Инфоурок Классному руководителю Другие методич. материалы“Соңгы кыңгырау” бәйрәменә сценарий

“Соңгы кыңгырау” бәйрәменә сценарий

Скачать материал

“Соңгы кыңгырау” бәйрәменә

сценарий

 

1а.б. Хәерле көн кадерле әти-әниләр, кунаклар, хөрмәтле укытучылар һәм укучылар. Безнең бүген мәктәбебездә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме.

 

2а.б. Күтәренке күңелле

Барда көләч шат бүген,

Күктә кояш елмая,

Яшерә алмый шатлыгын.

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Бәйрәм бүген, бәйрәм !

Җырлыйсы килеп кенә

Тора бүген минем дә,

Көтеп алган бәйрәме

Бүген һәммәбезнең дә.

 

1а.б. Бу бинада мәктәбебездә

Без бер гаилә булып яшибез.

Ничәнче ел инде уку бара,

Белем арта, үсә яшебез.

Класслардан классларга күчеп,

Үсеп барган яшьләр эзеннән

Күпме шәкерт сиңа мәктәбем

Һәрбер елның килә көзеннән

 

2а.б. Әйе, укулар инде артта калды,

Җыелыштык соңгы бәйрәмгә.

Һәркем тоя үзен әзер итеп,

Таулар, диңгезләрне кичәргә.

 

1 а.б. Әйе шул, уку бетте, дәфтәрләрдә нокта,

Сау бул инде мәктәп көзгә кадәр.

Бәйрәм бүген барлык мәктәпләрдә,

Хис ташкыны дулый күкрәктә.

Ә хәзер бәйрәмебезне ачып җибәрү өчен сүзне мәктәбебез директоры Мингазов Марат Миргасыйм улына бирәбез.

 

                           (Сүз килгән кунакларга бирелә)

1 а.б. Быел безнең “Соңгы кыңгырау” бәйрәме башка елдагылардан үзгәрәк.

 

2 а.б. Нигә алай дисең, Алсу? Мәктәбебез шаулап-гөрләп тора, укучылар барсы да матур  итеп бәйрәмчә киенеп килгәннәр. Ә шулай да нидер җитми шул.

 

1 а.б. Әйе, быел бит безнең унберенчеләребез юк, ә алар урынына без бүген бәйрәмебездә 9 класс укучыларын кыңгырау чыңы белән дәүләт имтиханнарына озатабыз. Әнә алар үзләре дә сәхнә артында сүз биргәнне көтеп торалар.

 

2 а.б. Рәхим итегез тугызынчылар, сәхнә сезнеке.

(9 класс укучылары чыгышы)

1 а.б. Бүгенге “Соңгы кыңгырау” бәйрәме дүртенчеләребез өчен дә дулкынландыргыч. Чөнки алар зур үстеләр, бишенчегә күчтеләр.Кыңгырау чыңы аларны да дәшә соңгы дәрескә. Ә хәзер әйдәгез, дуслар! Сүзне бирик дүртләргә, күптән инде көтә алар үз сүзләрен әйтергә.

 

2 а.б. Нәкъ Сәвәләй тау буенда бардыр бер авыл – Нәдер диләр.

Бу авылның уртасында өр-яңа бер мәктәп бар диләр

Ул мәктәпнең һич онытмам – рәхәт тәнәфесләрен

Ашханәсен, бәйрәмнәрен һәм авыр дәресләрен.

Зурмы? дисәң, зур түгелдер, бу мәктәп бик шәп кенә

Әмма белем  чыганагы кечкенә түгелдер һич кенә.

 

1 а.б. Монда һәр ел белем ала бик сәләтле балалар,

Һәр яз саен олы юлга кузгала бу балалар,

Мәктәп бик салкын вә бик эссе түгел уртача һава,

Мәгърифәт кояшы балкый һәр көн саен бу бинада.

 

2 а.б. Бик хозур рәт-рәт тора, гаскәр кеби дежурныйлар,

Беркемгә тәртип бозарга һич чара калдырмыйлар.

Бервакыт чыңлый кыңгырау дәресләргә чакырып,

Коридорлар бушап кала, мәктәп тә кала тынып.

 

1 а.б. Без бик күңелле яшибез, бәйрәмнәр яратабыз,

 Барлык күңелсез уйларны без җырлап таратабыз.

 

2 а.б. Әйе, шул кызлар,  Гөлнара апа Рахматуллина җитәкләгән музыка түгәрәгендә  һәм җыр дәресләрендә укучылар бик күп җырлар өйрәнделәр.

 

1 а.б. Бүген ул җырлар сәхнәбездә әледән-әле яңгырап торыр.

 

2 а.б. Әйдә әле, Диана, без аларны хәзер үк сәхнәгә чакырыйк. Әнә бит алар сәхнә артында безне җырлатыгыз дип ашкынып торалар.

(“Җырлап яшәр чагыбыз” )

 

1 а.б. Алсу,  мәктәбебездә бәхетле гаилә, тату гаилә, спорт сөюче гаилә кебек бәйрәмнәр даими үткәрелеп кенә тора.

 

2 а.б. Әйе шул, Диана, һәрбер гаилә үзенчә бәхетле. Без дә бит менә мәктәбебездә тату бер зур гаилә булып яшибез. Гаиләбездәге иң кечкенәләребезнең дә үз шөгыльләре, кечкенә генә булсада үз уңышлары бар.

1 а.б. Әйдә әле, Алсу, без аларны сәхнә түренә чакырыйк.

(“Гармун уйныйм”)

 

2 а.б. Бүгенге информацион технологияләр, техника заманында дәүләт телләре буларак татар һәм рус телләрен генә белү җитми шул.

 

1 а.б. Шуны аңлаптыр инде, безнең укучылар башлангыч класстан ук җиңнәрен сызганып инглиз телен өйрәнәләр. Хәтта Гөлназ апалры Маматкулова җитәкләгән инглиз теле түгәрәгенә йөреп, белемнәрен арттыралар. Менә тыңлап карыйк әле, инглиз телендә алар рәхәтләнеп шигырьләр дә сөйлиләр.

(Инглиз телендә шигырь)

2 а.б. Диана, ә син аулак өйнең нәрсә икәнен беләсеңме?

 

1 а.б. Белмим шул, Алсу, аны нишләтәләр, ипигә ягып ашыйлармы?

 

2 а.б. Син инде бигрәк тагын , аулак өйдә элек кызлар, егетләр җыелып күңел ачканнар, гармунда уйнап җырлаганнар. Хәер, нигә әле мин сиңа моны сөйләп торам, менә хәзер Марат белән Ләйсәннең җырлаганын тыңла әле, барысын да аңларсың.

(“Аулак өй”)

 

1 а.б.  Алсу, синең читегең бармы?

 

2 а.б. Нигә соң ул? Мин бит бии белмим, ә читекләрне биегәндә генә кияләр.Әнә безнең Марат күн итеген Казаннан ук барып алып кайткан.

 

1 а.б. Әйе, шул  күн  итекләрен киеп, сәхнәдән төшми җырлап кына йөри икән. Әле “Чыңлы тамчы” конкурсында катнашып лауреат та булды.

 

2 а.б. Каршы алыгыз, сезнең алда  “Чыңлы тамчы” -2007 лауреаты Марат Якупов .

“Казанский күн итек”

 

1 а.б. Заман безгә  “югары мен”  дип  ике канат бирде, берсе аның сөекле ана телебез булса, икенчесе бөек рус теле.

 

2 а.б. Безнең укучыларыбыз рус телен су кебек эчәләр, рус кешеләреннән дә ким сөйләшмиләр. Рус теленнән бердәм дәүләт имтиханнарында  да бер дә сынатмыйбыз.

 

1 а.б. Ә хәзер,  Алсу апа Якупова җитәкләгән рус теле түгәрәгенә йөрүче Гөлназыбыз сезгә саф рус телендә бөек Пушкин телендә шигырь сөйләр. Шигырь безгә гүзәллекнең серен ачар, әйбәт буласыгыз килсә шигырь укыгыз, шигырь тыңлагыз.

(Рус телендә шигырь)

2. а.б. Диана, әйт әле, тәмле әйбер ашагач нәрсәгә рәхәт була?

 

1 а.б. Соң авызгадыр инде, Алсу.

 

2 а.б Ә менә тәмле сүз ишеткәч... ?

 

1 а.б. Һичшиксез, күңелгә.Аңлагансыздыр инде, хәзер Айгөл башкарачак җыр да нәкъ менә “Тылсымлы сүзләр” дип атала.

 

“Тылсымлы сүзләр”

“Әтәчем”

2 а.б. Алсу, безнең 7 класс кызлары бит, Ләйсән апа Зарипова җитәкләгән бию түгәрәгенә дә язылганнар ди.

 

2 а.б. Шулаймы, и гомер кызыктым шул оста биючеләргә карап.

 

1 а.б. Әнә бүгенге бәйрәмгә дә  алар бик тиз арада татар биюе өйрәнеп килгәннәр икән.

 

2 а.б Басыгыз кызлар, басыгыз

Биегәнегезне күрсеннәр.

Баскан җирдә ут чыгара

Безнең кызлар дисеннәр.

(7 класс биюе)

1 а.б Мәхәббәтең бакага төшсә, су буеннан кайтып кермәссең дигәннәрме әле борынгылар, Алсу?

 

2 а.б Нәкъ шулай, Диана.Безнең кызларга да әллә нәрсә булган әле, бак-бак дип нәкъ бакалар шикелле җырлыйлар, әллә гашыйк булдылар микән?

1 а.б. Әйдә үзләрен тыңлыйк.

“Су анасы”

1 а.б.Безнең мәктәптә бит әле, “Әдәбият сөючеләр” түгәрәге дә эшли.Анда йөрүчеләр “Нәфис сүз”, “Конферансье”, “Яшь журналист”, конкурсларында катнашып дипломнар алалар.

 

2 а.б. Ә менә 8 класс укучылары театр куярга яраталар, “Мунча ташың” бер урында торсын. Бүген дә алар сезнең игътибарга Г. Зәйнашеваның “Тузган тораклар бетсен” әсәреннән өзек күрсәтерләр.

 

1 а.б. Бик ошаса, әле киләсе уку елында аның азагын да күрсәтергә вәгъдә бирделәр. Ә хәзер өзекне рәхим итеп карагыз .

 

 Шуның белән “Соңгы кыңгырау” бәйрәменә багышланган чыгышыбыз тәмам.

2 а.б. Тыныч булсын көннәр,

Чәчәк атсын гөлләр

Балкып янсын кояш нурлары

Күңелләр саф булсын,

Бәхетләр ак булсын

Шаулап узсын мәктәп еллары.

 

1 а.б. Кошлар канат каксын

Чишмә челтерәп аксын,

Күктә янсын якты йолдызлар.

Дуслар артып торсын,

Бәхет ташып торсын,

Имин булсын иде дөнъялар.

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "“Соңгы кыңгырау” бәйрәменә сценарий"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист по коллекторской деятельности

Получите профессию

Экскурсовод (гид)

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Мәктәптә иң тантаналы һәм иң истәлекле көннәрнең берсе “ Соңгы кыңгырау”  бәйрәме.Соңгы кыңгырау ул мәктәпне тәмамлап зур тормышка юл аласы егет һәм кызларга алдагы көннәрнең гаҗәеп матур да.тынгысыз да, соклангыч та һәм авыр да буласын искәртеп тора кебек.

Бәйрәмгә әзерлек эшләре алдан алып барыла. Укучылар, укытучылар фотога

төшерелә, дәресләрдән, бәйрәмнәрдән күренешләр, балаларның кечкенә

вакыттагы фотолары компьютерга кертелә, слайдлар ясала. Һәрбер укытучы яки

укучы турында сөйләгәндә слайдлар проектор ярдәмендә күрсәтелә.

Зал бәйрәмчә бизәлә. Кыңгырау рәсеме, күгәрченнәр эленә, шарлар белән

бизәлә, плакатлар языла. Балаларның кечкенә вакытта төшкән кызыклы фотолар

ярдәмендә газета чыгарыла. Фото астына кызыклы шигырьләр чыгарыла.

Шигырьләрне үзебез чыгарабыз, укытучыларга районыбыз шагыйрәсе Минзифа Эхмәтшина шигырьләре дә кулланылды.

Алып баручылар сыйныф җитәкчесе һәм түбәнрәк сыйныфта укучы

малай булырга мөмкин.

 Бу "Соңгы кыңгырау"бәйрәме класс җитәкчеләренә ярдәмлек булыр дип ышанам. Бәйрәм мәктәптә 11 нче сыйныф укучылары булмаган очракта үтеәрү өчен кулай. Кичәдә мәктәпнең уңышлары, сәләтле укучыларның чыгышлары белән чиратлаштырып алып барыла, түгәрәкләр эшчәнлеге дә яктыртыла.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 626 925 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 06.01.2015 2360
    • DOCX 46.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Зигангирова Римма Мирхатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Зигангирова Римма Мирхатовна
    Зигангирова Римма Мирхатовна
    • На сайте: 8 лет и 9 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 4190
    • Всего материалов: 3

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Копирайтер

Копирайтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Деятельность классного руководителя в соответствии с ФГОС в условиях современной школы

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 755 человек из 75 регионов

Курс повышения квалификации

Уверенность, уверенное поведение, воспитание волевых привычек, развитие учебной мотивации у детей и подростков

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 81 человек из 31 региона

Курс повышения квалификации

Медиаграмотность как форма работы с современным родителем

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 38 человек из 22 регионов

Мини-курс

Техники визуализации в учебном процессе

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 30 человек из 15 регионов

Мини-курс

Фитнес: особенности занятий и специфика питания

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 82 человека из 33 регионов

Мини-курс

Музыкальная культура: от истории до современности

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе