын билгеләү.

4. Укучыларның сөйләм телен , иҗади фикерләү сәләтен үстерү, аларны эзләнү- тикшеренү эшенә тарту.

Җиһазлау: компьютер, проектор, магнитофон, компьютер презентациясе, аудио язмалар, төрле елларда Р.Яхин турында басылган китаплар

Рөстәм Яхин дисәм,

Күңелемдә

Чишмә булып чыңлый якты моң...

Сәйдәш биеклеген кыйбла иткән

Җырчысы ул татар халкының.

Мәхмүт Хөсәен

  1. Оештыру.

Уңай психологик халәт будыру.

(“Оркестр белән фортепиано өчен концерт” әсәреннән өзек тыңлау)

  1. Актуальләштерү

ТРның гимны яңгырый. Укучылар басып тыңлый.

Укытучы.(3нче слайд күрсәтелә. Р.Яхин портреты) Укучылар, бу көй сезгә танышмы? Сез аны кайда ишетә аласыз? Аның авторы кем?

- Дөрес, Рөстәм Яхин. Дәресебезнең темасы: “Моңыбызның йөзек кашы” дип атала.

Укучыларның игътибары дәреснең эпиграфына юнәлтелә. Бу- Мәхмүт Хөсәеннең Р.Яхинга багышланган шигыреннән алынган.

(Укучылар эш дәфтәрләренә, числоны, теманы, эпиграфны язып куя)



  1. Төп өлеш.

Укытучы. Балалар, һәрбер гаиләнең үз фотоальбомы бар. Без дә сезнең белән бер гаиләнең альбомын күзалдына китерик. Бу Яхиннар гаиләсенең альбомы.

  • Яхиннар гаиләсе турында истәлекләр.

(4нче слайд-яшәгән йорты) Булачак композитор1921 елның 16 августында Казанда туа. Бу аның балачакта яшәгән йорты, хәзерге Калинин урамы, 16 йорт. Ләкин 30нчы елларда аларның гаиләсе Печәнле урамына бер бүлмәгә күчәргә мәҗбүр була.

Бу фотода (5нче слайд ) композиторның әнисе Мәрьям Яхина (Мусина). Мәрьям ханым кече яшьтән үк улында татар музыкасына мәхәббәт тәрбияли.

(6нчы слайд) Бу- Мөхәммәт Хаҗи Яхин – композиторның әтисе. Ул мулла гаиләсеннән була. Революциягә кадәр Мөхәммәт Хаҗи Мусиннарда хезмәткәр булып эшли. Аларның Мәрьям Мусина белән дүрт баласы туа. Ләкин бик тыныч, матур тормышка бер-бер артлы зур фаҗига килә. Аларның йортлары, мал-мөлкәтләре конфискацияләнә, гаилә туганнарында яшәргә, аннары Печәнле урамына бер бүлмәгә күчәргә мәҗбүр була. Мөхәммәт Хаҗи Казаннан Дөбьяз районына сөрелә., шунда ук ул тифтан вафат була.

Композиторның әнисе улына гомер буе төрәк булып тора. (7нче слайд. Композитор әнисе белән) Өч баласын, ирен югалткан ханым бөтен тормышын Рөстәм улына багышлый. Ул шундый сүзләр яза:

Тормышымны бирдем балаларга.

Алар кеше булсын дидем дә,

Челперәмә килде тормышларым,

Алар кеше булды дигәндә.

Рөстәм Яхин әнисе вафат булгач кына үз гаиләсен Хәлимә ханым Таҗетдинова белән кора. Аның күп кенә иҗади эшләрендә этәргеч булып инде тормыш иптәше тора.(8 слайд). Соңгы елларда алар Татарстан урамындагы йортта яшиләр. (9нчы слайд)

  • Белемгә омтылу

Бу фотода (10нчы слайд) Казан шәһәренең икенче номерлы мәктәбе (Сул Болак урамы,48 йорт). Бу Рөстәм Яхин укыган мәктәп

Укытучы. Ә менә музыка аның тормышына бик иртә керә.Рөстәм өч яшеннән үк үзлегеннән пианинода халык көйләрен уйный башлый.

(11нче слайд.) Бу фоторәсемдә композиторның тормышында бик зур роль уйнаган кеше. Улының музыкага тартылуын әнисе күреп, туганы, танылган җырчы Мәрьям Рәхмәнкулова киңәше белән 13 яшендә Рөстәмне Казанның 1нче балалар музыка мәктәбенә укырга бирә. Җидееллык музыка мәктәбен Рөстәм өч елда тәмамлый. Аның педагогы Казан шәһәренең иң танылган музыка укытучысы Антонина Васильевна Чернышева була.(12 слайд) Ул Рөстәмнең талантына сокланып туя алмый, классташлары искә алганда болай диләр: “ Антонина Васильевна, расспрашивая о занятиях своего любимца, внушала мне; “Когда он играет, не мешай ему, а только слушай, учись...” (из воспоминаний Н.Г.Сабитовской). Рөстәм Мәскәүгә киткәч тә аңа киңәшләр белән, хәтта матди ярдәм дә күрсәтә. (13 слайд- Рөстәм музыка мәктәбендә)

Мәктәп директоры, укытучылары киңәше белән Рөстәм 1937 елда Мәскәүгә китә. (14нче слайд. Мәскәү консерваториясе ). 1937-1941 елларда ул Мәскәү консерваториясе каршындагы Музыка училищесында укый.( 15нче слайд-музыка училищесы студентлары белән) 1941 елда Мәскәү консерваториясенә укырга керә. Комиссия аның сәләтенә бик зур бәя биреп, аны 2нче курска ала. Ләкин 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлана. Казанга кайтып,ул Татарстанның радиокомитетында эшли, аннары 1942 елдан Совет Армиясе сафларында зенитчик булып һәм җыр һәм бию ансамблендә хезмәт итә.

Сугыш беткәч , Рөстәм Яхин укуын Мәскәү консерваториясенең татар студиясендә дәвам итә. ( 16нчы слайд.Бер төркем татар студентлары белән ) Аның диплом эше - оркестр белән фортепиано өчен концерт була, ул бик күпләрдә кызыксыну уята.

(17нче слайд) Бу фотодагы профессорлар Ю.А. Шапорин һәм Н.Җиһанов Яхинның композитор булуына бик зур өлеш керткән ике бөек шәхес.

  1. Өй эшен тикшерү.

(Дәреслекнең 60 биттәге биремнәрен үзлектән, өстәмә материал табып сөйләргә өйрәнү)

Укытучы: Беренче бирем- Рөстәм Яхинның иҗади эшчәнлеге белән тирәнрәк таныштыру.

2нче укучы. Рөстәм Яхин турында язучы Гариф Ахунов болай ди: “Ходайдан килгән талант, барлык милләт халыкларын бердәй дулкынландыра торган талант”.

1950 елда Мәскәү консерваториясен тәмамлап, Р.Яхин Казан консерваториясендә (18нче слайд) белем бирә башлый. 1952 елда сәламәтлеге начарлану сәбәпле ул гомерен музыка иҗат итүгә һәм концертларда чыгыш ясауга багышлый. Рөстәм Яхин Татарстанның әйдәп баручы копозиторларының берсенә әверелә. Ул татар музыкасын яңа жанрлар белән тулыландырды, аны хисси яктан баетты.

(19нчы слайд.Концерттан өзек яңгырый) Рөстәм Яхин татар композиторлары арасында беренче фортепиано концертын язган шәхес. Аның иҗатында татар фортепиано музыкасы профессиональ биеклеккә күтәрелә. Р.Яхин профессиональ белеме булган беренче татар композиторы, зур талантка ия пианист та була. Хәзер аның фортепиано әсәрләре – татар пианистлары репертуарының “алтын фонды”н тәшкил итә.

Рөстәм Яхин ,- татар музыкасында беренче буларак, рояль һәм симфоник оркестр өчен иҗат ителгән зур күләмле “Концерт” дип аталган әсәрнең авторы да. Әсәрләрен зур осталык белән үзе башкарган композитор”, - дип яза аның турында Әнвәр Бакиров.

(Фон булып романс яңгырый)

Милли романслар чәчәк аткан

Моң бакчабыз үсә, ямьләнә.

Бакчага җаниңдерүче Яхин

Үзе классикка әйләнә.

Мәхмүт Хөсәен

3нче укучы.Рөстәм Яхин – татар романсына нигез салучы. Бу аның иҗат үзенчәлеген тәшкил итә. “Кем белер кадереңне?” (Г.Тукай шигыре), “Оныта алмыйм” (М.Ногман), “Күңелемдә яз” (Г.Насрый) кебек романслары бик яхшы кабул ителде. Ул вокал иҗатта да уңышка ирешә. 450 ләп романс һәм җыр иҗат итә. Аның Г.Тукай һәм М.Җәлил шигырьләренә ( “Моабит дәфтәрләре”) язган вокаль цикллары Республика конкурсларында премияләргә лаеклы була.

1987 елда Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Рөстәм Яхинның төрле әсәрләре көйләреннән торган “Фидаи” исемле балет куела.

Аның белән М.Булатова, В.Шәрипова, Х.Хисмәтуллин, Э.Җәләлетдинов, И.Шакиров кебек җырчылар, М.Әхмәтов, Ш.Монасыйпов кебек музыкантлар чыгыш ясый.(20нче слайд)

(21нче слайд.) Ул дөньяның күп төбәкләрендә гастрольләрдә. очрашуларда катнаша. Бу фоторәсемдә Р.Яхин Татарстан делегациясе белән Финляндиядә.

Укытучы. Композиторның нинди әсәрләрен беләсез? Бәлки, үзегез дә башкарырсыз? ( Пианинода Р.Яхинның көе башкарыла)

Укытучы. Зур рәхмәт. Өченче биремдә сезнең Р.Яхинның татар профессиональ музыкасын үстерүдәге зур хезмәтләре ничек бәяләнүе турында сөйләвегез сорала.

4нче укучы.

  • 1959 елда “Дулкыннар,дулкыннар”, “Күңелем өзгәләнгән минутларда” дигән җырлары өченТатарстанның Габдулла Тукай исемендәге премиясенә лаек була.(22 слайд)

  • 1993 елда Р.Яхинның “Туган ягым” җырының көе Татарстан Республикасының гимны итеп кабул ителә. (23-24 слайд)

  • 1972 елдан башлап һәрвакыт Р.Яхин Татар­стан Композиторлар берлегенең идарә әгъза­сы итеп сайлана. - 1964 елда аңа — ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе - 1970 елда — РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе - 1981 елда — РСФСРның халык артисты - 1986 елда СССРның халык артисты дигән мактаулы исемнәр бирелә

(25 слайд- медаль һәм орденнар)

(26нче слайд) Композиторның рояле зур истәлек булып Татарстан Республикасының Милли музеенда саклана.

  1. Белемнәрне ныгыту

Белемнәрне ныгыту максаты белән узган тема буенча тест бирелә

  1. Р.Яхинның туган елы

А) 1921

Б) 1920

В) 1923

2. 1. Р.Яхинның туганы – танылган җырчы

А) Венера Шәрипова

Б) Галия Кайбицкая

В) Мәрьям Рәхмәнкулова

3. Музыка мәктәбен бетерә

А) 3 елда

Б) 7 елда

В) 4 елда

4. Мәскәү музыка училищесына керә

А) 1941

Б) 1938

В) 1937 елда

5. Р.Яхин ... консерваториясендә укый

А) Казан

Б) Мәскәү

В) Ленинград

6. ... елдан Казан консерваториясендә эшли башлый

А) 1945

Б) 1950

В) 1948

7. Беренче булып ... концертын яза

А) фортепиано

Б) скрипка

В) флейта

8. Р.Яхинның ... җырының көе ТРның гимны булып кабул ителә

А) “Дулкыннар”

Б) “Туган ягым”

В) “Китмә,китмә сандугач”

9. ТРның гимны ... елда кабул ителә

А) 1990

Б) 1991

В) 1993 елда

10. . Р.Яхин ... исемендәге премиягә лаек була

А) Тукай

Б) Ленин

В) Җәлил

VI.Йомгаклау.

Укытучы. Балалар, Рөстәм Яхин турында без бүген бик күп мәгълүмат белдек. Аның иҗатында , эшчәнлегендә иң мөһим берничә юнәлешне, үзенчәлеген әйтеп китегез әле.

  • Рөстәм Яхин беренче фортепиано концертын язган татар композиторы.

  • Әсәрләрен үзе башкарган оста пианист.

  • Романс жанрына нигез салучы

Укытучы. Бүген Р Яхин иҗаты – татар милли классикасы, ә аның исеме – милли тарихның бер өлеше булып тора. Мин дәресне Мәхмүт Хөсәеннең Рөстәм Яхинга багышланган “Моңыбызның йөзек кашы” шигыреннән өзек белән тәмамлыйсым килә.

Яшьтән үк ана назын тойды,

Рухын аның, җыры җылысын...

Сайрады ул яшь сандугач булып,

Үз халкының тоеп сулышын.

Шуннан бирле газиз анасының

Байрак итеп хәер догасын,

Кыю җәеп иҗат колачын,

Моңыбызның йөзек кашы Яхин

Сөендерә сәнгать дөньясын.



































Кулланылган әдәбият.

  1. В.Р. Дулат-Алеев . Татарская музыкальная литература. Казань,2007

  2. Ф.И.Хасанова. Рустем Яхин в воспоминаниях современников. Казань,1996

  3. Г.М. Кантор. Литература о татарской музыке. Библиографический указатель. – Общество «Знание», Казань,; 1983

  4. М.Нигмедзянов. Композиторы и музыковеды Татарстана. Книжное издательство. Казань; 1986

  5. Г. Вайда-Сәйдәшева. Рөстәм Яхинга 60 яшь. Казан утлары. 1981 ел, №8

  6. Ю Исанбет. На юбилейных вечерах (к 60-летию Р.Яхина). Советская музыка, 1982

  7. Ф.Г.Галимуллин, Ф.К.Мифтиева, И.Г.Гыйләҗев. Татар әдәбияты. Рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6нчы сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия (татар балалары өчен). Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2010

  8. http://www.naslediebulgar.ru/kompository/yahin_rustem_muhamethaseevich/

  9. http://www.tassr90.ru/people/2010/04/19/52507/

  10. www.mtss.ru/?paqe=yahin_rustem

  11. tt.m/Wikipedia.orq/wiki/Рөстәм _Яхин

  12. kitaphane.tatarstan.ru/yakhin/photo.htm

  13. Яхина Сайт «Peredayru» referat.znate.ru/text/index-45075.html







Тема: «Моңыбызның йөзек кашы” (Рөстәм Яхинның тормыш, иҗат юлын өйрәнүгә багышланган дәрес- презентация)
  • Другое
Описание:

Дәрес –презентация укучыларны Рөстәм Яхинның тормышы, иҗаты белән фотоальбом аркылы таныштыра.  Альбомның һәр бите – композитор тормышының бер мөһим этабы. Презентациядә туган йортыннан, әти-әнисеннән алып соңгы көннәргә хәтле чорны алган кадрлар.

         Р.Яхинның бөек музыкант, композитор булып китүендә зур роль уйнаган шәхесләр – аның әнисе – Мәрьям апа Яхина, җырчы Мәрьям Рәхмәнкулова, музыка укытучысы А.В.Чернышева  кебек шәхесләр турында әйтелеп кителә.

 

       Дәрестә укучыларның фикерләү сәләтен үстерү, эзләнү-тикшеренү эшләрен күрсәтә белү өстендә эш алып барыла. Укучылар үзлектән, өстәмә материал табып,  композиторның иҗаты, әсәрләре, аның хезмәтләре ничек бәяләнүе турында мәгълүмат бирәләр.

Автор Садрутдинова Лейля Идмасовна
Дата добавления 22.12.2014
Раздел Другое
Подраздел
Просмотров 629
Номер материала 10623
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓