Кадыйрова Рәйхана Наил кызы,
Лаеш районы Кече Елга урта мәктәбе,
башлангыч сыйныф укытучысы
Тема: Син китмәдең, Тукай! Юк китмәдең!
Максат: сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү, Г.Тукай турындагы
белемнәрне тирәнәйтү, туган телебезгә, сөекле шагыйребез иҗатына мәхәббәт һәм
кызыксыну уяту, җаваплылык хисе тәрбияләү.
Җиһазлау: Г.Тукай портреты, китаплар
күргәзмәсе, әкиятләренә укучылар ясаган иллюстрацияләр,
магнитофон язмасы.
(Кичәгә әзерлек уңаеннан, укучыларга Тукай әсәрләрен
сәнгатьле укырга,шигырьләрен әйрәнергә, әкиятләренә иллюстрацияләр ясарга
тәкъдим ителә)
Барышы. (“Туган тел” көе яңгырый. Көй астында кичәнең эпиграфы белән
танышу)
Син китмәдең,
Тукай! Юк китмәдең!
Бүген шушы җылы
иртәдә.
Оныкларың синең
җырны тыңлый,
Син китсәң дә,
моңың китмәгән!
Укытучы. Г.Тукай – шагыйрь, язучы да, газета – журналлар
хәбәрчесе, редактор, лекцияләр укучы, дәреслекләр төзүче педагог та. Ул зур
шагыйрь. Тукай балалар өчен күп әсәрләр, китаплар иҗат иткән. (Китап күргәзмәсе
белән танышу).Беренче татар теле дәреслекләрен дә ул язган. Күп дәреслекләр
Тукайның “Туган тел” шигыре белән ачыла.
Шагыйрь иҗаты һәм тормышы безнең
күңелләрдә зур урын алып тора. Кичәбезгә эпиграф итеп алган шигырь юлларының
авторы, безнең мәктәбебезне тәмамлаган, Алсу Вәгыйзова. Мин үземнең чыгышымны
Алсу апагызның шигыре белән тәмамлыйм һәм сүзне сезгә бирәм, кадерле
укучыларым.
Гасырлардан килгән бөеклегең
Яши әле җирдә бүген дә.
Күпме еллар бездән аерылсаң да,
Моңың яши һаман күңелдә.
Син китмәдең,
Тукай! Юк китмәдең!
Бүген шушы җылы
иртәдә.
Оныкларың синең
җырны тыңлый,
Син китсәң дә,
моңың китмәгән!
Теткәләнгән татар
күңеленә
Син гүзәллек,
Тукай, өстисең.
Син яшәргә безне
өйрәтәсең,
Тарих битләреннән
китмисең.
Мин яшь бер кыз,
Тукай. Киләчәгем
Синең юлдан
китәр, син ышан.
Газиз телен
оныткан һәр балага
Кайтарырбыз әле
без иман.
Яшә, Тукай!
Һәрчак синең җырың
Зур горурлык илгә
өстәсен.
Милләтемнең кояшы
син Тукай,
Исемең бер дә
җирдән китмәсен.
2 укучы.Бу җирләрдә Тукай йөргәндер,
Урманнарын шуңа сөйгәндер.
Шүрәлене җиңгән Былтырның
Киләчәген алдан күргәндер.
3 укучы.Ак каеннар, зифа наратлар...
Шагыйрь иткән аны бу яклар.
Кырлайда ук бәлки тугандыр
Су анасы, алтын тараклар.
4 укучы.”Туган тел”нең нәфис сүзләре
Яктырткандыр аның йөзләрен.
Аңлагандыр шунда күңеле
Илгә бәхет юлын эзләвен.
5 укучы “Шүрәле” поэмасының 1 нче бүлеген яттан сөйли.
(“Шүрәле” поэмасының 5 нче бүлеге сәхнәләштерелә)
6 укучы.Телсез идек, Тукай безне телле итте,
Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте,
Күгебездә балкып торган йолдыз булып,
Кара төндә өстебезгә энҗе сипте.
(Бер укучы –
Г.Тукайның “Соры кортларга”, икенчесе – “Китмибез” шигырен сөйли)
(З.Яруллинның “Тукай маршы яңгырый.)
7 укучы. Киң сахрада бүген җыр сузалар,
Көйгә салып Тукай сүзләрен.
Халкым саклый тирән мәхәббәтен,
Йөрәгендә саклый сүзләрен.
Барысы бергә. Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул,
моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул! Халык зур ул!
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.