Главная / Другое / “Шигърият дөньясында - Ш.Галиев иҗаты”

“Шигърият дөньясында - Ш.Галиев иҗаты”

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы

Актаныш районы Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе







фәнни- эзләнү эше



Шигърият дөньясында - Ш.Галиев иҗаты”













Башкарды: I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәрәфетдинова Нәзлия Вәсим кызы.


Кереш өлеш


60-90 нчы елларда балалар әдәбияты белән кызыксыну артты. Традицион, тапталган идея- фикерләр белән бергә, әлбәттә, яңалыкка зур урын бирелде. Бу чорда Ш.Галиев, Җ.Тәрҗеманов, Ф.Яруллин, Р.Корбан һ.б. шагыйрьләрнең таланты аша зурлар поэзиясенә хас сыйфатлар, эчтәлеге һәм формасы ягыннан, балалар өчен аңлаешлы яссылыкта тәкътим ителде.

Ш.Галиев-балаларга адресланган берничә дистә китап авторы. Бу китапларда шагыйрь фантазиясе тудырган гаҗәеп дөнья –яңа гына теле ачылган нәниләрнең, олы яшьтәге мәктәп балаларының кызыклы тормышы чагылдырыла.

Аның иҗат лабораториясе юмордан башлана. Бала халәтенең иң нечкә кылларына көлке аша тәэсир итү, аның әсәрләрен мавыктыргыч һәм шул ук вакытта аң-белем бирерлек итә.

Мәктәп программасына кертелгән “Шәвәли маҗаралары” җыентыгы да укучыларда кызыксыну уята. Шәвәли – юмористик образ. Ул шуклыгы, җорлыгы белән рәхәт көлдерә, дөньяны юмор аша күзәтергә, аны танып белергә өйрәтә.

Ш.Галиевның күңелсез якларны тәнкыйтьләгән шигырьләре дә юморга байлыгы, конкретлыгы белән кызыклы: алар балалар табигатен, бала карашларын һәм гомумән бала характерын бик дөрес чагылдыралар.Шул дөреслек зурларны да үзенә җәлеп итә.







Төп өлеш


Ш.Галиев шигырьләренең шундый популярлык казануының сере,- шагыйрьнең балалар дөньясын ачуга бәйле кабатланмас шигъри талант көчендә”

Н.Юзиев.

Балалар әдәбиятының , бигрәк тә шигъриятенең чишмә башы булып балалар авыз иҗаты тора. Балалар әдәбияты туганчы ук милли фольклор байлыгы яшь буынны тәрбияләүдә зур роль уйнаган.

Балаларга багышланган һәр шигырь, һәр китап аның игътибарын җәлеп итәрлек, уйландырырлык һәм дә күңелен сокландырырлык булырга тиеш. Балаларга яхшы әсәр иҗат итү өчен шагыйрьнең үзенең эчке дөньясы сабыйларча самими, саф булып саклануы мөһим.

Ш.Галиев балаларның иң яраткан һәм популяр шагыйре. Ул шигърият мәйданына Г.Тукай, Б. Рәхмәт традицияләрен дәвам итеп килеп керде. Аның иҗат лабораториясе юмордан башлана. Бала халәтенең иң нечкә кылларына көлке аша тәэсир итү аның әсәрләрен мавыктыргыч һәм шул ук вакытта аң- белем бирерлек итә. Шагыйрьнең геройлары һәрвакыт нинди дә булса бер психологик халәттә биреләләр һәм үзләренең тәҗрибәсезлеге белән четерекле ситуациядә калалар.

Ш.Галиев телгә бик нык әһәмият бирә. “Дөньяда 5600 тел бар. Шуның иң газизе- туган тел”,--ди ул һәм, үзенең фикерен дәвам итеп, сүз белән эш итүнең мәгънәви катламнарын әдәби иҗатның сере итеп күрә: “Сүзлек- хатирәләр сандыгы, - ди ул. –Серле, тылсымлы сүз-хикмәтләр теләсә кемгә күренми. Хыялың белән яктыртып карый белсәң генә асылташтай балкып- кабынып китә”.

Туган тел- иң татлы тел,

Туган тел – иң тәмле тел.

Тәмле дип, телең йотма –

Туган телне онытма,-

дип шагыйрь балаларны сөйләшә белергә, туган телнең байлыгын, матурлыгын, шигъри нәфислеген тоярга өйрәтә.

Алтмышынчы еллар башында Ш.Галиев шигъри талантының зур иҗади уңышларга китергән тагын бер ягы ачылып китә. 1962 елда аның балалар өчен махсус шигырьләре тупланган “Камырша” исемле беренче җыентыгы басылып чыга.

Шагыйрь фантазиясендә туган Шәвәли, Камырша, Котбетдиннәр хәзер балаларның бик тә якын үз геройларына әверелде. Алар башка телләрдә дә иркен сөйләшәләр, үзлеренең гыйбрәтле кыланышлары белән төрле милләт балаларын үзләренә ияртәләр. Шагыйрь иҗат иткән күп афаризмнар, канатлы сүзләр , төрле мәзәкләр дә балалар хәтерендә урын алды.

Моңсу юмор төшенчәсе Шәүкәт Галиев шигырьләренә бик төгәл туры килә. “Шәвәли маҗаралары”- шук, тапкыр малайның эш- гамәлләрен чагылдыра торган юмаристик шигырьләр җыелмасы. Көлү җитешсез, тискәре хәлләрне чеметеп ала, ул- кешеләр арасындагы мөнәсәбәтнең актив ягы.

Шәвәли шуклыгы, наянлыгы белән сөйдерә, аннан рәхәтләнеп көләсең, шунлыктан ул укучының якын дусты, күңеле өнәгән үз иптәше булып һаман яши бирә.

Шагыйрьнең “Шәвәли маҗарасы” шигырендә Шәвәлинең гади татар малае икәнлеге искәртелә. Ул җилкуар җилбәзәк түгел, эшчән; үзенең татар баласы булуы белән горурлана.Лирик герой халык авыз иҗатындагы тапкыр Хуҗа Насретдинны, Шомбайны һәм Котбетдинне үзенең балалары дип атый. Шагыйрь балаларга да тарихыбыз, милләтебез белән горурланырга: шук булсалар да, эшчән булырга куша.

Ш.Галиев шигырьләрендә заман тойгысы тирән булып уелган, шигырьләренең иң нечкә күзәнәкләренә кадәр үтеп кергән.Чөнки шагыйрь аны көнкүрешнең тышкы билгеләрендә генә күрми. Ул –шагыйрьнең фикерләвендә, аның балаларга карата мөнәсәбәтендә.

Кечкенә балалар һәрвакыт кызыксынучан булалар. Ш.Галиевнең нәни геройлары да- үтә кызыксынучан , күпне белергә омтылучан, тикшерүчән, уйланучан балалар. Мәсәлән:

Безнең сыер көн дә кырдан

Чүлмәк-чүлмәк сөт ташый,

Ул бит яшел үлән ашый,

Сөтне ничек ак ясый?

Баланың әнә шундый күзәтүендә дә эзләнүчән, тикшерүчән акылы ачык чагылдырыла. Шигырь үзе аңарда еш кына баланың дөреслекне, тормыш серен ачу процессын гәүдәләндерә. Бала уйланып, нинди дә булса сорауга җавап эзли. Җавапны ул кайбер шигырьдә таба, ә еш кына сер шигырьнең артында югалып кала. Шигырь үзе баланы уйлату өчен этәргеч көчкә әверелә.

Ш.Галиев баланы дөнья белән таныштыруны аның үзен камаган тирәлектән башлый. Баланың дөньяны танып белүе аның әти-әнисеннән, әби- бабайларыннан ук башлана.

Баланы камаган гап-гади күренешләрдә дә ул тирән мәгънә күрә һәм шигърият таба. Менә кулына боз кисәге тоткан нәни кызчык бозы эри башлагач аны саклап калу өчен мич алдына киптерергә куя. Әлбәттә, боз эреп юкка чыга, ә кызчык аны аңламый, “бирегез, кем алды минем бозны”, дип елый.Автор ахырдан балаларны уйланырга этәреп:

Ул бозны сез алмадыгызмы?

Кая киткәнен аңладыгызмы?-

дип шаян рухта мөрәҗәгать итеп куя.

Шагыйрь балаларга табигатьне аңларга, аның матурлыгын, төрлелеген күрергә, шул төрлелегендә яратырга да өйрәтә. Менә томанлы көнне ул ничек образлы итеп күз алдына китерә:

Үзәннәргә, тугайларга

Тулган сөт кебек томан.

Чүмеч белән чиләкләргә

Тутырып булыр сыман...

Бала һәр шигырьдән дөньяның ниндидер бер сере белән таныша бара.

Гади генә тормыш күренеше: әнисе Шәвәлине ашханәгә камыр алырга җибәрә. Шушы күренешнең дә шагыйрь үзенчәлекле һәм шигъри ягын тотып ала.Камырның капкачны күтәреп савыт эченнән артып чыгуын, аның кабару “маҗараларын” кызыклы итеп, балалар характерына ярашлы итеп сөйләп бирә.

Ш.Галиев поэзиясендә белем бирү тәрбия максатларыннан аерылмый. Шагыйрь әхлак принципларын нәни “граждан”нарында тәрбияләүгә зур әһәмият бирә. Әхлак мәсьәләләренең күп шигырьләрендә күтәрелүе дә шул турыда сөйли. Тәнкыйтькә кемнәр генә эләкми:көч саклыйм дип эшләмичә яткан, нәтиҗәдә сабантуйда җиңелгән Тимерша да, мактанчык Ирек тә, тыштан яхшы булып күренгән, ә үзе астыртын киресен эшләгән Тәүфикъ та, бер ел буе әбисенә хат язмаган Кәли дә бар.

Ш.Галиев балалар дөньясына да , олылар тормышына да бертигез караган җитди әхлакый мәсьәләләрне күтәрү белән бергә, балаларның үзләренә генә кагылышлы әхлак проблемаларын көчәйтә бара. Нәни Шәвәли дә соңгы елларда үсә һәм җитдиләнә төшкән. Ул инде фонарь алгач, “түзмичә көпә- көндез төн эзләп” бүлмәдән бүлмәгә чабучы бала түгел. Үскән Шәвәли Әстерхан якларында карбызларның ничек үсүләре белән дә таныша, Себер якларында салкынны җылытучы нефтьчеләрне дә күрә.

Автор үзенең фикерләрен сабый күңеленә төрле кызыклы хәлләр, гаҗәп күренешләр, күңелле вакыйгалар аша сеңдерә. Дөнья балага кызыклы, серле булып тоела. Шагыйрь шигырь эчендәге күп төрле уеннар, мәзәкләр белән генә чикләнми, бу уенга шигырьнең үзен дә, андагы сүзләрне дә куша. Шагыйрь баланы үз тирәсендәге дөньяны танып- белергә, андагы яхшы һәм начарны аера белергә генә түгел, сөйләшә белергә дә – туган телнең байлыгын, матурлыгын күрергә дә, музыкасын, шигъри нәфислеген тоярга да өйрәтә.


Йомгаклау

Шәүкәтнең балалар әдәбиятындагы иҗаты

гүзәл бер вакыйга булып тора...

Бу иҗат –буыннан – буынга, гомердән- гомергә

күчеп , еракка, киләчәккә барырлык иҗат.-

дип язды Х.Туфан.

Чыннан да, шагыйрьнең иҗаты балалар күңелендә бик зур урынны биләп алды. Ул баланы бүгенге җәмгыятьнең кешелекне борчыган олы һәм тирән каршылыкларына , катлаулы күренешләренә алып керә, шулар турында уйланырга этәрә, кечкенәдән үк табигатьне саклаучы, аны яратучы, кешелекле шәхес тәрбияләргә омтыла.

Ш.Галиев шигырьләре аша бала сөйләшә белергә, телнең байлыгын, матурлыгын күрергә өйрәнә. Аның әсәрләрен балалар гына түгел, өлкәннәр дә яратып укый. Очрашу- кичәләрдә дә ул- халыкның үз шагыйре булды. Аның эзләнүчән рухлы, фәлсәфи һәм әхлакый эчтәлекле поэзиясе халыкның күңел түрендә үз урынын тапты.

Татар әдәбиятын үстерүдәге казанышлары өчен Ш.Галиев 1995 елда “Татарстан Республикасының халык шагыйре” дигән дәрәҗәгә лаек булды.












Әдәбият исемлеге


  1. Минһаҗева Л.И., Мияссарова И.Х.. Татар балалар әдәбияты.- Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты..2003 ел.

  2. М.Ш.Җәләлиева, Д.Ш.Сибгатуллина. 5 нче сыйныфта әдәбият укыту: Укытучылар өчен методик кулланма.-Казан: Мәгариф .2008 ел.

  3. Татар балалар әдәбияты. Шигырьләр һәм пьесалар.- Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты. 2003 ел. XLX том.

  4. Юзиев Н.Г. Шигърият дөньясы. Тәнкыйть мәкальләре Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1981 ел.




















“Шигърият дөньясында - Ш.Галиев иҗаты”
  • Другое
Описание:

Кереш өлеш

60-90 нчы елларда балалар әдәбияты белән кызыксыну артты. Традицион, тапталган идея- фикерләр белән бергә, әлбәттә, яңалыкка зур урын бирелде. Бу чорда Ш.Галиев, Җ.Тәрҗеманов, Ф.Яруллин, Р.Корбан һ.б. шагыйрьләрнең таланты аша зурлар поэзиясенә хас сыйфатлар, эчтәлеге һәм формасы ягыннан, балалар өчен аңлаешлы яссылыкта тәкътим ителде.

Ш.Галиев-балаларга адресланган берничә дистә китап авторы. Бу китапларда шагыйрь фантазиясе тудырган гаҗәеп дөнья –яңа гына теле ачылган нәниләрнең, олы яшьтәге мәктәп балаларының кызыклы тормышы чагылдырыла.

Аның иҗат лабораториясе юмордан башлана. Бала халәтенең иң нечкә кылларына көлке аша тәэсир итү, аның әсәрләрен мавыктыргыч һәм шул ук вакытта аң-белем бирерлек итә.

Мәктәп программасына кертелгән “Шәвәли маҗаралары” җыентыгы да укучыларда кызыксыну уята. Шәвәли – юмористик образ. Ул шуклыгы, җорлыгы белән рәхәт көлдерә, дөньяны юмор аша күзәтергә, аны танып белергә өйрәтә.

Ш.Галиевның күңелсез якларны тәнкыйтьләгән шигырьләре дә юморга байлыгы, конкретлыгы белән кызыклы: алар балалар табигатен, бала карашларын һәм гомумән бала характерын бик дөрес чагылдыралар.Шул дөреслек зурларны да үзенә җәлеп итә.

Төп өлеш

“Ш.Галиев шигырьләренең шундый популярлык казануының сере,- шагыйрьнең балалар дөньясын ачуга бәйле кабатланмас шигъри талант көчендә”

Н.Юзиев.

Балалар әдәбиятының , бигрәк тә шигъриятенең чишмә башы булып балалар авыз иҗаты тора. Балалар әдәбияты туганчы ук милли фольклор байлыгы яшь буынны тәрбияләүдә зур роль уйнаган.

Балаларга багышланган һәр шигырь, һәр китап аның игътибарын җәлеп итәрлек, уйландырырлык һәм дә күңелен сокландырырлык булырга тиеш. Балаларга яхшы әсәр иҗат итү өчен шагыйрьнең үзенең эчке дөньясы сабыйларча самими, саф булып саклануы мөһим.

Ш.Галиев балаларның иң яраткан һәм популяр шагыйре. Ул шигърият мәйданына Г.Тукай, Б. Рәхмәт традицияләрен дәвам итеп килеп керде. Аның иҗат лабораториясе юмордан башлана. Бала халәтенең иң нечкә кылларына көлке аша тәэсир итү аның әсәрләрен мавыктыргыч һәм шул ук вакытта аң- белем бирерлек итә. Шагыйрьнең геройлары һәрвакыт нинди дә булса бер психологик халәттә биреләләр һәм үзләренең тәҗрибәсезлеге белән четерекле ситуациядә калалар.

Ш.Галиев телгә бик нык әһәмият бирә. “Дөньяда 5600 тел бар. Шуның иң газизе- туган тел”,--ди ул һәм, үзенең фикерен дәвам итеп, сүз белән эш итүнең мәгънәви катламнарын әдәби иҗатның сере итеп күрә: “Сүзлек- хатирәләр сандыгы, - ди ул. –Серле, тылсымлы сүз-хикмәтләр теләсә кемгә күренми. Хыялың белән яктыртып карый белсәң генә асылташтай балкып- кабынып китә”.

Туган тел- иң татлы тел,

Туган тел – иң тәмле тел.

Тәмле дип, телең йотма –

Туган телне онытма,-

дип шагыйрь балаларны сөйләшә белергә, туган телнең байлыгын, матурлыгын, шигъри нәфислеген тоярга өйрәтә.

Алтмышынчы еллар башында Ш.Галиев шигъри талантының зур иҗади уңышларга китергән тагын бер ягы ачылып китә. 1962 елда аның балалар өчен махсус шигырьләре тупланган “Камырша” исемле беренче җыентыгы басылып чыга.

Шагыйрь фантазиясендә туган Шәвәли, Камырша, Котбетдиннәр хәзер балаларның бик тә якын үз геройларына әверелде. Алар башка телләрдә дә иркен сөйләшәләр, үзлеренең гыйбрәтле кыланышлары белән төрле милләт балаларын үзләренә ияртәләр. Шагыйрь иҗат иткән күп афаризмнар, канатлы сүзләр , төрле мәзәкләр дә балалар хәтерендә урын алды.

Моңсу юмор төшенчәсе Шәүкәт Галиев шигырьләренә бик төгәл туры килә. “Шәвәли маҗаралары”- шук, тапкыр малайның эш- гамәлләрен чагылдыра торган юмаристик шигырьләр җыелмасы. Көлү җитешсез, тискәре хәлләрне чеметеп ала, ул- кешеләр арасындагы мөнәсәбәтнең актив ягы.

Шәвәли шуклыгы, наянлыгы белән сөйдерә, аннан рәхәтләнеп көләсең, шунлыктан ул укучының якын дусты, күңеле өнәгән үз иптәше булып һаман яши бирә.

Шагыйрьнең “Шәвәли маҗарасы” шигырендә Шәвәлинең гади татар малае икәнлеге искәртелә. Ул җилкуар җилбәзәк түгел, эшчән; үзенең татар баласы булуы белән горурлана.Лирик герой халык авыз иҗатындагы тапкыр Хуҗа Насретдинны, Шомбайны һәм Котбетдинне үзенең балалары дип атый. Шагыйрь балаларга да тарихыбыз, милләтебез белән горурланырга: шук булсалар да, эшчән булырга куша.

Ш.Галиев шигырьләрендә заман тойгысы тирән булып уелган, шигырьләренең иң нечкә күзәнәкләренә кадәр үтеп кергән.Чөнки шагыйрь аны көнкүрешнең тышкы билгеләрендә генә күрми. Ул –шагыйрьнең фикерләвендә, аның балаларга карата мөнәсәбәтендә.

Кечкенә балалар һәрвакыт кызыксынучан булалар. Ш.Галиевнең нәни геройлары да- үтә кызыксынучан , күпне белергә омтылучан, тикшерүчән, уйланучан балалар. Мәсәлән:

Безнең сыер көн дә кырдан

Чүлмәк-чүлмәк сөт ташый,

Ул бит яшел үлән ашый,

Сөтне ничек ак ясый?

Баланың әнә шундый күзәтүендә дә эзләнүчән, тикшерүчән акылы ачык чагылдырыла. Шигырь үзе аңарда еш кына баланың дөреслекне, тормыш серен ачу процессын гәүдәләндерә. Бала уйланып, нинди дә булса сорауга җавап эзли. Җавапны ул кайбер шигырьдә таба, ә еш кына сер шигырьнең артында югалып кала. Шигырь үзе баланы уйлату өчен этәргеч көчкә әверелә.

Ш.Галиев баланы дөнья белән таныштыруны аның үзен камаган тирәлектән башлый. Баланың дөньяны танып белүе аның әти-әнисеннән, әби- бабайларыннан ук башлана.

Баланы камаган гап-гади күренешләрдә дә ул тирән мәгънә күрә һәм шигърият таба. Менә кулына боз кисәге тоткан нәни кызчык бозы эри башлагач аны саклап калу өчен мич алдына киптерергә куя. Әлбәттә, боз эреп юкка чыга, ә кызчык аны аңламый, “бирегез, кем алды минем бозны”, дип елый.Автор ахырдан балаларны уйланырга этәреп:

Ул бозны сез алмадыгызмы?

Кая киткәнен аңладыгызмы?-

дип шаян рухта мөрәҗәгать итеп куя.

Шагыйрь балаларга табигатьне аңларга, аның матурлыгын, төрлелеген күрергә, шул төрлелегендә яратырга да өйрәтә. Менә томанлы көнне ул ничек образлы итеп күз алдына китерә:

Үзәннәргә, тугайларга

Тулган сөт кебек томан.

Чүмеч белән чиләкләргә

Тутырып булыр сыман...

Бала һәр шигырьдән дөньяның ниндидер бер сере белән таныша бара.

Гади генә тормыш күренеше: әнисе Шәвәлине ашханәгә камыр алырга җибәрә. Шушы күренешнең дә шагыйрь үзенчәлекле һәм шигъри ягын тотып ала.Камырның капкачны күтәреп савыт эченнән артып чыгуын, аның кабару “маҗараларын” кызыклы итеп, балалар характерына ярашлы итеп сөйләп бирә.

Ш.Галиев поэзиясендә белем бирү тәрбия максатларыннан аерылмый. Шагыйрь әхлак принципларын нәни “граждан”нарында тәрбияләүгә зур әһәмият бирә. Әхлак мәсьәләләренең күп шигырьләрендә күтәрелүе дә шул турыда сөйли. Тәнкыйтькә кемнәр генә эләкми:көч саклыйм дип эшләмичә яткан, нәтиҗәдә сабантуйда җиңелгән Тимерша да, мактанчык Ирек тә, тыштан яхшы булып күренгән, ә үзе астыртын киресен эшләгән Тәүфикъ та, бер ел буе әбисенә хат язмаган Кәли дә бар.

Ш.Галиев балалар дөньясына да , олылар тормышына да бертигез караган җитди әхлакый мәсьәләләрне күтәрү белән бергә, балаларның үзләренә генә кагылышлы әхлак проблемаларын көчәйтә бара. Нәни Шәвәли дә соңгы елларда үсә һәм җитдиләнә төшкән. Ул инде фонарь алгач, “түзмичә көпә- көндез төн эзләп” бүлмәдән бүлмәгә чабучы бала түгел. Үскән Шәвәли Әстерхан якларында карбызларның ничек үсүләре белән дә таныша, Себер якларында салкынны җылытучы нефтьчеләрне дә күрә.

Автор үзенең фикерләрен сабый күңеленә төрле кызыклы хәлләр, гаҗәп күренешләр, күңелле вакыйгалар аша сеңдерә. Дөнья балага кызыклы, серле булып тоела. Шагыйрь шигырь эчендәге күп төрле уеннар, мәзәкләр белән генә чикләнми, бу уенга шигырьнең үзен дә, андагы сүзләрне дә куша. Шагыйрь баланы үз тирәсендәге дөньяны танып- белергә, андагы яхшы һәм начарны аера белергә генә түгел, сөйләшә белергә дә – туган телнең байлыгын, матурлыгын күрергә дә, музыкасын, шигъри нәфислеген тоярга да өйрәтә.

Йомгаклау

“Шәүкәтнең балалар әдәбиятындагы иҗаты

гүзәл бер вакыйга булып тора...

Бу иҗат –буыннан – буынга, гомердән- гомергә

күчеп , еракка, киләчәккә барырлык иҗат.-

дип язды Х.Туфан.

Чыннан да, шагыйрьнең иҗаты балалар күңелендә бик зур урынны биләп алды. Ул баланы бүгенге җәмгыятьнең кешелекне борчыган олы һәм тирән каршылыкларына , катлаулы күренешләренә алып керә, шулар турында уйланырга этәрә, кечкенәдән үк табигатьне саклаучы, аны яратучы, кешелекле шәхес тәрбияләргә омтыла.

Ш.Галиев шигырьләре аша бала сөйләшә белергә, телнең байлыгын, матурлыгын күрергә өйрәнә. Аның әсәрләрен балалар гына түгел, өлкәннәр дә яратып укый. Очрашу- кичәләрдә дә ул- халыкның үз шагыйре булды. Аның эзләнүчән рухлы, фәлсәфи һәм әхлакый эчтәлекле поэзиясе халыкның күңел түрендә үз урынын тапты.

Татар әдәбиятын үстерүдәге казанышлары өчен Ш.Галиев 1995 елда “Татарстан Республикасының халык шагыйре” дигән дәрәҗәгә лаек булды.

Әдәбият исемлеге

  • 1.Минһаҗева Л.И., Мияссарова И.Х.. Татар балалар әдәбияты.- Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты..2003 ел.
  • 2.М.Ш.Җәләлиева, Д.Ш.Сибгатуллина. 5 нче сыйныфта әдәбият укыту: Укытучылар өчен методик кулланма.-Казан: Мәгариф .2008 ел.
  • 3.Татар балалар әдәбияты. Шигырьләр һәм пьесалар.- Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты. 2003 ел. XLX том.
  • 4.Юзиев Н.Г. Шигърият дөньясы. Тәнкыйть мәкальләре Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1981 ел.
Автор Шарафетдинова Назлия Васимовна
Дата добавления 04.01.2016
Раздел Другое
Подраздел Другое
Просмотров 461
Номер материала MA-063540
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓