Главная / Начальные классы / «Сәламәтлек докторы дәресләре» программасы Дәрестән тыш эшчәнлекнең спорт - сәламәтләндерү юнәлеше.

«Сәламәтлек докторы дәресләре» программасы Дәрестән тыш эшчәнлекнең спорт - сәламәтләндерү юнәлеше.




«Сәламәтлек докторы дәресләре» программасы

Дәрестән тыш эшчәнлекнең спорт - сәламәтләндерү юнәлеше.

Дәрестән тыш эшчәнлек бурычлары:

  • анатомия, физиология, гигиена өлкәсендә беренчел күзаллаулар формалаштыру;

  • укучыларны сәламәтләндерү күнегүләре, гади процедуралар аша үзконтроль, үзбәя, үз сәламәтлегеңне кайгырту, үз-үзең белән идарә итү алымнарына өйрәтү.

  • укучыларның гигиена культурасы, хәрәкәт активлыгын үстерү ярдәмендә сәламәтлекләрен ныгыту;

  • укучыларны рухи яктан баета, уңай хисләр тудыруга ярдәм итә торган спорт-сәламәтләндерү, профилактик чаралар үткәрү.

  • укучыларның хәрәкәт активлыгын, танып-белү һәм иҗади сәләтләрен үстерү;

  • балаларда үз-үзеңне танып белү, үзүсеш, үзеңне камилләштерү һәм үз сәламәтлегең белән идарә итү теләге уяту;

  • тормыш иминлеген кайгырту һәм гигиена кагыйдәләрен үтәү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару теләге формалаштыру;

  • Программаны тормышка ашыруның төп юнәлешләре:

  • – төрле очраклар өчен куркынычсызлык инструктажлары уздыру;

  • – спортның төрле төрләрен (йөгерү, сикерү, спорт уеннары, төрле предметлар белән үстерешле күнегүләр) оештыру һәм уздыру;

  • – елның төрле вакытларында саф һавада уйнау өчен хәрәкәтле уеннар оештырып уздыру;

  • – зарарлы гадәтләрне профилактикалау максатыннан чаралар уздыру;

  • – мәктәптә балаларның санитар-гигиеник таләпләрне үтәве буенча эш;

  • –укучыларны тукландыруны оештыру;

  • –ата-аналар белән чаралар уздыру;

  • – юлларда балалар травматизмын кисәтү буенча чаралар уздыру;

  • –медицина хезмәткәре белән очрашулар уздыру.



Эшләү алымнары һәм формалары

Дәресләр сыйныф бүлмәсендә (теория), спорт залы яки саф һавада сәламәтлекне ныгытучы уеннар формасында үтә. Анда әңгәмәләр, шөгыльләр, хәрәкәтле уеннар, экскурсияләр, практик эшләр каралган.


Программа буенча укучылар үзләштерергә тиешле белем, күнекмәләр һәм көтелгән нәтиҗә


  1. Сәламәт яшәү рәвешенең төп өлешләрен аңлау.

  2. Үз сәламәтлегеңне кайгырта һәм саклый белү.

  3. Шәхси гигиена кагыйдәләрен, чыныгу алымнарын, уен уйнаганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үзләштерү.

  4. Витаминнарның файдасын аңлау.

  5. Дару үләннәренең төрләрен белү һәм аларны дөрес җыярга өйрәнү.

  6. Беренче ярдәм күрсәтү юлларын тормышта куллана белү.

  7. “Дару үләннәре” темасы буенча гербарий әзерләү һәм яклау.

  8. “Беренче ярдәм кагыйдәләре” дигән темага стенд ясау.



Сәламәтлек докторы дәресләрепрограммасы башлангыч сыйныф укучылары (7-11 яшьлекләр) өчен төзелде. 2,3,4 классларда атнага бер тапкыр, 25 минутлык итеп үткәрелә.

Программада белем бирү һәм сәламәтләндерүнең эффектлылыгын өйрәнүгә юнәлдерелгән диагностика үткәрү күздә тотыла. Алган белемнәрне практик куллану максатыннан һәр бүлек саен иҗади эшләр тәкъдим ителә. Алар укытучыга балаларда гигиена, анатомия, физиология буенча белемнәр, сәламәтлекне ныгыту һәм саклау күнекмәләре формалашу дәрәҗәсен дә билгеләү мөмкинлеге бирә. Укучы балаларның физик үсеше һәм сәламәтлеге формалашу индивидуаль һәм дәвамлы процесс. Аны күзәтү төрле тестлар ярдәмендә алып барылырга мөмкин.

Тематик план

2 -сыйныф

Т/н

Занятиенең темасы

Сәгать саны


1

Мин үз-үземне өйрәнәм (18 сәгать)

Көндәлек режим.


1

2

Көндәлек режимны үтәү.

1

3

Мәктәп әдәпләре.

1

4-5

Чисталык-сәламәтлек нигезе.

2

6

Йөз әдәпләре.

1

7

Күз әдәпләре.

1

8

Күзләрне саклау.

1

9

Күз авырулары.

1

10

Нинди күзлек кияргә?

1

11

Күзләр өчен гимнастика. Күнегүләр өйрәнү.

1

12

Борын әдәпләре.

1

13

Колак әдәпләре.

1

14

Кул әдәпләре.

1

15

Баш әдәпләре.

1

16

Йокы әдәпләре.

1

17

Утыру әдәпләре.

1

18

Йөрү әдәпләре.

1


19

Күзкамаштыргыч елмаю (8 сәгать)

Авыз. Кешегә авыз ни өчен кирәк.


1

20

Тешләр. Тешләрнең төзелеше.

1

21

Тешләрне дөрес чистарту.

1

22

Теш чистарту щёткасы һәм пастасына реклама (иҗади эш)

1

23

Теш авырулары.

1

24

Тешләрне саклау.

1

25

“Бәхетле тешләр” (иҗади эш).

1

26

Стоматология поликлиникасына экскурсия.

1


27

Сәламәт булу нәрсә ул ( 8 сәгать)

Нәрсә ул сәламәтлек?


1

28

Сәламәт тәндә - сәламәт акыл.

1

29

Ничек матур буй-сынлы булырга?

1

30

Физкультура дәресләре, тәнәфесләр ни өчен кирәк?

1

31

Без ни өчен төнлә йоклыйбыз?

1

32

Пычрак куллар авыруы.

1

33

Иҗади эш. Сәламәтлек кагыйдәләрен төзү.

1

34

Йомгаклау. Чисталык һәм сәламәтлек бәйрәме.

1


3 – сыйныф

Т/н

Занятиенең темасы

Сәгать саны


1

Туклану серләре (15 сәгать)

Ашкайнату органнары, төзелеше, роле.


1

2

Дөрес туклану серләре.

1

3

Аллергия, аны булдырмау чаралары.

1

4

Минем яраткан ризыкларым.

1

5

Туклану һәм сәламәтлек.

1

6-7

Меню төзү серләре.Сәламәтлек салаты әзерләү.

2

8

Татар милли ризыклары.

1

9

Чит ил кешеләре ни ашый?

1

10

Рациональ туклану.

1

11

Ризыкны әзерләгәндә гигиена таләпләре.

1

12

Ашарга өйрәнми-ашка барма.

1

13

Азык-төлек сатып алу кагыйдәләре.

1

14

Өстәл сервировкасы.

1

15

Иҗади эш. “Иң “тәмле” рецептлар”.

1


16

Авыруларны кисәтү (11сәгать)

Сулыш алу органнары.


1

17

Грипптан ничек сакланырга.

1

18

Дару препаратларын куллану серләре.

1

19

Дару препаратлары дозалары, куллану кагыйдәләре.

1

20

Үсемлекләр һәм кеше сәламәтлеге.

1

21

Авыруларны дәвалауда халык медицинасы.

1

22

Организмны чыныктыру.

1

23

Кояш нурларының кеше сәламәтлегенә йогынтысы.

1

24

Су. Кеше сәламәтлегендә суның әһәмияте.

1

25

Һава белән чыныгу.

1

26

Организмның җылыга һәм салкынга җайлашуы.



27

Беренче ярдәм күрсәтү ( 8 сәгать)

Бәла–каза килеп чыкканда беренче ярдәм күрсәтү.


1

28

Беренче ярдәм күрсәтү. Травмалар.

1

29

Врач килгәнче беренче ярдәм күрсәтү.

1

30

Агуланганда беренче ярдәм күрсәтү

1

31

Һава сукканда беренче ярдәм күрсәтү.


32

Суда килеп чыккан бәла–казаларда үз–үзеңне тоту .

1

33

Суда куркынычсызлык. Бассейнга экскурсия.

1

34

Йомгаклау. Сәламәтлек бәйрәме.

1


4 - сыйныф

Т/н

Занятиенең темасы

Сәгать саны




1

Мин үз-үземне өйрәнәм ( 14 сәгать)


Көзге табигатькә экскурсия.

Кешедәге уңай һәм тискәре эмоцияләр.


2

Туклану һәм кәеф.


3

Организмның эчке сәгатьләре.


4

Мин кем? Үзеңнең физик сыйфатларыңны ачыклау.


5

Мин нинди? Үзеңнең уңай һәм тискәре сыйфатларыңны ачыклау.


6

Нәрсә ул темперамент?


7

Нәрсә ул характер (холык)?


8

Кешеләр бер-берсеннән ничек аерыла?


9

Кешенең хис-тойгылары.


10

Хисләрнең сәламәтлеккә тәэсире.


11

Тискәре тойгылар: ачулану, агрессия.


12

Организмның биологик ритмнары.


13

Табигать һәм кеше сәламәтлеге.


14

Ял һәм сәламәтлек.



15

Сәламәт яшәү рәвеше (20 сәгать)

Нәрсә ул сәламәт яшәү рәвеше?


16

Начар гадәтләр.


17

Тәмәке тарту һәм алкогольнең организмга зыяны.


18

Зарарлы гадәтләр.


19

Физкультура- зарарлы гадәтләргә альтернатив шөгыль.


20

Физкультура, спорт һәм сәламәтлек.


21

Нәрсә ул наркотик?


22

Нәрсә ул наркомания?


23

Зарарлы гадәтләргә каршы торучанлык.


24

Сәламәтлегең үз кулыңда.


25

Мода һәм сәламәтлек.


26

Кәрәзле телефон һәм сәламәтлек.


27

Дин һәм сәламәтлек.


28

Ислам динендә сәламәтлек кагыйдәләре.


29

Дини секталар.


30

Халык педагогикасында сәламәтлек темасы.


31

Татар халык авыз иҗатында сәламәтлек темасы.


32

Безнең сәламәтлек сагында торучылар.Авыл фельдшеры белән очрашу.


33

Иҗади эш. Мин нинди булырга телим.


34

Йомгаклау. Сәламәтлек бәйрәме.



Программаның эчтәлеге

2-сыйныф (34 сәгать)

Мин үз-үземне өйрәнәм (18 сәгать)

Көндәлек режим.

Режим төшенчәсе. Үз режимыңны төзү, аны үтәү.

Көндәлек режимны үтәү. Иртәнге гимнастика күнегүләрен өйрәнү.

Мәктәп әдәпләре.

Мәктәпкә пөхтә киенеп йөрү, режим моментларын үтәү, мәктәпкә өйргәндә дөрес туклану.

Чисталык-сәламәтлек нигезе. Торагыңны, урын-җирне, йорт тирәсен чиста тоту.

Чисталык-сәламәтлек нигезе.

Кием әдәпләре. Өс-башыңны чиста йөртү.

Йөз әдәпләре.

Битләрне юу, чиста йөртү.

Күз әдәпләре.

Күзләрне саклау. Телевизор һәм компьютерның күзләргә зыяны. Күзләрнең талчыгуын кисәтү. Күзләрне көчле җил, салкыннан, көчле яктылыктан саклау.

Күз авырулары. Нәрсә ул коньюктивит? Авыруның барлыкка килү сәбәпләре, дәвалау.

Нинди күзлек кияргә? Күрү начарланганда күзлек кию. Кояштан саклагыч күзлекләр.

Күзләр өчен гимнастика. Күнегүләр өйрәнү.

Борын әдәпләре.

Шәхси гигиена кагыйдәләре.

Колак әдәпләре.

Шәхси гигиена кагыйдәләре. Колакларны чиста йөртү кагыйдәләре.

Кул әдәпләре.

Кулларны, тырнакларны тәрбияләү.

Баш әдәпләре.

Чәчләрне тәрбияләү, чиста йөртү, юу.

Йокы әдәпләре.

Йокы сәгатьләре, вакытында йокларга яту, тору.

Утыру әдәпләре.

Дөрес утыру кагыйдәләре.Умыртка баганасы кәкрәю сәбәпләре.

Йөрү әдәпләре.

Гәүдәне төз тотып, дөрес атлап йөрү, басып тору.


Күзкамаштыргыч елмаю (8 сәгать)

Авыз. Кешегә авыз ни өчен кирәк. Авыз төзелеше.

Тешләр. Тешләрнең төзелеше. Ни өчен тешләр төрле була?

Тешләрне дөрес чистарту. Теш щеткасы, пастасы сайлау.

Теш авырулары. Карис, тешләр ялкынсыну.

Тешләрне саклау. Тешләр ни өчен төшә?

Сәламәт булу нәрсә ул ( 8 сәгать)

Нәрсә ул сәламәтлек?

Авыру булмау, чикләнмәгән физик мөмкинлекләргә ия булу.

Сәламәт тәндә - сәламәт акыл.

Рухи һәм физик сәламәтлекнең бәйлелеге.

Ничек матур буй-сынлы булырга?

Дөрес утыру, йөрү кагыйдәләре. Буй-сынны формалаштыруга күнегүләр.

Физкультура дәресләре, тәнәфесләр ни өчен кирәк?

Хәрәкәт активлыгының мөһимлеге.

Без ни өчен төнлә йоклыйбыз?

Ял һәм эш сәгатьләрен чиратлаштыру, дөрес ял итә белү.

Пычрак куллар авыруы.

Йогышлы авырулар.Эч авырту.


3 – сыйныф (34 сәгать)

Туклану серләре (15 сәгать)

Ашкайнату органнары, төзелеше, роле.

Ризыкны чәйнәү, йоту. Авыз куышлыгын һәрчак чиста йөртү.

Дөрес туклану.

Ризык төрләндерү. Вегетариан ризыкларының файдасы, зыяны.

Аллергия, аны булдырмау чаралары.

Врач киңәшләре, һәр кешенең үзенең сәламәтлегенә ярый һәм ярамый торган ризыкларны аера белү.

Минем яраткан ризыкларым.

Ач тору, күп ашауның зыяны. Ураза тоту. Христиан динендә ураза тоту.

Туклану һәм сәламәтлек.

Организмның дөрес үсеше өчен туклыклы матдәләрнең файдасы. Аксым, углевод, майлар. Витаминнар.

Меню төзү серләре.

Нәрсә ул меню. Меню төзү үзенчәлекләре.

Татар милли ризыклары.

Татар милли ризыклары белән танышу. Безнең борынгы әби-бабайларыбыз сәламәтлек турында ничек кайгырткан.

Чит ил кешеләре ни ашый?

Көнбатыш Европа илләре, Азия халыклары, Америка халкы ни белән туклана. Ярымфабрикатларның, ГМО кушылган ризыкларның сәламәтлеккә тәэсире.

Рациональ туклану.

Азык-төлекнең сәламәтлеккә тәэсире.

Ризыкны әзерләгәндә гигиена таләпләре.

Техника куркынычсызлыгы кагыйдәләре.

Ашарга өйрәнми-ашка барма.

Өстәл янындагы әдәплелек кагыйдәләре. (уен)

Азык-төлек сатып алу кагыйдәләре..

Азыкны кайдан ничек сатып алырга? Азыкны саклау сроклары. Азыкны эшкәртү юлларының сәламәтлеккә тәэсире. (суда, парда, томалап пешерү, кыздыру, каклау)

Өстәл сервировкасы. Туклану һәм эмоцияләр.

Ризыкның исе, тәме аппетитка тәэсире.

Авыруларны кисәтү (11сәгать)

Сулыш алу органнары.

Сулыш алу органнары белән идарә итү. Сулыш алу органарына салкын тию.

Грипптан ничек сакланырга.

Грипп - инфекцион авыру. Гриппны дәвалау. Нәрсә ул прививка.

Дару препаратларын куллану серләре.

Дару препаратлары турында төшенчә. Дару кайчан файдалы.

Дару препаратлары дозалары, куллану кагыйдәләре

. Дару препаратларын сатып алу.

Үсемлекләр һәм кеше сәламәтлеге.

Кешенең үсемлекләрдән башка яши алмавы. Үсемлекләр дөньясы, савыктыру факторы.

Авыруларны дәвалауда халык медицинасын куллану.

Дару үләннәрен тану, аларны җыю һәм куллану кагыйдәләре.

Организмны чыныктыру.

Кояш, һава һәм су - безнең якын дусларыбыз.

Кояш нурларының кеше сәламәтлегенә йогынтысы.

Кызыну кагыйдәләре. Ак тәнле кешеләргә кызыну белән мавыгуның зарары.

Су. Кеше сәламәтлегендә суның әһәмияте.

Су һәм су эчү режимы. Эчәргә яраклы һәм яраксыз су. Суны чистарту. Су турында хәзерге галимнәрнең ачышлары. Суны саклау.

Һава белән чыныгу.

Саф һавада булу. Бүлмәне җилләтү. Һаваны чиста тоту.

Организмның җылыга һәм салкынга җайлашуы.

Тиренең саклагыч функциясе. Тәнне чиста йөртү.


Беренче ярдәм күрсәтү ( 8 сәгать)

Бәла–каза килеп чыкканда беренче ярдәм күрсәтү.

Кан киткәндә, киселгәндә, сыдырылганда, бәрелгәндә, пешкәндә, елан, корт чакканда беренче ярдәм.

Беренче ярдәм күрсәтү. Травмалар, аларның төрләре: сеңерләр тартылу, сыну һ.б.

Врач килгәнче беренче ярдәм күрсәтү.

Аптечка белән танышу.

Агуланганда беренче ярдәм күрсәтү.

Азык, газ, дару препаратлары белән агуланганда беренче ярдәм күрсәтү.

Һава сукканда беренче ярдәм күрсәтү.

Һава сугу билгеләре. Зыян күрүчегә ярдәм итү.

Суда килеп чыккан бәла–казаларда үз–үзеңне тоту.

Суга батканда беренче ярдәм күрсәтү.

4 - сыйныф (34 сәгать)

Мин үз-үземне өйрәнәм ( 14 сәгать)

Көзге табигатькә экскурсия.

Кешедәге уңай һәм тискәре эмоцияләр.

Туклану һәм кәеф.

Рациональь туклануның кәефкә йогынтысы.

Организмның эчке сәгатьләре.

Режимны дөрес оештыру. Акыл һәм характерны чыныктыру.

Мин кем? Үзеңнең физик сыйфатларыңны ачыклау. Үзбәя.

Мин нинди? Үзеңнең уңай һәм тискәре сыйфатларыңны ачыклау. Үзбәя.

Нәрсә ул темперамент?

Темперамент төшенчәсе. Темперамент төрләре. Үз темпераментыңны ачыклау.

Нәрсә ул характер (холык)?

Темперамент һәм холыкның бәйләнеше. Үз характерыңны ачыклау.

Кешеләр бер-берсеннән ничек аерыла?

Тирә-яктагыларның уңай сыйфатларын эзләү.

Кешенең хис-тойгылары.

Нәрсә ул хис. Хисләрне белдерү.

Хисләрнең сәламәтлеккә тәэсире.

Уңай һәм тискәре тойгыларның барлыкка килү сәбәпләре.

Тискәре тойгылар: ачулану, агрессия, һ.б.

Нәрсә ул стресс? Аның сәламәтлеккә йогынтысы.

Организмның биологик ритмнары.

Организмның актив һәм пассив сәгатьләре.Эшчәнлекне дөрес планлаштыру.

Табигать һәм кеше сәламәтлеге.

Кеше һәм табигать бербөтен. Кеше табигатьнең бер өлеше.

Ял һәм сәламәтлек.

Режимны дөрес оештыруның сәламәтлеккә йогынтысы.


Сәламәт яшәү рәвеше (20 сәгать)

Нәрсә ул сәламәт яшәү рәвеше?

Сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләре. Аларны үтәү.

Начар гадәтләр.

Начар гадәтләр: тырнак кимерү, бармак суыру, һ.б. Аларның организмга зыяны.

Тәмәке тарту һәм алкогольнең организмга зыяны.

Тәмәке составы. Янган матдәләрнең кеше организмына йогынтысы.

Зарарлы гадәтләр.

Тәмәке тарту сәбәпләре. Тәмәкегә бәйлелек. Тәмәке тартуга альтернатив гамәлләр.

Физкультура- зарарлы гадәтләргә альтернатив шөгыль.

Спортның, физик күнегүләрнең киң таралган төрләре.

Физкультура, спорт һәм сәламәтлек.

Физкультура белән шөгыльләнү кешегә нәрсә бирә. Физкультура һәм яшәү максаты.

Нәрсә ул наркотик?

Наркотиклар.Аларның организмга тәэсире. Наркотик төрләре.

Нәрсә ул наркомания?

Кем ул наркоман? Наркотикларга бәйлелек.

Зарарлы гадәтләргә каршы торучанлык.

Укучыларда каршы торучанлык нормасы булдыру. Ихтыяр көчен тәрбияләү.

Сәламәтлегең үз кулыңда.

Һәр кеше яшәү рәвешен үзе сайлый.Сәламәтлекне яшьтән саклау.

Мода һәм сәламәтлек.

Төрле диеталарның организмга тәэсире. Үзеңә килешле һәм уңайлы кием кию.

Кәрәзле телефон һәм сәламәтлек.

Кәрәзле телефонның сәламәтлеккә тәэсире.

Дин һәм сәламәтлек.

Ураза тоту, намаз укуның сәламәтлеккә тәэсире.

Ислам динендә сәламәтлек кагыйдәләре.

Рухи һәм физик сәламәтлекнең бәйлелеге. Тәнеңне, урын- җиреңне, йорт- җиреңне чиста тоту кагыйдәләре.

Дини секталар.

Дини секталарның кеше аңын томалавы, тормышына, сәламәтлегенә тискәре йогынтысы.

Халык педагогикасында сәламәтлек темасы.

Борынгы ырымнарның әдәплелеккә, сәламәт яшәү рәвешенә өндәве.

Татар халык авыз иҗатында сәламәтлек темасы.

Мәкальләр, әйтемнәр.

Безнең сәламәтлек сагында торучылар.

Табиб һөнәре. Табиблар башкарган хезмәтнең мөһимлеге.


Кулланылган әдәбият исемлеге

ФГОС Примерные программы начального образования. – «Просвещение», Москва, 2009.

ФГОС Планируемые результаты начального общего образования. – «Просвещение», Москва. 2009.

“ Начальная школа” № 1-6. 2010 журналлары

«Ачык дәрес» гәҗитләре.2008-2009.

“Поурочные разработки по физкультуре” В.И.Ковалько .2004.Подвижные игры.

«Ал кирәк, гөл кирәк».Уеннар китабы .Р.Ягъфәров.1995.





Диагностик материал

Укучының сәламәтлек паспорты:


Класс

Вакыты

Буй(см)

Гәүдә массасы(кг)

Мед.гр.

1





2





3





4





5





6





7





8





9





10





11

























Класс

30 м йөгерү

1000 м йөгерү

Тартылу

Сыгыл-

малылык

Физ-радан калдырган дәрес саны

Физ-радан билге



Кл.җит.

имзасы



1








2








3








4








5








6








7








8








9








10








11















Буй һәм гәүдә масасының уртача күрсәткечләре:



кызлар

малайлар

яше

гәүдә массасы

буй/см

гәүдә массасы

буй/см

1

9,1-10,8

72-77

10-11,5

73-79

2

11,7-14,1

82-90

12,4-13,7

85-92

3

13,1-16,7

91-99

13,7-16.1

92-99

4

14,4-17,9

95-105

15,5-18,9

98-107

5

16,5-20,4

104-114

17,4-22,1

105-116

6

19-23,5

111-120

19,7-21,4

111-121

7

21,5-25,7

118-120

21,6-27,9

118-129

8

24,2-30,8

124-134

24,1-31,3

125-135

9

26,6-35,6

128-142

26,1-34,9

128-141

10

30,1-38,7

134-147

30-28,4

135-147

11

31,7-42,5

138-152

32,1-40,8

138-149




Кан басымының уртача күрсәткечләре:


1-12 ай 85-100/35-45

1-2 яшь 85-105/40-45

3-7 яшь 86-110/55-69

8-16 яшь 93-117/59-75












«Сәламәтлек докторы дәресләре» программасы Дәрестән тыш эшчәнлекнең спорт - сәламәтләндерү юнәлеше.
  • Начальные классы
Описание:
“Сәламәтлек докторы дәресләре” программасы башлангыч сыйныф укучылары (7-11 яшьлекләр) өчен төзелде. 2,3,4 классларда атнага бер тапкыр, 25 минутлык итеп үткәрелә. Программада белем бирү һәм сәламәтләндерүнең эффектлылыгын өйрәнүгә юнәлдерелгән диагностика үткәрү күздә тотыла. Алган белемнәрне практик куллану максатыннан һәр бүлек саен иҗади эшләр тәкъдим ителә. Алар укытучыга балаларда гигиена, анатомия, физиология буенча белемнәр, сәламәтлекне ныгыту һәм саклау күнекмәләре формалашу дәрәҗәсен дә билгеләү мөмкинлеге бирә. Укучы балаларның физик үсеше һәм сәламәтлеге формалашу индивидуаль һәм дәвамлы процесс. Аны күзәтү төрле тестлар ярдәмендә алып барылырга мөмкин.
Автор Зарипова Гульшат Назиповна
Дата добавления 17.11.2014
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров 1802
Номер материала 1617
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓