Главная / Другое / Сәламәтлегебез- үз кулыбызда КВН

Сәламәтлегебез- үз кулыбызда КВН

hello_html_m46cb5fa5.gifТатарстан Республикасы

Актаныш муниципаль районы

Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе





http://foxyface.ru/sites/default/files/big330026694634_86625_image00051.jpg



Төзеде: китапханәче, татар теле

һәм әдәбияты укытучысы

Шәрәфетдинова Нәзлия Вәсим кызы


Тема: Сәламәтлегебез- үз кулыбызда

Максат: Укучыларны сәламәтлекнең тормышта иң кирәкле, мөһим шарт икәнлегенә төшендерү; актив танып –белү эшчәнлегенә җәлеп итү, үз фикерләрен әйтә, башкаларны тыңлый белергә өйрәтү, Актаныш төбәгеннән чыккан спортчылар белән горурлану хисләре тудыру.

Җиһазлау: :” Сәламәтлек- һәр кешенең иң зур байлыгы”, “Сәламәт тәндә- сәламәт акыл” дигән стендлар, сәламәтлеккә багышланган китаплардан күргәзмә, компьютер.

Кереш өлеш.

Укытучы: Хәерле көн, хөрмәтле уенда катнашучылар һәм кунаклар! Бүген без, “Сәламәтлегебез- үз кулыбызда”,- дип исемләнгән кичәгә җыелдык. Бүгенге уеныбызда сәламәтлек темасына кагылышлы бик күп мәгълүматлар тупларбыз.

Җир йөзендә иң кадерле әйбер нәрсә? Әлбәттә , сәламәтлек. Сәламәтлек- кеше бәхетенең нигезе. Исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк- омтылышларына ирешә, тирә юньне танып белә, җәмәгать тормышында актив катнаша, хезмәттән, физик күнегүләрдән ямь таба.

Сәламәт булырга теләү- һәр кешенең табигый омтылышы. Сәламәтлекне дүрт халәт тәэмин итә. Алар- физик ( барлык органнарның һәм организм системаларының эшләве), психик (игътибарлылык, хәтер, фикерләү), психологик, социаль ( уку, хезмәт, активлык, тәрбия) халәтләр.

Хәзерге җәмгыятьтә сәламәтлекне, бигрәк тә яшүсмерләрнең сәламәтлеген саклау мәсьәләсе мөһим проблемага әйләнде. Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы билгеләгәнчә, сәламәтлек- авыруның яки физик кимчелекләрнең булмавы гына түгел, ул физик, психик һәм социаль яктан имин булу да.

Ә хәзер укучылар, үзебезнең сәламәт яшәү рәвешебезне тикшереп карыйк әле. (Укучылар ике командага бүленә, исем, девиз сайлана)

1 бирем. Сәламәтлек турында татар халкының мәкаль-әйтемнәрен беләсезме? Әйдәгез, белемнәребезне тикшереп карыйк әле . Мин сезгә мәкальнең башын әйтәм , ә сез дәвам итәргә тешсез.

  • Байлык бер айлык, саулык.... (гомерлек)

  • Саулыкны сатып ... (алып булмый)

  • Байлыкның башы- ... (тазалык)

  • Саулык- зур ... (байлык)

  • Саулыгың- ... (байлыгың)

  • Дөньяда иң кечкенә бәхет-байлык,

Иң зур бәхет- ... (саулык)

  • Сәламәт тәндә –...( сәламәт акыл)

Укытучы: Әйе, укучылар. Шушы мәкальләрдә әйтелгәнчә “Сәламәтлек ул- безнең байлыгыбыз”. Димәк, элек-.электән сәламәт яшәү рәвеше алып бару, сау- сәламәт булу тормыш итү өчен иң кирәкле, кадерле, мөһим шарт булып торган. Без, үзебезнең сәламәтлегебезне дөрес итеп сакларга, кайгыртырга тиешбез. Моның өчен без ,дөрес тукланырга, хезмәтне сөяргә , спорт белән даими шөгыльләнергә тиешбез. Безнең алдагы биремебез дә спорт темасына багышлана.

2 бирем. Актаныш районыннан чыккан спорчыларны беләсеңме?Слайдта аларның фоталары күрсәтелә, шуларны кем икәнен танып әйтергә кирәк. (слайд күрсәтелә)

  • Әнвәров Илфир Илфат улы 1974 елның 21 апрелендә Актаныш районы Иске Әлем авылында туа. Милли көрәш буенча өч тапкыр Россия чемпионаты, РФнең спорт остасы.

  • Әмирханов Морат Мөнир улы 1984 елның 11 августында Актаныш авылында туа. Милли көрәш буенча ТР чемпионы, РФ нең спорт остасы.

  • Галимов Фәһим Галим улы 1954 елның 9 гыйнварында туган. Шахмат буенча ФИДЕ остасы (2005ел), алты тапкыр ТР чемпионы.

  • Галләмова Алисә Михаил кызы 1972 елның 18 гыйнварында туа. Балачагы Актаныш районы Татар Ямалы авылында уза. Дөнья чемпионы (1998) , халыкара гроссмейстер (1989), Халыкара шахмат “Оскар”ы иясе (1997).

  • Солтанова-Җданова Фирая Рифкатъ кызы 1961 елның 29 апрелендә Актаныш районы Түке авылында туа. Әлмәт физкультура техникумында (1һ979), Волгоград физкультура институтында белем ала (1983). Җиңел атлетика буенча халыкара класслы спорт остасы (1983). Атлантада уздырылган Олимпия уеннарында катнаша (1996). Марафон йөгерүе буенча Россия чемпионы (1992, 1993, 2001), дөнья чемпионатларында (1993, 1999, 2001). 1995 елда Афинада, 1993 елда Сан- Себастьянда, 2001 елда Эдмонтонда уздырылган дөнья кубокларында, Европа чемпионатларында (1994) катнаша. РФнең атказанган спорт остасы (2001)

  • Гилаев Марсель Шакирҗан улы 1944 елның 28 августында туган. Мили көрәш буенча Россия Федерациясендә 2 нче призер, милли төрләр буенча РСФСРның спорт остасы (1973)

  • Гафаров Марс Махиян улы 1954 елның 19 июлендә Актаныш районы Бүләк авылында туа. Милли көрәш буенча РФнең спорт остасы (1999). Татарстан чемпирны.

  • Имамов Илдар Сәрдәр улы 1950 елның 6 июнендә Актаныш авылында туа. Шахмат остасы, алты мәртәбә ТР чемпионы. ФИДе остасы (2005)

3бирем: Бу биремебез “Кем җитезрәк”,-дип атала. Мин сораулар бирәм, командалар кул күтәреп җавап бирергә тиешләр. Кайсы команда тизрәк, төгәлләр җавап бирә, шул җиңә.

  1. 2013 нче елгы җәйге Универсиада кайда уздырыла? (Казанда)

  2. Универсиада нәрсәне аңлата? ( (Универсальлек,Бердәмлек., Университет)

  3. Укучылар һәм студентлар ничә яшьтән Универсиадада катнаша ала? (17-28 яшь)

  4. Олимпия уеннарының девизы булып: “Тизрәк!Биегрәк! Көчлерәк!”сүзләре тора. Ә универсиаданың девизы нинди? ( Гыйлем - Спорт- Дуслык- Галәм)

  5. Кышкы Олимпия уеннарына кертелә торган спорт төрләрен санагыз. (Хоккей, фигуралы шуу, чаңгыда йөрү, биатлон, трамплиннан сикерү һ.б.)

  6. Спортның җәйге төрләрен санагыз. (Йөзү, җиңел атлетика, футбол, велосипедта ярышу.)

4 бирем. Укучылар , безнең сәламәтлегебез дөрес туклануга бәйле. Алдагы биремебез дә төрле витаминнарга бай ризыклар турында. Сәламәт яшәү өчен без аларны белергә тиешбез. Мин сезгә табышмаклар әйтәм, сез җавабын табарга тиешсез.

  1. Ул каротинга бик бай. 100 граммында 9 мг каротин  булуы билгеле. Анда шулай ук калий, кальций тозлары, фосфор, йод, тимер бар. Алар сөякләрне һәм организмның башка тукымаларын тукландыру өчен кирәк. Анда углеводлар да, барыннан да бигрәк глюкоза, шулай ук фитонцидлар күп. Аны бераз чәйнәсәң, авыздагы микроблар кими.

(Кишер.)

  1. .Ул баш һәм арка миендә кан әйләнешен активлаштыра, кан тамырларында кан оешуы авыруын булдырмый. Моннан тыш, бавыр һәм талакның эшен нормальләштерә һәм, ниһаять, сынган сөякнең яхшырак ялгануына булышлык итә. Ул безгә энергия бирә һәм организмны ныгыта.

(Шикәр.)

  1. Анда витаминнар һәм минераль матдәләр, аеруча калий күп. Органик кислоталар да, барыннан да бигрәк алма һәм лимон кислотасы бар. Бер стакан согында 1 мг каротин бар. Ул организмда А витаминына әверелә.

(Помидор.)

  1. .Андагы аксым җиңел үзләштерелә. Барлык аминокислоталар тупланган. Уртасы туклыклы һәм биологик актив матдәләргә бай. Составын  30%  май тәшкил итә. Алар арасында үсә торган организмга кирәкле Д витамины да бар.

(Йомырка)

  1. С витмины чыганагы. Анда минераль матдәләр күп. Барлык минераль матдәләрнең 70 % ы калий тозына туры килә. Ул исә организмнан суны һәм аш тозын чыгарырга ярдәм итә һәм шуның белән матдәләр алмашын көйли. Андагы крахмал төрендәге углеводлар бик туклыклы. Эчәкләргә таркалып, крахмал глюкозага әверелә. Ул аннары канга үтеп керә һәм бөтен организмга тарала.

(Бәрәңге.)

  1. Аксым чыганагы. Анда барлык аминокислоталар да бар, витаминнар да җитәрлек. Майны эретә торган А, Д, С витаминнары да күп. Андагы микроэлементлардан фосфор, тимер, калий аеруча зур әһәмияткә ия.

(Балык.)

Йомгаклау: Укучылар, шуны онытмагыз!Сәламәтлек - кеше бәхетенең нигезе. Исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә ала.Шушының белән бүгенге әдәби-кичәбез ахырына якынлашты. Ә хәзер, сезне ярышның нәтиҗәләре белән таныштырабыз. (җиңүче команда билгеләнә, истәлекле бүләкләр тапшырыла).




Сәламәтлегебез- үз кулыбызда КВН
  • Другое
Описание:

Татарстан Республикасы

Актаныш муниципаль районы

Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе

Төзеде: китапханәче, татар теле

һәм әдәбияты укытучысы

Шәрәфетдинова Нәзлия Вәсим кызы

Тема: Сәламәтлегебез- үз кулыбызда

Максат: Укучыларны сәламәтлекнең тормышта иң кирәкле, мөһим шарт икәнлегенә төшендерү; актив танып –белү эшчәнлегенә җәлеп итү, үз фикерләрен әйтә, башкаларны тыңлый белергә өйрәтү, Актаныш төбәгеннән чыккан спортчылар белән горурлану хисләре тудыру.

Җиһазлау: :” Сәламәтлек- һәр кешенең иң зур байлыгы”, “Сәламәт тәндә- сәламәт акыл” дигән стендлар, сәламәтлеккә багышланган китаплардан күргәзмә, компьютер.

Кереш өлеш.

Укытучы: Хәерле көн, хөрмәтле уенда катнашучылар һәм кунаклар! Бүген без, “Сәламәтлегебез- үз кулыбызда”,- дип исемләнгән кичәгә җыелдык. Бүгенге уеныбызда сәламәтлек темасына кагылышлы бик күп мәгълүматлар тупларбыз.

Җир йөзендә иң кадерле әйбер нәрсә? Әлбәттә , сәламәтлек. Сәламәтлек- кеше бәхетенең нигезе. Исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк- омтылышларына ирешә, тирә юньне танып белә, җәмәгать тормышында актив катнаша, хезмәттән, физик күнегүләрдән ямь таба.

Сәламәт булырга теләү- һәр кешенең табигый омтылышы. Сәламәтлекне дүрт халәт тәэмин итә. Алар- физик ( барлык органнарның һәм организм системаларының эшләве), психик (игътибарлылык, хәтер, фикерләү), психологик, социаль ( уку, хезмәт, активлык, тәрбия) халәтләр.

Хәзерге җәмгыятьтә сәламәтлекне, бигрәк тә яшүсмерләрнең сәламәтлеген саклау мәсьәләсе мөһим проблемага әйләнде. Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы билгеләгәнчә, сәламәтлек- авыруның яки физик кимчелекләрнең булмавы гына түгел, ул физик, психик һәм социаль яктан имин булу да.

Ә хәзер укучылар, үзебезнең сәламәт яшәү рәвешебезне тикшереп карыйк әле. (Укучылар ике командага бүленә, исем, девиз сайлана)

1 бирем. Сәламәтлек турында татар халкының мәкаль-әйтемнәрен беләсезме? Әйдәгез, белемнәребезне тикшереп карыйк әле . Мин сезгә мәкальнең башын әйтәм , ә сез дәвам итәргә тешсез.

- Байлык бер айлык, саулык.... (гомерлек)

- Саулыкны сатып ... (алып булмый)

-Байлыкның башы- ... (тазалык)

- Саулык- зур ... (байлык)

-Саулыгың- ... (байлыгың)

-Дөньяда иң кечкенә бәхет-байлык,

Иң зур бәхет- ... (саулык)

-Сәламәт тәндә –...( сәламәт акыл)

Укытучы: Әйе, укучылар. Шушы мәкальләрдә әйтелгәнчә “Сәламәтлек ул- безнең байлыгыбыз”. Димәк, элек-.электән сәламәт яшәү рәвеше алып бару, сау- сәламәт булу тормыш итү өчен иң кирәкле, кадерле, мөһим шарт булып торган. Без, үзебезнең сәламәтлегебезне дөрес итеп сакларга, кайгыртырга тиешбез. Моның өчен без ,дөрес тукланырга, хезмәтне сөяргә , спорт белән даими шөгыльләнергә тиешбез. Безнең алдагы биремебез дә спорт темасына багышлана.

2 бирем. Актаныш районыннан чыккан спорчыларны беләсеңме?Слайдта аларның фоталары күрсәтелә, шуларны кем икәнен танып әйтергә кирәк. (слайд күрсәтелә)

  • - Әнвәров Илфир Илфат улы 1974 елның 21 апрелендә Актаныш районы Иске Әлем авылында туа. Милли көрәш буенча өч тапкыр Россия чемпионаты, РФнең спорт остасы.
  • - Әмирханов Морат Мөнир улы 1984 елның 11 августында Актаныш авылында туа. Милли көрәш буенча ТР чемпионы, РФ нең спорт остасы.
  • -Галимов Фәһим Галим улы 1954 елның 9 гыйнварында туган. Шахмат буенча ФИДЕ остасы (2005ел), алты тапкыр ТР чемпионы.
  • -Галләмова Алисә Михаил кызы 1972 елның 18 гыйнварында туа. Балачагы Актаныш районы Татар Ямалы авылында уза. Дөнья чемпионы (1998) , халыкара гроссмейстер (1989), Халыкара шахмат “Оскар”ы иясе (1997).
  • -Солтанова-Җданова Фирая Рифкатъ кызы 1961 елның 29 апрелендә Актаныш районы Түке авылында туа. Әлмәт физкультура техникумында (1һ979), Волгоград физкультура институтында белем ала (1983). Җиңел атлетика буенча халыкара класслы спорт остасы (1983). Атлантада уздырылган Олимпия уеннарында катнаша (1996). Марафон йөгерүе буенча Россия чемпионы (1992, 1993, 2001), дөнья чемпионатларында (1993, 1999, 2001). 1995 елда Афинада, 1993 елда Сан- Себастьянда, 2001 елда Эдмонтонда уздырылган дөнья кубокларында, Европа чемпионатларында (1994) катнаша. РФнең атказанган спорт остасы (2001)
  • -Гилаев Марсель Шакирҗан улы 1944 елның 28 августында туган. Мили көрәш буенча Россия Федерациясендә 2 нче призер, милли төрләр буенча РСФСРның спорт остасы (1973)
  • -Гафаров Марс Махиян улы 1954 елның 19 июлендә Актаныш районы Бүләк авылында туа. Милли көрәш буенча РФнең спорт остасы (1999). Татарстан чемпирны.
  • -Имамов Илдар Сәрдәр улы 1950 елның 6 июнендә Актаныш авылында туа. Шахмат остасы, алты мәртәбә ТР чемпионы. ФИДе остасы (2005)
  • 3бирем: Бу биремебез “Кем җитезрәк”,-дип атала. Мин сораулар бирәм, командалар кул күтәреп җавап бирергә тиешләр. Кайсы команда тизрәк, төгәлләр җавап бирә, шул җиңә.
  • 1.2013 нче елгы җәйге Универсиада кайда уздырыла? (Казанда)
  • 2.Универсиада нәрсәне аңлата? ( (Универсальлек,Бердәмлек., Университет)
  • 3.Укучылар һәм студентлар ничә яшьтән Универсиадада катнаша ала? (17-28 яшь)
  • 4.Олимпия уеннарының девизы булып: “Тизрәк!Биегрәк! Көчлерәк!”сүзләре тора. Ә универсиаданың девизы нинди? ( Гыйлем - Спорт- Дуслык- Галәм)
  • 5.Кышкы Олимпия уеннарына кертелә торган спорт төрләрен санагыз. (Хоккей, фигуралы шуу, чаңгыда йөрү, биатлон, трамплиннан сикерү һ.б.)
  • 6.Спортның җәйге төрләрен санагыз. (Йөзү, җиңел атлетика, футбол, велосипедта ярышу.)

4 бирем. Укучылар , безнең сәламәтлегебез дөрес туклануга бәйле. Алдагы биремебез дә төрле витаминнарга бай ризыклар турында. Сәламәт яшәү өчен без аларны белергә тиешбез. Мин сезгә табышмаклар әйтәм, сез җавабын табарга тиешсез.

  • 1.Ул каротинга бик бай. 100 граммында 9 мг каротин булуы билгеле. Анда шулай ук калий, кальций тозлары, фосфор, йод, тимер бар. Алар сөякләрне һәм организмның башка тукымаларын тукландыру өчен кирәк. Анда углеводлар да, барыннан да бигрәк глюкоза, шулай ук фитонцидлар күп. Аны бераз чәйнәсәң, авыздагы микроблар кими.

(Кишер.)

  • 2..Ул баш һәм арка миендә кан әйләнешен активлаштыра, кан тамырларында кан оешуы авыруын булдырмый. Моннан тыш, бавыр һәм талакның эшен нормальләштерә һәм, ниһаять, сынган сөякнең яхшырак ялгануына булышлык итә. Ул безгә энергия бирә һәм организмны ныгыта.

(Шикәр.)

  • 3.Анда витаминнар һәм минераль матдәләр, аеруча калий күп. Органик кислоталар да, барыннан да бигрәк алма һәм лимон кислотасы бар. Бер стакан согында 1 мг каротин бар. Ул организмда А витаминына әверелә.

(Помидор.)

  • 4..Андагы аксым җиңел үзләштерелә. Барлык аминокислоталар тупланган. Уртасы туклыклы һәм биологик актив матдәләргә бай. Составын 30% май тәшкил итә. Алар арасында үсә торган организмга кирәкле Д витамины да бар.

(Йомырка)

  • 5.С витмины чыганагы. Анда минераль матдәләр күп. Барлык минераль матдәләрнең 70 % ы калий тозына туры килә. Ул исә организмнан суны һәм аш тозын чыгарырга ярдәм итә һәм шуның белән матдәләр алмашын көйли. Андагы крахмал төрендәге углеводлар бик туклыклы. Эчәкләргә таркалып, крахмал глюкозага әверелә. Ул аннары канга үтеп керә һәм бөтен организмга тарала.

(Бәрәңге.)

  • 6.Аксым чыганагы. Анда барлык аминокислоталар да бар, витаминнар да җитәрлек. Майны эретә торган А, Д, С витаминнары да күп. Андагы микроэлементлардан фосфор, тимер, калий аеруча зур әһәмияткә ия.

(Балык.)

Йомгаклау:Укучылар, шуны онытмагыз!Сәламәтлек - кеше бәхетенең нигезе. Исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә ала.Шушының белән бүгенге әдәби-кичәбез ахырына якынлашты. Ә хәзер, сезне ярышның нәтиҗәләре белән таныштырабыз. (җиңүче команда билгеләнә, истәлекле бүләкләр тапшырыла).

Автор Шарафетдинова Назлия Васимовна
Дата добавления 13.02.2016
Раздел Другое
Подраздел Другое
Просмотров 247
Номер материала MA-064800
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓