Главная / Классному руководителю / Тема. Нәрсә соң ул батырлык?

Тема. Нәрсә соң ул батырлык?




Тема.  Нәрсә соң ул батырлык?

 

Максат.

1.Батырлык төшенчәсен аңлату, батырлыкны  дәлилли белүләренә ирешү. Сугышның кырыс чынбарлыгын, халкыбызның сугыш кырларындагы батырлыгын, патриотизмын һәм милли горурлыгын күрсәтү.

2. Укучыларны мөстәкыйль фикер йөртүгә өйрәтү аша, сугыш ветераннарына хөрмәт – ихтирам хисләре, кешелеклелек сыйфатлары, җаваплылык хисе тәрбияләү.

3. Сөйләм әдәбен камилләштерү буенча эшләү.Сәламәт, тыныч  яшәүнең әһәмиятенә игътибарны арттыру.

 

Җиһазлау.

1. Дәреслек.

2. Сүзлек.

3. Өстәмә әдәбият..

4. Компьютер.

 

Дәреснең тибы. Бәйләнешле сөйләм үстерү.

 

Дәрестә кулланылган метод һәм алымнар: сүзлек белән эш, презентация күрсәтү, әңгәмә,сорауларга җаваплар бирү, карточкалар белән эшләү, эпиграфлар барлау, кроссворд чишү һ.б.

 

Дәреснең эпиграфы.

Батырлык ул – рухи матурлык...Әнә шуңа күрә дә халкыбыз кеше күңеленең рухи бөеклеген югары бәяләгән .Батырларның кылган изге гамәлләре, данлы исемнәре әкиятләргә күчкән, җырларга кергән. Шул олуг батырлык алдында безнең чор кешеләре генә түгел, киләсе гасырларда яшәүчеләр дә башларын иярләр әле...

                                                                                                                 Минтимер  Шәймиев

Дәрес барышы.

I. Оештыру. Дәрескә хәзерлекләрен тикшерү.

 

II. Үткән белемнәрен актуальләштерү.

1. Өй эшен тикшерү.

2. Сорауларга җавап бирү, биремнәрне үтәү.

а) Батырлык сүзе нәрсәне аңлата?

б) Сез аны ничек аңлыйсыз?

III. Яңа теманы формалаштыру.

Хөрмәтле кунаклар, укучылар! Безнең бүгенге дәресебез нәкъ менә шундыйлар хакында.

1. Укытучы: Укучылар, мин сезне бүген батырлык темасына сөйләшүгә чакырам.Дәрестә түбәндәге схема буенча эшләрбез. Мин сезгә сораулар язылган карточкалар бирәм. Сез дәрес барышында шул сорауларга тулы, аңлаешлы итеп җавап бирергә тиеш буласыз.  (Сораулар алдан бирелде).

1) Төшенчә биру. Нәрсә ул батырлык?

Батырлык ул кешеләрне бик авыр очракларда коткару. Сугыш вакытында да кешеләр бик күп батырлыклар эшләгәннәр. (Укучылар җавабын тыңлау).

   Ә хәзер аңлатмалы сүзлектән уку.

Батырлык – и.    1) Батыр булу сыйфаты, курыкмаучанлык, кыюлык.

2) Батырчылык, тәвәккәллек. (134 б., I том.)

   Чыннан да бу сыйфатлар бик уңай сыйфатлар. Тәвәккәл сүзенә аңлатма да биреп китим әле. Тәвәккәл – 1) берәр эшкә кыю керешүче, аны икеләнүсез үтәүче.

2) үз – үзеңә ышанучанлык.


 

Батырлык. Бу купшы сүз түгел,

Хәтерләрдән тиз җуела торган.

Мәгънә - асылында, мәңгелеккә

Күңелләргә, җанга уела торган.

Кайсы тауның ташларыннан икән

Батырлыкка һәйкәл куясы?

Чорлар җиле ташларны да уя,

Тик мәңгелек хәтер кыясы!

Батырлык дип күпме сөйләп йөрмик,

Күпме аны күккә күтәрмик,

Ише бармы бөеклекнең солдат

Кылган батырлыкка тиңләрлек?

 

Нәрсә соң ул батырлык? Аның төп мәгънәсен һәркем үзенең тормышка карашларыннан чыгып, үзенчә аңлый. Ә шулай да, батырлык ул, мөгаен, гадәти күзлектән караганда һич кенә дә кеше башкара алмастай эшне башкарудыр. Ул кешедән чиксез ихтыяр көче, тәвәккәллек, үз-үзеңне аямауны таләп итә.

 

Укытучы. Укучылар!  Әйдәгез икенче сорауга җавап бирик әле. Батырлык эшләү өчен нинди сыйфатлар кирәк?(кыю, көчле, тәвәккәл, акыллы, тырыш, зиһенле, игътибарлы, җитез)

2. Бөек Ватан сугышы елларындагы батырларны беләсезме? Исемнәрен атагыз.  Алар нинди батырлыклары белән танылганнар? (Александр Матросов, Газинур  Гафиятуллин, Бари Шәвәлиев, Муса Җәлил, Мәгубә Сыртланова, Фатих Кәрим һ. б.) Укучыларның А. Матросов, Г. Гафиятуллин, Б. Шәвәлиев турындагы чыгышларын тыңлау.

-  Әлбәттә, сугыш аяусыз. Ул беркемне дә аяп тормый. Сугыш дигән сүз әйтү белән нәрсә күз алдына килә?  Күз яше, кайгы, бәхетсезлек ...(слайд)  Безнең үзебезнең авылдан  да әлеге дәһшәтле  сугышта _____ артык якташыбыз катнашкан. Шул китүдән аларның яртысыннан азрагы гына туган – үскән җирләренә әйләнеп кайта алды. Без инде алдагы дәресләрдә бу дәһшәтле сугышта катнашкан үзебезнең әби – бабаларыбыз   яки туганнарыбыз  турында сөйләштек. Хәтер китабы һәм “Алар җиңү белән кайттылар” дигән китап белән дә таныштык.  Дошманга күрсәткән батырлыклары өчен җөмһүриятебезнең  200 дән артык кешесе иң югары мактаулы исемгә - Советлар Союзы Герое исеменә лаек булдылар.

Ф.Яруллин болай ди:

Батырлык! Нәрсә соң ул батырлык? Газинурлар, Матросовлар шикелле күкрәгең  белән дошман амбразурасын каплаумы, әллә үзең ач чакта соңгы телем икмәгең белән бүлешүме? Кешеләр   төрле - төрле булган кебек, батырлык та күп төрле шул”.(Ф. Яруллин. Җилкәннәр җилдә сынала. Сайланма әсәрләр. – 1 том. – 272 – 273 битләр). 

           

IV. Белем һәм күнекмәләрне системага салу.

1.   Бүгенге тыныч шартларда кеше батыр була аламы? Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк? Бу очракта батырлык нәрсәдә күренә? (Батырлыкны бүгенге тыныч шартларда да эшләргә мөмкин. Намус белән яшәгән кешенең гомере үзе бер батырлык. Тырыш хезмәт куеп эшләп, Хезмәт Батыры була ала. Батыр булу өчен, кеше тиешенчә игътибарлы, сизгер, үз – үзен аямый торган булырга тиеш).

  4 Кыю, патриот, түзем, тәвәккәл, туры сүзле, ихтыярлы кебек сыйфатларны батырлыкка кертергә буламы? Ни өчен шулай дип уйлыйсыз? (Укучы җавабы: кешедә бу сыйфатлар булмаса, ул батырлык эшли алмас иде).

 5. Ничек батыр булырга? Батыр буласың киләме? (Укучы җавабы).

6. Ф. Яруллин белән батырлык төшенчәсен бәйләп буламы? Аның тормышы һәм иҗаты турында нәрсәләр беләсез?

- Ф. Яруллин яшәве һәм иҗат итүе үзе бер батырлык. Гарип килеш тә үзендә көч табып, иҗатка тартылып гомер кичерүе, күп кешеләр кабатлый алмый торган батырлык үрнәге. Ә Нурсөя ханымның аны аңлап, яшь сабыйлардай тәрбияләп торуы – тагын бер батырлык.

Батырлык көндәлек очрап торган авырлыкларга үҗәтләнеп каршы барганда тәрбияләнә.”Н.А.Островский.

   6. Бүгенге көн батырларына син кемнәрне кертер идең? (Конкрет шәхесләр турында).

4 нче  февраль  буалылар йөрәгенә “кара” дата булып кереп калды. Моннан берничә ел элек  бу көнне район үзенең батыр  улларын – район һәм шәһәр эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре И. Хәйруллинны, Р. Шәрәфетдиновны, Г. Заһретдиновны, А. Шәйдуллинны, Ш. Абдрахмановны һәм  милициянең штаттан тыш хезмәт-кәрләре О. Сайкин белән С. Шурбинны мәңгегә югалтты. Алар Ульяновск өлкәсендәге хәрби частьтан утлы корал алып качкан ике дезертир юлына аркылы төшеп, иминлегебез хакына һәлак булдылар.

         Кроссворд чишү

Ә хәзер батырлык темасына сез нинди  мәкальләр беләсез? Тикшереп карыйк, мәгънәсен аңлатыгыз.

1. Батыр яуда беленер.

2. Батырга таяк та корал.

3. Батыр башлап җибәрә, артыннан мең кул иярә.

4. Батыр баткактан курыкмас.

5. Батыр үз халкын яклый.

6. Батырлыгыңны мәйданда сынат.

7. Батырлыкта – матурлык.

Укытучы. Укучылар! Әйдәгез тагын бер сорауга җавап биреп китик әле.  Батырлык эшләү өчен үзеңне ничек чыныктырырга кирәк?

Укытучы.   Укучылар!Киләсе сорауга да җавап биреп китик әле.  Батырлык турында нинди китаплар укыганыгыз бар?

1. Башлангыч сыйныфта Ф. Кәримнең “Пионерка Гөлчәчәккә хат”, 5 нче сыйныфта Ф. Кәримнең “Үлем уены”, Ф. Хөснинең “малай белән Солдат”, 6 нчы сыйныфта И. Газинең “Йолдызлы малай”, Л. Ихсанованың “Лачын кыз”, 7 нче сыйныфта Г. Кутуйның“Сагыну”, Ә. Еникинең “Кем җырлады?”, 8 нче сыйныфта И. Газинең “Газинур”, Ш. Рәкыйповның “Чәчәкләр дә сөйли белә”, М. Җәлил, Ф. Кәрим, Н. Дәүлинең “Яшәү белән үлем арасында” (өзек)

V Үзконтроль һәм контроль

Укытучы.Без бүгенге дәрестә кешеләргә хас нинди сыйфатка тукталып үттек? (Батырлык, шул сыйфатның эчтәлеген ачтык, асылына төшендек) Шуннан соң, алда сөйләгәннәрне файдаланып, батырлыкның төп билгеләре барлап чыгыла

Ул гадәттән тыш шартларда кешегә үлем куркынычы янаган вакытта эшләнә.

Батырлар дошманнарга зур зыян китерә: аның техникасын. Җанлы көчләрен юк итә.

Ул, хәрби бурычын үтәү өчен,бөтен көчен, белемен, сәләтен бирә, хәрби техника һәм коралдан оста файдалана.

Батыр курку хисен җиңә.

Батыр үз өстенә җаваплылык хисе, бурыч йөкли.

Батырлык ниндидә хәлиткеч вакытта эшләнә.

Батырлыкны кеше үз эшенең гадел, изге булуына.хаклыгына ышанганда гына эшли.

Батырлык һәрвакыт үз-үзеңне корбан итәргә әзер булуны таләп итә.

 

-                     Батырлык  ул – рухи  матурлык.  Әнә  шуңа  күрә  дә  батырларның  кылган  изге  гамәлләре,  данлы  исемнәре  әкиятләргә  күчкән,  җыр – дастаннарга  кергән.  Һәм  буыннардан – буыннарга  күчеп,  бүгенге  көннәргә  килеп  җиткән. 

VI. Йомгаклау. Билгеләр кую.

1.         -  Сугыш дигән сүзне ишеткәч, күз алдына коточкыч күренешләр килә, дидек, нәрсәләр алар? 

- Күз яше, кайгы, бәхетсезлек, ...

-                     Сугыш  сүзенең капма – каршы мәгънәдәге сүзе нинди сүз булыр?

-  Тынычлык.

-                     Тынычлык сүзен ничек аңлатырсыз?

- Яшәү, өмет, шатлык, сәламәтлек...

- Димәк, без нәрсә яклы икән?

- Без бу дөньяга ярату, Җирне матурайту өчен килгән. Без тынычлык яклы. Без сәламәт яшәү яклы. Матур яшәү үзе батырлык

 Укытучы. Укучылар, Һәйкәлләрдәге, геройлар аллеясындагы чәчәкләр хөрмәт, ихтирам билгесе булып утыралар. Телләре булса, алар һәр үткән кешегә менә шулар турында сөйләрләр иде. Җир йөзендә сугышлар кабатланмасын, яшь егетләрнең гомерләре вакытсызөзелмәсен, әти - әниләр кайгы яше түкмәсен иде.

1. – Укучылар, бүгенге дәрес ничек атала? (“Син батырлыкны ничек аңлыйсың?”)

- Ә менә сез батырлыкны ничек аңладыгыз соң? Нәрсә соң ул батырлык?

 

-Укытучы. Чыннан да, батырлык темасы бүгенге көндә дә актуаль. Язучыларыбыз, шагыйрьләребез, рәссамнар үз әсәрләрендә зур урын бирәләр.

   Рәхим итеп. Р. Миңнуллинның “Батыр булыгыз” шигырен тыңлагыз.

Батырлыкны эшли ала

Бөтен кеше дә.

Аның өчен кирәк түгел

Алып көче дә.

Ә моның өчен:

Яратырга кирәк бары

Туган җиреңне,

Әти - әниеңне,

Туган илеңне.

Бөек Җиңүнең 65 еллыгы якынлаша. Безнең дистә меңнәрчә каһарманнарыбызны онытырга хакыбыз юк. Аларның батырлыгы, максатка нык омтылышы рухи һәм физик ныклыгы, героик көрәш безгә һәрчак үрнәк булсын иде.

 

Үзгәрсә дә Заман,

Юк, үзгәрми,

Төсе уңмый ”Җиңү” сүзенең!

Нәкъ 65 ел элек

Шундый ук яз

Җиңү алып килгән бу Җиргә!

Сафлар сыек,

 Җиңүчеләр китә

Кими тарих,

 Йолдыз югала.

Мәңгелек моң булып

Хәтер кала

Батырларның даны

Җыр кала.

 

Тормышта һәрчак батырлыкка урын бар, тик аңа юл үзеңдә бурычлылык хисе, сәяси өлгергәнлек, җаваплылык, әхлакый тотрыклылык тәрбияләү аша үтә. В.А.Сухомлинский“Батырлык һәм тәвәккәллек – ул әхлаклылык һәм ихтыяр көче, алар һәр кешегә билгеле бер очракта гына түгел, ә көндәлек  тормышта, эштә дә кирәк”. – дип язган. Батырлык, тәвәккәллек, намуслылык, гаделлек кебек сыйфатлар ялкаулык, тәртипсезлек, таркаулык, ялган белән көрәштә дә барлыкка килә. Кешенең героик характеры үзендәге начар сыйфатларны җиңүдән башлана.

 

VII. Өйгә эш. Батырлык темасына әкият язып килергә.

 

     




















Тема: Батыр кем ул? Ничек батыр булырга?



Максат: Балаларга батырлык турында аңлату, батыр булырга өйрәтү, батырлык үрнәкләре бирү, батырларга хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау: Батырлык төрләре язылган сүзләр, Бөек Ватан сугышы батырлары сурәте, китаплар күргәзмәсе, мәкальләр, татар теленең аңлатмалы сүзлеге.

Дәреснең эпиграфы:

Батыр үлә үлмәс ат алып,

Батырлыклар белән макталып,

Исемең калсын , үзең үлсәң дә.

Тарихлардан укып ятларлык

I. Дәресне оештыру, исәнләшү.

II. Уку мәсьәләсен кую.

1 Укытучының кереш сүзе.

-Исәнмесе, хәерле көн укучылар! Бүгенге дәресебездә батырлык турында сөйләшербез.Әлбәттә , сезнең барыгызның да батыр булып үсәсе килә торгандыр.

.-Батыр сүзе нәрсәне аңлата соң ул? (Җаваплар тыңлана.)

-Батырлык сүзен ничек аңлыйсыз? (Һәр укучының фикере тыңлана.)

Әйе, бу сыйфатлар кешеләргә элек-электән үк хас. Кешеләр дошманнарына каршы батырларча көрәш алып барганнар.Курыкмыйча ерак сәфәрләргә чыкканнар. Ә татар теленең аңлатмалы сүзлегендә бу сүзгә менә ничек аңлатма бирелгән икән. (Мәгънәсе укыла)

Батырлык-1.Батыр булу сыйфаты, курыкмаучанлык, кыюлык. 2.Батырчылык, тәвәкәллек.

III. уку мәсьәләсен чишү.

Әйе, укучылар, сезнең фикерләрегез белән, мондагы фикерләр туры килә.Батыр-

лык төшенчәсе бик тирән мәгънәле икән. Моның шулай икәнлеген без бүгенге дәрестә исбатларбыз. Дәресебезне “Тәрбияле бала” дип исемләнгән хикәя белән танышудан башларбыз.

(Укытучы хикәяне укый. )

Тәрбияле бала.

Беркөнне Зиннәт урамнан бумажник табып керде.Аның шатлыгы эченә сыймый иде.

Акча янчыгы эчендә байтак кына акча, блокнот һәм бер хәрби кешенең фоторәсеме дә бар иде. Зиннәтнең күзләре шатлыгыннан ут шикелле яна, ә башында аның гаҗәеп матур уйлар йөри. Бу акчага тимераяк та, өряңа велосипед та алып була. Әле аннан да артып калыр...

Әнисе рәсемне кулына алды: “Бу офицер фронтта үлгән булса кирәк. Бәлки ул немецларга каршы әтиең белән бергә сугышкандыр. Бу әйберне югалткан кеше хәзер бик кайгыра торгандыр. Улының соңгы рәсемедер инде бу”.

Әнисе улының шундый җавабын баядан бирле көтә иде. Менә ул аны ишетте һәм улын кочаклап алды. Шуннан соң алар бу әйберне хуҗасын эзләргә булдылар, чаттагы баганага белдерү ябыштырдылар.

Беркөнне аларның ишеген кемдер акырын гына шакыды, бүлмә эченә озын мыеклы бер абый килеп керде. Ул үзенең бумажник югалтканын әйтте һәм аның нинди икәнлеген сөйләп бирде. Әнисе шунда ук бумажникны аңа сузды.

Мыеклы кеше әйберләренең барысының да исән икәнлеген күрде, икесенә дә рәхмәт әйтте һәм Зиннәтне үзләренә алып китте.

Озын мыеклы абый Зиннәтне кунак итте һәм аңа бер төргәк биреп җибәрде.

Зиннәт белән әнисе төргәкне ачып карадылар. Аның эченә күп конфет һәм-

бумажниктгы акчалар салынган иде.

-Бу хикәя сезгә ошадымы? Кайсы ягы белән ошады?

-Хикәядә нәрсәне батырлык итеп атар идегез?

Нәтиҗә: Әйе, Зиннәтнең белдерү язып, бумаҗник иясен табуы-бик зур батырлык! Зиннәт урынында булсагыз,сез дә шулай эшләр идегезме? Алай эшләсәгез, бик дөрес эшләгән буласыз.

Укучылар, хәзер тормышта батыр кшеләребез турында сөйләшик. Сезнең гаиләдәме, туганнарыгыз, якыннарыгыз , дусларыгыз арасында батырлык эшләгән кешеләрегез юкмы? Шулар турында сөйләшик әле.

1 укучы үзенең абыйсы турында сөйли. Аның абыйсы янгын вакытында үзенең гаиләсен коткарганда һәлак була.

2 укучы көрәшләрдә гел җиңеп, бик күп бүләкләр алучы абыйсы –Рәзил нең Сабантуй батыры икәнлеге турында сөйли.

3 укучы әнисе турында сөйли. Гаиләдә 5 малай тәрбияләп үстерүе, фермада алдынгы сыер савучы булып эшләве бик зур батырлык бит!

4 укучы әтисенең абыйсы Данилның Әфганстанда 2 ел хезмәт итеп, исән-сау әйләнеп кайтуы турында горурланып сөйләде.

(Һәр укучы сөйләгәч, укучылардан бу батырлыкның төре әйттерелә һәм тактага батырлык төре язылган язу куелып барыла.)

Нәтиҗә: Димәк, батырлыклар күп төрле була: гаилә, Сабантуй,хезмәт,сугыш батыры.

Укытучы сөйли.

Сугыш сүзе чыккач, Бөек Ватан сугышы турында да искә алыйк әле. Бу сугышта Җиңүнең быел 70 еллыгын бәйрәм итәчәкбез.Бик күбесе, сугыш кырларында мәңгелеккә ятып калган..Хәзерге вакытта сугыш ветераннарыбызның саны елдан-ел азая бара. Без аларны онытмыйбыз, хөрмәт итәбез, булышабыз, очрашуларга чакырабыз.

Батырларны әллә каян- ерактан эзлисе юк

Нәтиҗә: димәк , безнең районыбыз- батырлар районы.

Укучылар, хәзер классыбыздагы батырны эзлик әле! Кем, нинди батыр икән ул?

-Ул- Айгол

-Нинди батыр соң ул?

-Уку батыры. Чөнки ул гел “4” һәм “5” билгеләренә генә укый.

(Тактага уку батыры төре куела.)

Уку батыры –Айгол шигыйрь укый.

-Бу кем шигыре?

-Муса Җәлил турында ниләр беләсез? (Патриот шагыйрь)

Нәтиҗә: димәк, аның батырлыгы туган иленә хыянәт итмәүдә, сатмауда.Ул-Туган ил батыры! (Тактага Туган ил батыры язуы куела.)

IV. Ял итү минуты.

Батырлык турында мәкаль- әйтемнәр әйтешү уены уйнап алабыз. Кем күп әйтә, шул уенның батыры була.

Нәтиҗә: димәк, уен батыры булу өчен зиһенлелек, игътибарлылык ярдәм итте. (Уен батыры язуы куела.)

V. Батырлыклар турында сөйләшүебезне дәвам итәбез.

Без тыныч тормышта яшибез. Ләкин тыныч тормышта да батылыклар эшләргә була бит. Үзегезнең эшләгән берәр батырлыгыгыз турында сөйләшик әле.

Зөлфәт сыерчык балаларын ничек итеп саесканнан коткаруы турында сөйли.

Ринас кечкенә песи баласын хуҗаларына илтеп бирүе, Ришат караучысыз калган әби һәм бабайларга булышуы, Инсаф бер чиләк балык тотып кайтып, гаиләләре белән бергәләп уха пешереп ашаулары турында сөйлиләр.

Нәтиҗә: димәк, тыныч тормышта да батырлыклар эшләп була икән.

Укытучы:

Укучылар, сез бик күп шагыйрьләр , язучыларның батырлык турында әсәрләрен беләсез. Әйдәгез, шуларны искә төшерик.

(Укучылар исемнәрен атыйлар, шигырьләр укыйлар.)

Рәссамнәребез дә үзләренең әсәрләрендә батырлык турында бик күп иҗат иткәннәр. (Рәсемнәр буенча кечкенә хикәяләр төзү.

VI. Дәресне йомгаклау:

Дәресебез ахырына якынлаша. Батыр булу өчен үзеңдә нинди сыйфатлар булдырырга кирәк ?

-кыю, көчле, тәвәккәл, акыллы, тырыш, зиһенле, игътибарлы, җитез һ. Б.

Тормыш дәвам итә, батырлыклар эшләү дә дәвам итә. Һәркем җирдә тынычлык ,күгебез аяз, йөзебез якты, күңелебез тыныч булуын тели.




































Тема. Нәрсә соң ул батырлык?
  • Классному руководителю
Описание:

Батырлык ул – рухи матурлык...Әнә шуңа күрә дә халкыбыз кеше күңеленең рухи бөеклеген югары бәяләгән .Батырларның кылган изге гамәлләре, данлы исемнәре әкиятләргә күчкән, җырларга кергән. Шул олуг батырлык алдында безнең чор кешеләре генә түгел, киләсе гасырларда яшәүчеләр дә башларын иярләр әле...

 

                                                                                                                 Минтимер  Шәймиев

Батырлык. Бу купшы сүз түгел,

Хәтерләрдән тиз җуела торган.

Мәгънә - асылында, мәңгелеккә

Күңелләргә, җанга уела торган.

Кайсы тауның ташларыннан икән

Батырлыкка һәйкәл куясы?

Чорлар җиле ташларны да уя,

Тик мәңгелек хәтер кыясы!

Батырлык дип күпме сөйләп йөрмик,

Күпме аны күккә күтәрмик,

Ише бармы бөеклекнең солдат

Кылган батырлыкка тиңләрлек

Автор Миннегалиева Рузиля Хабировна
Дата добавления 04.02.2015
Раздел Классному руководителю
Подраздел Конспекты
Просмотров 923
Номер материала 55630
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓