Инфоурок Другое КонспектыТатартеле дәресе: "Татарча да яхшы бел! "

Татартеле дәресе: "Татарча да яхшы бел! "

Скачать материал

Тема: Татарча да яхшы бел!

(5нче сыйныф рус төркеме)

(дәрес-сәяхәт)

Максат: Укучыларның диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү, тыңлап аңлау сәләтен ныгыту;

Элек өйрәнгән сүзләрне бәйләнешле сөйләмгә кертү;

Балаларда туган якны ихтирам итү хисе тәрбияләү, туган як табигатенә сакчыл караш булдыру.

Җиһазлау: Интерактив тактада биремнәр, компьютер программасы,  Татарстан һәм Казан турында презентация, Татарстан республикасы картасы, дәүләт символлары, шәхси карточкалар, рәсемнәр,  Ш.Маннурның “Яхшы бел” дигән шигыре.

 Дәреслек:       «Татарча да яхшы бел»  I  Һәм II  кисәк.

Авторлары:   Р.Р.Нигъмәтуллина, Ф.С.Фәизова

Басылган урыны:   Казан, «Мәгариф» нәшрияты. 2006 ел.

Программа:  Казан, «Мәгариф» нәшрияты. 2010 ел.

Дәрес барышы:

I.      Оештыру өлеше: Укучыларны дәрескә кабул итү, исәнләшү.

II.   Дежур укучының чыгышы:

- Бүген сыйныфта кем дежур?

- Дәрестә барлыгы ничә укучы?

- Бүген ничәнче ноябрь?

- Атнаның нинди көне?

- Ә иртәгә нинди көн була?

- Көн җылымы, суыкмы? (көн суык)

- Ни өчен суык? (чөнки урамда көз азагы. Көз көне суык була)

- Рәхмәт, утыр.

III.           Яңа теманы өйрәнү.

Укучылар, бүген без сезнең белән Татарстан буенча сәяхәткә чыгабыз.

Поездны кабызабыз: чух-чух-чух!

- Күрсәтегез әле, балалар,

 Поездлар ничек йөриләр?

- Менә шулай, менә шулай

 Поездлар йөриләр.(поезд хәрәкәтләрен ясыйлар)

Интерактив тактада   Сәләт – Мультимедио чыгарган “Татар теле заман” дискы җибәрелә һәм  җөмләләр төзелә. / Поезд җөмләне дөрес төзесәң генә кузгалып китә/.

IV.            Беренче тукталыш – “Мәктәп”

Интерактив тактада сүзлек өстендә  эш.  “Татар теле заман” /Сәләт – Мультимедио/  дискы җибәрелә

Алабуга шәһәре 1 нче урта мәктәбенең 5 нче “Б”сыйныфы.

- Мине, вакытлыча, “Алабуга нуры” газетасы хәбәрчесе дип уйлагыз. Мин сезнең мәктәп турында бик күп яхшы сүзләр ишеттем. Шуңа күрә сезгә кунакка килергә булдым. Ә хәзер танышып китик. Мин Балобанова Айсылу Әхсән  кызы.

- Синең  исемең ничек?

- Минем исемем Настя.

- Настя, син укучымы?

- Әйе, мин укучы.

- Син ничәнче мәктәптә укыйсың?

- Мин 1 нче урта мәктәптә укыйм.

- Рәхмәт.

 - Синең исемең ничек?

- Минем исемем Валерия.

- Валерия, сезнең мәктәп кайда урнашкан?

- Безнең мәктәп Тынычлык проспектында  урнашкан.

- Мәктәп директорыгыз кем?

- Мәктәп директорыбыз Рамзия Даутовна Оленева.

- Сыйныф җитәкчегез кем?

- Сыйныф җитәкчебез Ирина Сергеевна.

- Рәхмәт.

- Синең  исемең ничек?

- Минем исемем Оля.

- Оля, сез мәктәптә нинди фәннәр өйрәнәсез?

- Мәктәптә без күп фәннәр өйрәнәбез: математика, рус теле, татар теле, чит тел, тарих һәм башкалар.

- Татар теле дәресендә сез нишлисез?

- Дәрестә без язабыз, укыйбыз, татарча сөйләшергә өйрәнәбез,  игътибар белән тыңлыйбыз.

- Рәхмәт.

- Синең  исемең ничек?

- Минем исемем Игорь.

- Игорь, син үзегезнең мәктәбегез турында нәрсә әйтә аласың?

Укучының чыгышы:

  Безнең мәктәп – рус этнокультуралы мәктәп. Ул матур, чиста, зур. Безнең мәктәп дүрт катлы. Беренче катта ашханә, татар теле һәм хезмәт кабинетлары, акт һәм спорт заллары, химия, биология кабинетлары  икенче катта урнашкан. Безнең мәктәптә зур китапханә бар. Китапханә дүртенче катта урнашкан.  Китапханәдә  бик күп китаплар бар. Анда татарча китаплар да бик күп. Алар безгә татар телен өйрәнү өчен бик кирәк. Мәктәп – безнең өчен белем чыганагы.

- Зур рәхмәт! Сез бик матур татарча сөйләшәсез икән. Татар теле дәресендә “без язабыз”, дигән идегез. Әйдәгез әле, мәктәп сүзен килешләр белән һәм тартым кушымчалары белән төрләндерик. ( ике укучы тактада, калганнары дәфтәрләрдә эшлиләр)

V. Икенче тукталыш  - “Урман” / презентациянең 16-40 битләре/

- Әйтегез әле, укучылар,сезнең урманда булганыгыз бармы? Анда нәрсәләр үсә? (агачлар күп)

- Безнең урманнарда нинди агачлар үсә?

(имән, каен, усак, чыршы, нарат, өрәңге агачлары үсә; миләш һәм шомырт  агачлары да бик күп)

 /Презентация буенча сүзтезмәләр, ә сүзтезмәләр белән җөмләләр төзелә/

- Урманда нинди җәнлекләр яши? (керпе, куян, төлке, бурсык )

 /Презентация буенча сүзтезмәләр, ә сүзтезмәләр белән җөмләләр төзелә/

- Әйдәгез әле, балалар, урманны карап кайтыйк.

 / Презентация белән эшләү/

VI. Физминутка

1.     Ак куянкай утырган,

Колакларын селкетә.

Менә шулай, менә шулай,

Колакларын селкетә.

Куян туңа башлагач

Аякларын җылыта.

Менә шулай, менә шулай,

Аякларын җылыта.

Куян һаман да туңа,

Сикергәләп тә куя.

Менә шулай, менә шулай,

Сикергәләп тә куя.

Кемдер аны куркытты,

Ул урманга элдертте.

VII.  Ә хәзер Татарстан картасына күз салыйк. Татарстан Республикасы Идел буенда урнашкан. Ул бай, матур, күпмилләтле Республика. Татарстанда борынгы һәм заманча шәһәрләр дә, зур һәм кечкенә авыллар да, район үзәкләре дә күп. Татарстан елгаларга, күлләргә, чишмәләргә бик бай. Анда калын урманнар да, тигез далалар да бар.

Интерактив тактада   Сәләт – Мультимедио чыгарган “Татар теле заман” дискы җибәрелә һәм андагы күрсәтмә материал тыңланыла ( беренче эш)

-         Укучылар, һәр дәүләтнең нинди символлары була? (һәр дәүләтнең үз флагы, гимны, гербы була)

-         Әйе, дөрес әйттегез. 1991 нче елның ноябрендә - Татарстанның флагы, 1992 нче елның февралендә - гербы, ә 1993 нче елның июлендә гимны кабул ителде.

Интерактив тактада   Сәләт – Мультимедио чыгарган “Татар теле заман” дискы җибәрелә һәм андагы күрсәтмә материал тыңланыла ( икенче  эш)

VIII. Ә хәзер дәреслекләрне ачабыз. 83 нче биттәге “Безнең Ватаныбыз” тексты белән танышабыз, аннары сорауларга җавап бирәбез.Сезнең алдыгызда Татарстан Конституциясенең берничә статьясы язылган. Укыйбыз һәм тәрҗемә итәбез.

1 нче статья. Дәүләт суверенитеты - Татарстан Республикасының төп билгесе.

8 нче статья. Татарстан Республикасында дәүләт телләре – тигез хокуклы татар һәм рус телләре.

- Әйтегез әле, укучылар, ни өчен дәреснең темасы “Татарча да яхшы бел!“ ничек уйлыйсыз? (укучыларның җаваплары)

- Чыннан да, без татар телен дә, рус телен дә өйрәнергә һәм яхшы белергә  тиеш. Бу турында Шәйхи Маннурның шигыре дә бар. Никита, сөйләп күрсәт әле безгә шуны.

”Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

        Иң кирәкле затлы тел ... ”

- Рәхмәт, Никита. Ә без Конституциядәге статьяларны укуны дәвам итәбез.

122  нче статья. Татарстан Республикасының башкаласы – Казан шәһәре.

IX.  Өченче тукталыш  - “Казан” 

Интерактив тактада презентация карау.

     - Менә башкалабыз Казанга да килеп җиттек. Казан – зур, матур, борынгы шәһәр. Анда бик күп татарлар яши. Сез татарча сөйләшә белерсезме икән?

Мин сезгә рус телендә сораулар бирәм, ә сез тәрҗемә итеп әйтегез

 (шәхси карточкалар таратыла)

-         Извините, это какая улица?

-         Скажите, пожалуйста, где находится аптека?

-         Можно спросить это гостиница?

-         Далеко ли до школы?

-         Скажите, пожалуйста, как добраться до центра города?

-         Извините, эта улица куда ведет?

-         Скажите, пожалуйста, как добраться до продуктового магазина?

     - Вы говорите по-татарски?

     - Я правильно иду к вокзалу?

    - Рәхмәт, укучылар. Барыгыз да дөрес җавап бирдегез.

X. Диалогик сөйләмне үстерү. (төркемләп эшләү)

Восстановите диалог.

1нче төркем. - Кичә килдем.

                       - Казан ошадымы соң?

                       - Дима,  син Казанга кайчан килдең?

                       - Әйе, бик ошады. Казан – зур һәм борынгы шәһәр

2нче  төркем.         - Әлбәттә, була.

                                - Автобус яки самолет белән килеп була.

                                - Ә поезд белән буламы?

                              - Казанга ничек килеп була?

3нче төркем.      - Син троллейбус белән бар.

                            - Гафу итегез, аптекага ничек барырга?

                            - Сиңа кайсы аптека кирәк?

                            - 14 нче.

4нче төркем.        - Юк, ерак түгел.

                              - Гафу итегез, икмәк кибете еракмы?

                              - Урамны аркылы чык та уңга борыл.

                              - Миңа анда ничек барырга?

- Безнең сәяхәтебез, укучылар, ахырына якынлаша. Әйдәгез әле, дәрестә үткәннәрне йомгаклау ясыйк.

1нче укучы:  Өйрәттеләр безне монда

                      Туган илне сөяргә.

                      Өйрәттеләр саф татарча

                      Матур итеп сөйләргә.

2нче укучы:  Бергәләшеп без уйнадык,

                      Матур шигыйрь сөйләдек

                      Тәртипле, тырыш булдык

                      Укытучыны тыңладык.

XI.  Өй эше:

 - өй эшен үзегез сайлап алыгыз:

1.     “Миңа Казан ошады”, дигән темаларга яки

2.     “Татарстан – минем Ватаным” дигән темаларга сочинение язарга,  

3.      Тема буенча рәсем ясап килергә.

-         Барыгызга да зур рәхмәт әйтәсем килә.

-         Сезгә уңышлар телим, тырышып укыгыз, русча да, татарча да яхшы белегез.

Тема: Татарча да яхшы бел!

(5нче сыйныф рус төркеме)

(дәрес-сәяхәт)

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Татартеле дәресе: "Татарча да яхшы бел! ""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Руководитель клубного филиала

Получите профессию

Копирайтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 654 986 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 18.11.2014 785
    • DOCX 66 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Газизуллина Зульфия Альфредовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 9 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 2
    • Всего просмотров: 31153
    • Всего материалов: 16

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

HR-менеджер

Специалист по управлению персоналом (HR- менеджер)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5900 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 67 регионов
  • Этот курс уже прошли 847 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 152 человека

Мини-курс

Педагогические и психологические основы образования

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 13 человек

Мини-курс

Стратегии бизнес-развития

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Цифровые компетенции и навыки: работа с презентациями

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 178 человек из 48 регионов
  • Этот курс уже прошли 36 человек