Главная / Начальные классы / Статья к 70 летию Великой Победы "Без горур,Сез булганга!"

Статья к 70 летию Великой Победы "Без горур,Сез булганга!"

Без горур, Сез булганга!”

Үтә гомер, ага сулар,

Бер-бер артлы уза еллар.

Бөек Җиңү алдыннан

Сафын барлый ветераннар.

Күз яшьле, кан коюлы рәхимсез Бөек Ватан сугышының соңгы бәрелешләреннән безне ярты гасырдан артык вакыт аерып тора. 70 нче мәртәбә илебезгә шау чәчәкле, тыныч яз килә. Дәһшәтле сугыш еллары бездән никадәр ерагая барса, халык батырлыгының бөеклеге фашизмны җиңүнең дөнья күләмендәге тарихи әһәмияте безнең күңелләргә шулкадәр якыная бара.

Бөек Ватан сугышының дәһшәтле һәм фаҗигале көннәре елдан-ел ераклаша бара. Әмма халкыбыз 1418 көн буена дәвам иткән ул коточкыч вакыйгаларны һич тә оныта алмас. Сугышта 27 миллионнан артык совет кешесе һәлак булды, дистәләрчә миллион хатын-кызлар тол, бик күп балалар ятим калды, инвалидлар биниһая булды. Илебез җимерек хәлгә килде, халкыбыз күпме кайгы-хәсрәт кичерде!?

Миллионнарча гаиләләр үз туганнарының, якыннарының, бигрәк тә хәбәрсез югалганнарның язмышын белә алмады.

Күпмилләтле бердәм халкыбыз аяусыз дошманга каршы сугыш елларында Ватаныбызга карата булган чын патриотизм һәм ихлас мәхәббәт хисләреннән, көрәшебезнең хаклыгына һәм гаделлегенә инанудан, халыклар арасындагы ныклы дуслыкка, узара ярдәмләшүгә ышанудан илаһи көч-куәт алды. Гаять зур рухи-әхлакый күтәренкелек, фронт белән тылның какшамас бердәмлеге кырыс сынауларда җиңеп чыгарга ярдәм итте.

Сугыш... Күпме кеше гомерен, йөзләрдән елмаю, бәхет чаткыларын алып киткән ачлык еллары.

Җиңүнең инде 70 еллыгы якынлашса да сугыш хатирәләре, шул авыр еллар әле дә ветераннарыбыз хәтерендә. Алар безгә 1941-45 нче еллар турында әрнеп, борчылып , үткән хәлләрне яңадан кичергәндәй, күз яшьләре белән сөйлиләр.

Ветераннар, ветераннар, Сугышта булып арыслан

Сезгә хөрмәт, ихтирамнар. Ватанга җиңү яулаган,

Сез булганга матур булып, Тыныч хезмәттә дан алган

Алсу булып ата таңнар. Һәр ветеран-чын каһарман.



Җирдәге һәр кешегә үз туган авылы, районы, шәһәре аеруча якын. Ул-аның кечкенә Ватаны. Анда кеше беренче мәртәбә табигатьнең, аның янәшәсендәге әйберләрнең матурлыгын күрә, тоя. Менә шушы тәэсирләр аша кешедә туган якка һәрчак тугрылыклы булып калу, аның байлыгын арттыру, аны матурайту хисе барлыкка килә.

Тәберде Чаллысы авылы да безнең кечкенә Ватаныбыз. Ватанны хөрмәт итү-якыннарыңны, туганнарыңны, үзең яши торган йортны, урамны, авылны, анда яшәүчеләрне, эшләүчеләрне ихтирам итү ул.

Тәберде Чаллысы авылыннан сугыш кырларына 197 кеше үз Ватанын сакларга дип киткәннәр. 96 кеше яу кырыннан кайта алмаган.

Безнең авылда да ихтирамга лаеклы кешеләр, сугыш ветераннары күп иде. Бүгенге көндә үз туган авылында, үз нигезендә гомер итүче, хөрмәткә лаек бер Ветераныбыз Вафин Шәрип абый гына исән. Шушы Ветераныбыз турында берничә сүз әйтеп үтәсе килә.

1941 елның 22 июнь таңында туган җиребезнең офыклары кояш нурларының яктылыгыннан түгел, планетабызга дөрләп кабынган сугыш ялкыныннан кызарды.

Фашистлар Германиясе тыныч хезмәт белән көн күрүче совет иле шәһәрләрен һәм авылларын яндырырга, җимерергә, таларга тотынды. Илебез фаҗигале көннәр кичерде. Партиягә, Туган илгә бирелгәнлек, ә дошманга карата утлы нәфрәт хисләре белән миллион сугышчылар сафка бастылар. Менә шуларның берсе Тәберде Чаллысы авылында яшәүче сугыш ветераны Вафин Шәрип абый. Ул бу елларны моңсулык белән искә ала.

Вафин Шәрип абый 1921 елда туа. Гомер буе колхозда гади колхозчы булып эшли. Әти-әнисе ул бик кечкенә чагында ук үләләр.Шәрип абый үги әбисендә яши. 1942 елда сугышка китә. Ул иң элек “Суслангер” лагеренә эләгә. Шуннан поездка утыртып бернидә әйтмичә Ленинградка алып китәләр. Егеткә 16-18 яшьләр генә булса да, ул бар көченнән туган илен яклый, саклый. Сугышта рядовой солдат вазыйфасын үти. Ленинградта 3-4 көн форсировать итәләр. Бик күп сугыш яралары ала.Аның уң кулының бармак арасыннан, сул кулының терсәгенә пуля керә, ә аягын бомба яралый. Ул госпитальгә дәваланырга крә. Аларга ашарга 400 гр. Ипи бирәләр, ә блокаданы җимергәч ашарга күп була. Ленинградтан соң контузия була. Аннан соң Войбранкка частькә кайта. 1944 елның 9 маенда Латвияне алалар. 1946 елны Шәрип абзый туган авылына кайта. Ул инде инвалид була.

Вафин Шәрип абый гомере буе икмәк өчен ат җигеп, мал карап йөргән кеше инде ул. Кайткач та, шулай ук колхозда эшли.

Ватан өчен аяусыз көрәшләре хакына ходай аны озын гомерле һәм бәхетле иткәндер, мөгаен.

Совет кешеләре әнә шулай җиңү көнен зур түземсезлек белән көтеп алдылар. Ләкин ул көн канлы көрәштә яулап алынды. Аны авыр газап, чиксез михнәт, күп корбаннар, бәрабәренә көрәшеп алырга туры килде.

Сугыш безне якыннарыбыздан, туганнарыбыздан мәңгелеккә аерды. Әмма без үз тормышларын Ватан азатлыгы, безнең азатлыгыбыз өчен корбан итүчеләрне һәрчак истә тотабыз. Аларның якты истәлеген онытырга беркемнең дә хакы юк.



































Статья к 70 летию Великой Победы "Без горур,Сез булганга!"
  • Начальные классы
Описание:

Җирдәге һәр кешегә үз туган авылы, районы, шәһәре аеруча якын. Ул-аның кечкенә Ватаны. Анда кеше беренче мәртәбә табигатьнең, аның янәшәсендәге әйберләрнең матурлыгын күрә, тоя. Менә шушы тәэсирләр аша кешедә туган якка һәрчак тугрылыклы булып калу, аның байлыгын арттыру, аны матурайту хисе барлыкка килә.

Тәберде Чаллысы авылы да безнең кечкенә Ватаныбыз. Ватанны хөрмәт итү-якыннарыңны, туганнарыңны, үзең яши торган йортны, урамны, авылны, анда яшәүчеләрне, эшләүчеләрне ихтирам итү ул.

Тәберде Чаллысы авылыннан сугыш кырларына 197 кеше үз Ватанын сакларга дип киткәннәр. 96 кеше яу кырыннан кайта алмаган.

Автор Ахметханова Милеуша Фаляховна
Дата добавления 18.06.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Другое
Просмотров 238
Номер материала 60058
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓




Похожие материалы