Главная / Начальные классы / Татар басма әлифбаларына күзәтү

Татар басма әлифбаларына күзәтү

Гыйлемханова Р. Г.

Татарстан Республикасы Балык бистәсе муниципаль районы

Күгәрчен урта гомуми белем бирү мәктәбе.


Татар басма әлифбаларына күзәтү.

И Әлифбам, син — тәүге фәннәрнең

Тәүге баскычы.

Син кадерле, син — туган телемнең

Алтын ачкычы.

И Әлифбам, син кулымда балкыйсың

Нәкъ нур булып,

Һәр баланы зур бәхеткә илтүче

Ак юл булып.

Зәкия Туфайлова


Әйе, һәркемнең дә белем дөньясына тәүге адымы әлифбадан башлана. Сабыйларыбыз мәктәп бусагасын атлап кергәч тә, туган телебез хәзинәсен шушы китап ярдәмендә өйрәнә башлый. Ә менә безне белем дөньясына алып керүче әлифба китабының тарихи юлбашы кайларга барып тоташа һәм ничек дәвам итә икән? Бу хезмәттә шушы сорауга җавап табарга тырышып карыйк.

Басма әлифба тарихы типографияләр барлыкка килүдән башлана. Көнбатыш Европада беренче типография 1450 елда барлыкка килә. Аны Германиянең Майнц шәһәрендә Иоганн Гутенберг дигән кеше ача. Немец телендә беренче әлифба да шул елларда чыга. Россиядә беренче китап басу эшен 1564 елда Иван Федоров башлап җибәрә. Русча беренчче басма әлифба 1574 елда дөнья күрә.

Татарларда беренче дөньяви басма әлифбалар русча -татарча төзелә. Аларның беренчесе - Сәгыйть Хәлфиннең «Әлифбаи татар» дигән татарча әлифбасы. Китап Маскәудә император университеты типографиясендә 1778 елда басылып чыга.

Татар галиме төзегән беренче басма әлифбаның тарихы тубәндәгечә: 1769 елда Екатерина ІІ указы белән, Казан гимназиясендә татар телен өйрәту дәресләре кертелә. Укытучы итеп Сәгыйть Хәлфин билгеләнә һәм ул озак вакытлар шунда эшли. Шул елларны ул гимназиядә укучы рус балаларын татар теленә өйрәтү өчен әлеге әлифбаны төзи.

Икенче русча-татарча әлифба 1802 елда Петербургта басылып чыга. Аның авторы-Тобол училищесы укытучысы Ният Бакый Атнаметов була. Сәгыйть Хәлфиннеке кебек, бу әлифба да русларны татарча укырга-язарга өйрәтү өчен чыгарылган. Әлифбада сүзләр исемнәргә, сыйфатларга, фигыльләргә төркемләнеп урнаштырылган һәм татар сүзләре белән рәттән аларның мәгънәләре дә китерелгән. Әлеге китап үзе «Әлифба» дип исемләнсә дә, күбрәк ул сүзлеккә тартым. 66 битле бу китапның форматы шактый зур. Аның редакторы Тобол училищесының татар теле укытучысы Иосиф Гиганов була. Ул үзе дә Петербургның император академиясе типографиясендә 1801 елда «Грамматика татарского языка» һәм татарча сүзлек бастырып чыгара. И. Гиганов татар сүзләрен рус хәрефләре белән дә язып күрсәтә һәм аларга шунда ук русча мәгънәләрен дә биреп бара (мәсәлән, яшиль- зеленый).

Өченче русча-татарча әлифбаның авторы - Сәгыйть Хәлфиннең оныгы Ибраһим Хәлфин була. 1800 елның декабрендә Казанда «Азия типографиясе» ачыла. Менә шушы типографиядә 1809 елда И. Хәлфиннең «Шаһин Шаһның Казан гимназиясендә Казан төрки вә хат гарәби үгрәтелә торган әлифба илә кечкенә төрки нәхү вә сарфыдыр» исемле китабы басыла. Автор гарәп алфавитында 29 хәреф барлыгын, ә татар алфавитында исә аларның саны 35 кә җитүен күрсәтә, чөнки татар, төрек, фарсы телләрендә гарәпләрдә кулланылмый торган п, ч, ж, ң, в хәрефләренең дә булуын, болар өстенә сузыкларны белдерү өчен ас, өс һәм өтер кебек билгеләр кулланылуын әйтә. Шул билгеләр белән ба, би, бө, бә формасында барлык хәрефләр күрсәтелеп чыгыла. Гарәп хәрефләренең дурт шәкелдә (аерым, сүз башында, сүз уртасында, сүз ахырында) ничек язылуы күрсәтелә һәм татар грамматикасыннан төшенчәләр бирелә. Ахырда татар сүзләре, татар җөмләләре русчага сүзгә-сүз тәрҗемә итеп урнаштырыла.

«Урыс һәм татар әлифбие» -русча-татарча дуртенче әлифба. Аны Габдеш (Габдулла) Ваһапов төзегән. Бу әлифбаның беренче басмасы 1852 елда басылып

чыга. Шул ук авторның «Басманың эре һәм вак хәрефләре» исемле плакат-әлифбасы да (1863) бар. «Әлифби»гә исә, авторның үз сүзләре белән әйтсәк,

«Горүфтә истигъмаль ителә торган сүзләр, сөйләшүләр, кыскача хикаятьләр һәм төньяк татарларының (хазерге Казан татарлары) җырулары» да тупланган.

Китапта башта татар алфавиты, аннары рус алфавиты китерелә, соңыннан баганалап татар һәм рус сүзләренең тәрҗемәләре, текстлар урнаштырыла. Шуннан соңгы елларда бу китапның яңа басмалары да кат-кат басыла. Ул тора-бара Татарларга урысча, урысларга татарча сөйләшергә һәм укырга үз-үзенә өйрәткечкә әйләнә (1887 елгы басма).

Мирсалих Бикчуринның Мөгаллим әүвәл фи тәгълим лисан әл-гарәп вә әл-фарси, вә әл-татари» («Начальное руководство к изучению арабского, персидского и татарского языков) исемле китабы 1859 нчы елда Казан университеты типографиясендә басыла. «Мөгаллим әүвәл фи тәгълим» узенең төзелеше белән дә, тупланган материалы белән дә игътибарга лаек. Китапның төзүчесе коллежский асессор М. С. Бикчурин, чорының алдынгы кешесе, Оренбургтагы кадет корпусында (хәрби дәрәҗәсе генерал-майор) хезмат итә - әлеге корпуста гарап, фарсы телләреннән өлкән учитель булып эшли. Туган җире-Татарстанның Бәйрәкә авылы. Моның өстенә, Оренбург чик буе комиссиясе янында ачылган кыргыз-кайсак (казак) мәктәбендә балаларга татар теле дә укыта.

Мөгаллим әүвәл фи тәгълим”нең башка русча-татарча әлифбалардан аермасы шунда, аңарда Оренбург ягында яшәүче башкорт һәм кыргыз (казах) халыклары да онытылмаган, русча, гарәпчә, фарсыча сүзләр китапта татар, башкорт, казах телләренә тәрҗемә итеп бирелә. Бу китап тугандаш төрки халыкларны гомуми мәдәнияткә якынайтуга үзеннән билгеле бер өлеш кертә.

Китапта гарәп алфавитында булмаган сузык хәрефләрне ясау өчен хәрәкәләр кулланылуы турында языла, һәр хәрәкәнең ничек укылуы мисаллар белән күрсәтелә. М.Бикчурин әлифбасы ярдәмендә гарәпчә, татарча, русча, башкортча, казахча, кыргызча грамотага өйрәнергә мөмкин булган.

Әлифба китаплары арасында Каюм Насыйриның “Рус теленең уку кагыйдәләре” дигән китабы иң күренекле урынны алып тора. Ул китапны бөек мәгърифәтче 1889 елда татарларны русча укырга-язарга өйрәтү теләге белән иҗат итә. 24 битле бу әлифба, кулланучыларга җайлы булсын өчен, 50 дәрескә бүленгән. Һәр дәрестә укучы рус теленең байлыгы белән таныштырыла, рус хәрефләре һәм рус сүзләре татар хәрефләре һәм татар сүзләре белән чагыштырылып барыла. Каюм Насыйри татар балаларын русча укыту эше белән озак шөгыльләнә, китаптан аның бөек мәгърифәтче һәм галим генә булмыйча, оста педагог булуы да бик ачык күренә.

Шуннан соң да русча- татарча әлифбалар шактый күп басылып чыга.

Аннан соңгы елларда башлап укырга-язарга өйрәтү, шул исәптән җәдиди мәдрәсәләр өчен Галимҗан Барудиның («Сәвад хан» - 1 нче баскыч укыту өчен дәреслек, 1891), Мөхәммәтвәли Мөхәммәтрәхим Әл-Чистайның - «Иказ әл-вилдан» («Балаларны уяту» - 2 нче баскыч укыту өчен, 1891), Әхмәтһади Максудиның «Мөгаллим әүвәл» («Беренче дәреслек», 1892), «Мөгаллим сәнин» («Икенче дәреслек» - соңгы баскыч укыту өчен, 1902) әлифба дәреслекләре төзелә. Ә. Максуди әлифбалары 1892-1917 елларда күп тапкырлар нәшер ителә һәм Россиянең барлык төрки телле халыклар мәктәпләрендә кулланыла. 19 йөз ахырында Имаметдин Сәйфуллинның «Яңа әлифба» (1892), Шакирҗан Таһириның «Бәдьэ әт-тәгълим. Мөкаммәл әлифба» («Башлангыч белем бирү өчен тулы әлифба», 1893) исемле беренче рәсемле әлифбалары дөнья күрә. Күп әлифбаларда математикадан башлангыч мәгълүмат бирелгән бүлек - әбҗәд (саннарны гарәп алфавиты хәрефләре белән билгеләү) аерылып торган. Алар арасында Каюм Насыйри китаплары - «Иҗек (Ибтидаи сабакка шөругъ кыйлгучы балаларга иҗек танытмак өчен бер тәҗрибәдер)» («Укырга-язарга өйрәнергә керешүче балаларга иҗек өйрәтү», 1895); «Иршад әл-әхибба илә тәгълими әл-әлифба» («Әлифба өйрәнүче балаларга нәсыйхәт», 1891) һ.б. бар.
19 йөз ахыры 20 йөз башында мәктәптә укыту системасын үзгәртеп кору сәбәпле «яңа алымлы» дәреслекләр, шул исәптән укытуның авазлар методына нигезләнгән әлифбалар барлыкка килә. 1893 тә Мөхәммәтзакир Ишмөхәммәтовның «Әлифбага җитәкче» уку ярдәмлеге, 1908 дә Хәбибрахман Зәбиринең «Рәсемле әлифба»сы басыла. 19 йөзнең 2 нче яртысыннан керәшен татарлар өчен әлифбалар булдырыла. Алар педагог-миссионер Н.И. Ильминский тарафыннан кириллица нигезендә төзелә: «Кенәгә» («Княгя», 1862); «Керәшен татарлар өчен әлифба» («Букварь для крещенных татар», 1871); «Язу урята торган книга» (1906). Гомуми башлангыч белем бирүне гамәлгә кертү һәм олылар арасында наданлыкны бетерү өчен татар әлифбалары төзү 1920 еллар ахыры 30 еллар башында аеруча киң колач ала. Г. Шәрәф һәм Ш. Алексеевның «Беренче адым» (1923), «Якты юл» (1926), «Яңа тормыш» (1928) әлифбалары нәшер ителә. Латин графикасына күчү белән Гыймад Нугайбәк һәм Мөхәммәтхан Фазлуллинның «Яңа әлифба»сы (1926) нәшер ителә. Шуннан соң татар мәктәпләре өчен әлифбалар РСФСР Педагогия фәннәре академиясе тикшеренүләре, шулай ук Россиянең рус булмаган башка халыклар телендә шундый ук уку ярдәмлекләре эшләү тәҗрибәсе исәпкә алып төзелә.
1950 еллардан татар мәктәпләрендә Г. Сәйфуллин, 1965 елдан Р. Вәлитова, С. Вагыйзов әлифбалары буенча укытыла.
Рус телле балалар өчен 1998 дән башлап Ф. Йосыпов белән Л. Новикова язган «Әлифба» («Татарский букварь») ел саен чыгарыла.

2011 елда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы рөхсәте белән И.Х.Мияссарова,Ф.Ш.Гарифуллина авторлыгында яңа әлифба чыкты. Бүгенге көндә мәктәп бусагасын яңа атлап кергән балалар туган телебез хәзинәсен шушы әлифба ярдәендә өйрәнә башладылар.

Әлифба стабиль булса да, барыбер искерә. Бер генә дәреслек тә гомер – гомергә стабиль дәреслек булып хезмәт итә алмый. Беренчедән, тормыш алга бара, илнең икътисади – сәяси һәм мәдәни тормышында булып тора торган үзгәрешләр, чор алдына килеп баскан яңа бурычлар башлангыч дәреслеккә дә кагылалар, шул үзгәрешләргә, яңа бурычларга туры китереп, әлифбаның да эчке рухын һәм андагы материалларны үзгәртергә туры килә. Икенчедән, тел белеме, укыту методлары туктаусыз үсеп, камилләшеп тора. Әлифба төзүче моны шулай ук искә алырга тиеш була. Димәк, әлифба дәреслегендә билгеле бер күләмдә чорның сулышы; тел гыйлеменең үсеш дәрәҗәсе, грамотага өйрәтү методикасындагы үзгәрешләре чагыла һәм, чор белән бергә атлап бару, әлифбаны камилләштерү өчен, әлифба китабының авторына армый-талмый туктаусыз эшләргә кирәк була.

Файдаланган әдәбият:

  1. Ибраһимов Ф.И. Белем әлифбадан башлана: Татарча уку-язуга өйрәнү методикасы һәм татар әлифбалары тарихы. Казан, 1994;

  2. Кәримуллин Ә.Г. Китап дөньясына сәяхәт: Татар басма сүзенең сәхифәләреннән. Казан, 1979;

  3. Курбатов Х.Р. Татар әдәби теленең алфавит һәм орфография тарихы. Казан, 1999.

Татар басма әлифбаларына күзәтү
  • Начальные классы
Описание:

Әлеге язма башлангыч сыйныф укытучылары өчен методик ярдәмлек буларак хезмәт итәр дип уйлыйм.

Һәркемнең  дә белем дөньясына тәүге адымы әлифбадан башлана бит. Сабыйларыбыз мәктәп бусагасын атлап кергәч тә, туган телебез хәзинәсен шушы китап  ярдәмендә өйрәнә башлый.

 Безне белем дөньясына алып керүче әлифба китабының тарихи юлбашы кайларга барып тоташа һәм ничек  дәвам итә икән? Беренче әлифбаны кем төзегән, ул кайчан булган? Безнең татар халкыбыз нинди дәреслекләрдән белем алган? Әлифбаларны кемнәр язган? Бу хезмәттә шушы сорауга җавап табарсыз дип ышанып калам.  

 

 

Автор Гилемханова Рамзия Габдулхаевна
Дата добавления 05.01.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел
Просмотров 700
Номер материала 34372
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓