Главная / Иностранные языки / Татар теленнән 9 нчы сыйныфлар өчен лексик- грамматик биремнәр

Татар теленнән 9 нчы сыйныфлар өчен лексик- грамматик биремнәр

9 нчы сыйныфлар өчен лексик- грамматик биремнәр

1. Кирәкле кушымчаларны куеп, сүзтезмәләр белән җөмләләр языгыз.

Телефон... сөйләшергә; дуслар... сагынырга; уңыш… ире­шергә; татар теле... имтихан бирергә; ярыш... җиңәргә.

2. Җәяләр эчендәге сүзләрне кирәкле килешләрдә куеп, җөмлә­ләрне языгыз.

  1. Авылдагы (туганнары) кайткач, алар еш кына (болын) баралар.

  1. Икенче (көн) безгә иртән иртүк (юл) чыгарга кирәк иде.

  1. Хәзерге вакытта (һәркем) (компьютер) белергә кирәк, шуңа күрә (дәресләр) (компьютер) эшләргә ойрәтәләр.

4)Татарстанның Дәүләт Советы бинасы (түбәсе) флаг җилферди.

  1. Кайбер кешеләр авыр (эш) качып йөрергә яраталар.

  1. Тәртипле, тырыш, игелекле (кешеләр) һәркем ихтирам итә.

  1. (Авыл) әбиебез (кил), (өй) ямь керде.

  1. Декабрь (ае) салкын (булган) күрә, берничә көн дәресләр үткәрелмәде.

  1. Укытучы (бүлмә) (керү), барлык укучылар да бастылар.

10) Әнисе (бар) бәхете бар.

3. Сүзләрдән җөмләләр төзеп языгыз.

  1. Тәмамлагач, телим, табиб, мин, мәктәпне, булырга.

  2. һәм, алабыз, теле, генә, без, дәресендә, билгеләре, дүрт­ле, тагар, бишле.

  3. Борынгы, шөгыльләнгәннәр, белән, игенчелек, кешеләр.

  4. Укучылар, кыш, җимлек, ясап, җиткәч, куйдылар.

  5. Көнне, була, сәгатьтә, кичә, залында, сишәмбе, актлар, унсигез, әдәби.

4.Сүзләрнең антонимнарын табыгыз һәм һәр пар белән сүзтезмә төзеп языгыз.

Үрнәк: акыллы (надан) кеше.

Моңсу, иртәнге, куркак, тәмле, саран, җайсыз, озын, кат­лаулы, арзан, кичәге.

5.Кушма җөмләләрне язып бетерегез.

  1. Татар теленнән олимпиада булса, ... .

  2. Билгеле ки, ... .

  3. Кемнәр аңлый, ... .

  4. Без шуңа шатланабыз: ... .

  5. Дустым чит илгә китү белән, ... .

  6. Әни эштән кайтканда, ... .

  7. СССР таркалганчы, ... .

  8. Без татар телен яратып өйрәнгәнгә күрә, ... .

6. Барлык килешләрдәге сүзләр белән бер җөмлә төзеп языгыз



7.Җөмләләрне тәрҗемә итегез.

  1. Я очень рад снова увидеть Казань.

  2. Мы ищем улицу Мусы Джалиля.

  3. Простите, пожалуйста, мы опоздали.

  4. Надо торопиться, представление начинается.

  5. Передай привет друзьям.

  6. Напишите нам, как только приедете.

  7. Спорт укрепляет здоровье.

  8. Мальчики играли во дворе в хоккей.

9)Ребята договорились встретиться у цирка в 4 часа.
10) Они еще не готовы отвечать.

8.Кирәкле кушымчаларны куеп, текстны күчереп языгыз.

Казан... Ирек мәйданы... Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры балкып тора. Бу мәһабәт бина сугыш... ка­дәр утызынчы еллар... төзелә башлый. Театр... архитектурасы милли бизәкләр белән аерылып тора.

Театр Муса Җәлил исеме... йөртә. Муса Җәлил, сугыш... киткәнче, монда эшләгән һәм татар опералары туу... иҗади ярдәм күрсәткән.

Театр — тамашачылар... матур ял итү урыны. Тантаналы кичәләр дә, концертлар да шушы театр... үтә.

9. Җәяләр эчендәге сүзләрне кирәкле формада куеп, җөмләләрне языгыз,

1)Сабан туенда иң зур (бүләк) берсе ат чабышында җиңүчегә бирелә.

  1. Татарстанның Милли музее бинасы XIX гасыр (дәвам) төзелгән.

  2. Республикабызның бай (табигать) иген үстерергә бик уңайлы.

  3. Сөембикә манарасының эчке (як) тар һәм текә баскыч­лар ясалган.

  4. 2005 нче елда Казан шәһәре тантаналы төстә үзенең (меңъеллык) бәйрәм итте.

  5. Өй (эш) әзерләгәч, мин саф һавада йөрим.

  6. Июнь (ай) (Татарстан) тагар милли бәйрәме — Сабан туе үткәрелә.


  1. (Балык) — су, (кош) — һава, (җәнлекләр) урман-кырлар, дала-таулар кирәк.

  2. Үз (тарих), (мәдәният), (тел) белгән кеше генә ирекле һәм бәхетле була, туган (ил) ярата, башка (халыклар) хөрмәт белән карый ала.

10) Габдулла Тукай 1886 нчы (ел) 26 нчы (апрель) хәзерге Арча (район) Кушлавыч (авыл) туа.


10.Җөмләләрне дәвам итеп языгыз

  1. Җиңү көнендә ул ... . 6.Дәресләр беткәнче, без ... .

  2. Дустым белән очрашып, мин ... . 7.Мәктәптән кайтканда, алар ... .

  3. Авыр булса, сил ... . 8.Авылга кайтсак та, без ... .

  4. Кыш җитү белән, сез ... ? 9. Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балеты ... .

  5. Шәүкәт Биктимеров — бәхетле язмышлы артист, чөнки... 10.Икенче чирек тәмамлангач, ...





11. Җәяләр эчендәге сүзләрне кирәкле формада куеп, җөмләләрне языгыз.

  1. Маратның (дусты) компьютер сатыл алдылар.

  2. Дәресләр (бетәргә), укучылар язучы белән (очрашырга).

  3. Без (ул) турында бернәрсә дә (ишетергә).

  4. Көн матур (булырга), алар балыкка барырлар.

  1. Бүген мин сәгать (җиде) кадәр (дәресләрем) әзерләдем.

  2. (Алсу) китабы яңа, ә Әлфиянеке (яңа).

  3. (Җәй) соң көз (килергә).

  4. Г. Тукай 1886 нчы (ел) (туарга).

9)Икенче (атна) алар (авыл) (кайтырга).
10) (Мин) авылга (кайтырга) килә.

12. Сүзтезмәләр төзеп языгыз.

Уку

ачыш

Борынгы

Казан

Дәүләт

аралашу

Яңгырлы

оешмасы

Татарча

дус

Кадерле

тарихы

Авыл

өйрәнү

Фәнни

йорты

Фигыльне

көн

13.Нокталар урынына кирәкле сүзләрне куеп языгыз.

  1. Татар халкының тарихы ... .

  2. Ел саен 26 нчы апрельдә Шигырь ... була.

  3. Мин сынлы ... белән кызыксынам.

  4. Дустым ... турында китаплар укырга ярата.

  5. Якшәмбе көнне безгә ... кунаклар килде.

  6. Безнең гаиләдә балалар — ... .

  7. Чаңгы ярышларыңда һәр мәктәптән өчәр укучы ... .

  8. Кремль ... Муса Җәлил һәйкәле урнашкан.

9)Без укытучыбызны бәйрәм белән ... .
10) Безнең урманнарда төрле ... яши.

14.Басымны дөрес куеп, сүзләрне күчереп языгыз.
Кайтмадыгыз, ләкин, дүшәмбедә, дусларча, килегез.

  1. Кара сүзен төрле мәгънәләрдә кулланып, 3 җөмлә төзеп языгыз.

  2. Кызыксынырга фигылен төрле заманнарда һәм төрле зат­ларда кулланып, 9 җөмлә языгыз.

  3. Кушма җөмләләрне тәрҗемә итегез.

1) Көн салкын булганлыктан, бүген чаңгы ярышлары үткәрелмәде.

  1. Физик күнегүләр белән шөгыльләнсәң, организм авы­руларга бирешми.

  2. Спектакль беткәч, без барыбыз да тукталышка таба киттек.

  3. Көн шактый салкын булса да, мин өйгә җәяү кайттым.

  4. Кичен шугалакта малайлар хоккей уйнадылар, ә кыз­лар тимераякта шудылар.

  5. Телләр өйрәнү авыр, ләкин бик кирәкле шөгыль.

  6. Татар телен беренче сыйныфтан ук өйрәнә башлыйлар, шунлыктан без хәзер бу телдә яхшы аралашабыз.

  7. Бүген укытучы өй эшен миннән сорар дип уйладым.

  8. Әнием телевизордан яңалыклар карагач, без дә чит илләрдәге вакыйгалар турында белдек.

10) Татарстанда татар телендә балалар өчен «Сабантуй» га­зетасы басыла, «Ялкын» журналы чыга.

18.Сүзләрдән җөмләләр төзеп языгыз.

  1. Быел, оештырдылар, сыйныф, укучылар, китапханәсен.

  2. Каникулларда, шуалар, шугалакта, чаңгыда, кышкы, укучылар, тимераякта, йөриләр.

  3. Баргач, уйнадык, без, дустыма, компьютерда, яңа, уен­нар.

4) Әбисе, ерак, Казаннан, түгел, дустымның, бер, яши, авылда.

5) Китәләр, кошлар, якларга, көзен, җылы, һәр, ел

19.Нокталар урынына кирәкле кушымчаларны куеп языгыз.

  1. Һәркем үз аршын... белән үлчи.

  2. Апрель ае... республикабызда Шигырь бәйрәме үткә­релә.

  3. Без татар халкының күренекле шәхес... яхшы беләбез.

  4. Спектакль... соң тамашачылар бик озак кул чаптылар.

  5. Укучылар Татарстан турында яңа җыр өйрән... башла­дылар.

  6. М. Җәлил, Бөек Ватан сугышы башлан... , фронтка кит­кән.

  7. Каз өмәсе авыл тормышы... күңелле вакыйга булган.

  8. Казанга күч... , без Алабугада яшәдек.

  9. Күп укучылар авыр... , мәктәптә укулар булмады.

20. Кушма җөмләләрне тәрҗемә итегез.

1) Бакчада көзге эшләр тәмамланган, басуда уңыш җыелган

  1. Җыелыш озак булу сәбәпле, дәрес соңрак башланды.

  2. Мин мәктәптән кайтканда, әни эшкә киткән иде.

  3. Син өйдә булмагач, мин Айрат белән тауга бардым.

  4. Ул үзе дә дөресен әйтмәде, дуслары да эндәшмәделәр.

  5. Көн салкын булу сәбәпле, без шугалакка бара алмадык.


  1. Укытучы керү белән, балалар тынычландылар.

  2. Гәрчә шатлыгы зур булса да, ул үзенең дулкынлануын сиздермәде.

9)Тышта яз башлана, тамчылар тама.

10) Татарстанда авыллар күп, унтугыз шәһәр бар.

21. Нокталар урынына килеш кушымчаларын куеп языгыз.

  1. Урман һава... сафландыра.

  2. Дару үләннәре... бик күбесе урман... үсә.

  3. Бер ялганласаң, икенче чын сүзең... дә ышанмаслар.

  4. Аз эш күп сүз... яхшырак.

  5. Унынчы һәм унберенче сыйныф укучылары... «Ачык ишекләр көне»... чакырабыз.

  1. Балалар җәйге ял... зур түземсезлек белән көтеп алды­лар.

  2. Сәяхәтчеләр иртән иртүк юл... чыктылар.

  3. Мин 1990 нчы ел... уникенче августы... Казанбаш авы­лы... туганмын.

9)Сыйныф җитәкчесе... сүз бирделәр.

10) Мин туган авылымның матурлыгы... сокланам.

22. Кушма җөмләләрне тәрҗемә итегез.

  1. Мин шалтыраткан идем, син өйдә булмадың.

  2. Без кергәнче, ул җавап биргән иде.

  3. Очрашуга я үзем килермен, я дустым килер.

  4. Тиздән яз җитә, ә көннәр һаман да салкын әле.

  5. Тагын җәй җитте, балаларның каникуллары башланды.


  1. Укучылар чыгыш ясаучыны игътибар белән тыңлады­лар, берсе дә тәртип бозмады.

  1. Дустым миңа нәрсәдер әйтте, ә мин аңламадым.

  2. Яз җитте, кошлар җылы яклардан кайттылар.

  3. Безнең авыл Казаннан ерак түгел, уртасыннан кечкенә генә елга да ага.

10) Җир туймаса, ил туймас.

23. Сүзләрдән җөмләләр төзеп языгыз.

1) Максатына, кеше, генә, ала, үз, ирешә, белемле.

  1. Тарихи, ял, ярата, романнар, ул, сәгатьләрендә, укыр­га.

  2. Сыйныф, алдылар, чаңгы, урынны, безнең, беренче, ярышларында, укучылары.


  1. Була, йөзгә, биш, кушсаң, йөзне, мең, биш.

  2. Уңышлы, укырга, мәктәпне, университетка, апам, тә­мамлап, керде.

24. Нокталар урынына кирәкле кушымчаларны куеп языгыз.

1)Рәшит энесе... кызыклы китап укыды.

2)Шимбә һәм якшәмбе көннәре... без авылга кайта идек.

3)Кошлар бакчалар... төрле бөҗәкләр... саклыйлар.

4)Без авырган... , өебез... табиб килә.

5)Әбием... күршеләре ихтирам итәләр.

6)Без Фәридә белән балалар бакчасы... бергә йөрдек, ан­нан бергә мәктәп... укырга кердек.

7)Дустым татар теле... яхшы белә, шуңа күрә олимпиа­далар... катнаша.

8)Сүзлек кирәк булса, мин дустым... алып торам.

9)Начар эшләр... тыелыгыз, дуслар сайлау... ялгышмаска тырышыгыз.

10) Россия... дә, Татарстан... да шахмат — киң таралган уен.

25. Татарча языгыз.

Три дня тому назад; более трехсот лет; около десяти тыеяч человек; через две недели; в половине пятого.

26.Казан шәһәре сүзтезмәсен төрле килешләрдә кулланып, 6 җөмлә языгыз.

27.Кирәкле кушымчаларны куеп, җөмләләрне языгыз.

  1. Туган ягыбыз... куәтле Идел, Кама, Нократ һәм Агыйдел... тыш, тагын өч мең... якын елга һәм инеш исәпләнә.

  2. Татар теле... беренче китап 1612 нче ел... Лейпциг...чыккан.


  1. Авылыбыз... ике мең... артык кеше яши.

  2. Мәгърифәтче Ш.Мәрҗани үзе... нәсел шәҗәрәсе... язып калдырган.

  3. Бүләк урыны... акча бирү әйбәт түгел, кеше... хәтере... калдырырсыз.

6)Кеше... ничек сөйләшүе аның тәрбиясе... , холкы... 7)Кеше табигать байлыклары... кадере... белергә, алар... акыллы файдаланырга тиеш.

8)Су... башка яшәү мөмкин түгел.

9)Кеше файдалы казылмалар... җир... ала.

10) 1945 нче ел... апреле... совет солдатлары Моабит төр­мәсе... ишегалды... М. Җәлил... китап бите... язылган хаты... табалар.

28.Җәяләр эчендәге сүзләрне кирәкле формада куеп языгыз.

  1. Табиб (авыру) игътибар белән тыңлый, (ул) файдалы киңәшләр бирә.

  2. Табигать — (без) өчен кояш хәзинәсе, шуңа күрә без (ул) сакларга, алай гына да түгел, яңадан-яңа (байлык) табар­га һәм өйрәнергә тиеш.

  3. (Чәчәкләр) иртәнге (сәгать) өзеп алу мөһим, чөнки алар (яхшы) саклана.

  4. Алтынчәч (опера) төп (роль) Зилә Сөнгатуллина баш­карды.


  1. Татар (халык) мәшһүр композиторы Сара Садыйкова үзенең әсәрләре белән (кешеләр) рухи якынайта.

  2. Шимбә (көн) алар Боз (сарай) бармакчы булалар.

  3. Муса Җәлил биш (ел) якын (гомер) Казанда уздырган.

  4. Шигырь бәйрәме (Тукай) туган (көн) уздырыла.

  5. Көзге (икмәк), җыен алгач, татарлар Сөмбелә (бәйрәм) үткәргәннәр.

10)(Дус) авырлык килсә, (ул) ярдәм итәргә тырыш.

29.Нокталар урынына кирәкле кушымчаларны куеп языгыз.

  1. Дустым... туган көне... рәсемле сүзлек бүләк иткәннәр.

  2. Татар теле төрки телләр гаиләсе... керә.

  1. Һәр ай диярлек без төрле ярышлар... , бәйгеләр... кат­нашабыз.

  1. Көн исемнәре татарлар... фарсы теле... кергән.

  1. Бәйрәм мәҗлесе... туганнар, гаилә дуслары һәм әтием... хезмәттәшләре җыелган иде.

  2. Кыйммәтле бүләк... дә, гади сувенир... да ихлас күңел... кабул итегез.

  1. Дусларың... әйт, дәресләр... соң без... килсеннәр.

  1. Ел га-күлләр... кыш көне дә тормыш кайный, чонки су тоташ катмый, аның өске өлеше генә боз... әверелә.

9)Галия энесе... туңдырма сатып алды.

10)Мин «Ватаным Татарстан» газетасы... белдерүләр укы­дым.

30. Җөмләләрне дәвам итеп языгыз.

  1. Г. Тукай яшәгән Кырлай авылында ... .

  2. Татарстан җире — зур тарихлы җир, чөнки

  3. Дәресләр башланганчы, ... .

  4. Без мәктәпкә килгәндә, ... .

  5. Дустыңа авырлык килсә, ... .

  6. Кышын көннәр салкын булса да, ... .

  7. Җәй җитүгә, ... .

  8. Гәрчә ярышта җиңмәсәк тә, ...

  9. Эш шунда: ... .

10) Табигатьне саклау — ... .











СӨЙЛӘМ БИРЕМНӘРЕ

1. Сорауларга җавап бирегез.

Сезнеңчә, үсемлекләр кешеләргә нинди файда китерәләр?

Интернеттан нәрсәләр турында мәгълүмат табарга мөм­кин?

Спорт ярышларында җиңү өчен, нинди булырга кирәк?

Җылы якларда кайсы хайваннар яши?

Татарстан Республикасы көнен кайчан билгеләп үтәләр һәм анда нинди чаралар үткәрелә?

Татар халкының күренекле шәхесләреннән кемнәрне белә­сез?

Татарстанны спорт үзәге дип атыйлар. Сез моның белән килешәсезме?

Якын дустыгызның халкы нинди?

  1. Т хәрефенә генә башланган сүзләрдән торган бер җөмлә төзеп языгыз.

  2. Татарча языгыз.

1) Приятного аппетита! 2) Будьте здоровы! 3) Скажите, пожалуйста, кого нет? 4) Кто не готов? 5) Конечно, я верю. 6) Нет, это не мой дневник. 7) Можно выйти? 8) К сожалению, я не помню. 9) Чье это место? 10) Он такой шустрый!

4. Хикәяне дәвам итеп языгыз (10—12 җөмлә).

Татар теле атналыгында мәктәбебездә кызыклы очрашу, булды. ...


5. Бу өзектә сүз кем турында бара?

Ул балаларны бик яраткан, ләкин явыз сугыш аның иҗат эшләрен бүлә. Ул фронтка китә. Ул туган илен бик ярата, чын патриот була. Кулына корал тотып, Ватанны фашистлардан саклый. Ул бик батыр солдат була, бернәрсәдән дә курыкмый. Каты яраланып, 1941 нче елның октябрендә дошман кулына төшкәч тә, аңа баш ияргә уйламый. Лагерьда, гитлерчыларга каршы көрәшкә өндәп, шигырьләр яза, иптәшләренә ярдәм итә...


6. М. Җәлилнең иҗатына бәйле сөйләшү үткәрү өчен, 8 сорау төзеп языгыз.


7. Нәүрүз бәйрәме турында сез ниләр беләсез? Аны үткәрү ту­рында үз фикерегезне белдереп, хикәя языгыз.

  1. Танылган татар әдибе Фәнис Яруллиннан интервью алу өчен, 10 сорау төзеп языгыз.

  2. Яраткан шагыйрегез турында языгыз.

  1. Казанның меңъеллыгы турында 10 сорау төзеп языгыз.

  2. Буш вакытыгызны ничек үткәрүегез турында языгыз.




  1. Сорауларга җавап бирегез.

"Уңышка ирешү өчен, сезнеңчә, нәрсәләр эшләргә кирәк? Татарстанның Дәүләт флагындагы төсләр нәрсә белдерә? Язын Татарстанда нинди бәйрәмнәр була? Китапханәләр ни өчен кирәк? Сез нәрсә белән мавыгасыз?

  1. Якын дустыгыз турында хикәя языгыз.

  2. Текстны тәрҗемә итегез.

Сабантуй

Сабантуй — самый большой праздник в Татарстане. В программе праздника очень много народных игр и соревнований. Самое главное событие Сабантуя — национальная борьба. Со-ревнование начинаетея с борьбы мальчишек. Кто побежден, тот выходит из круга. Главный приз Сабантуя получает ба­тыр.

На этом веселом народном празднике бывают и другие состязания. Например, бег в мешках, разбивание горшка и дру­гие.

Этот замечательный праздник заканчивается большим концертом. Вечером люди ходят друг к другу в гости. Са­бантуй — радостный и веселый праздник! А ты бываешь на Сабантуе? Тебе нравится этот праздник?

15. Текстны тәрҗемә итегез.

Свидание с Елабугой

Елабуга — старинный городок в Татарстане. Здесь родились: кавалерист-девица Н. А. Дурова, художник И. И. Шиш­кин, известный ученый психиатр В. М. Бехтерев, маршал Советского Союза Л. А. Говоров и другие известные люди.

Эта земля хранит память об отрядах Емельяна Пугачева, о писателях А. Н. Радищеве и В. Г. Короленко, о командире гражданской войны В, И. Чуйкове.

В Великую Отечественную войну Елабуга послала на фронт тысячи бойцов, а десять из них стали Героями Советского Союза.

Елабуга включена в число исторических городов — памятников России.









ТЕСТЛАР

1.Кайсы сүздә басым беренче иҗеккә төшә?

  1. беләләр 2)эшләгез 3)сорамыйлар

2.Сүзнең дөрес транскрипциясен табыгыз. сәнгать

  1. [сангат] 2)[сәнгәт] 3)[сәнгъәт]

3.Кайсы сүздә у хәрефе языла?

  1. с...р...т 2)гә...д... 3)к...ләм

4.Артык сүзне табыгыз.

I) арыслан 2) калган 3) имтихан

5. Парлы сүзнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз. тора-бара

  1. вскоре 2)вовремя 3) со временем

6. Сүзнең синонимын табыгыз тапкыр

  1. бераз 2)мәртәбә 3)аерым

7. Сүзнең антонимым табыгыз. кайгы

  1. бәхет 2) уңыш 3) шатлык

8. Сүзтезмәнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз. кунакчыл халык

  1. трудолюбивый народ 2)гостеприимный народ 3) быть в гостях

9.Җөмләнең хәбәрен кайсы сүз белан алыштырырга мөмкин?

Без кунаклар белән инглиз телендә аралаштык.

  1. әйттек 2) таптык 3)сөйләштек

10. Җөмләнең ахырын табыгыз. Дәресләр беткәч, ....

  1. язучыларның әсәрләре басыла

  2. бу язучының иҗат юлы турында белмибез

  3. язучылар белән очрашу булды

11. Шарт фигыльле җөмләне табыгыз.

  1. Әлеге китапның авторы Габдулла Тукай исемендәге премиягә лаек булган.

  1. Бишле алсам, әнием шатлана.

  2. Яңа сүзләрне кабатлагыз.

12. Сыйфат фигыльле мәкальне табыгыз.

  1. Эш сөйгәнне ил сөйгән. 2) Урманга барып, утын тапмаган. 3) Аз сөйлә, куп тыңла.


13. Җөмләнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

Мы хотим найти свое место в этом огромном мире.

  1. Бүгенге зур дөньяда без үз урыныбызны таптык.

  2. Шушы зур дөньяда үз урыныбызны табасыбыз килә.

  3. Шушы зур дөньяда без үз урыныбызны табачакбыз.

14. Кайсы раслау дөрес түгел?

  1. Татарстанда ел саен 26 нчы майда Шигырь бәйрәме үт­кәрелә.

  2. Татарстанның Дәүләт флагындагы ак төс тынычлыкны аңлата.

3) Татарстан чит илләр белән тыгыз бәйләнештә тора.
15. Дөрес җавапны табыгыз.

Хәзерге вакытта дөньяда ничә тел исәпләнә?

  1. бер меңгә якын 2) алты меңгә якын 3) тугыз мең чамасы

16. Җөмләнең башын табыгыз.

... , шул вакытта сез безне каршы алырсыз.

  1. Поезд кайчан соңга кала, 2) Поезд кайчан килә. 3)Поезд кайчан китә,

17. «Без кырык беренче ел балалары» әсәренең авторы кем?

1) Г. Бәширов 2) М. Мәһдиев 3) X. Туфан

18. К. Моабит төрмәсендә батырларча һәлак булган шагыйрь кем?

1) Ф. Кәрим 2) М. Җәлил 3) Г. Кутуй

19. Кайсы җөмләдә төшем килешендәге сүз бар?

1)Безнең мәктәпкә Брауншвейг шәһәреннән укучылар килде.

2)Без рус, татар, инглиз телләрен өйрәнәбез.

3) Ул сәүдә эшләре буенча Согуд Гарәбстанына барган.

20. Теркәгечле тезмә кушма җөмләне табыгыз.

  1. Җәй үтте, әмма көннәр җылы әле.

  2. Җәй үтте, мәктәпләрдә укулар башланды.
    3) Җәй үтсә дә, көннәр кояшлы.

21.Кайсы сүздә һ хәрефе языла?

  1. ми...ербанлы 2)мә...әббәт 3)...астаханә

22.Тезмә сүзне табыгыз.

  1. Башваткыч 2)бал корты 3)бала-чага

23. Сүзнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз. ярдәмчел

  1. Справедливый 2)отзывчивый 3)честный

24. Сүзнең синонимың табыгыз. ис китәргә 1)хәтерләргә 2)горурланырга 3)гаҗәпләнергә

25. Сүзнең антонимын табыгыз яманлык

  1. Ялгызлык 2)яхшылык 3)шатлык

26. Сүзтезмәнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз тыгыз бәйләнешләр

  1. доверительные отношения 2) двусторонние отношения 3)тесные отношения

27. Җөмләнең хәбәрен кайсы сүз белән алыштырырга мөмкин?

Бу шәһәр халыкара сәүдә үзәгенә әйләнде.

  1. Мактанды 2) әлбәтгә 3) әверелде

28. Җөмләнең ахырын табыгыз.

Кем яхшы хәтерли, ... .

  1. шул җавап бирә алмый 2) шул җавап бирә ала 3)шул җавап бирмәс

29. Боерык фигыльле җөмләне табыгыз.

  1. Быел без яңа мәктәптә укыячакбыз.

  2. Мин бүген иртәрәк килдем, ә дустым килеп җитмәгән.

  3. Уйна да көл, әмма сабагыңны бел.

30. Билгесез киләчәк заман фигыльле мәкальне табыгыз.

1)Ни эшләсәң, шуны ашыйсын. 2)Илгә ни булса, безгә шул булыр. 3)Белеме барның кадере бар

31. Җөмләнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

Прочтите, пожалуйста, еще раз это объявление.

1)Бу белдерүне тагып бер тапкыр укып чыгыгыз әле.

2)Бу игъланны тагын бер мәртәбә кабатлагыз әле.

3)Бу язманы тагын бер кат тикшерегез әле.

32. Кайсы раслау дәрес түгел?

1)Нигъмәт Ибраһимов Н. Лобачевскийның укытучысы булган.

2) Н. Лобачевский Казан университетының беренче ректоры булган. 3) Казан университетына 1804 нче елда нигез салынган.

33. Дөрес җавапны табыгыз.

Чит илләргә татарлар кайчан киткәннәр?

I) Октябрь революциясеннән соң 2) октябрь революциясенә кадәр 3) Бөек Ватан сугышы елларында

34.Төшем килешендәге сүзне табыгыз.

1) белгәннәрен 2) укуның 3) аңа

35. Юнәлеш килешендәге алмашлыкны табыгыз.

  1. Дәрескә 2) моңа 3)синнән 4)китүгә

36. Сыйфатның дөрес тәрҗемәсен табыгыз. иң биек

  1. самый высокий 2) самый великий 3)самый высший 4) самый видный

37. Кирәкле кушымчаны табыгыз. максат... укучы 1) – чан 2) –чы 3) –чыл 4) -лык

38. Артык исемне табыгыз.

  1. мөнәсәбәт 2)бәйләнеш 3)элемтә 4)мәгълүмат

39. Артык бәйлекне табыгыз.

1)тикле 2)чаклы 3)аркылы 4)хәтле

40. Шарт фигыльне табыгыз.

  1. Сумса 2)тасма 3)тапса 4)тупса

41. Хәл фигыльне табыгыз.

  1. эзләсә дә 2)эзләгәнче 3)эзләүче 4)эзлисе

42. Тәмамланмаган үткән замандагы фигыльне табыгыз.

  1. Катнашыр 2)катнашкан 3)катнашкан иде 4)катнаша иде

43. Мәкальнең дәвамын табыгыз. Аз да җитә, ...

  1. күп сөйлә 2) дан да бетте 3)күп тә бет 4)куп тыңла

44. Җомләнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

Все понимают, что нужно быть честным.

1) Барысы да белә: намуслы булырга кирәк.

2) Барысы да аңлый: тыйнак булырга кирәк.

3)Барысы да аңлаячак: ярдәмчел булырга кирәк. 4)Барысы да аңлый: намуслы булырга кирәк.

45. Җөмләнең төрен билгеләгез.

Татар телендә я шигырьләр укыла, я җырлар башкарыла.

I) теркәгечсез тезмә кушма җөмлә 2.) иярченле кушма җөмлә ;

3) теркәгечле тезмә кушма җөмлә 4) гади җөмлә

46. Дөрес җавапны табыгыз.

Татар халкының иң гүзәл сыйфатларыннан берсе нинди?

1) артка китү 2) матурлыкка омтылмау 3)ачык йөзле булу 4)ялкау булу

47. Сүзнең синонимын табыгыз. КЫЮ

1)куркак 2) файдалы 3) батыр 4) акыллы

48. Сүзнең антонимын табыгыз. ТЫНГЫСЫЗ

  1. тыйнак 2) тапкыр 3) тыныч 4)файдалы

49. Бу сыйфатлар кайсы һөнәр иясенә карый?

Игътибарлы булу, кызыксынып тыңлау, кешене бүлдермәү.

1)тегүче 2) тәрҗемәче 3) сатучы 4) рәссам

50. Дөрес тәрҗемәне табыгыз, работающие люди

  1. эшләгән кешеләр 2)эшләүче кешеләр 3)эшләр кешеләр 4)эшләмәүче кешеләр

51. Җөмләнең дәвамын табыгыз. Ул шундый тырыш: ... .

  1. аның кебекләр еш 2)аның кебекләр сирәк 3) аның кебек булма 4) аның кебек ялкау

52. Бу өзек кайсы авторның әсәреннән алынган?

Тау башына салынгандыр безнең авыл, Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул, Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм, Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән.

  1. М. Җәлил 2)Г. Тукай 3)Р. Миңнуллин 4)X. Туфан

53. Җөмләдә сүз кем турында бара?

Ул — татар халкының мәшһүр талант иясе, сөекле композиторы, Казан кичләре җыры авторы.

  1. Фатыйма Ильская 2)Сара Садыйк ова 3)Әминә Бикчәнтәева 4)Нәҗибә Ихсанова

54. Укыту әсбабын белдерә торган сүзне табыгыз.

  1. мәкалә 2)мисал 3)мәсьәлә 4)кулланма


55.Басым икенче иҗеккә төшкән сүзне табыгыз.

1) туганнарыбызны 2) катнашучылардан 3)урынбасар 4) кемнеңдер




56.Сыйфат фигыльле җөмләне табыгыз.

1)Җәйге практика вакытында без мәктәп бакчасында эшләдек.

2)Кышын тимераякта, чаңгыда һәм чанада шуу бик файдалы.

3)Сынлы сәнгать музееның икенче катында саклана торган әйберләр татар өйләрендә ХХ гасыр башында киң кулланылган.

4)Без табигатьне сакларга, алай гына да түгел, яңадан-яңа байлыклар табып, өйрәнеп, серенә төшенергә тиеш.

57. Бу мәкаль нәрсә турында?

Кем сабыр, шул эшнең җаен табар.

  1. ялкаулык 2) түземлелек 3) тыйнаклык 4) хезмәттәшлек

58. Кайсы сүздә җ хәрефе языла?

1) мөрә...әгать 2) үзен..әлек 3) ру...и 4) көн...ыгыш

59. Артык сүзне табыгыз.

1)хәбәрче 2) хезмәткәр 3) рәссам 4) әфәнде

60. Кайсы раслау дөрес түгел? 1)Икътисад — нечкә әйтелешле сүз.
2)Парлы сүзләр сызык аша языла.

3)Татар телендә сыйфат фигыльнең өч заман формасы бар.
4) Шөгыль сүзендә биш аваз бар.


61. Артык җавапны табыгыз

Татар телендә балалар өчен нинди газета-журналлар чыга?

1.”Сабантуй” 2. “Мәгариф” 3. “Салават күпере” 4. “Ялкын”


62.Сүзнең синонимын табыгыз. Әверелергә

1.барлыкка килергә 2. Әйләнергә 3.багышларга 4. Вәгъдә итәргә

63. Сүзнең антонимың табыгыз. җыйнак

  1. җитди 2.тәҗрибәле 3.җәенке 4.тапкыр

64. Шарт фигыльле җөмләне табыгыз.

1)Татар балалар матбугатында төрле елларда атаклы язучылар һәм шагыйрьләр эшләгән.

  1. Әгәр март башында чыпчык эчәрлек су булса, ел яхшы булыр.

  2. Барыгыз да игътибар белән тыңлагыз, чөнки соңыннан мөстәкыйль эш була.

  3. Сиңа бер сорау бирим әле.



65. Грамматик хаталы җөмләне табыгыз.

  1. Агачлар күп үскән җирдә һава яхшы була.

  2. Табиб авыруны игътибар белән тыңлый, аны файдалы киңәшләр бирә.

  3. Илгә ни булса, безгә шул булыр.

  4. Эше юкка көн дә бәйрәм.

66. Җөмләнең ахырын табыгыз.

Дустым сөйләгәнгә ... .

1) без күрмибез 2) син китмисең 8) алар ышаналарлар 4) сез уйнагыз

67. Җөмләнең башын табыгыз.

... , уңышка ирешерсез.

1.Яшьләргә ата-ана, дуслар ярдәмгә килә. 2. Олы максатлар куймаска. 3.Дуслар сайлауда ялгышырга 4.Туктаусыз тырышсагыз гына

68.Кайсы җөмләдә нокталар урынына әгәр сүзен кулланырга кирәк?

  1. Азык-төлекне, кием-салымны, хуҗалык кирәк-яракла­рын ... сатып алырга кирәк.

  2. ...бер үк вакытта бик күп әйбер сатып алырга уйласагыз, аларның исемлеген алдан ук төзегез.

3.... базарда һәрнәрсә арзанрак.

4.Сатучы сатып алучылар белән сөйләшә ... , аны борчымагыз сорау бирмәгез.

69. Дөрес җавапны табыгыз.

Газетаны кемнәр иҗат итә?

1. пешекчеләр 2. тәрбиячеләр 3. хәбәрчеләр 4) төзүчеләр

70.Кайсы җөмләдә нокталар урынына аркылы сүзен кулланырга кирәк?

  1. Сүзләрне бәйләүче ... белергә кирәк. 2. Урман ... кечкенә алан бар.

3) Бу урында урам ... чыгу бик куркыныч 4) Сүзләр ... җөмләләр төзергә кирәк..

71.Хаталы сүзтезмәне табыгыз.

1.әдәпле кеше 2. ягымлы караш 3.ышанычлы дуслар 4.искиткеч үзәге

hello_html_m25c49fc4.gif72. Мәкальнең дәвамын табыгыз.

Калган эшкә ... .

  1. җил исә 2.кар ява 3.су ага 4.аз була




73. Кайсы сорау җөмләнең эчтәлегенә туры килми

Кремль алдындагы зур мәйданда татар халкының батыр улы һәм яраткан шагыйре Муса Җәлилгә һәйкәл куелган.

  1. Муса Җәлил кем булган? 2. Муса Җәлил һәйкәле кайда урнашкан?

3.Кремль алдында нинди мәйдан бар? 4.Аның нинди шигырьләрен беләсез?

74. Юнәлеш килешендәге сүзне табыгыз.

  1. бүләгемне 2.бүләгемнең 3.бүләгемә

75. Тартымлы исемне табыгыз.

  1. Дустымның 2.дуслар 3.дусларга

76. Күрсәтү алмашлыгын табыгыз.

1)без 2.сез 3.андый

77. Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатны табыгыз.

  1. яшелрәк 2.ап-ак 3.саргылт

78. Чама санын табыгыз.

  1. Кырыгынчы 2. Унар 3. йөзләгән

79. Боерык фигыльне табыгыз.

  1. аралашу 2.аралашты 3.аралашсын

80. Хәл фигыльне табыгыз.

  1. очрашырга 2.очрашып 3.очраша иде

81. Хәзерге заман сыйфат фигыльне табыгыз.

  1. уйнап 2. уйнаса да 3.уйный торган

82.Шарт фигыльне табыгыз.

  1. катнашкач 2.катнашучы 3.катнашса

83. Билгеле үткән замандагы фигыльне табыгыз.

1) тырыша 2) тырышачак .3) тырышты

84. Билгесез киләчәк замандагы фигыльне табыгыз.

1) ышанмыйм 2.ышанмаячак 3.ышанмас

85. Тезүче теркәгечне табыгыз.

1өнки 2. Ки 3) ләкин


86. Ияртүче теркәгечне табыгыз.

I) гуя 2) Һәм 3) әмма

87. Бәйлекне табыгыз.

1)ләкин 2. яки 3.таба

88. Бәйлек сүзне табыгыз.

1.астында 2.хәтле 3.соң

89. Аерып бирелгән сүз нинди җөмлә кисәге?

Татар халкы — аеруча кунакчыл халык.

  1. хәл 2.тәмамлык 3. аергыч

90. Иярчен җөмләнең төрен билгеләгез.

Апам килгән поезд соңга калды.

  1. иярчен рәвеш җөмлә 2.иярчен вакыт җөмлә 3.иярчен аергыч җөмлә

91. Җөмләнең хәбәре кайсы заманда?

Академик М. 3. Зәкиев Казан дәүләт педагогика институтының ректоры булып эшләгән.

  1. билгеле киләчәк 2.заман тәмамланмаган үткән заман 3.билгесез үткән заман

92.Бу нинди җемлә?

Көн матур булганга, без сәяхәткә чыгып киттек.

  1. гади җөмлә 2.иярченле кушма җөмлә 3.тезмә кушма җөмлә


93. Кайсы сүздә ө хәрефе языла?

  1. т...рҗ...м...ч... 2. т...рб...яч... 3. т...з...ч...

94.Артык парны табыгыз.

  1. сирәк — еш 2.керем — чыгым 3. гади — җиңел

95. Артык парны табыгыз.

  1. бөтенесе — барысы 2.гади — авыр 3.ихтирам — хөрмәт

96. Фразеологизмның дөрес тәрҗемәсен табыгыз. түбәсе күккә тию

  1. дел по горло 2.стоять на своем 3.быть на седьмом небе

97. Артык сүзне табыгыз.

  1. мөһим 2.нәфис 3.чибәр


98. Сүзтезмәнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз. три года тому назад I) өч ел элек 2) өч елга якын 3) өч елдан артык

99. Хаталы сүзтезмәне табыгыз.

I) җаваплы эш 2. Төсле киңәш 3. Мөһим сорау

100. Җөмләнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

Укытучы килгәнче, без сүзләрне кабатладык. 1. До того как пришел учитель, мы повторяли слова. 2. когда вошел учитель, мы повторяли слова. 3. В то время, когда пришел учитель, мы повторяли слова.

101. Дөрес тәрҗемәне табыгыз.

  1. көньяк-көнчыгыш — юго-запад

  2. төньяк-көнбатыш — северо-запад

  3. көньяк-көнбатыш — юго-восток

102.Кайсы расдау дөрес түгел?

  1. Йөзнең яртысы алтмыш була.

  2. Алтмышка кырык сигезне кушкач, йөз сигез була.

  3. Туксан тугыздан егерме дүртне алгач, җитмеш биш була.

103.Дөрес җавапны табыгыз.

Сабан туенда нинди ярыш була?

  1. капчык вату 2. капчык киеп йөгерү 3.капчык белән су ташу

104.Кайсы мәкальдә хата бар?

  1. Кем эшләми, шул ашамый.

  2. Белеме бар меңне егар.

  3. Эше барның белеме бар.

105.Дөрес җавапны табыгыэ.

  • Сколько времени?

  • Два часа семнадцатъ минут.

  1. Сәгать икенче унҗиде минут.

  2. Сәгать өченче унҗиде минут.

  3. Сәгать өч туларга унҗиде минут.

106.Парлы сүзнең икенче компонентын табыгыз. Туган- ....

биреш 2.тумача 3.чага


107.Җөмләнең дәвамын табыгыз.

Мин чит илләргә барырга хыялланам, чөнки ...

  1. яшенле яңгыр яуды 2. берничә тел беләм 3.тавышлар ишетелми

108. Җөмләнең башын табыгыз. ... , кичә күңелле үтте.

  1. Кешеләр күп булмаса да 2.Әгәр кешеләр килмәсә 3.Кешеләр килмәсен өчен

109. Шикләнгәндә, без кайсы кереш сүзне кулланабыз?

  1. әлбәттә 2. димәк 3. бәлки

110. Сүзтезмәнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз. пойти на площадь Тукая

  1. Тукай мәйданында бару 2.Тукай мәйданыннан бару 3.Тукай мәйданына бару

111. Җөмләнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

Читая газету, он нашел интересное объявление.

  1. Газета укыгач, ул кызык белдерү тапты.

  2. Газета укыганда, ул кызык белдерү табар.
    Я) Газета укыганда, ул кызык белдерү тапкан.

112. Җөмләнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

Ике атна чамасы вакыт үтте. 1.Прошло менее двух недель. 2. Прошло около двух недель. 3.Прошло более двух недель.

113 Дөрес җавапны табыгыз. Кичә кич буе нишләдең? 1 Физикадан мәсьәлә чиштек. 2) Физикадан мәсьәлә чишәрмен. 3) Физикадан мәсьәлә чишеп утырдым.

114. Җөмләнең башын табыгыз. ... мин сиңа җиткерәм.

1. Дустым сөйләгәнне 2. Дустым сөйләгәннең 3.Дустым сойләп


115. Җөмләнең ахырын табыгыз. Алар килмәү сәбәпле, ... .

  1. без бу мәсьәләне хәл итмәсәк

  2. без бу мәсьәләне хәл итмәдек

  3. бу мәсьәләне хәл итмәскә

116. Хаталы җөмләне табыгыз.

  1. Без яши торган йорт тугыз катлы.

  2. Без яши торучы йорт тугыз катлы.

  3. Без яшисе йорт тугыз катлы.

117. Парлы сүзнең икенче компонентың табыгыз. тирә-

  1. юл 2.юк 3.юнь

118. Артык парны табыгыз.

  1. ихтирам — хөрмәт 2.зарарлы — файдалы 3.сорау — җавап


119. Кайсы сүздә а хәрефе языла?

  1. м...н...с...б...т 2.к...н...г...ть 3. х...р...к...т

120. Нокталар урынына кайсы теркәгечне куярга кирәк?
Розаның ... тәрҗемәче, ... укытучы буласы килә.

  1. әмма 2.я 3.да

121. Бу сүздә басым кайсы иҗеккә төшә? гарәпчә

I)беренче 2.икенче 3.өченче

122.Нокталар урынына кайсы хәрефне язарга кирәк? Урал та...лары

1)в 2)ң 3)у

123.Кайсы раслау дөрес түгел?

  1. Равил Фәйзуллин — татар халкының танылган ша­гыйре.

  2. Күренекле балалар язучысы Абдулла Алиш тоткын­лыкта ялкынлы шигырьләр иҗат иткән.

  3. Бөтен дөньяга мәшһүр «Моабит дәфтәрләремнең авто­ры — Хәсән Туфан.

124.Сибгат Хакимнең шигыреннән алынган өзектә ничә затла­нышлы фигыль бар?

Азат итә, сугыша, һәлак була Батырларча типкән мең йөрәк, Үлгәннәр дә шул гармунны сагына, Үлгәннәргә хәтта моң кирәк.

  1. алты 2.биш 3.дүрт

125.Нокталар урынына кайсы әдипнең фамилиясен язарга кирәк? Сугыштан соңгы татар авылының тормышы ту­рында язган күренекле әдибебез — ... .

I) Әмирхан Еники 2. Мөхәммәт Мәһдиев 3.Сибгат Хәким

126. Кайсы раслау дөрес түгел?

1) Муса Җәлил сугышка кадәр Татар дәүләт академия театрында эшләгән..

2.Татар дәүләт академия театрында атаклы артистлар белән бергә сәләтле яшьләр дә эшли.

3.Татар дәүләт академия театрын чит илләрдә дә яратып каршы алалар

127.Укытучылар өчен татар телендә чыга торган газета ничек атала?

  1. Мәгариф 2.«Мәгърифәт» 3.Фән һәм тел




128. Бу өзек кайсы шагыйрьнең шигыреннән алынган?

Таң җилләре искәндә, Үләнгә чык төшкәндә, Чулпан, кызым, таң йолдызым, Чабып сиңа кайтыр идем, Гөлләр хуш ис сипкәндә.

  1. Сибгат Хәким 2.Муса Җәлил 3.Хәсән Туфан

129.Нечкә әйтелешле сүзне табыгыз.

  1. Файдалы 2.тыйнак 3.тәрбияле

130.Сүзтезмәнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз. вернуться поздно

  1. соңыннан кайтырга 2.соң кайтырга 3.соңрак кайтырга

131.Мәкальнең дәвамын табыгыз. Тыйнакның кулы эшләр, ... .

  1. мактанчыкның башы эшләр

  2. мактанчыкның күзе эшләр

  3. мактанчыкның теле эшләр

132. Җомләнең ахырын табыгыз. Яңгыр бик нык яуганлыктан, ... .

  1. без җиләк җыярга барырга булдык

  2. без җиләк җыярга бармаска булдык

3)без җиләк җыярга барырга уйладык

133.Җөмләнең башын табыгыз. ... , без яңадан Болгарга юл тоттык.

  1. Бер ел узса 2.Бер ел узу 3.Бер ел узгач

134.Кайсы раслау дөрес түгел?

  1. Урман һавасы һәрвакыт саф була.

  2. Татарстан аша Идел, Кама кебек зур елгалар ага.

  3. Башка бүләкләрдән аермалы буларак, чәчәкне төреп тап­шыралар.

135.Дөрес җавапны табыгыз.

«Иң гузәл кеше икәнсез» шигыренең авторы кем?

  1. Фәрит Яруллин 2.Фәнис Яруллин 3.Роберт Миңнуллин

136. Калын әйтелешле сүэне табыгыз.

  1. фигыль 2.аергыч 3.тәрбияле

137. Сүзтезмәнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз. возвращающиеся из школы дети

  1. мәктәптән кайтасы балалар 2.мәктәптән кайтучы балалар 3.мәктәптән кайткан балалар

  2. 138. Мәкальнең дәвамын табыгыз. Булма син төлке, ... . I) булырсың көзге 2. булырсың көлке булырсың күркә

139. Җөмлөнең ахырын табыгыз. Укытучы әйткән ... . 1.шуңа күрә без чыкмадык 2. шуның дусты күп 3.табышмак җиңел булды

140.Җөмләнең башын табыгыз. ... ул белмәде.

  1. Поезд соңга калды 2.Без киткәнне 3.Әни әйткән

141. Кайсы раслау дөрес түгел?

  1. Күренекле галим М. 3. Зәкиев фидакяр хезмәте белән зур фәнни дәрәҗәгә ирешә.

  2. Шахмат уены Һиндстанда барлыкка килгән.

  3. һиндстанның иң зур шәһәре — Истанбул.

142.Дөрес җавапны табыгыз. Кешене кеше итә торган сыйфат нинди?

  1. белемгә омтылу 2.хезмәт сөймәү 3.кешеләргә игътибарсыз булу

143.Калын әйтелешле сүзне табыгыз.

  1. укытучы 2.дәреслек 3.бина

144.Сүзтезмәнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз. люди разных национальностей

1.бер үк милләт кешеләре 2.милләтнең күренекле кешеләре 3.төрле милләт кешеләре

145. Исем фигыльле сүзтезмәне табыгыз.

  1. каникуллар тәмамлангач 2.каникулларны тәмамлап 3.каникулларны тәмамлау

146. Мәкальнең дәвамын табыгыз. Батыр кешегә ... .

  1. һәр эш авыр тоела 2. бер эш тә авыр түгел 3. бу эш авыр булмый

147. Җөмләнең ахырын табыгыз. Дәресләр тәмамланды, ... .

  1. шуңа курз без өйгә кайтып киттек

  2. шуның белән без каникулдан килдек

  3. шул сәбәпле укучылар авырмадылар

148. Җөмләнең башын табыгыз. ... , тышта ап-ак кар ява.

  1. Көз җиткәнче 2.Яз җитсә дә 3.Җәй үтү белән

149.Хаталы җөмләне табыгыз.

  1. Илең турында уйласаң, гомерең озын була.

  2. Үлем турында уйлама.

  3. Син кем турында уйлый?

150. Дөрес җавапны табыгыз. Нинди кеше бәхетле була?

  1. илен, телен яраткан 2.байлык турында уйлаган 3.кешеләргә игътибарсыз булган

151.«Табигать» темасына караган сүзне табыгыз.

  1. Сәнгать 2. мисал 3.чимал 4.кагыйдә


152. Басым беренче иҗеккә төшкән сүзне табыгыз.

  1. туган-тумача 2.катнашмыйлар 3.әлбәттә 4.кемгәдер


153.Хәл фигыльле сүзтезмәне табыгыз.

1. яраткан җырчым 2.яратып эшләү 3. чын ярату 4. кешеләрне яратырга

154. Бу мәкаль нәрсә турында? Эш сөйгәнне ил сөйгән.

  1. сәламәтлек 2.белем 3.тыйнаклык 4.хезмәт

155. Кайсы сүздә у хәрефе языла?

  1. хок...к 2...зара 3.р...хи 4.гор...р

156.Хаталы сүзне табыгыз.

  1. шикеле 2.тагын 3.әмма 4.кадәр


157.Кайсы раслау дөрес түгел?

  1. Атнаның өченче көне — чәршәмбе. 2.Кышкы көннәр эссе була.

  2. Татар төле төрки телләргә керә. 4.Ел сүзендә өч аваз бар

158.Артык җавапны табыгыз. Кешеләрнең иң гүзәл сыйфатлары ниндиләр?

  1. матурлык әдәпсезлек кунакчыллык чисталык

159.Сүзнең синонимын табыгыз. көн итәргә

  1. куанырга 2.кайгыртырга 3.кабул итәргә 4.торырга

160.Сүзнең антонимын табыгыз. тәмамланырга

  1. бетәргә 2.башланырга 3.башкарырга 4.тапшырырга


161.Боерык фигыльле җөмләне табыгыз.

  1. Тышта ап-ак кар ява. 2.Тәрбияле бала беркайчан да ялганламый

3.Барыгыз да минем арттан иярегез. 4.Минем бу шәхес белән танышасым килә.

162.Грамматик хаталы җөмләне табыгыз.

1.Яз март айдан башлана. 2.Дусларсыз яшәү күңелсез.

3.Мин бу җөмләне тәрҗемә итә алмадым. 4.Кар күп булса, игенчеләр шатланалар.

163.Җөмләнең ахырын табыгыз. Туганнарыбыз килсә, ... .

  1. шуңа күрә без чыктык 2.вакытлары булса да 3.без куанмабыз 4.бергәләп аралашырбыз

164.Җөмләнең башын табыгыз. ... игътибарлы булыгыз. I) Укучылар дәрестә 2) Укучылар, дәресләрдә 3) Укучыларның дәресләре 4)Дәрестәге укучыларны

165.Кайсы җөмләдә нокталар урынына чөнки теркәгечен кулланырга кирәк?

1. Яңгыр явуга ... , без юлга чыктык.
2.Китапны кайдан алсаң, ... куярга кирәк.
3. Без ноябрьне яратабыз, ... ул безгә кыш алып килә.
4. Дәүләт сирәк хайваннарның санын арттыру өчен, ... , төрле эшләр алып бара.

166. Дөрес җавапны табыгыз. Бер тәүлектә ничә сәгать?

  1. егерме 2.дүрт 3.җиде 4.унике утыз

167. Җөмләнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

Обратите внимание на произношение словосочетаний.

  1. Сүзтезмәләрнең ясалышына игътибар итегез.

  2. Җөмләләрнең әйтелешен истә калдырыгыз.

  3. Сүзтезмәләрнең әйтелешенә игътибар итегез.

  4. Сүзләрнең язылышына игътибар итсеннәр.

168. Хаталы сүзтезмәне табыгыз.

  1. йөз сүз 2. егермегә артык җөмлә 3.укучыларның унысы 4.ел саен кабатлау

169. Мәкальнең дәвамын табыгыз. Алтын җирдән табыла, ... .

  1. тел — гомерлек 2.белемдә көч 3.бер эш тә авыр булмый 4.белем — китаптан

170. Кайсы сорау җөмләнең эчтәлегенә туры килми?

Әгәр сез теге яки бу кешене аз белсәгез, бүләк би­рергә ашыкмагыз, чөнки ул моңа гаҗәпләнергә мөмкин.

  1. Бүләк бирү матур гадәтме? 2. Үзең аз белгән кешегә бүләк бирү уңайлымы?

3.Туган көнеңә нәрсә бүләк иттеләр? 4.Кемнәргә бүләк бирергә мөмкин?

171. Агач исемен белдерә торган сүзне табыгыз.
1) миләүшә 2.тиен 3. имән 4. күке

172.Басым икенче иҗеккә төшкән сүзне табыгыз.

  1. Ташбака 2. киттеме 3.кемгәдер 4.коендык

173.Кайсы сүздә у хәрефе языла?

  1. м...хәррир 2.матб...гат 3.Т...ркия 4.массак..ләм

174. Артык сүзне табыгыз.

  1. гариза 2.үсенте 3.оя 4.чирәм
    175. Кайсы раслау дөрес түгел?

1.Тәртип — нечкә әйтелешле сүз. 2.Үги бала — парлы сүз.

3. Ия — җөмләнең баш кисәге. Битараф сүзендә өч иҗек бар.

176. Артык җавапны табыгыз.

Татар теле дәресләрендә балалар нәрсәләрдән фай­даланалар?

I)сүзлектән 2.кулланмадан 3.җыелыштан 4. җыентыктан


177. Киләчәк заман сыйфат фигыльле җомләне табыгыз.

I) Муса Җәлилнең тормышы фашистларның “таш капчыгында” - төрмәдә фаҗигале тәмамлана.

  1. Гомәр Бәширов гомере буе халык авыз иҗаты үрнәклә­рен җыйган.

  2. Китапханәдән аласы китабымның исемен оныттым.

4)Мөхәммәт Мәһдиевнең музеена барган укучылар бик канәгать калдылар.

178. Грамматик хаталы җөмләне табыгыз.

  1. Аз санлы хайваннарны саклау өчен, дәүләт нинди чара­лар күрә?

  1. Кич булган, китәр вакыт җиткән.

  2. Сибгат Хәкимнең сугыш турында нинди әсәрләре бар?

4)«Сагыну» әсерен кем язган?

179. Җөмләнең ахырын табыгыз. Татарстан төрле илләр белән икътисади .... 1. әдәби кичәләр үткәрә 2.килешүләр төзи 3.бурычлар бирә 4.акча кертә

180. Кайсы җөмләдә нокталар урынына әсәрләр сүзен кулла­нырга кирәк?

  1. Җәйге чәчәкләр көзге ... аерылып тора.

  2. Гарәп һәм фарсы ... татар телендә еш кулланыла.

  3. Казан базарларында ел саен бәйрәм алды ... үтә.

  4. Әмирхан Еники татарчага бик күп ... тәрҗемә иткән.

181.Тартымлы исемне табыгыз. 1.Ачышыбыз 2. ачабыз 3. ачыгыз

182.Юклык алмашлыгын табыгыз. 1)болар 2. һичкем 3. нидер

183.Урын рәвешен табыгыз.

1.кинәт 2. бераз 3.быел 4. Анда

184.Тәртип санын табыгыз.

  1. туксан тугыз 2.йөзенче 3.алтау

185. Санның дәрес язылышын табыгыз. 22,7

  1. егерме ике өтер җиде

  2. егерме ике бөтен уннан җиде

  3. егерме җиде бөтен уннан ике

186. II зат берлектәге тартымлы исем фигыльне табыгыз.

  1. тәмамлавың 2.тәмамлаулары 3.тәмамлавыңа 4.тәмамлавыгыздан

187.Кайтым юнәлешендәге фигыльне табыгыз.

1. юыша 2. юыла 3. юына

188.Боерык фигыльне табыгыз.

1.туйдылар 2.тынычлана 3.табармын 4.тикшермәгез

189. Сыйфат фигыльне табыгыз. 1. эшләп 2 эшлисе 3. эшләгәнче

190. Шарт фигыльне табыгыз.

1. әйтсәгез 2. Әйткәч 3. Әйтеп 4. әйтә торган

191. Билгесез киләчәк замандагы фигыльне табыгыз.

  1. Җитештерелә 2.җитештер 3.җитәрлек 4.җиңәр

192. Аерып бирелгән сүз нинди җөмлә кисәге? Укучының бурычы — тырышып белем алу.

  1. хәбәр 2.ия 3.тәмамлык

193. Бу нинди җөмлә? Дәрестә чыгыш ясау өчен, укучылар Интернеттан файдаланалар.

  1. иярчен сәбәп җөмлә 2.иярчен максат җөмлә 3.гади җөмлә

194.Бу нинди җөмлә? Ул әйткәнне мин онытканмын.

  1. гади җөмлә 2.иярчен кушма җөмлә 3.тезмә кушма җөмлә

195. Басым икенче иҗеккә төшкән сүзне табыгыз?

  1. белми 2.эшләми 3.сора

196. Артык парны табыгыз.

  1. күңелле — шатлыклы 2.сылу — чибәр 3.бергәләп — аерым

197. Артык парны табыгыз.

1.кебек — сыман 2.яңа — иске 3.башында — ахырында

198. Сүзнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз. кул чабарга 1.помочь 2) аплодировать 3.) подать руку

Татар теленнән 9 нчы сыйныфлар өчен лексик- грамматик биремнәр
  • Иностранные языки
Описание:

Данное пособие разработано для русскоязычных учащихся 9 класса на татарском языке. Тесты состоят из 200 заданий. В условиях перехода сдачи ОГЭ учащиеся 9 класса должны освоить все разделы  грамматики.

Данный тест позволит учащимся вспомнить весь материал, начиная с начальной школы. В тестовом задании охвачены задания на составления предложений, спряжений глаголов по лицам и числам, склонение существительных по падежам, словообразование, а также даны задания и из области литературы. Например: укажите в какие годы были написаны данные произведения. Использованы разделы морфологии. синтаксиса и другие.

 

Автор Рахматуллина Алсу Фоатовна
Дата добавления 03.01.2015
Раздел Иностранные языки
Подраздел
Просмотров 1422
Номер материала 22525
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓