Татар теленнән “Концертлар илендә”
темасы дәрес эшкәртмәсе.
Максат:
1. Чыгыш, үзешчән, сәнгать, гармун моңы, күмелә, уздырыла сүзләре белән
таныштыру. Аларны актив сүзлеккә кертү.
2.Диалогик сөйләм телен үстерү өстендә эш алып бару.
3.Татар халкының борынгыдан килгән гореф-гадәтләре, мәдәнияты белән кызыксыну
уяту. Тәртиплелек, активлылык тәбияләү.
Җиһазлау:
дәреслек, аудиотасма, плакатлар, гармуннар күргәзмәсе.
Дәрес барышы:
I.
Оештыру.
Укытучы. - Исәнмесез, балалар! Хәлләрегез ничек?
Бүген сыйныфта кем деҗур? Сыйныфта кем юк? Ничәнче число, атнаның кайсы көне?
Урамда һава торышы нинди? Сезгә бу һава торышы ошыймы?
-
Бүген без сезнең белән мәдәният һәм
сәнгать иле буенча сәяхәтне дәвам итәрбез. Безнең поездның маршруты “Концертлар
иле”. Димәк, безнең дәреснең темасы: “Концертлар илендә” Без сезнең белән бүген
яңа кызыклы әйберләр белербез, яңа матур сүзләр белән танышырбыз һәм сезнең
белемнәрегезне тикшерербез.
II.
Өй эше тикшерү.
Сезнең
өйгә иҗади эш бирелгән иде, сез аны эшләгәнсез дип уйлым. 1-2 укучы эшләрен
укып чыгалар. Мин дәфтәрегезне җыеп алырмын һәм билгеләрне куеп чыгармын.
III.
Фонетик күнегү.
Ә
хәзер барыбызда бик матур итеп утырдык һәм үзебезнең матур сөйләмебез өстендә
эшләп алыйк.
[г]
Һәм [ч] авазларының әйтелешенә игътибар итегез.
[га]
га-га-га Казан күмелгән нурга.
[гө]
гө-гө-гө гөрли халык мәйданда.
[ча]
ча-ча-ча чакыра безне көйләр.
[чү]
чү-чү-чү чүгеп-чүгеп биергә.
2-3 тапкыр кабатларга бергәләп, кайбер
балаларны аерым-аерым сорарга.
IV.
Диалогик сөләм телен үстерү.
-
Укучылар! Без сезнең белән театр, балет,
иҗат кичәләргә барып кайттык инде. Ә менә бүген концертка килдек. Ягез әле,
бераз сөйләшеп алыйк. Сезгә мин темалар бирәм, ә сез бер-берегезне үзегезнең
кичерегезне, уй-фикерләрегезне сөйләрсез, эңгәмәләр корырсыз.
1 төркем “Концертта” 2
төркем “Иҗат кичәсеннән соң”
3 төркем “Спектакль карау”
4 төркем “Балетка
барып кайту”.
V.Сүзлек
эше
Хәзер
яңа сүзләр белән танышып үтик әле. Алар безгә алдагы эшебездә кирәк булалар.
Мин укыйм, сез минем артымнан кабатлыйсыз, дөрес әйтелешкә игътибар итегез.
Чыгыш
[чыгыш] - выступление
Үзешчән
сәнгать [үзешчән]
[сәнгат] - художественная самодеятельность
Гармун
моңы [гармун] [моңы] - мелодия гармони
Күмелә
[күмэлә] - наполняется
Уздырыла
[уздырыла] - проходит
Сүзләрен
укыйбыз, тәрҗемәсен аңлап, сүзлек дәфтәрегезгә язып куябыз, жөмләләр төзибез.
Безнең
мәдәният сараенда үзешчән сәнгать түгәрәкләре эшли.
Кичен
урам гармун моңына күмелә.
Безнең
мәктәптә төрле кичәләр уздырыла.
VI.Текст
өстендә эш.
-
Барыбыз да текстка карадык. Хәзер мин
сәзгә аны укыйм, ә сез карап барыгыз. Аннан соң “чылбыр” буена укырбыз. Сүзлек
эшендә өйрәнелгән сүзләр очран жөмләләрне тәрҗемә итерсез. (укучыларның
авазларны дөрес әйтүләренә игътибар итү.)
-
Сорауларга җавап бирегез.
1нче
сорау язма рәвештә
С.
– Казанда нинди концертлар була?
Җ.
– Казанда орган музакасы концертлары, фольклор ансамбльләре чыгышлар еш була.
VII.Текст
өстендә эләрне дәвам итү.
Бер
кыз чыга һәм шигырь сөйли (бию көе яңгырый):
Дустым!
Гамун бәйрәменә
Кунак булып китче бер килеп
Тату гаилә булып яши бездә
Татар, чуаш, рус гөр киләп.
З.
Билаловның “Гармунчы” җыры тыңланыла, кызлар бии, бию көенә гармунчылар
килеп керә. Җыр беткәч, сөлгеләрдә “Котлы булсын” Уйнагыз,
гармуннар” бәйрәме!” – дигән язу килеп чыга.
Кыз:
Безнең гармун моңлы да ул,
Безнең гармун җырлы да,
Сугышта да катнашты ул
Чвпты да, урды да.
Малай:Яңгырап
торсын бүген күктә,
Уеннарның әйлән-бәйләне,
Кояшлы булсын, дуслар,
Гөрләп торсын,
Көтеп алган гармун бәйрәме.
Кыз:
Играйте гармони под звуки сурная,
Мы встретим друзей
И цветение края
VIII.
Ныгыту.
Шәһәр
мәнданында бәйрәм уздырыла. Үзешчән сәнгать эшлекләре чыгышлар ясый. Бөтен
тирәюнь гармун моңына күмелә. Менә шулай үтә безнең шәһәрдә “Уйнагыз,
гармуннар” бәйрәме.
IX.Йомгаклау.
Без
нинди сүзләр белән таныштык?
Нинди
бәйрәм күренешен күзәттек?
Нинди
илгә сәяхәткә чыктык?
-
Укучылар, сез барыгыз да яхшы эшләдегез,
рәхмәт. Билгеләр кую.
X.Өй
эшен аңлату.
Текст
эчтәлеген сөйләргә өйрәнү.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.