Инфоурок Другое Другие методич. материалы“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр кулланып сөйләм телен үстерү” методик темасы буенча тәҗрибә белән уртаклашу

“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр кулланып сөйләм телен үстерү” методик темасы буенча тәҗрибә белән уртаклашу

Скачать материал

Мин, Яковлева Алсу Тәгъзим кызы мәгариф системасында барлыгы 8 ел эшлим. 2006 нчы елда Бөгелмә педагогия училищесын тәмамлап, башлангыч сыйныф укытучысы һәм татар теле һәм әдәбияты өлкәсендә өстәмә хәзерләү квалификациясен алдым.  

Үз эшемдә мин гел өч билгеләмәгә нигезләнәм “КИРӘК”, “АВЫР”, “КЫЗЫК”.

Минем илһамымның чыганаклары булып тора:

1.     Балалар, алар белән аралашуым. Эммануил Ильенков әйткән: “Һәр бала диярлек бар булачак могҗиза. Һәр бала үзенчә талантлы, аны күрергә генә, бу эшендә аңа ярдәм кулы сузарга кирәк, шуның өчен һәр баланы да яратырга кирәк.

2.     Тәҗрибә, энтузиазм, активлылык.

3.     Фән белән аралашу, белгечләрнең, бөек акыл ияләрнең “китапларын актару”.

Билгеле, укыту процессының үзәгендә -  укучы тора. Ләкин хәзерге заман вакытында укытучы белем чыганагы гына булып калмый, ә беренче планга аның шәхси сыйфатлары килеп баса.

Минем укучыларым төрле бәйгеләрдә катнашып югары нәтиҗәләргә ирешә:

1.     Сәламәтлек театры “Олимпийский наш привет!” – 5 урын (2013);

2.     7 нче сыйныф укучысы Саттарова Изилә белән  Салих Сәйдәшев тормышы һәм иҗаты буенча презентацияләр конкурсында катнашып лаеклы 2 нче урын яуладык. (2013);

3.     Педагог Ризаэддин Фәхреддингә багышланган X республикакүләм педагогик укуларда район этабында катнашучы 8 нче сыйныф укучысы Гарипова Әдилә сертификат белән бүләкләнде. (2013);

4.     Кәрим Тинчуринның 125-еллыгына багышланган респулика конкурс-фестивале – 3 урын (Насыйбуллина Сәрия, Шәрифуллина Айгөл- 9 нчы сыйныф), “Яшь талантлар” номинациясе (Насыйбуллина Сәрия, Шәрифуллина Айгөл- 9 нчы сыйныф), (2013);

5.     Ибрагим Хәлфин исемендәге Республика укучылар фәнни-тикшеренү конференциясе – сертификат (Насыйбуллина Сәрия- 9 нчы сыйныф)(2013);

Мин рәсем, фото төшерергә, бииргә яратам.

(Дусларыма бүләк итеп төшерелгән портретлар)

(Туган ягымның фотосурәтләре)

Укучыларымны да матурлыкны күрергә, сизергә, тормышка ашырырга өйрәтәм.

(Укучыларымның стена газеталары)

(2013 нче ел, “Туган ягым - Татарстан” республика бәйгесендә катнашкан 7 нче сыйныф укучысы Зиннатова Эльвинаның “Туган як – газиз ана кебек” сурәте.)

         2-3 нче сыйныф укучыларын “Созвездие –Йолдызлык - 2014” бәйгесенә әзерләп, “Бакалар” биюсе белән район этабында III урынга лаеклы булдык.

         “Созвездие – Йолдызлык - 2014” бәйгесенең финалында да, шул ук хореоргафия коллективы белән хөрмәтле III урын яуладык.

         4 нче сыйныф укучысы Мотаев Илназ белән  “Газиз туган җирем” дип аталган фантастик хикәясе белән Клара Булатова исемендәге Премия бүләкләү бәйгесендә катнашып, “Матур әдәбият” номинациясендә бөек шагыйрә исемендәге III дәрәҗәдәге Премиясенә лаек булдык. (2014)

Шулай ук үзем дә читтә калмадым, район,республика, ил күләмендә төрле бәйгеләрдә үземне күрсәттем, курсларда булып, белемнәремне үстердем, семинарларда чыгыш ясадым, район гәзитендә мәкалә язып чыгардым.

Бөтенроссия конкурсы “Ел укытусычы- 2013”тә катнаштым һәм  сертификат белән бүләкләндем.

Республика конкурсы “Педагогик Олимп -2013”тә катнашып, республика этабына уздым. Фәнни темамны яклап, фәнни-эзләнү һәм иҗтимагый тормышта актив катнашкан өчен  үземнең курчакларым белән дипломга лаек булдым, фәнни җитәкчем – рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

     

108 сәгатьлек курсларда булып, үземнең квалификациямне арттырдым. Курсларның темасы: “Обновление содержания и методики преподавания учебных предметов «Татарский язык» и «Литература» в условиях введения ФГОС ОО”. Квалификация үстерүнең свидетельствосын алдым.

144 сәгатьлек курсларда булып, үземнең квалификациямне арттырдым.

Курсларның темасы: «Нормативно-правовые, финансово-экономические и организационно-управленческие механизмы, обеспечивающие эффективное развитие системы образования», Квалификация үстерүнең удостоверениясен алдым.

Татар теленнән укытучылар өчен БДИ бирдем  һәм 65 балл җыйдым (2012-2013 нче уку елы).

Шулай ук “Татар теле” һәм “Татар әдәбияты” фәне буенча һөнәри тестирование үттем, нәтиҗәсе 82 балл (23.10.2014 ел).

 “Укучыларны БДИга һәм ДЙАгә әзерләү” буенча 8 сәгатьлек укуда булып, сертификат алдым. Уку Яр Чаллы социаль педагогик технологияләр һәм ресурслар институты тарафыннан оештырылган иде.

 “Шәхескә юнәлтелгән укыту процессында укучыларга татар теле һәм әдәбият дәресләрендә экологик тәрбия бирү” дип исемләнгән регионара татар теле һәм әдәбияты семинарында “Табигать – безнең йортыбыз” дип аталган доклад белән чыгыш ясадым. Кунакларга үз тәҗрибәмне туплап, диск бүләк иттем.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинарында “Морфология бүлеге буенча “Башлангыч сыйныфларда дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек эшләре” дип исемләнгән мастер-класс белән чыгыш ясадым. Коллегаларымны презентацияләрне оста итеп төзүләрем белән шаккаттырдым.

Интернет челтәрендәге infourok.ru, videouroki.net кебек сайтларда үземнең дәрес, сыйныфтан тыш чара эшкәртмәләремне беркетеп, авторлык бастыру шәhадәтнамәләре (свидетельство), сертификатлары белән үз портфолиома өстәп,  тәҗрибәмне туплыйм.

Россия күләмендәге  “Вита-пресс” нәшрияты буенча оештырылган балалар һәм яшүсмерләр арасында финанс грамоталык күтәрү өстендә эшләү  эшкәртмәләр бәйгесендә “Капитал-шоу” Могҗизалар кыры” дип аталган авторлык эшкәртмә өчен “Вита-пресс” нәшриятының генараль директоры исеменнән сертификат белән бүләкләндем. (2013);

Республика күләмендәге “Ел сыйныф җитәкчесе” бәйгесендә катнашып, мәктәп турында III урынны яуладым. (2014)

V  Россия бәйгесендә  “Сәламәтлек укытучысы - 2014” дип исемләнгән муниципаль турының республика этабында 3 урынга лаек булдым.

Мәкаләмдә укытучыларның иҗат эшчәнлеге, укучыларны лаеклы шәхес итеп тәрбияләүче һәм төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда призлы урыннар алучы, күпкырлы шәхес Гөлшат Әхәт кызына багышланган иде.

Бүгенге көндә мәктәпләрдә төрле предметлардан компьютерлар өчен эшләнгән гамәли укыту программалары бар. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә куллану өчен дә интерактив дәреслекләр чыгарыла башлады. Әмма бу дисклар гына безнең ихтыяҗларны канәгатьләндерми. Шуңа күрә үз проектларымны да тормышка ашыра барам. Бүгенге көндә видеоларны актив кулланам. Бу, әлбәттә, видеоязмаларны гадәти карау гына түгел, үзем видеопрезентацияләр төзи башладым. Методик тупланмаларымда алар инде байтак җыелды. Шул юнәлештә шомарып, Россия күләмендәге  Бөек Җиңү көненә багышланган “Гвардия лентасы ” дип аталган дистант бәйгедә үз видеоязмамны җибәрдем. Нәтиҗәләре әлегә билгеле түгел.

Татар теле һәм әдәбияты кабинеты белән мөдир итәм. Кабинетның ел һәм перспектив планы төзелгән. Систематик рәвештә иҗади лабораториямне тулыландырам, кабинетта стендлар яңартам.

“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр кулланып сөйләм телен үстерү” методик тема өстендә эшлим.

Бүгенге мәктәп... XXI гасырда... Нинди булырга тиеш ул? Даими рәвештә үзгәреп торган заманнан артта калмас өчен, нинди булырга тиеш бүгенге көн укытучысы? Бу сораулар турында минем күп тапкырлар уйланганым бар.

«...Заман һәм мәдәният алга үскәнчә һәм икенче төрле итеп әйткәндә, ихтыяҗ һәм мәҗбүрилек кебек нәрсәләр мәҗбүр иткәнчә, укыту рәвешләре төрлеләнер, монда исә акыл ияләре берләшәләрдер», – дип бик хаклы язган күренекле мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин. Чыннан да, җәмгыять үсешенә бәйле рәвештә, укыту процессы да һәрвакыт үсеш-үзгәреш кичерә. Бу уку елыннан республикабызда белем һәм тәрбия бирүнең өр-яңа комплекслы программасы тормыша ашырыла башлый. 2010-2015 елларга мәгарифне үстерүне күздә тоткан «Киләчәк» программасы ул. Яңа мәктәп, киләчәк мәктәбенең төп максаты - зыялы, югары культуралы, актив тормыш позициясенә ия булган укучы шәхес тәрбияләү. Кешелекнең киләчәге, Ватан язмышы, гаилә бәхете киләчәктә гражданин булачак баланың менә бүген нинди тәрбия һәм белем алуына бәйле. Бүгенге балаларыбыз тагын берничә елдан соң нинди кеше булыр, ата-бабаларының лаеклы дәвамчысы була алырмы?

Россия һәм Татарстан республикасы мәгариф системасының яңарыш чоры башка гамәлләр белән бергә укыту-тәрбия эшен үзгәртү, инновацион технологияләр куллануны да үз эченә ала.

Заман таләбе буенча, укучыларның компьютер технологияләренә булган кызыксынуларын истә тотып, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә һәм сыйныф сәгатьләрендә компьютер технологияләрен куллану буенча үз методикамны булдырдым. Фәнне югары дәрәҗәдә үзләштерү, максатка омтылучанлык, информацион технологияләр дөньясында яңалыклар белән кызыксыну теләге уятуда компьютер технологияләрен куллану бик отышлы, дип саныйм мин. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион технологияләрне куллануның өстенлекле яклары күп: дәрес материалы югары күрсәтмәле дәрәҗәдә була, укучының шәхси сыйфатын ачыкларга мөмкинлек бар, контроль һәм үзконтроль дәрәҗәсе югары, төрле дәресләрнең үзара бәйләнешен булдыру, дәрес укыту формаларын һәм ысулларын төрләндерү дәрес эчтәлеген баерак һәм кызыграк итә. Болар барысы да компьютер технологияләрен кулланганда укытучы өчен алыштыргысыз ярдәм итүче сыйфатлар. Бу инде, һичшиксез татар теле һәм әдәбиятының эчтәлеген безнең әйләнә-тирәбездәге чынбарлыкка бәйләргә, шул мохитта шәхеснең үзенең урынын билгеләргә ярдәм итә. Төп максат укучыларда фәнни фикерләү, иҗади эшләү сәләтен үстерү, тәрбия эшендә югары нәтиҗәләргә ирешү, җәмгыятьтә үз урыннарын таба алырлык толерант шәхес тәрбияләү.

Җәмгыять үсешенә бәйле рәвештә, педагогик фән һәм укыту-тәрбия процессы зур үсеш-үзгәрешләр кичерә. Белем эчтәлеге яңа күнекмәләр белән баетыла, мәгълүмат белән эш итү сәләте үстерелә, шәхесне рухи яктан тәрбияләүгә, кешенең әхлакый йөзен формалаштыруга зур әһәмият бирелә. Конкуренциягә сәләтле, заман таләпләреннән чыгып эш итә белә торган, рухи һәм физик яктан камил шәхес тәрбияләү- дәресләрнең төп максаты булып тора. Ә татар теле укытучысы алдында татар телен камил белгән, татар халкының милли традицияләрен таныган, хөрмәт иткән, аны үстерүгә әзер булган балалар тәрбияләү бурычы өстәлә. Әлеге максатка ирешүдә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча укыту технологияләрен файдалану тора. Алар арасында елдан-ел уңышлырак кулланылганы, һичшиксез, мәгълүмати технологияләр булыр.

Компьютер – укучы белән белемнәр системасы арасында арадашчы, белем алу чарасы.

Компьютер ярдәмендә төрле темага күрсәтмә материаллар һәм укыту ресурсларын бик күп табарга һәм аларны кабат-кабат файдаланырга мөмкин. Бу алым укучыларның белем сыйфатын үстерергә ярдәм итә.

Татар теле дәресендә Интернет ярдәмендә уку, язу күнекмәләрен булдыру һәм үстерү, кирәкле  материал табу, укучыларның сүзлек запасын баету,  татар телен өйрәнүгә мотив формалаштыру кебек дидактик бурычларны үтәргә мөмкин.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә компьютерның мультимедия мөмкинлекләреннән киң файдаланып була. Дәресләрдә төрле видео, презентацияләр куллану,сөйләм теле үстерү дәресләрендә презентацион Роwег Рoint программасында эшләнгән иллюстрацияләр куллану укучыларның теманы үзләштерү дәрәҗәсен үстерә. Белемнәрен бәяләү, ялгышларын ачыклау, аларны анализлау һәм төзәтү юлларын билгеләү өчен тестлар бик уңайлы. Белемнәрне тикшерү дәресләрендә файдалану өчен Qbaicik, Еasy Quizzy кебек программаларында тестлар әзерләүдә дә ярдәм күрсәтәләр.

  Компьютер технологияләреннән уңышлы файдаланам, тел һәм әдәбият фәненә иҗади якын килеп эшләү зур нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итәм. Укучыларда ана телебезгә карата мәхәббәт тәрбиялим, аның байлыгын, матурлыгын, фикер тирәнлеген ачып бирәм, аны мәдәниятле итәм, һәрьяклап үстерәм, шәхес итеп тәрбиялим. Укытучы буларак укучыга тормышта үз урынын табарга ярдәм итүче төп ышанычы булып каларга ярдәм итәм.

Информацион, мультимедиа технологияләре һәм цифровой ресурсларны кулланам.

Мин башлангыч сыйныфларга татар телен һәм әдәбиятын укытам.  Уку процессында  алдагы укучылар  уку буенча сәләтләрен  ачык күрсәттеләр:

2 нче сыйныф – Гареева Элиза, Шелиган Константин;

3 нче сыйныф – Кузнецова Александра, Кутушева Ралина, Миннуллина Карина;

4 нче сыйныф – Мотаев Илназ, Галиуллин Рафаил, Насыйбуллин Ришат, Гарипова Алина;

Хәлиуллин Илсур, Софронов Данил (4 нче сыйныф), Ходайбиргәнова Карина (3 нче сыйныф) укучылары белән индивидуаль рәвештә эшлим. Киләсе елга да бу укучылар белән эшне дәвам иттерергә планлаштырам.

Башлангыч сыйныфларда дәресләрем күбрәк очракта уен формасында үтә. Шулай ук бик күп күрсәтмә материал кулланам. СД- дисклар уңышлы кулланам.   

Презентацияләр, видеопрезентацияләр һәм интернет-ресурслар дәресне кызыклы һәм әһәмиятле ясый. Ял  минутларына мөхим карыйм. Аларны да уен формасында үткәрергә тырышам.  Һәр дәрестә диярлек табигать, рус  һәм төрле фәннәр белән бәйләнешне күздә тотам. Әдәбият дәресләрендә группаларда эшлибез. Һәр укучыны тыңлап, аның фикерен билгеләргә тырышам. 3-4 нче сыйныфлардан башлап, олимпиадаларга, БДИга әзерләү буенча игътибарым көчле.

         Контроль эшләрне, диктантларны КИМ рәвешендә үткәрәм. Һәр тикшерү эшеннән соң хаталар өстендә эш эшләтелә. Дәреснең материалы, өй эшләренең күләме укучыларның яшь үзенчәлекләренә һәм таләпләренә туры килә.

         Дәфтәрләр пөхтә алып барыла, регуляр тикшерелә, бердәм орфографик режим таләбенә җавап бирә.

         Дәресләремне А. Яхин һәм Р. Хәйдәрова программаларына һәм дәүләт стандартларына  нигезләнеп төзим.

Татар теле һәм әдәбияты атналыгы үткәрәм. Һәр сыйныф та, һәр милләт баласы да катнаша. Укучыларга кызык булган чараларны гына үткәрергә тырышам. Балаларга “Тамчы-шоу”, “КВН”, “Үз уен” (“Своя игра”), “Могҗизалар  кыры”, әдәби-музыкаль кичәләр ошый.  Актив булган укучыларга мин бүләкләр, грамоталар әзерлим.

          Татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән бер рәттә мәктәп олимпиадаларын,  2-4 нче сыйныф укучылары арасында, “Зирәк тиен” уенын үткәрәм. Укучылар рәхәтләнеп үз белемнәрен тикшерәләр, нәтиҗәләр ясыйлар.

         Шулау ук укучыларым Россия күләмендәге  Бөек Җиңү көненә багышланган “Гвардия лентасы ” дип аталган дистант бәйгедә, “Белмәмеш сораулары” онлайн олимпиадада катнашты. Әлегә нәтиҗәләре билгеле түгел.

Соңгы өч елда татар теле һәм әдәбияты дәресләрен компьютерлы дәреслек һәм китапларны кулланудан башка күз алдына китереп булмый. Татар теле мөгаллиме бүгенге көндә укучыларда татар теленә карата мәхәббәт тәрбияли, аның байлыгын, матурлыгын, фикер тирәнлеген ачып бирә; аны мәдәниятле итә; һәрьяклап үстерә, шәхес итеп тәрбияли. Шуңа күрә Укытучы укучының тормышта үз урынын табарга ярдәм итүче төп ышанычы булып кала да инде.

         Алда һәр сыйныф буенча 2012-2013, 2013-2014 нче уку еллары өчен татар теле  һәм әдәбияты буенча өлгереш һәм белем сыйфаты нәтиҗәләре күрсәтелде.

 

2012-2013 уку елы өчен татар теле  һәм әдәбияты буенча өлгереш һәм белем сыйфаты нәтиҗәләре

Сыйныф

Чирек

Өлгереш

Белем сыйфаты

2 (татар теле)- Алабакүл

1

100 %

100 %

2

100 %

100 %

3

100 %

100 %

4

100 %

100 %

Еллык

100 %

100 %

2 (уку)- Алабакүл

1

100 %

100 %

2

100 %

100 %

3

100 %

100 %

4

100 %

100 %

Еллык

100 %

100 %

3 (татар теле) - Алабакүл

              1

100 %

100 %

              2

100 %

100 %

              3

100 %

100 %

              4

100 %

100 %

         Еллык

100 %

100 %

3 (уку) – Алабакүл

1

100 %

100 %

2

100 %

100 %

3

100 %

100 %

4

100 %

100 %

Еллык

100 %

100 %

3(татар теле)- Дим-Тамак

1

100 %

60 %

2

100 %

60 %

3

100 %

60 %

4

100 %

60 %

Еллык

100 %

60 %

3(уку) –

Дим-Тамак

1

100 %

100 %

2

100 %

80 %

3

100 %

80 %

4

100 %

80 %

Еллык

100 %

80 %

4 (татар теле) Алабакүл

1

100 %

66 %

2

100 %

66 %

3

100 %

66 %

4

100 %

66 %

Еллык

100 %

66 %

4 (уку) - Алабакүл

1

100 %

66 %

2

100 %

66 %

3

100 %

66 %

4

100 %

66 %

Еллык

100

66 %

7 (татар теле) – Дим-Тамак

1

100 %

63 %

2

100%

72 %

3

100 %

63 %

4

100 %

63 %

Еллык

100 %

63 %

7 (әдәбият) – Дим-Тамак

1

100 %

63 %

2

100 %

72 %

3

100 %

63 %

4

100 %

63 %

Еллык

100 %

63 %

8 (Әдәбият) – Дим-Тамак

1

100 %

46 %

2

100 %

46 %

3

100 %

46 %

4

100 %

46 %

Еллык

100 %

38 %

 

2013-2014 уку елы өчен татар теле һәм әдәби уку буенча өлгереш һәм белем сыйфаты нәтиҗәләре

Алабакүл башлангыч белем бирү мәктәбе

Сыйныф

Чирек

Өлгереш

Белем сыйфаты

2

(татар теле)

1

100%

100%

2

100%

100%

3

100%

100%

4

100%

100%

Еллык

100%

100%

2

(әдәби уку)

1

100%

100%

2

100%

80%

3

100%

100%

4

100%

100%

Еллык

100%

100%

3

(татар теле)

1

100%

100%

2

100%

100%

3

100%

100%

4

100%

100%

Еллык

100%

100%

3

(әдәби уку)

1

100%

100%

2

100%

100%

3

100%

100%

4

100%

100%

Еллык

100%

100%

4

(татар теле)

1

100%

100%

2

100%

100%

3

100%

100%

4

100%

100%

Еллык

100%

100%

4

(әдәби уку)

1

100%

100%

2

100%

66,67%

3

100%

100%

4

100%

100%

Еллык

100%

100%

Димтамак төп гомуми белем бирү мәктәбе

 

3

(татар теле)

1

100%

100%

2

100%

100%

3

100%

100%

4

100%

100%

Еллык

100%

100%

3

(әдәби уку

1

100%

100%

2

100%

100%

3

100%

100%

4

100%

100%

Еллык

100%

100%

4

(татар теле)

1

100%

60%

2

100%

80%

3

100%

80%

4

100 %

80%

Еллык

100 %

80%

4

(әдәби уку)

1

100%

80%

2

100%

80%

3

100%

80%

4

100%

100%

Еллык

100 %

80%

 

Татар теле  һәм әдәбияты буенча өлгереш һәм белем сыйфаты нәтиҗәләренә ачыклык кертеп, 2012-2013 нче уку елы өчен түбәндәге гистограммаларда күрсәтелде.

2013-2014 нче уку елы өчен IV чирек һәм еллык билгеләре чыгып җитешмәгәнгә күрә, гистограмма төзелмәде.

                

Гистограмма 1.

Димтамак гомуми төп белем бирү

мәктәбенең 2012-2013 нче уку елы өчен

татар теле буенча буенча өлгереш һәм белем сыйфаты нәтиҗәләре.

Гистограмма 2.

Димтамак гомуми төп белем бирү

мәктәбенең 2012-2013 нче уку елы өчен

татар теле буенча буенча өлгереш һәм белем сыйфаты нәтиҗәләре.

 

         

Гистограмма 3.

Алабакүл башлангыч белем бирү

мәктәбенең 2012-2013 нче уку елы өчен

татар теле буенча өлгереш һәм белем сыйфаты нәтиҗәләре.

Гистограмма 4.

Алабакүл башлангыч белем бирү

мәктәбенең 2012-2013 нче уку елы өчен

татар әдәбияты буенча өлгереш һәм белем сыйфаты нәтиҗәләре.         

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

МБББУ “Димтамак гомуми төп белем бирү мәктәбе” Ютазы муниципаль районы

Татарстан Республикасы

 

 

 

 

 

 

Татар теле hэм әдәбияты укытучысы

Яковлева Алсу Тәгъзим кызы

 

 

“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр кулланып сөйләм телен үстерү”  методик темасы буенча

 тәҗрибә белән уртаклашу

 

 

 

 

 

 

 

2014 нче ел

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр кулланып сөйләм телен үстерү” методик темасы буенча тәҗрибә белән уртаклашу"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Педагог-организатор

Получите профессию

Секретарь-администратор

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Үз эшемдә мин гел өч билгеләмәгә нигезләнәм “КИРӘК”, “АВЫР”, “КЫЗЫК”.

Минем илһамымның чыганаклары булып тора:

1.     Балалар, алар белән аралашуым. Эммануил Ильенков әйткән: “Һәр бала диярлек бар булачак могҗиза. Һәр бала үзенчә талантлы, аны күрергә генә, бу эшендә аңа ярдәм кулы сузарга кирәк, шуның өчен һәр баланы да яратырга кирәк.

2.     Тәҗрибә, энтузиазм, активлылык.

3.     Фән белән аралашу, белгечләрнең, бөек акыл ияләрнең “китапларын актару”.

Билгеле, укыту процессының үзәгендә -  укучы тора. Ләкин хәзерге заман вакытында укытучы белем чыганагы гына булып калмый, ә беренче планга аның шәхси сыйфатлары килеп баса.

 

Минем укучыларым төрле бәйгеләрдә катнашып югары нәтиҗәләргә ирешә:

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 625 828 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 04.01.2015 492
    • DOCX 2.8 мбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гилязева Алсу Тагзимовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Гилязева Алсу Тагзимовна
    Гилязева Алсу Тагзимовна
    • На сайте: 9 лет и 2 месяца
    • Подписчики: 3
    • Всего просмотров: 30271
    • Всего материалов: 13

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Технолог-калькулятор общественного питания

Технолог-калькулятор общественного питания

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 458 человек из 66 регионов

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 40 человек из 19 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 282 человека из 66 регионов

Мини-курс

История и основы галерейного бизнеса

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Основы профессиональной деятельности эксперта в области индивидуального консультирования

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Карьерный навигатор: эффективный поиск работы

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе