Главная / Другое / Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә әхлакый тәрбия бирү

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә әхлакый тәрбия бирү



Казан шәһәре Совет районы 125нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хөснуллина Чулпан Нургали кызының «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә әхлакый тәрбия бирү» мәкаләсе

Күпмәдәниятле  тәрбия бирү – бүгенге мәгарифнең башка халыкларның мәдәниятын, гореф-гадәтләрен, яшәү рәвешләрен үзләштерергә ярдәм итүче, башка милләт кешеләренә карата ихтирам  тәрбияләүче мөһим бер бүлеге. Күпмилләтле җәмгыятьтә яшәп тә, үз телебезне, мәдәниятыбызны саклап калу һәрберебезнең изге бурычы.

Күпмәдәниятлы тәрбия бирүнең  нигезендә әхлак тәрбиясе ята. Әгәр кешенең әхлагы булмаса, ул үзе дә, аның тирә – ягындагылары да бәхетсез була. Атаклы швейцар педагогы Песталоцци: “Әхлак тәрбиясе балалар учреждениеләренең төп бурычы булырга тиеш,” – дигән. Ә татар теле тел һәм әдәбияты дәресләре балада әхлак тәҗрибәсе булдыру өчен иң туры юл, дип саныйм мин. Иң беренче чиратта балада үз милләтенә, аның гореф – гадәтләренә, тарихына,  тел, сөйләм үзенчәлекләренә карата кызыксыну, хөрмәт уятырга кирәк.  Бу эш, башлыча, әдәби әсәрләрне һәм халык авыз иҗаты әсәрләрен  өйрәнү – анализлау барышында алып барыла. Татар халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнү дәресләрендә төрле жанрдагы фольклор әсәрләре белән, аларның рус телендәге вариантлары белән танышабыз, уртак һәм аермалы якларын, аларда әйтелгән төп фикерне билгелибез. Төрле әсәрләрнең фольклор белән бәйләнешне ачыклыйбыз. Моңа мисал итеп Г.Бәшировның «Туган ягым – яшел бишек»  әсәрен  китерә алабыз. Повестьны өйрәнү барышында без халкыбызның тормышы, милли йолалары һәм гореф – гадәтләре, гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләр белән танышабыз. Геройларының милли фикерләвен төрләндерү максатыннан, автор персонажларның сөйләмен мәкальләр, әйтемнәр, халык телендә кулланылучы җор сүзләр белән баета. Туган ягыбыз, туган халкыбыз турындагы бу әсәр укытучының сөйләмен тагын да җанландыра, телне өйрәнүгә кызыксыну уята һәм күпмәдәниятлы шәхес тәрбияләүдә зур роль уйный. Чөнки без күпмилләтле илдә яшибез һәм бу җирдә туган, яшәгән һәр кешенең бәхетле булырга хакы бар.

Күренекле татар язучылары Галимҗан Ибраһимов, Мәҗит Гафури, Нәкый Исәнбәт, Мирсәй Әмир, Әмирхан Еникилар Башкортстанда туып үскәннәр. Шуңа күрә  аларның әсәрләрендә бу якларның гүзәл табигате,  башкорт халкының тормыш – көнкүреше ачык чагыла.Боларга мисал итеп Мирсәй Әмирнең “Агыйдел” , Әмирхан Еникиның “Әйтелмәгән васыять” повестьларын, “Матурлык” хикәяләрен  китерергә була. “Әйтелмәгән васыять” әсәрендә образлар системасы бик бай. Шул образларның иң әһәмиятлесе – Акъәби һәм васыять образлары. Нәкъ менә шушы образларга мөнәсәбәтләре аша башка образларның да ни дәрәҗәдә әхлакый сыйфатларга ия булуы ачыклана. Әмирхан Еники алар аша халыкның рухи хәзинәсенә хөрмәт белән карау кирәклеге мәсьәләсен күтәрә, рухи бушлыкны, әхлакый мәдәни мирастан читләшүне тәнкыйтьли.

Шулай ук табигать белән кеше, кеше белән кеше, бала белән ана мөнәсәбәтләре аша матурлыкны аңлый белергә өйрәтүдә Ә.Еникиның “Матурлык” әсәре зур әһәмияткә ия. Әсәрдә Бәдретдиннең күңел матурлыгы да, гаиләдәге, шәкертләр арасындагы  мөнәсәбәтләрнең матурлыгы да, бала һәм ана арасындагы мәхәббәт матурлыгы та бөтен тулылыгы белән сурәтләнгән. Мондый темалардан  соң үткәрелгән әңгәмәләрнең тәрбияви әһәмияте аеруча зур, дип саныйм. Укучылар матурлык сүзенең башка мәгънәләрен дә күрә башлыйлар, ә бу алар яшендә бигрәк тә мөһим.

Күпмәдәниятле тәрбия бирү ягыннан әһәмияткә ия булган тагын бер әсәрне әйтеп китми мөмкин түгел. Бу Миргазыян Юнысның “Шәмдәлләрдә генә утлар яна” повесте. Тумышы белән төрле милләт вәкилләреннән булган өч егет: Сәйрин Сәләхов, Максим Майнагашев һәм Марсель Ялчинскийларны уртак хис – туган илгә мәхәббәт, тугрылык хисе берләштерә. Аларның дуслыгы, тиңдәшсез батырлыгы укучыларны тормыш, кешеләр белән, шул исәптән башка милләт кешеләре белән үзара мөнәсәбәтләр турында уйланырга мәҗбүр итә.

Татар әдәбияты дәресләрендә милли бәйрәмнәребезне өйрәнүгә дә зур әһәмият бирелә. Шуларның берсе “Нәүрүз” бәйрәме. Укучылар бу бәйрәмнең барлык төрки халыклар өчен дә уртак бәйрәм булуы, һәр милләтнең аны үзенчә үткәрүе турында мәгълүмат алалар. Шулай ук татар халкының бу бәйрәмне ничек үткәрүе турында да сүз алып барыла. Башка халыкларның язгы бәйрәмнәренә дә күзәтү ясыйбыз. Рус халкының «Масленица» бәйрәме дә «Нәүрүз» бәйрәме белән охшаш. Алар кышны озату, язны каршылау буларак билгеләп үтелә. Кешеләр, нинди милләт вәкилләре булуына карамастан, язгы кыр эшләре алдыннан бергәләп бәйрәм иткәннәр. Бу бәйрәмнәр, бераз үзгәртелеп булса да, бүген дә бәйрәм ителә. Әлеге чараларда төрле милләт вәкилләре катнаша. Бу шулай ук  милләтләр арасындагы дуслыкка,  бердәмлеккә бер дәлил булып тора.

Төрле фәннәрне интегральләштерү ярдәмендә рус төркемнәрендә укучы балаларда да телебезгә, туган җиребезгә, анда яшәүче халыкларга карата хөрмәт тәрбияләргә тырышабыз. Аерым шагыйрьләрнең әсәрләрен өйрәнү барышында, аларның сүзләренә иҗат ителгән җырлар, кайбер әсәрләренә багышланган иллюстрацияләр белән танышабыз. Төрле темаларны үткәндә дә башка фәннәргә мөрәҗәгать итәбез. Мәсәлән «Музейларга барабыз» темасын Салих Сәйдәшев, Габдулла Тукай музеена, Милли музейга багышлангән презентация ярдәмендә үзләштерәбез. Анда музейларның кайбер экспонатлары турында мәгълүмат бирелә.

Әлбәттә, мондый мисалларны бик күп китерергә мөмкин. Без, укытучылар, һәрбер әсәрне, текстны укучыларга рухи, милли һәм әхлак тәрбиясе, күпмәдәниятлы тәрбия бирүдә, аларны халкыбызга хезмәт итәрдәй шәхес буларак формалаштыруда барлык мөмкинлекләрне дә файдаланырга тиеш. Шул вакытта гына без өлкән буынга лаеклы алмаш тәрбияли алырбыз.

Кешене җәмгыйятьтән аерып карап булмый, аның гомере эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә үтә. Кешеләр арасында яшәгәч, алар белән үзеңне ничек тоту кагыйдәләрен белү кирәк. Җәмгыйять өчен андый кагыйдәләр бик мөхим, чөнки аларсыз яшәү мөмкин түгел. Андый кагыйдәләр бик күп төрле. Аларның берсе шәхси санитария-гигиена таләпләрен үтәүне таләп итә, икенчесе ничек тыйнак булырга, сүздә торырга, сер саклый белергә өйрәтә. Дәүләт законында ныгытылган кагыйдәләр дә бар. Андый кагыйдәләр хокукый нормалар дип атала. Ләкин яшәүнең бертөрле законнарда да язылмаган кагыйдәләре бар әле. Алар иҗтимагый аңда, аның традицияләрендә, гореф-гадәтләрендә, йолаларында яши.

Ә. Хуҗиәхмәтов фикере буенча, «әхлак сыйфатлары, гадәттә, әхлакый аң, әхлакый кыйммәтләр, әхлакый хисләр кебек төшенчәләр аша билгеләнә».

Әхлак сыйфатлары эчтәлеген тәрбияләү бүгенге көндә аеруча мөһим бурыч булып тора. Җәмгыйятебездәге үзгәрешләрне истә тотып әйткәндә, әхлакый тәрбия төрле дәресләрдә дә алгы рәткә чыгып каралырга тиештер.

Татар теле дәресләрендә әхлак тәрбиясенең бер өлеше булып, туган телгә мәхәббәт һәм ихтирам тудыру. Бу максатка ирешү өчен күп ысуллар бар.

Беренчедән, туган тел турындагы әдипләребезнең фикерләрен өйрәнү. Әлбәттә, Г. Тукай, Ш. Маннур туган телгә багышланган шигырьләрен укучылар яттан белергә тиешләр дип уйлыйм.Әмма шигырьләрдән тыш, туган тел турындагы фәнни мәкаләләр, тарихи карашлар да булырга тиеш.

Икенчедән, туган телгә ихтирам тәрбияләү әдипләребезнең әсәрләреннән китерелгән өзекләр дә зур роль уйныйлар.

Өченчедән, халык авыз иҗаты зур урын алып тора. Шуңа күрә, дәресләремдә түбәндәге күнегү үрнәкләре тәкъдим итәм: Хезмәт турында мәкальләр табарга, мәгънәләрен аңлатырга. Нинди халык әкиятләрендә эшлеклелек, ялкаулыкны җиңеп чыча. Мәсәлән:

Ялкау кеше – ярты кеше, уңган кеше – алтын кеше”. “Үги кыз” әкияте.

Әдәбият белән бергә татар теле дәресләре эстетик тәрбия даими рәвештә алып барырга тиеш. Монда ысуллар итеп, туган авылга, табигатькә  багышланган текстлар кертүне әйтеп китәргә була. Шул текстлар белән беррәттән, туган телнең матурлыгын, гаилә гаделлеген  сөйләм культурасын үстерү мәсьәләләрен хәл итүне дә билгеләп китеп була. Һәр дәрескә укытучы үзе дә иҗади якын килергә тиеш. Мисалга А.Алишның “Сертотмас үрдәк” әкиятен укыганнан соң ,“Сердән авыр нәрсә юк” темасына әңгәмә үткәрелә. Өйгә эш итеп “Сезнең гаиләдә сер тота беләләрме?” соравына җавап хәзерләп килү бирелә. Әти-әнисенең  сер саклый белә-белмәвен бала бәяли. Нәтиҗәдә шул ачыклана: бар ата-ана да  бу таләпләргә җавап биреп бетерм икән әле. Бала моны аңлый, әлбәттә, ләкин дәрестә бу сорауга ничек җавап бирергә белми (ничек инде ул: “Минем әни ачык авыз” яисә “Әтинең авызында сер тормый” дип әйтсен). Бу очракта укытучы ярдәмгә килә. Чөнки укытучы өчен иң мөһиме – куелган теманың бала өчен җитдилегендә, әһәмиятлелегендә, чын кеше булып яшәү өчен бик тә кирәклегендә.

Эшебезнең нәтиҗәсен без шунда күрәбез: татар теле дәресләрендә әхлак тәрбиясенә аеруча зур игътибар бирелергә тиеш. Туган телне яхшы белү, аны ярату, аны хөрмәтләү – әхлаклылыкның бер өлеше.

Кулланылган әдәбият.

1. Богуславская И. Шәхес тәрбияләү – заман таләбе. “Мәгариф” журналы, № 7, 2003, 8 нче бит.

2. Җәләлиев .Ш. Татар халык педагогикасы. – Казан: Мәгариф, 2007..
3.Заһидуллина Д.Ф. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. - Казан: Мәгариф, 2000.
4. Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш.Татар әдәбияты.Теория,тарих.Казан: Мәгариф,2004.
5. Маликов В. Яңа информацион технологияләрдән файдаланып. “Мәгариф” журналы, № 9, 2003, 68 нче бит.

6. Мифтахетдинова Н. Яшьләрне тормышка әзерләү – безнең төп бурыч. “Мәгариф” журналы, № 4, 2007, 7 нче бит.

7.Морозов Р. Уку эшчәнлеген оештыру технологияләре. “Мәгариф” журналы, № 9, 2003, 67 нче бит.

8. Халикова Т. Сәләтле бала – ил байлыгы. “Мәгариф” журналы, № 1, 2012, 19 нчы бит.
9. Шәймәрдәнов Р.Х., Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Татар милли педагогикасы. – Казан: Мәгариф, 2007

 





Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә әхлакый тәрбия бирү
  • Другое
Описание:

Күпмәдәниятле тәрбия бирү-бүгенге мәгарифнең башка халыкларның мәдәниятын, гореф-гадәтләрен, яшәү рәвешләрен үзләштерергә ярдәм итүче,башка милләт кешеләренә карата ихтирам тәрбияләүче мөһим бер бүлеге. Күпмилләтле җәмгыятьтә яшәп тә, үз телебезне , мәдәниятебезны саклап калу һәрберебезнең изге бурычы. 

Күпмәдәниятлы тәрбия  бирүнең нигезендә әхлак тәрбиясе ята. Әгәр кешенең әхлагы булмаса, ул үзе дә, аның тирә-ягындагылары да бәхетсез була. Атаклы швейцар педагогы Песталоцци: "Әхлак тәрбиясе балалар учреждениеләреннең төп бурычы булырга тиеш,"-дигән. Ә татар теле тел һәм әдәбияты дәресләре балада әхлак тәҗрибәсе булдыру өчен иң туры юл, дип саныйм мин. Иң беренче чиратта балада үз милләтенә, аның гореф-гадәтләренә, тарихына, тел, сөйләм үзенчәлекләренә карата кызыксыну, хөрмәт уятырга кирәк. Бу эш, башлыча, әдәби әсәрләрне һәм халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнү- анализлау барышында алып барыла. Татар халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнү дәресләрендә төрле жанрдагы фольклор әсәрләре белән, аларның рус телендәге вариантларыбелән танышабыз, уртак һәм аермалы якларын, аларда әйтелгән төп фикерне билгелибез.

Автор Хуснуллина Чулпан Нургалиевна
Дата добавления 25.01.2015
Раздел Другое
Подраздел Другое
Просмотров 793
Номер материала 54905
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓