Главная / Начальные классы / Тема. Сөембикә бәйгесе.Конспект.(1-4 класс)

Тема. Сөембикә бәйгесе.Конспект.(1-4 класс)

Сценарийны төзүче

Гатауллина Зөлфия Мингалим кызы

Азнакай шәһәре 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Сөембикәләр бәйгесе.

1 нче алып баручы: Һәрбер халыкның тарихында һич тә онытылмый торган хәтирәләре була. Йөзләгән, меңләгән вакыйгалар борынгылык томанына күмелсә дә, гел яктырып тора торган сирәк хәтер энҗеләре дә байтак. Безнең тарихтагы шундый хәтирәләрнең берсе -Сөембикә язмышы.

Сөембикә төрле легенда - риваятьләр, җыр - бәет, хикәяләрдә сөйләнеп, һәр татар кешесенә кечкенәдән үк якты бер образ, гүзәллек, гаделлек символы булып сеңгән.

2 нче алып баручы: Сөембикә - Нугай мирзасы кызы. Ул чиктән тыш матур һәм сөйкемле вә бик акыллы бер кыз була. Нугай кызлары арасында аңа охшаган кыз булмаган кебек, Казан һәм рус йортларында да аңа тиңдәшләр булмый. Менә шушы бәхет, наз, сөелү өчен генә яратылган гүзәл кыз балага язмыш күп сынаулар әзерләп куйган. Әлеге сынау - имтиханнар нәтиҗәсендә ул исеме дөньяга таралган олы шәхескә, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесенә әверелгән.

1 нче алып баручы:Кызыл Казан өсләреннән

Очып бара киек каз -

Картлар әйтә: падишаһ ул - Казан кызы,

Нәүмиз хатын Сөембикә.

Тол калмаган тоткынлыкта,

Тез чүкмәгән читенлектә,

Кол булмаган тар читлектә,

Атылмаган манарадан,

Убылмаган биеклектән -

Исән икән, илдә икән,

Тере чыккан хәрәбәдән.

Сөем - сөем - Сөембикә /Розалина Шаһиева шигыре/

2 нче алып баручы: Хәерле көн, хөрмәтле тамашачылар, кунаклар, хөкемдарлар, балалар!

Без бүгенге ярышыбызны "Сөембикәләр" бәйгесе дип атадык.

Сөембикә Казанның соңгы ханбикәсе булган. Ә бүгенгебез безнең үткәннәргә бәйле. Сөембикә - татар халкыың йөзек кашы, сөекле кызы, ихлас горурлыгы, шул ук вакытта йөрәгенең төзәлмәс ярасы ул. Бөтен барлыгы, кешелек сыйфатлары, матурлыгы, булганлыгы белән зур сәнгатьнең түрендә булырга лаеклы.

1 нче алып баручы: Бүгенге кызларыбыз тапкырлыкка, зирәклеккә, уңган -булганлыкка көч сынашырлар. Ә иң уңганын, иң зирәген, иң булганын "Сөембикә" дип игълан итәрбез. Бәйгегә жюри бәя бирер. Жюри әгъзалары белән танышып үтик.

Таныштыру

Бәйгене башлап җибәрәбез.

"Сөембикәләрне" бирегә чакырабыз.(Милли киемдәге кызлар чыгалар.)

2 нче алып баручы: 1тур. "Минем визит карточкам"(Музыка уйнап тора, кызлар үзләре белән таныштыралар.)

1 нче алып баручы: 2 тур."Кем күп белә?" Билгеләнгән вакыт эчендә (әйтик, 3 минутта) түбәндәге сорауларга дөрес җавап бирергә.(Җиңүче дөрес җавапларның саныннан чыгып билгеләнә.)

Сораулар:

1.Сөембикәнең әтисенең исемен ата.(Йосыф.)

2.Сөембикә Казанның ничәнче ханбикәсе булган?(Соңгысы.)

3.Казандагы бик борынгы корылма ничек атала?(Кремль.)

4.Кремльдәге иң матур һәм серле корылма ничек атала?(Сөембикә манарасы.)

5. Сөембикә манарасының биеклеге күпме?(58 метр.)

6.Ханбикә исемен йөрткән манара ничә катлы?(Җиде.)

7. Тарихи - серле булудан кала Сөембикә манарасы тагын нәрсә белән истәлекле?(Манара көнчыгышка 181 см. га авышкан.)

8. Сөембикәнең яратып яшәгән иренең исеме ничек атала?(Сафагәрәй.)

9. Сафагәрәй һәм Сөембикәнең улларының исемен атагыз.(Үтәмешгәрәй.)

Музыкаль тәнәфес.

"Сөембикә китеп бара"җыры башкарыла.

Жюри 1,2 нче турларга бәя бирә.

2 нче алып баручы: 3 тур. "Остабикәләр бәйгесе"("Сөембикәләр" үзләре алып килгән ризыклар турында сөйлиләр.)

1 нче алып баручы: 4 тур. "Читек бизәү" Хатын -кыз киемен бизәүдә бизәнү әйберләренә зур урын бирелгән. Ювелирларның осталык серләре һәм эш кораллары буыннан - буынга тапшырылып килгән. Бүген без ювелирлык эше белән түгел, ә кызларыбызның төсле карандашлар белән читек бизәүләрен карарбыз.

2 нче алып баручы: Ханбикә - Сөембикәнең тормышы, фаҗигасе Казан шәһәре белән бәйле.

Тамашачылар белән "Җавап биреп кара" уены оештырыла.

Сораулар:

1. Казанда ничә район бар?(Җиде.)

2. Татар дәүләт академия театры кем исемен йөртә?(Г. Камал.)

3. Казан уртасында ни бар? ("З" хәрефе.)

4. Иделгә коючы елга исеме ничек?(Кама.)

5. Болак ермагының атамасы кайсы сүздән килеп чыккан?(Балак сүзеннән.)

6. Кремль урамы элек ничек аталган?(Ленин урамы.)

1нче алып баручы: 5 тур. "Биибез дә җырлыйбыз да". Татар халкы элек - электән җырга, моңга хәвәс булган. Хәзер дә гореф - гадәтләребез сакланып килә. Безнең кызларыбыз да татар халкының мирасын дәвам итәләр. Сүзне аларга бирик.("Сөембикәләр" татар халык җырларын, биюләрен башкаруда ярышалар.)

Жюри 3,4,5 нче турларга бәя бирә.

2нче алып баручы: 6 тур. "Мәкаль әйтәм, дәвам ит".Мәкальләр белән эш ничек тора соң? Аны әле картлар сүзе дип тә йөртәләр түгелме? Һәм ул алар авызыннан күбрәк ишетелә дә. Ә безнең кызларыбыз мәкальләр беләләр микән? Әйдәгез, зирәклектә көч сынашыйк. Хәзер минем яныма килеп мәкальләр аласыз. Мәкальләрнең башы язылган, ә сез аны дәвам итәргә тиеш буласыз.( Кызлар 2 шәр мәкаль алалар.)

  1. Иленнән аерылган - (канаты каерылган.)

  2. Туган илем - (туган анам.)

  3. Читне макта - (илеңдә тор.)

  4. Ил төкерсә,(күл була.)

  5. Таянма билеңә, (таян илеңә.)

  6. Ир кадере(ил белән.)

  7. Халыкка хыянәт - (Ватанга хыянәт.)

  8. Исең барда ил таны, көчең барда(җир таны.)

1нче алып баручы: 7 тур. "Кем зирәк".Табышмакларны балаларның кайсы гына әйтми дә, кайсы гына җавап табарга яратмый?! Әйдәгез әле, тапкырлыкта да көчләребезне сынап карыйк.(Кызлар алып баручыдан 2 шәр табышмак алалар, җавап бирәләр.)

  1. Нәрсәне сатып алып булмый?(Үткән гомерне.)

  2. Үлчәүләрдә үлчәнми, базарларда сатылмый(Акыл.)

  3. Һәркемдә бар.Ул нәрсә?(Исем.)

  4. Дөньяда иң кирәк,

Иң кирәктән ни кирәк?(Саулык.)

  1. Патша кемгә баш ия?(Чәчтарашка.)

  2. Бер секунд эчендә бөтен җир шарын әйләнеп чыга(Уй.)

  3. Нәрсәне күрү иң җиңел?(Кеше гаебен.)

Музыкаль тәнәфес.

2нче алып баручы: 8 тур. "Әкиятләр илендә".Дөньяда әкмят дигән бер могҗиза бар Әкият дөньясы ул - гүзәллек, сихри дөнья. Аңа сабый да, өлкән кеше дә аерым бер хөрмәт белән карый, күңелендә аңа карата җылы хисләр саклый. Карап карыйк әле, безнең кызларыбыз әкиятләр беләләр микән?(Бирелгән җөмләләрнең кайсы әкияттән булуларын ачыклау.).

  1. Бии - бии уйнама,

Билгенәем авырта.

Тибә - тибә уйнама,

Түбәләрем аврта...("Гөлчәчәк" әкияте.)

  1. - Кызым,аркамны чапсана, себеркенең очыннан тот, аркама сабы белән сук, - ди. ("Үги кыз" әкияте.)

  2. - Алайса, ул гәүһәр су төбендә түгел, кош оясында булырга мөмкин. Суга шуның шәүләсе төшкән булыр, ди карт. ("Зирәк карт" әкияте.)

4.-Әйдә, кети - кети уйныйк әле, - дигән. ("Шүрәле"әкияте.)

Жюри 6,7,8 нче турларга бәя бирә.Бәйгегә гомуми нәтиҗә ясый. Түбәндәге номинацияләр билгеләнә:

  1. "Сөембикә"-(Калфак кигертелә, "Сөембикә"дип язылган лента бирелә.)

  2. "Остабикә"-("Остабикә"дип язылган лента кигертелә.)

  3. "Уңганбикә"-("Уңганбикә"дип язылган лента кигертелә.)

  4. "Гүзәлбикә"-("Гүзәлбикә"дип язылган лента кигертелә.)

1нче алып баручы:Хөрмәтле "Сөембикәләр", тамашачыларыбыз шуның белән бәйгебез азагына җитте. Без сезгә тормышыгызда һәм укуыгызда уңыәлар теләп калабыз. Ил - көннәребез имин булып, киләчәктә дә очрашырга язсын.

4


Тема. Сөембикә бәйгесе.Конспект.(1-4 класс)
  • Начальные классы
Описание:

  Сөембикәләр бәйгесе.

1 нче алып баручы: Һәрбер халыкның тарихында һич тә онытылмый торган хәтирәләре була. Йөзләгән, меңләгән вакыйгалар борынгылык томанына күмелсә дә, гел яктырып тора торган сирәк хәтер энҗеләре дә байтак. Безнең тарихтагы шундый хәтирәләрнең берсе -Сөембикә язмышы.

Сөембикә төрле легенда - риваятьләр, җыр - бәет, хикәяләрдә сөйләнеп, һәр татар кешесенә кечкенәдән үк якты бер образ, гүзәллек, гаделлек символы булып сеңгән.

2 нче алып баручы: Сөембикә - Нугай мирзасы кызы. Ул чиктән тыш матур һәм сөйкемле вә бик акыллы бер кыз була. Нугай кызлары арасында аңа охшаган кыз булмаган кебек, Казан һәм рус йортларында да аңа тиңдәшләр булмый. Менә шушы бәхет, наз, сөелү өчен генә яратылган гүзәл кыз балага язмыш күп сынаулар әзерләп куйган. Әлеге сынау - имтиханнар нәтиҗәсендә ул исеме дөньяга таралган олы шәхескә, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесенә әверелгән.

1 нче алып баручы:Кызыл Казан өсләреннән

                                    Очып  бара киек каз - 

                                    Картлар әйтә: падишаһ ул - Казан кызы,

                                    Нәүмиз хатын Сөембикә.

                                    Тол калмаган тоткынлыкта,

                                    Тез чүкмәгән читенлектә, 

                                    Кол булмаган тар читлектә,

                                    Атылмаган манарадан, 

                                    Убылмаган биеклектән -

                                     Исән икән, илдә икән,

                                     Тере чыккан хәрәбәдән.

Сөем - сөем - Сөембикә /Розалина Шаһиева шигыре/

2 нче алып баручы: Хәерле көн, хөрмәтле тамашачылар, кунаклар, хөкемдарлар, балалар!

Без бүгенге ярышыбызны "Сөембикәләр" бәйгесе дип атадык.

Сөембикә Казанның соңгы ханбикәсе булган. Ә бүгенгебез безнең үткәннәргә бәйле. Сөембикә - татар халкыың йөзек кашы, сөекле кызы, ихлас  горурлыгы, шул ук вакытта йөрәгенең төзәлмәс ярасы ул. Бөтен барлыгы, кешелек сыйфатлары, матурлыгы, булганлыгы белән зур сәнгатьнең түрендә булырга  лаеклы.

1 нче алып баручы: Бүгенге кызларыбыз тапкырлыкка, зирәклеккә, уңган -булганлыкка көч сынашырлар. Ә иң уңганын, иң зирәген, иң булганын "Сөембикә" дип игълан итәрбез. Бәйгегә жюри бәя бирер. Жюри  әгъзалары  белән танышып үтик.

                                  Таныштыру

                      Бәйгене башлап җибәрәбез.

"Сөембикәләрне" бирегә чакырабыз.(Милли киемдәге кызлар чыгалар.)

2 нче алып баручы: 1тур. "Минем визит карточкам"(Музыка уйнап тора, кызлар үзләре белән таныштыралар.)

1 нче алып баручы:  2 тур."Кем күп белә?" Билгеләнгән вакыт эчендә (әйтик, 3 минутта) түбәндәге сорауларга  дөрес җавап бирергә.(Җиңүче дөрес җавапларның саныннан чыгып билгеләнә.)

Сораулар: 

1.Сөембикәнең әтисенең исемен ата.(Йосыф.)

2.Сөембикә Казанның ничәнче ханбикәсе булган?(Соңгысы.)

3.Казандагы бик борынгы корылма ничек атала?(Кремль.)

4.Кремльдәге иң матур һәм серле  корылма ничек атала?(Сөембикә манарасы.)

5. Сөембикә манарасының биеклеге күпме?(58 метр.)

6.Ханбикә исемен йөрткән манара ничә катлы?(Җиде.)

7. Тарихи - серле булудан кала Сөембикә манарасы тагын нәрсә белән истәлекле?(Манара көнчыгышка 181 см. га авышкан.)

8. Сөембикәнең яратып яшәгән иренең исеме ничек атала?(Сафагәрәй.)

9. Сафагәрәй һәм Сөембикәнең улларының исемен атагыз.(Үтәмешгәрәй.)

                                      Музыкаль тәнәфес.

                                   

                       "Сөембикә китеп бара"җыры башкарыла.

                                Жюри 1,2 нче турларга бәя бирә.

2 нче алып баручы: 3 тур. "Остабикәләр бәйгесе"("Сөембикәләр" үзләре алып килгән ризыклар турында сөйлиләр.)

1 нче алып баручы: 4 тур.  "Читек бизәү" Хатын -кыз киемен бизәүдә бизәнү әйберләренә зур урын бирелгән. Ювелирларның осталык серләре һәм эш кораллары буыннан - буынга тапшырылып килгән. Бүген без ювелирлык эше белән түгел, ә кызларыбызның төсле карандашлар белән читек бизәүләрен карарбыз.

2 нче алып баручы: Ханбикә - Сөембикәнең тормышы, фаҗигасе Казан шәһәре белән бәйле.

          Тамашачылар белән "Җавап биреп кара" уены оештырыла.

Сораулар:

1. Казанда ничә район бар?(Җиде.)

  2. Татар дәүләт академия театры кем исемен йөртә?(Г. Камал.)

  3. Казан уртасында ни бар? ("З" хәрефе.)

  4. Иделгә коючы елга исеме ничек?(Кама.)

  5. Болак ермагының атамасы кайсы сүздән килеп чыккан?(Балак сүзеннән.)

  6. Кремль урамы элек ничек аталган?(Ленин урамы.)

  1нче алып баручы:   5 тур. "Биибез дә җырлыйбыз да". Татар  халкы элек - электән җырга, моңга хәвәс булган. Хәзер дә гореф - гадәтләребез сакланып килә. Безнең кызларыбыз да татар халкының мирасын дәвам итәләр. Сүзне аларга бирик.("Сөембикәләр" татар халык җырларын, биюләрен башкаруда ярышалар.)

             Жюри 3,4,5 нче турларга бәя бирә.             

2нче алып баручы: 6 тур. "Мәкаль әйтәм, дәвам ит".Мәкальләр белән эш ничек тора соң? Аны әле картлар сүзе дип тә йөртәләр түгелме? Һәм ул алар авызыннан күбрәк ишетелә дә. Ә безнең кызларыбыз мәкальләр беләләр микән? Әйдәгез, зирәклектә көч сынашыйк. Хәзер минем яныма килеп мәкальләр  аласыз. Мәкальләрнең башы язылган, ә сез аны дәвам итәргә тиеш буласыз.( Кызлар 2 шәр мәкаль алалар.)

1.Иленнән аерылган - (канаты каерылган.)

2.Туган илем - (туган анам.)

3.Читне макта - (илеңдә тор.)

4.Ил төкерсә,(күл була.)

5.Таянма билеңә, (таян илеңә.)

6.Ир кадере(ил белән.)

7.Халыкка хыянәт - (Ватанга хыянәт.)

8.Исең барда ил таны, көчең барда(җир таны.)

1нче алып баручы: 7 тур. "Кем зирәк".Табышмакларны балаларның кайсы гына әйтми дә, кайсы гына җавап табарга яратмый?! Әйдәгез әле, тапкырлыкта да көчләребезне сынап карыйк.(Кызлар алып баручыдан 2 шәр табышмак алалар, җавап бирәләр.)

1. Нәрсәне сатып алып булмый?(Үткән гомерне.)

2. Үлчәүләрдә үлчәнми, базарларда сатылмый(Акыл.)

3. Һәркемдә бар.Ул нәрсә?(Исем.)

4. Дөньяда иң кирәк,

    Иң кирәктән ни кирәк?(Саулык.)

5. Патша кемгә баш ия?(Чәчтарашка.)

6. Бер секунд эчендә бөтен җир шарын әйләнеп чыга(Уй.)

7. Нәрсәне күрү иң җиңел?(Кеше гаебен.)

8. 

                          Музыкаль тәнәфес.

2нче алып баручы: 8 тур. "Әкиятләр илендә".Дөньяда әкмят дигән бер могҗиза бар Әкият дөньясы ул - гүзәллек, сихри дөнья. Аңа сабый да, өлкән кеше дә аерым бер хөрмәт белән карый, күңелендә аңа карата җылы хисләр саклый. Карап карыйк әле, безнең кызларыбыз әкиятләр беләләр микән?(Бирелгән җөмләләрнең кайсы әкияттән булуларын ачыклау.).

1.Бии - бии уйнама,

   Билгенәем авырта.

   Тибә - тибә уйнама,

   Түбәләрем аврта...("Гөлчәчәк" әкияте.)

2.- Кызым,аркамны чапсана, себеркенең очыннан тот, аркама сабы белән сук, - ди. ("Үги кыз" әкияте.)

3. - Алайса, ул гәүһәр су төбендә түгел, кош оясында булырга  мөмкин. Суга шуның шәүләсе төшкән булыр, ди карт. ("Зирәк карт" әкияте.)

 4.-Әйдә, кети - кети уйныйк әле, - дигән. ("Шүрәле"әкияте.)

Жюри  6,7,8 нче турларга бәя бирә.Бәйгегә гомуми нәтиҗә ясый.  Түбәндәге номинацияләр билгеләнә:

1. "Сөембикә"-(Калфак кигертелә, "Сөембикә"дип язылган лента бирелә.)

2. "Остабикә"-("Остабикә"дип язылган лента кигертелә.)

3. "Уңганбикә"-("Уңганбикә"дип язылган лента кигертелә.)

4. "Гүзәлбикә"-("Гүзәлбикә"дип язылган лента кигертелә.)

1нче алып баручы:Хөрмәтле "Сөембикәләр", тамашачыларыбыз шуның белән бәйгебез азагына җитте. Без сезгә тормышыгызда һәм укуыгызда уңыәлар теләп калабыз. Ил - көннәребез имин булып, киләчәктә дә очршырга язсын.

Автор Гатауллина Зульфия Мингалимовна
Дата добавления 09.01.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел
Просмотров 361
Номер материала 47037
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓