Главная / Начальные классы / Татар теле "Кушымчалар" (3 класс)

Татар теле "Кушымчалар" (3 класс)

Татар теле дәресе

3 нче сыйныф

Тема: Кушымчалар (Кабатлау)

Максат: 1) Тамыр һәм кушымчалар буенча алган

белемнәрне кабатлау.

2) Мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен ныгыту.

3) Туган илгә, күренекле шәхесләребезгә карата

мәхәббәт тәрбияләү

Җиһазлау: карточкалар, слайдлар


Дәрес барышы

l. Оештыру өлеше.

- Исәнмесез, укучылар! Дәресебезне башлап җибәрәбез.


ll. Үткәннәрне кабатлау.

  • Без бүген тамыр һәм кушымчалар буенча алган белемнәребезне кабатларбыз. Әйдәгез, үткәннәрне искә төшерик әле.

  • Тамыр дип сүзнең кайсы кисәген атыйлар?

  • Әйтелешләре ягыннан кушымчалар ниндиләргә бүленә? (Калын һәм нечкә әйтелешле)

  • Мәгънәләре буенча нинди кушымчалар була? (Сүз ясагыч һәм бәйләгеч)

lll. Белемнәрне тикшерү.

- Укучылар, әйдәгез хәзер белемнәребезне тикшереп алыйк. Сезнең алдыгызда тестлар ята. Игътибар белән сорауны укыгыз һәм дөрес җавапны табып, түгәрәк эченә алыгыз.

Укучыларга тест таратыла.

Тест “Тамыр һәм кушымчалар”

1. Балыкчылыкны сүзендәге сүз ясагыч кушымчаларны күрсәтегез.

а) –лык, -ны б) –чы, -лык в) –чы, - ны

2. Кайсы сүз артык?

а) эшкә б) эшче в) эшчән

3. Кайсы сүз артык?

а) балыкны б) балыкчы в) балыктан

4. Авылдашларымнан сүзенә ничә кушымча ялганган?

а) 4 б) 3 в) 5

5. Кайсы сүзнең тамыры калган икесенекеннән аерыла?

а) балкый б) балкыш в) балык

6. Ике ясагыч һәм бер бәйләгеч кушымча ялганган сүзне табыгыз.

а) урманчылыктан б) урманчыларга в) урманнарыннан

7. Кайсы сүзгә кушымча дөрес ялганмаган?

а) кырлар б) күлләр в) урамлар


- Укучылар, хәзер күршеләрегез белән эшләрегезне алмаштырыгыз һәм экраннан карап, дөреслеген тикшерегез:



hello_html_m73c1ca78.gif

(Укучыларга билгеләр куела)


lll. Тема буенча эш.

1) Мәкальләр буенча эш.

- Укучылар, экрандагы мәкальләрне укып чыгыгыз.

1.Дуслык таш коймадан зуррак.

2.Дусны табу җиңел, саклавы авыр.

3.Сүздә тору – зурлык,

Сүздә тормау – хурлык.

4.Үз анасын зурлаган

кеше анасын хурламас.

  • Хәзер шулардан тамырдаш сүзләрне сайлап языгыз һәм тамырларын билгеләгез (Укучылар мөстәкыйль рәвештә эшлиләр һәм экранга карап дөреслеген тикшерәләр)


hello_html_70ff4d45.gif



3) Экранда шигъри юллар бирелә:

hello_html_2226cc83.gif

(Укытучы укып чыга)

- Укучылар бу юллар сезгә танышмы?

- Әйе, таныш. Бу юллар “Мин яратам сине, Татарстан” дигән җырдан алынган.

- Дөрес, укучылар. Бу җыр нәрсә турында?

- Җырда кемнәр турында сүз бара?

- Җырда Г.Тукай, С.Сәйдәшев, М.Җәлил турында сүз бара.

(Экранда әлеге шәхесләрнең портлары күрсәтелә)

hello_html_3cb700f9.jpghello_html_79d38472.jpghello_html_5293abcb.jpg

- Сез Г.Тукайның нинди әсәрләрен беләсез?

- Кем ул С.Сәйдәшев?

- М.Җәлил турында нәрсәләр беләсез?


- Укучылар сезнең алдыгызда әлеге шигъри юллар ята. Шуннан бер тамырга икешәр кушымча ялганган сүзләрне табып, асларына сызыгыз.

(Дөреслеген экранга карап тикшерәләр)

hello_html_m6ec2fe87.gif

4) Укучылар, әйдәгез барыбыз бергә “Мин яратам сине, Татарстан дигән җырны җырлыйк.

(Экранда җыр сүзләре һәм рәсемнәр)


hello_html_4b112d64.gifhello_html_6815d641.gif


hello_html_m71a8db97.gifhello_html_277f21d1.gif


hello_html_m6408aeb8.gifhello_html_e033e2b.gif


lV. Йомгаклау

V. Өй эше (Карточкалар буенча эш)

Текстны күчереп языгыз, кушымчалар ялганган предмет исемнәрен табып, асларына сызыгыз.

Иртә

Көн башлануын күзәтеп тору бик кызык була. Күк йөзендә кояшның беренче нуры кабына. Төнге тынлык куе агач яфраклары арасына кача. Тау түбәләрен иркәләп елмая. Диңгез дулкыннары ак башларын калкыта. Алар барысы да кояшка башларын ия.



Татар теле "Кушымчалар" (3 класс)
  • Начальные классы
Описание:

      Максат: 1) Тамыр һәм кушымчалар  буенча алган 

             белемнәрне кабатлау.

                2) Мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен ныгыту.

                3) Туган илгә, күренекле шәхесләребезгә карата

             мәхәббәт тәрбияләү

 

Дәрес барышы

l. Оештыру өлеше.

   - Исәнмесез, укучылар! Дәресебезне башлап җибәрәбез.

 

ll. Үткәннәрне кабатлау.

-      Без бүген тамыр һәм кушымчалар буенча алган белемнәребезне кабатларбыз. Әйдәгез, үткәннәрне искә төшерик әле.

-      Тамыр дип сүзнең кайсы кисәген атыйлар?

-      Әйтелешләре ягыннан кушымчалар ниндиләргә бүленә? (Калын һәм нечкә әйтелешле)

-      Мәгънәләре буенча нинди кушымчалар була? (Сүз ясагыч һәм бәйләгеч)

Автор Чукурумова Валентина Николаевна
Дата добавления 08.01.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел
Просмотров 1821
Номер материала 46976
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓