Главная / Классному руководителю / “Тату гаилә- бәхетле гаилә”дигән темага гаилә бәйрәме

“Тату гаилә- бәхетле гаилә”дигән темага гаилә бәйрәме


Гаилә бәйрәме

Тату гаилә- бәхетле гаилә”

(Римма Мирхәт кызы Җиһангирова , Әлмәт муниципаль районы Яңа Нәдер урта мәктәбе, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары)


А.б. Хәерле көн, хөрмәтле әби-бабайлар, әти-әниләр, укучылар!Татарның элек-электән килгән бик яхшы гадәте бар- килгән кунакны чәй эчертми чыгармаганнар. Чәй эчерү- ихтирам билгесе саналган. Ә сез безнең хөрмәтле кунакларыбыз бит,шуңа да сезне чәй табынына чакырдык.

Тату гаилә - бәхетле гаилә, ди халкыбыз. . Нәрсә соң ул гаилә? Бер социолог аны “җанга шифалы ял” дигән, ә икенчесе “психологик сыену урыны” дип атаган. Әйе, кешенең иң зур бәхете- аның гаиләсе. “Агач- яфрагы, кеше баласы белән матур”, ди халык. Борынгы һәм урта гасыр әдәбиятына күз салып, Алтын Урда чоры шагыйре Котбның сүзләренә игътибар итсәк, аларның дөреслегенә инанасың. “Кеше – галәмнең олы заты, ул үзен түбәнлеккә төшерергә тиеш түгел: дөньяга килгән икән, гыйлем-һөнәр тупларга , холкын тәрбияләргә, игелекле балалар үстерергә, сөяргә һәм сөелергә бурычлы. Бары шул вакытта гына кеше , гәрчә бу дөньядан китеп туфрак булса да , буыннар хәтеренә игелекле исем белән кереп кала”, дигән ул. Казан ханлыгы чоры шагыйре Өмми Камалның сүзләрендә дә гыйбрәт бар: “Дөнья ул кәрвансарай булса, ә кешеләр – шул йортта кунып чыгучы кунаклар гына” Чыннан да, 6ер уйласаң, кеше гомере нинди кыска! Бу кыска вакыттан оста файдаланып, гомерне ничек матур һәм мәгънәле итеп үткәрергә соң? Язучы Ф.Бәйрәмова сүзләре белән әйтсәк: “ Бу дөньяда адашмыйча – саташмыйча, ялгыш юлларга кереп китмичә, кадерсезлекләргә төшмичә, санап кына бирелгән шушы гомерне ничек мәгънәле, файдалы , бәхетле итеп уздырырга? Иминлекнең, кадер-хөрмәтнең ачкычы кем кулында? Бозыклыкның ,явызлыкның, гаделсезлекнең сәбәпләре нәрсәдә? Дөрес,тәртипле итеп яшәр өчен кемнәрдән, нәрсәдән өйрәнергә соң? Без бүген шушы сорауларга җавап табарга җыелыштык.

Безнең арабызда 13 яшьтән алып 70 яшькә кадәр булган кешеләр утыра. Күргәнебезчә, гаилә төрле яшьтәге кешеләрдән тора. Бу юкка гына Аллаһы Тагәлә тарафыннан шулай төзелмәгәндер. Бала дөрес тәрбия алсын өчен, гомернең асылына төрле яшьтәге кешеләрдән күреп төшенсен өчендер, мөгаен.

Бүгенге бәйрәм кичәбездә яшьләргә үрнәк итеп күрсәтерлек гаиләләребез бездә кунакта. Менә шушы тату гаиләләрдә тәрбияләнүче кыз һәм улларның тыйнак, эшкә уңган , җитез һәм сәламәт булып үсүләре безне сокландыра. Ә хәзер гаиләләр белән таныштыруга күчкәнче сезнең хөрмәткә музыкаль сәлам.


Җырлый Айгөл


А.б Гаилә тормышы – һәрберебез өчен очсыз-кырыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы. Шул юлдан гомер буе матур итеп атлаучылар, пар канатлы, бер-берсеннән башка яши алмаучы, бер-берсен кайгыртып, яратып яшәүче иң матур гаиләләр - бүгенге кичәбезнең геройлары.

Арада иң өлкәннәре – Самат абый һәм Рәхилә апалар гаиләсен авылыбызда белмәгән кеше юктыр. Самат абый озак еллар искиткеч зур төгәллек, сабырлык сорый торган хезмәт башкарды. Колхоз рәисе буларак, авылда гына түгел, районда дан тоткан кеше. Лаеклы ялда булса да , әле Самат абыйның киң кырлар күкрәгендә трактор-комбайннарны күргәч , йөрәге һаман да шул кырларга ашкынадыр. Ә инде Самат абыйның зур уңышларга ирешүендә аның җан яртысы Рәхилә апаның да өлеше зурдыр, чөнки ул арып-талып кайткан чагында җылы итеп каршы алган, тәрбияләп, аны яңадан эшенә озаткан. Самат абый белән Рәхилә апаның горурланып сөйли ала торган уллары һәм кызы бар.

Рәйлә белән Рөстәм бәхетле балалар, аларның ике яклап та әби-бабайлары Нәдер авылында тора. Шушы өстәл артында утыручы Фоат абый белән Әдибә апа авылыбызның мөхтәрәм кешеләре. Әдибә апа утлы күмер төсле күзләре белән сирпеп карап Фоат абыйның күңелен яулап ала. Чәчләре чәчкә бәйләнергә язган икән, 1954 нче елны алар гөрләтеп туй ясыйлар., уртак гаилә корып җибәрәләр.

Ике гаиләгә дә шундый соравым бар иде: яшьлек елларыгызга кайтып, җан ярларыгыз белән очрашкан көннәрегез турында искә төшереп китә алмассыз микән?


Иңнәремнән кочып озата килдең,

Иңнәремдә гүя канатлар.

Шул бәхетле изге сәгатьләрен

Яшьлек кайчан тагын кабатлар.

Чатка гына кадәр дигән идең,

Чатка җиткәч, өйгә керермен..

Мәхәббәтең озата барыр , ахры,

Азагына чаклы гомернең.


_ Яшь чакларның хатирәсе итеп берәр җыр да башкарсагыз без бик рәхмәтле булыр идек.

  • Шушы ике матур гаилә җимешләре, Наил һәм Зилә, бала тәрбияләүдә өлкәннәрнең дус, тату яшәве сезгә ничек ярдәм итә?

  • Рәйлә белән Рөстәмнең дә әби –бабаларына әйтер сүзләре бардыр.(Сүз балаларга бирелә)

А.б . Зур рәхмәт сезгә. Тормышыгыз заяга үтмәгән. Күпләрне көнләштерерлек гаилә төзеп, күпләргә үрнәк булып яшәгәнсез. Тәрбияле, тәртипле балалар үстереп, олы юлга чыгаргансыз.Һәрвакыт шулай киң күңелле, сабыр, гади булып калыгыз.Бәхетле картлык телибез сезгә һәм сезнең өчен җыр тапшырабыз.

Җырлый Ләйсән


А.б. Бәйрәмгә кунак булып килгән икенче гаиләбез Загидуллиннар гаиләсе.

Рәис абый белән Зенфира апа гомерләре буена үрнәк гаилә булып тату яшәделәр,балалар үстерделәр. Алар икесе дә гади , тиз аралашучан кешеләр. Нинди генә йомышың төшеп килсәң дә, сине аңлап, хәлеңә керә белә алар. Бу сыйфатлар балаларына да бирелгән: алар барысы да бик эшчән, пөхтә һәи тәртипле кешеләр.

Әби – бабайлар- гаиләдә иң зур хөрмәткә лаек кешеләр. Алар үз балаларына гына түгел, оныкларына да үрнәк. Өлкәннәрнең тәҗрибәсе, киңәше гаять күптөрле, катлаулы тормыш- көнкүреш мәсьәләләрен чишәргә , уңышлы хәл итәргә ярдәм итә. Рәис абый һәм Зенфира апа бүген безгә дә үз киңәшләрегезне бирсәгез иде. Гаилә ныклыгы нәрсәдә? Яшь гаиләләргә , яшь киленбикәләр колагына әйтергә теләгән нинди сүзләрегез бар? Белүебезчә, Рәис абый гаилә бюджетын тулыландыру исәбе белән балык тоту флотилиясенә барып кайтты . Бу чорда Сирин- яшүсмер хуҗалыкта әтисен алыштыргандыр , мөгаен. Шул турыда да әйтеп китсәгез яхшы булыр иде.

Рәис абый , Сирин безнең бәйрәмебез 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне якынлашкан көннәргә туры килде. Бу уңайдан , монда утыручы хатын –кызларыбызга ниләр теләр идегез? Җыр да бүләк итсәгез , без тагын да бәхетле булыр идек.


Җырлар булса , шундый булсын-Җиргә шатлык сибәрлек.

Күңелләргә бәйрәм булып, Язлар булып килерлек.



А.б. Мин бәхетле , чәнки пар канатлы,

Җылы безнең гаилә учагы.

Ул учак5ны сүндермичә тота

Әниемнең җылы кочагы.

Әтиемнең гадел киңәшләре,

Гаиләбезне түм-түгәрәк итә,

Өйне нурлы, ә безне бәхетле

Итү өчен шулар бик җитә.

Ә хәзер сүзне балаларга бирик.


А.б. Зур рәхмәт сезгә. Һәрвакыт шулай яшьләрчә җитез, уңган булуыгызны, пар килеш озак яшәвегезне теләп калабыз. Тазалык –саулык юлдашыгыз булсын,озын гомер сезгә!

Тартсын гармунчы гармунын,

Биергә чык биюче.

Сүнгән йөрәкләр уянсын,

Алкышласын барчасы


Сезнең хөрмәткә Айгөл татар халык биюен башкара.


А.б. Бала –чага , әти-әниләре,

Гөрләп тора халык бу йортта.

Һәр ял саен туган – тумачалар

Төп йортына кайта кунакка.

Кай арада гына өлгергәндер,

Пешеренгән төп йорт җиңгәсе.

Үзе кебек алсу йөзле булып

Уңып пешкән тәмле шәңгәсе.

Майлый- майлый бөтерелеп йөри,

Ясап куя сөтле чәйләрен.

Шул арада мал-туарын барлап,

Ишек алдын керә әйләнеп.

Чираттагы гаиләбез белән танышуны дәвам итәбез. Сүз Якупов Марат белән Гүзәлнең дәү әти-әнисе , әти-әнисе турында бара. Хәзерге вакытта Әсгать абый белән Нурсина апа уллары гаиләсе белән бергә бик тату яшиләр. Алар икесе дә гомер буе бер-берсе белән киңәшләшми бер эш тә эшләмиләр. Әсгать абыйны мин кешеләргә авырлык килгәндә, беренче булып ярдәм кулы сузучы, киңәшле кеше буларак беләм, Нурсина апа шулай ук күп еллар авылыбыз шифаханәсендә үз эшен намус белән башкарды . Аларның гаилә нигезе, бар эшне дә киңәшләшеп эшләгәнгә , һәрвакыт таза, нык, какшамас, дип уйлыйм. “Киңәшле эш таркалмас” ди бит халык та .

  • Әсгать абый сезнең гаиләдә бу ир- ат эше, бу хатын- кыз эше дип бүлешү бармы?

  • Нурсина апа килен булып төшкән көннәрегезне искә төшереп китмәссез микән?

  • Рамиль белән Алсуга да бер соравым бар иде. Бүгенге яшьләр гаилә корышка аерым торырга тырышалар, башка чыгалар. Оныклар да әби-бабайдан ерактарак үсә, аларның тәрбиясе җитми сыман тоела... Сез шушы турыда ничек уйлыйсыз?

-Инде чират Марат белән Гүзәлгә дә җитте.


А.б. Күмәк бию, уен –көлке

Була кичке уенда.

Кызлар-егетләр җыела

Таллыкта су буенда

Җырлар -биюләр өзелмәс,

Шатлык өстәр гармун да.

Әйдәгез , яшь чакларыгызны искә алып, бер вальс әйләник әле.


А.б. Бүгенге кичәгә килүегез өчен бик зур рәхмәт.Гел шулай якты йөзле , тәмле сүзле , ихтирамлы булып калыгыз.Балаларыгызны. оныкларыгызны сөендереп ,исән-сау булып, тыныч , мул тормышта тигез яшәгез!


Сезнең хөрмәткә җырлый ......... гаиләсе.



А.б. Рухың төшсә, күңелеңә

Канат куючы кирәк.

Уй-хисеңне карашыңнан

Аңлап торучы кирәк

Киңәшерлек, гөрләшерлек

Синең кешең булсын ул.

Канатаны канатка куеп,

Яшәр кешең булсын ул.


Менә тагын бер гаиләбез – Насибуллиннар гаиләсе . Нарыйм абый авылыбызның хөрмәтле кешеләреннән берсе. Ул авылыбыз зиаратын карап тәртиптә тота, эшенә бик җавплы карый. Хәдия апа гомер буе почта хезмәткәре булып эшләде , эшен бик яратып , намус белән башкарды. Ике егетләре менә дигән итеп тормыш корган, ә кече уллары белән бер гаилә булып яшиләр.

- Нарыйм абый , Хәдия апа! Бер карчыкка “Балаларыгыз карыймы?” –дип сорагач , “Карыйлар,карыйлар, акаеп-акаеп карыйлар”- дип әйткән ди. Сездә инде алай түгелдер. Менә сезнең ишле гаиләгезнең шулай тату, тәрбияле булуының берәр сере бармы? Иманыбыз яңара, авылларда яшьләр мәчеткә тартыла бара, сезнең яшь буынны тәрбияләүче буларак , дингә карашыгыз ничек?

- Безнең Айнур гаиләләре турында бик матур слайд әзерләгән иде , шуны карап үтик әле.(Экраннан клип карала)

- Марат, Гөлнара, сезгә тормыштагы ситуациядән җавап табарга кушыйм әле.

Ир белән хатын бер-берсенә яңа өйләнешкән чагында кем була?

Бала үстергәндә бер-берсенә кем була?

Җырлый 2 нче класс балалары.


А.Б . Ниһаять, соңгы гаиләбез – Хәсәновлар гаиләсе.Илбарс абый белән Вәсимә апа 1970 нче елда гаилә корып җибәреп бик матур гаилә булып яшиләр. Бу искиткеч гаиләдә булып, эчкерсез тыйнак кешеләр белән бер сөйләшеп утыруы үзе бер бәйрәм. Аларның бер-берсенә булган җылы мөнәсәбәтләре, ягымлы күз карашлары бер-берсен ничек хөрмәтләүләрен берсүзсез аңлатып тора. Аларга карагач, башка бер уй килә: бәхетле картлык, тыныч картлык, матур картлык. Алар икесе дә авыл хуҗалыгында эшләп лаеклы ялга чыктылар.

Илбарс абый, Вәсимә апа, сез күптән түгел генә балаларыгызны башка чыгардыгыз, балаларыгыз, оныкларыгыз белән бергә яшәү рәхәтрәк идеме, әллә олыгайган көндә балалардан аерым яшәү уңайракмы?


  • Илбарс абый , ир- баш, хатын – муен дигән мәкаль бар. Сезнең гаиләдә кем баш?

  • Тормышыгызда иң истәлекле көн кайчан булды? Вәсимә апа бер җырыңны бүләк итәрсең дип ышанабыз.


  • Айгөл , Рөстәм бер шагыйрьнең уйланулар дәфтәрендә түбәндәге юллар бар: “Гаилә җылысы- бер-береңне яратып, хөрмәт итеп, зурлап, бер-береңне кайгыртып яшәү ул” Сез бу сүзләр белән килешәсезме?

-Балачактагы иң зур хыялың һәм ул тормышка аштымы?

А.б. Насибуллиннар һәм Хәсәновлар гаиләсе!

Шатлык һәм куаныч, зур бәхетләр

Юлдаш булсын сезгә гомергә.

Гомер юлларыгыз озын булсын,

Тигез тормыш аны бизәсен!

Сезнең хөрмәткә Зәкиевләр гаиләсе җыр башкара

А.б. Бер кичәдә генә һәр гаилә турында тулы итеп сөйләп бирү мөмкин түгел. Моның өчен һәр гаиләнең үзенә бер кичә багышлау кирәк булыр иде. Авылыбызда әле бик күп матур гаиләләр яши. Һәр гаилә - үзе бер сандык ул. Бүгенге кичәбездә без шул сандыкка ачкыч яратырга тырыштык. Әгәр без ул сандыкны ачып сезгә күрсәтә алганбыз икән- максатыбызга ирешкәнбез дигән сүз. Олыларның итагатьле киңәшен тота белү, аларның матур сыйфатларын үзләштерү яшьләрнең алдагы тормышларына ярдәм итәр дигән теләктә калабыз.

Ел артыннан еллар тора узып,

Гомер арты гомер юл ала.

Яңа көнгә яңа хуҗа булып

Яңа буын килә дөньяга.


Безгә алмаш яшь буын үсә,

Куанабыз гына без шуңар.

Илләр генә татубулсыннар да

Еллар гына тыныч торсыннар










“Тату гаилә- бәхетле гаилә”дигән темага гаилә бәйрәме
  • Классному руководителю
Описание:

Гаилә тәрбиясенең әһәмияте елдан ел арта бара. Ул балага гаять зур йогынты ясый.Ә мәктәп үз чиратында аның уңай йогынтысын педагогик яктан баетырга, максатчанрак итәргә һәм  көчәйтергә тырыша. Болай эшләү һичшиксез гаиләне мәктәпкә якынайта . Мәктәбебездә укыту- тәрбия эшләре әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә алып барыла. Авыл мәктәбендә эшләүче сыйныф җитәкчесе һәр укучының ата-анасы, гаиләсенең яшәү шартлары белән яхшы таныш. Укытучы һәр гаиләнең иҗади мөмкинлеген белә, шуннан чыгып бәйрәм ,кичә, экскурсияләр оештырганда, һәрбер ата-ананың нәрсә белән кызыксынуын, нинди эшкә оста булуын искә алып, төрле чараларга  җәлеп итәргә тырыша.

 Гаилә ныклыгын, өлкән буын белән мөнәсәбәтләрне чагылдыручы гаилә бәйрәмнәре традициягә кереп китте. “Әти-әни һәм мин- спорт сөюче гаилә”, “Әти –гаиләнең горурлыгы”,  “Үрнәк гаилә”, “Әнием-кадерлем”, “Без бердәм, тату гаилә” кичәләре шундыйлардан

Автор Зигангирова римма мирхатовна
Дата добавления 06.01.2015
Раздел Классному руководителю
Подраздел
Просмотров 995
Номер материала 38188
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓