Главная / Другое / Тема: Кукмара районы диалектлары

Тема: Кукмара районы диалектлары

Йөзмиева Сүрия Габидулловна

Кукмара муниципаль районы,

Мәчкәрә урта гомуми белем бирү мәктәбе









Кукмара районы диалектлары

Телнең билгеле бер төбәктә генә таралган төрен диалект, җирле сөйләш дип атыйлар. Халыкның сөйләмә телен иң элек менә шул диалектларга бүлеп өйрәнәләр. Безнең Кукмара районы кешеләренең сөйләмендә Казан арты ягы һәм Нократ татарлары сөйләшенең кушылмасы, ягъни синтезы киң таралган.

Ачкыч сүзләр: диалект, сөйләш, урта диалект, казан сөйләше, Кукмара төбәге.















Кукмара районы диалектлары.

Бер генә халык та үзе аерым гына яшәми. Алар илебезнең төрле урыннарында үзара аралашып көн күрәләр. Һәрбер җирлектә үзе өчен генә булган сөйләм формалаша. Әлеге сөйләшнең составына башка халыкларның сөйләм үзенчәлекләре дә йогынты ясый. Шулай итеп, сөйләшләр барлыкка килә дә инде. Телнең билгеле бер төбәктә генә таралган төрен диалект, җирле сөйләш дип атыйлар. Шушы төбәккә генә хас булган, гомумхалык теленә кермәгән сүзләрне диалекталь сүзләр дип әйтәләр. Халыкның сөйләмә телен иң элек менә шул диалектларга бүлеп өйрәнәләр дә инде. Билгеле булганча, диалекталь сөйләм әдәби нормалардан күпкә аерылып тора. Шуңа бәйле рәвештә, диалекталь сөйләм хаталы, аны булдырмау ягын карау турында сүз бара. Күпмедер дәрәҗәдә бу фикердә хаклык бар. Чыннан да, сөйләмебез төзек, матур булырга тиеш. Ләкин диалектлар да, сөйләшләр дә телебез кебек үк тарихи мирас булуын онытмаска кирәк. Ә тарих ул – төзәтүләрсез, ничек бар шул килеш кабул ителергә тиеш.

Татар сөйләмә теле өч диалекттан тора. Аларга урта, көнбатыш һәм көнчыгыш диалектлары керә. Урта диалект бик борынгыдан Идел-Урал төбәгендә киң таралган. Ул Болгар дәүләте оешканчы ук шушы төбәктә яшәгән кабиләләрнең берләшмәсеннән тора. Урта диалект казан арты сөйләше, минзәлә сөйләше, бөре сөйләше, нократ-глазов сөйләше, бәрәңге сөйләше дигән сөйләшләргә бүленә.

Безнең Кукмара районы кешеләренең сөйләмендә Казан арты ягы һәм Нократ татарлары сөйләшенең кушылмасы, ягъни синтезы киң таралган. Нигездә бу сөйләшү татар халкының төп әдәби теленә үтә дә якын һәм чиста татар сөйләше буларак таныла.

Бер генә сөйләш тә китапта бирелгән үзенчәлекләр кысасына кереп бетми. Һәр сөйләшнең үзенчәлекләрендә әледән-әле башка диалекталь формалар да очратырга була. Моның сәбәпләре күп. Беренчедән, халыклар һәрвакыт бер генә урында яшәми, күченеп йөрергә дә мәҗбүр. Икенчедән, төрле милләт кешеләре үзара аралашып яшиләр, һәм аларның тел үзенчәлекләре безнең телебезгә йогынты ясый. Өченчедән, гомер-гомергә татар халкы башка төбәкләр һәм милләтләр белән кодалашып яшәгән, шуның нәтиҗәсендә телебезгә башка диалектның берәмлекләре дә килеп кергән.

 Шуңа бәйле рәвештә, мин үзебезнең җирле сөйләмебезгә характерлы булган кайбер үзенчәлекләргә тулырак тукталып китәм.

               Сөйләшнең грамматик үзенчәлекләре.

 Эмоциональ-экспрессивлыкны белдерү өчен “әнә”, “менә” күрсәтү алмашлыкларына  -терә кушымчасы ялгана: әнәтерә ( әнә ничек, әнә кайда кебек мәгънә аңлатыла ), менәтерә ( менә сиңа кирәк булса дигән мәгънә бирелә). 

  Әдәби телдәге билгесез үткән заман кушымчасы  -ган,  -гән урынына кушма формант  -ырлык,  -ерлек кулланыла: Җул барырлык түгел ( Юл бара торган түгел ). Бу эшләрлек эш түгел ( Бу эшли торган эш түгел ).

  Үткән заман хәл фигылен белдерү өчен кушма формант  -гачтын,        

 -гәчтен,  -гачтан,  -гәчтән файдаланыла: баргачтын, (баргач), килгәчтен,

( килгәч ). 

  Хикәя фигыльнең күптән үткән заманын белдерү өчен кушма формант  -дырые,  -дерие файдаланыла: барадырые ( бара иде ), киләдерие (килә иде).

Морфологик үзенчәлекләр.

Алмашлыклар әдәби телдәгечә. Тик нәрсә сорау алмашлыгы нәстә вариантында да кулланылуын күрсәтеп үтәргә кирәк: (Тагы бер гәрәбәм бар әле, ансысы (анысы) нәстәнекедер (нәрсәнекедер)).

Фигыльләр.  –ган/-гән кушымчалы нәтиҗәле үткән заман хикәя фигыльне зат кушымчалары урынына тартым кушымчалары ярдәмендә төрләндерү: 
барганым, эшләгәнем (барганмын, эшләгәнмен), барганың, эшләгәнең 
(баргансың, эшләгәнсең), барганыбыз, эшләгәнебез (барганбыз, эшләгәнбез), барганыгыз, эшләгәнегез (баргансыз, эшләгәнсез).

Хикәя фигыльләрнең 2 нче зат күплеген катлаулы кушымча (-сыгыз,

-сегез) ярдәмендә ясау: Кура җиләгенә кортлок (умарталык) йагына барасыгызмы (барасызмы)? Җырактан килгәнсегез (килгәнсез) икән.
Кукмара сөйләшенең характерлы үзенчәлекләреннән берсе –дагын/дәген, тагын/тәген теркәгечен яки кисәкчәсен куллану: Мин дәген (мин дә) күрмичә калдым аны...

Апкиттем — (алып киттем), апкайттым — (алып кайттым). Билтәкләнде — (аңламаслык булды). Касмакланган — (кубып-кубып тора). Каударлану — (ашыгу, каушау). Пырдымсызланды — (тынычсызланды). Арган — (арыган), түнде — (егылды).

Сөйләшнең  лексик  үзенчәлекләре.

Тылкышу ( катнашу ), итәк ( юбка ), кысыр аш ( итсез аш ), көлчә ( таба күмәче ), тәкә ( озынча бәлеш ), хәсис (начар, бозык кешегә әйтелә), тупса ( бусага ), бал кашыгы ( чәй калагы ), җәйләү (чәй тәлинкәсе), калай әтәс ( мактанчык ), туң чырай ( караңгы чырай ), кечтеки (кечкенә), киндерә ( чабата бавы),кортка (карт-коры), умарта (бал корты), отыры (тагын да), печтек кенә (кечкенә генә), төнәген (кичә), апара (пычрак), әнәтерә (әнә), тәпи (аяк), пошаман (курку), затсыз, затсызлану (оятсыз, оятсызлану), шәбершек( чәберчек), ылан (олан), җепшек (епшек), йафрак (яфрак), мачы (мәче), акырын ( әкерен), изән (идән), казак (кадак), лампы (лампа), кәрәчин (керосин), пирәмәч ( пәрәмәч), пич (мич), инә (энә),бәкәй (бәти),шүрәкә(кәтүк) һ.б.

Татар теле лексикасында һәр төбәкнең үз җирлеге өчен генә хас булган тагы бер төркем сүзләр яшәп килә. Сүз кечкенә балаларны сөйләшергә өйрәт-кәндә зурлар телендә очрый торган кайбер гыйбарәләр турында бара.

Итә ярдәмче фигыле белән ясалган сүзләр:
• Ә-ә-ә итә (йоклый). Шәһәр җирлегендә яшәүче һәм Татарстаннан читтә урнашкан татарлар аны бай-бай итә формасы белән дә алыштыралар.
•Чәп-чәп итә (мунчада себерке белән чабына);
•Пәп итә (үбеп ала);
•Өф итә (авырта). Бу гыйбарә кайбер якларда бу итә варианты белән дә алыштырыла.
•Пеш итә (пешерә). Бу кисәтү сүзен кайнар әйберләрдән ерак йөрүне булдырыр өчен, еш кына куркытыр өчен кулланалар.
• Кых итә (бу төшенчә ниндидер физик җәрәхәт ясалырга мөмкин булганда кисәтеп әйтелә. Энәгә чәнчелү, токка тотылу, пычакка киселү күздә тотыла.)
• Җу-җу итә (юына ). Безнең Кукмара районы тел үзенчәлекләре өчен җ-лаштыру хас булганлыктан, ул югарыда телгә алынганча, ә башка төбәкләрдә ю-ю итә формасында яңгырый.
•Ап итә (егыла).
•Ам итә ( тешли яисә ашый)
Җирле сөйләшләргә бәйле рәвештә төрле вариантлары булган сүзләр:
• Мәм-мәм, мәмәй (ризык, тәмле әйбер). Казан арты сөйләшләрендә аның мәми кебек формасы бар.
• Тәтәй ( уенчык һәм чиста, матур әйбер мәгънәсендә). Казан арты халкы телендә аның тәти дигән варианты яшәп килә.
• Бәбәй ( кечкенә бала яисә курчак). Казан арты сөйләшендә ул еш кына бәби дип йөртелә.
• Какай (а-ай) ( пычрак, тотарга ярамый торган әйбер). Шәһәр җирлегендә торучылар аны еш кына кака сүзе белән алыштыралар.
Моннан тыш күпчелек сабыйлар машинаны – түтүт, аякны – пәпи яисә тәпи, сикертеп уйнатуны – үчтеки , урамга яки һавага чыгуны бү бара, күк күкрәүне күкри бабай килә кебек сүзләр белән алыштыралар…
Фонетик үзенчәлекләре:
х – к тәңгәллеге: катын — хатын, якшы – яхшы, вахыт – вакыт, хәдәр- кадәр, трахтор – трактор.

Х” авазы гарәп-фарсы сүзләрендә “һ” авазын да алмаштыра: хава- һава, хаман –һаман, хәйкәл-һәйкәл, шахит-шаһит, хәрбер-һәрбер.

Җ-ләштереп әйтү: җәме — яме, җарар — ярар, җөрәк — йөрәк, җалганчы — ялганчы, җабалак — ябалак, җарый инде — ярый инде, җырак — ерак, җегет- егет, җон- йон, җылак-елак, җылан-елан һ.б.

Ң урынына н куллану: Миңнур-Миннур;

Эпентеза күренеше ң дан соң г өстәү:

Сиңа-сиңга, миңа-миңга, аңа-аңга һ.б.

Т өстәү: аска-астка, өскә – өсткә.

З лаштыру күренеше: кадак-казак, идән – изән.

А ны каты итеп әйтү: Рәшит-Рашит, Нәзифә –Назыйфа.

Сингармоник вариантлар булу: арчу һәм әрчү, әз-мәз һәм аз-маз, ачы һәм әче, мачы һәм мәче, чүмерү һәм чумыру. 

Диэреза күренеше: н төшеп кала: ансат-асат.

П-ф тәңгәллеге: пәрдә-фәрдә, помидор-фомидор, пилтә- фильтр, пронт- фронт, панар- фонарь, Патима- Фатима, Патих – Фатих.

И- э тәңгәллеге: инә-энә, ире-эре.

Рус теленнән кергән сүзләрдә в – б тәңгәллеге: багун ( вагон ), бичер ( вечер ), блас ( власть ), банна ( ванна ), бинт ( винт ), бинтовка (винтовка), булкан ( вулкан ), брач (врач), баренье ( варенье)

Рус сүзләрен үзгәртеп әйтү: Гөрбиян — грубиян, гүпче — вообще, зерә — зря, кенәгә — книга, кәнсәләр — кацелярия, прит — председатель, кәнишне — конечно, ләҗән — лежан, налишник — наличник, перәшкә — пряшка, пичәткә — перчатка, пыржина — пружина, пуҗым—подъем, пүчинкә- Починок Кучук, яшнек –ящик, скамья-эскәмия, шляпа- эшләпә.

Ассимиляция-диссимиляция күренешләре:

      а ) з>ч: килегечче ( килегезче ), барыгыччы ( барыгызчы ).

      Б ) н>м: томбоек ( төнбоек ), комбагыш, гомбагыш ( көнбагыш ).

      В ) л>ң: суң кул ( сул кул ), җаңгыз ( ялгыз ), җаңгыш ( ялгыш ).

      Г ) н>ңсиң генә ( син генә ), миң генә ( мин генә ).

      Д ) с>чурычча ( русча ), хакачча ( хакасча ).

     Ж ) ш>ччуачча ( чувашча ).

      З ) ц>чнемеччә ( немецчә ).

      И ) ф>ккуфайка ( фуфайка ).

Кеше исемнәрен кыскартып йөртү характерлы: Фәррах ( Фәррәхетдин ), Шәйхи ( Шәйхетдин ), Камал ( Хөсникамал ), Гали ( Муллагали ), Нури (Нуриәхмәт), Камал ( Әбүкамал ).

Татар халкының төрле урыннарда, төбәкләргә таралып яшәве сөйләмдә тел аермасын китереп чыгара. Бу сүзләр, кулланылыш сферасын киңәйтеп, гомумхалык теленә күчәргә һәм әдәби телгә дә кереп китәргә мөмкин. Язучылар җирле сөйләм сүзләрен образ тудыру максатында кулланалар. Ләкин монда бик сак булырга кирәк. Диалекталь сүзләрне урынлы-урынсыз куллану телебезне аңлаешсыз итәргә, чүпләргә мөмкин. Шуны онытмаска кирәк: үрнәк сөйләм – әдәби сөйләм.




Кулланылган әдәбият:

Әхәтов Г.Х. Татар диалектологиясе. Югары уку йортлары өчен дәреслек.-Казан:ТКН,1984.

Әхәтов Г.Х. Татар диалектологиясе.-Казан:ТКН,1983.

Зәкиев М.З. Төрки татар этногенезы.-Казан: Фикер, Мәскәү: Инсан, 1998.



Анкета участника

Первой республиканской научно-практической конференции

«Теория и практика преподавания родных языков в системе среднего и высшего образования: современное состояние, проблемы и перспективы»

Юзмиева Сурия Габидулловна

Кукморский муниципальный район

МБОУ «СОШ с.Маскара»

Учитель татарского языка и литературы, II квалификационной категории

Кукмара районы диалектлары

422115, РТ, Кукморский район, с.Кошкино, ул.Новая, д.2.

8(84364)31-3-98

Suriya17@mail.ru


14.02.2014




































Татарстан Республикасы кукмара муниципаль районы

Мәчкәрә урта гомуми белем бирү мәктәбе











Кукмара районы диалектлары











Йөзмиева Сүрия Габидулла кызы

татар теле әдәбияты укытучысы







Тема: Кукмара районы диалектлары
  • Другое
Описание:

Кукмара районы диалектлары

 Телнең билгеле бер төбәктә генә таралган төрен диалект, җирле сөйләш дип атыйлар. Халыкның сөйләмә телен иң элек менә шул диалектларга бүлеп өйрәнәләр.   Безнең Кукмара районы кешеләренең сөйләмендә  Казан арты ягы һәм Нократ татарлары сөйләшенең кушылмасы, ягъни синтезы киң таралган. Нигездә бу сөйләшү татар халкының төп әдәби теленә үтә дә якын һәм чиста татар сөйләше буларак таныла. Сөйләмебез төзек, матур булырга тиеш. Ләкин диалектлар да, сөйләшләр дә  телебез кебек үк тарихи мирас булуын онытмаска кирәк. Ә тарих ул – төзәтүләрсез, ничек бар шул килеш кабул ителергә тиеш.

 

Автор Юзмиева Сурия Габидулловна
Дата добавления 21.12.2014
Раздел Другое
Подраздел
Просмотров 714
Номер материала 9518
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓