Главная / Классному руководителю / Сценарий к дню инвалидов

Сценарий к дню инвалидов

Талгын гына моңсу көй уйнатыла. Сәхнәгә алып баручылар чыга.

1 нче алып баручы. Хәерле кич, хөрмәтле кунаклар! Без бүген бирегә гадәти булмаган махсус датаны билгеләп үтәргә җыелдык. Һәр елны 3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә. Тумыштан гарип булып, дөньяның рәхәтен күрми үскән балалар, һәлакәткә дучар булып, яшьнәп яшәр чакта урын өстенә, инвалид коляскасына беркетелгәннәр язмышы хакында сүз барыр бүгенге кичәбездә.

2-й ведущий. Семнадцать лет назад решением Генеральной Ассамблеи ООН 3 декабря учрежден Международным днем инвалидов. У нас в республике стало традиционным проводить ежегодно с 1 по 10 декабря в городах и районах акции Милосердия.

1-й чтец. Это не праздник, а день, когда каждая страна должна отчитаться, как она соблюдает права инвалидов, как заботится о них.

В этот день общество должно вспомнить об инвалидах, которые нуждаются в помощи, доброте, внимании и сострадании.

Инвалидность — препятствия или ограничения деятельности человека с физическими, умственными, сенсорными или психическими отклонениями.

Инвалид — человек, у которого возможности его жизнедеятельности в обществе ограничены из-за его физических, умственных, сенсорных или психических отклонений.

2-й чтец. Организация Объединенных Наций полагает, что «ежегодное проведение 3 декабря Международного дня инвалидов преследует цель содействовать лучшему пониманию связанных с инвалидами проблем, реализации прав инвалидов и осознанию того, какие выгоды принесет привлечение инвалидов к участию в самых разнообразных областях политической, социальной, экономической и культурной жизни их общин». Другими словами, задуматься о жизни инвалидов и проникнуть проблемам тех, кому тяжелее жить, должны именно здоровые люди. Впрочем, грань между «они» и «мы» иногда слишком узкая.

3 нче укучы. «Ачның хәлен тук белми» дигәндәй гарип кешенең җан сыкрануын сәламәт кеше ишетеп, аңлап җиткерми дә кебек. Тик ишетергә, аңларга тырышырга кирәк, бик кирәк. Язмыш тарафыннан кимсетелгәннәргә ярдәм кулын сузарга беркайчан да соң түгел. Кыйммәтле даруларга, катлаулы дәвалану чараларына һәм, иң мөһиме, безнең җылы карашка, таянычыбызга мохтаҗ кешеләр барлыгын онытмасак иде. Янәшәбездәге болай да үзләрен кимсетеп тойган дусларыбызга игътибарлырак булыйк, хәлләрен аңларга, күңел авазларын ишетергә тырышыйк, авыр тормышларына – терәк, сырхауларына – шифа, кайгы-хәсрәтләрендә юаныч булыйк.

4 нче укучы Ләйлә Дәүләтованың «Халәт» шигырен сөйли.

Берни ишетәсем килми,

Килми берни күрәсем.

Яшәү дәртем булмаса да,

Килми кебек үләсем.

Күңелемдә гел болытлар,

Соры да кара гына.

Ичмасам кояш та чыкмый

Болытлар арасына.

Әллә нинди халәт бит бу,

Әй, Ходаем, бир түзем.

Күпме халык арасында

Яшим кебек берүзем.

Алда яңа өметләр юк,

Юк буй җитмәс хыял да.

Бөркеткә дә нәкъ шулайдыр

Бәрелгәндә кыяга.

Бәхетсез мизгелләр кирәк

Бәхетне аңлар өчен.

Бер чирләп карау да җитә

Саулыкны саклар өчен.

2-й ведущий. Мы всегда должны помнить о том, что каким бесценным даром обладает тот, кто родился даже не сверхталантливым, а всего-навсего здоровым. А задумавшись и поблагодарив Бога за такое счастье, оглянуться вокруг. Никакого труда не составляет взрослому крепкому парню помочь соседу в инвалидном кресле выехать во двор. Мы всегда должны быть готовыми прийти на помощь тем, которым с огромным трудом даются шаги, речь, а иногда и дыхание. Посмотришь на них и удивляешься, как они любят жизнь, как радуются простым вещам, счастливы прожить день. Разве это не достойно глубокого уважения? Именно инвалиды не дают миру зачерстветь, они учат жалеть и помогать. А это значит – учат оставаться людьми и не забывать о том, как все хрупко в этом мире.

1-й чтец. В начале декабря проходят все возможные мероприятия социального, культурного, спортивного плана. В настоящее время социальная политика в отношении инвалидов направлена на их реабилитацию, интеграцию в общество. Она принципиально отличается от прежней, которая рассматривала инвалидов как пассивных потребителей материальных благ и была направлена на изоляцию от общества.

2-й чтец. Крутой поворот государственной политики произошел в 1995 году после принятия закона «О социальной защите инвалидов в РФ». Этим законом положено начало реального создания инвалидам реальных возможностей во всех областях жизни восстановления из социального статуса.

Люди, получившие инвалидность, а от этого, к сожалению никто из нас не застрахован, стремятся жить полноценной жизнью, по мере своих сил внести вклад в общество.

4 нче укучы. Кеше гомере – диңгездәге бер тамчы, мәңгелекнең бер мизгеле генә. Шушы кыска гына вакыт эчендә кеше зур-зур планнар кора. Барлык уйлаганын эшләп өлгерергә, җирдә үзенең эзен калдырырга, мәңгелек исем, мәңгелек яшәү көче алырга тели һәм гомере буе шуңа омтыла. Һәр кешенең яшисе дә, яшисе, яшьнисе килә! Ләкин язмыш кешеләр өчен көтелмәгән борылышлар, мәшәкатьләр, хәтта кайгы һәм бәхетсезлекләр әзерләп куярга мөмкин.

2-й ведущий. Инвалиды – чаще всего люди особой воли, мужества, особого видения мира, более богатые внутренне. Кто-то из них ограничен в передвижении, другие лишены возможности видеть краски мира, слышать многообразие его звуков. Но сколько среди инвалидов талантливых писателей, художников, певцов, танцоров, спортсменов. И пусть забота об этих людях, помощь, защита, милосердие являются нормой поведения и для нас с вами.

1 нче алып баручы. Әйе шул, шундый танылган шәхесләрдән без танылган язучы, шагыйрь Фәнис Яруллинны беләбез. Армиядә хезмәт иткәндә, спорт күнегүләренең берсендә турниктан егылып, имгәнеп, гомерлеккә йөри алмас хәлдә кала ул. Бер-бер артлы операцияләр, хастаханәләр... Аның яшәү теләге дә үлемнән көчлерәк була. Аяклары хәрәкәтсез, куллары хәлсез. Ләкин Ф.Яруллин күпкырлы иҗат кешесе – шагыйрь, прозаик, драматург, журналист була. Ул гомеренең соңгы көннәренә кадәр иҗат итә.

4 нче укучы.

Яши-яши шуны белдем,–

Тормыш мәңге сыный икән.

Намусына тугры кеше

Сынауларда сынмый икән.

Яши-яши шуны белдем,–

Бәхет күктән яумый икән.

Эшне дусты иткән кеше

Кайгыларда аумый икән.

5 нче укучы.

Дөньяда мин бер битараф кеше түгел,

Матурлыкны күрер өчен күзләрем бар;

Шуңа күрә шатлана һәм сөенә күңел,

Тормышымда үзем салган эзләрем бар.

Дусларымны кочар өчен кулларым бар,

Ялкынланып сөяр өчен хисләрем бар.

Сөйгәнемне назлар өчен моңнарым бар,

Сөенеп искә ала торган кичләрем бар.

Кешеләргә йөрәгемне бирә алам,

Диңгез кебек ярсып торган йөрәгем бар.

Авырлыкка туры карап яшим һаман,

Чөнки минем кешеләргә кирәгем бар.

1 нче алып баручы. Күп кенә җырлар да кешеләр язмышын чагылдыра. Җырчы һәм композитор Ринат Рахматуллин үзенең «Тормыш китабы» дигән җырын 22 ел инвалид коляскасында утырган бер ир кеше белән танышкач иҗат иткән. Ул аңа: «Эх, Ринат, Ходай миңа 22 генә көн бирсә иде! 22 ел аяксыз утырган көннәремне шул 22 көндә йөреп бетерер идем» – дигән.

(«Тормыш китабы» җыры башкарыла.)

1-й чтец. Жизнь человеку дается только один раз и нужно ее прожить так, чтобы не было разочарований от прожитого дня, месяца, года. Птица рождена для полета, а человек для счастья. Каждый из нас хочет быть счастливым. Народная мудрость гласит: «Счастья достигает тот, кто стремится сделать счастливым других». Если хочешь, чтобы люди к тебе хорошо относились, значит ты сам в первую очередь должен к ним относиться хорошо.

1 нче алып баручы. Җыр сүзләре белән әйтсәк, гомерләр заяга узмасын иде.

Кеше дигән олы исемне йөртү – олы бәхет. Бер-беребезгә игелек һәм изгелекләр кылып кына яшәсәк иде.



Бу язда да тагын, бу язда да
Шомырт чәчәкләре иснәдем.
Чәчәк алып килде кем бу дисәм,
Син икәнсең, тормыш, исәнме!

Артта торсын тормыш исәбе дә,
Артта торсын еллар исәбе.
Сахраларга чыксаң,
                     җырлап туймас
Җыр икәнсең, тормыш, исәнме!





Кайчагында кеше сау чагында
сүз куерта үлем хакында.
Үз-үзеңне әгәр сыныйм дисәң,
Син күр аны, бер күр якыннан.
Үлем – көндәш,
җан һәм кан дошманы!
Сизсәң аның синнән узасын –
телгә алмыйсың,
сүз катмыйсың аңа,
эчтән янып,
яшерен сызасың.

Яшәүдән беркем дә туймый.
Авырса, өметен җуймый.
Кеше түгел, бөҗәк хәтта
Көрәшмичә башын куймый.

Сынар өчен яраткандыр Ходай,

Җиргә килгән һәрбер баласын.

Каш белән күз якынлыгы иткән

Яшәү белән үлем арасын.

 

Ялгышлар да булган, кем генә соң,

Хаталардан хали булалган.

Адәм белән Һаваны да Ходай

Җәннәт бакчасында сынаган.

 

Бу дөньяның барлык моң-зарларын,

Җыя-җыя йөрәк түренә,

Сындырмыйча сабыр канатымны

Менеп киләм гомер үремә.

Ирегеңне әгәр чикләсәләр,

Бәйләсәләр аяк-кулыңны,

Йөрәк белән хисләр көрәшүе

Бикләп куя барыр юлыңны.

 

Кызган табага да утырганны,

Кайчакларда сизми каласың.

Кырыс тормыш сыный чыдамлыкка

Очар өчен туган баласын.

Бәхет нидә?! Әгәр кояш -

Балкып чыкса һәрбер таңда.

Сандугачлар гомер буе,

Сайрап тора икән җанда.

 

Үз аягың белән ныклап,

Басып йөрсәң туган җирдә.

Сөйләр сүзең  үз илеңдә,

Сөйли алсаң үз телеңдә.

 

Балаларың кызартмаса,

Ил алдында синең йөзне.

Бәхетеңне саргайталмас,

Гомереңнең алтын көзе.

 

Ак хыяллар тулы дөньяң,

Капламаса кара болыт,

Яшәп була гомер буе,

Иң бәхетле Кеше булып.

Мин яшәргә килдем

Төртеп аудардылар, сикереп тордым,

Бирешмәдем дошман сүзенә.

Мин яшәргә килдем! – диеп дәштем

Туры карап  язмыш күзенә.

 

Сындырырга теләп ничәмә кат,

Сугып екты язмыш аяктан.

Мин яшәргә килдем!.. Катгый сүзем

Яңгырады кабат-кабаттан.

 

Мин яшәргә килдем! Шушы сүзем

Яңгырап тора бөтен тарафтан.

Ишет язмыш! Ничек кыйнасаң да,

Мин тормышны өзелеп яратам!

Кашкарыйлар сулып ята,

Ак кыраулар куенында.

Кем җиңелә, кемнәр җиңә

Яшәү - көрәш уенында.

 

Кемдер чишмә булып ага,

Тау-ташлардан басылса да.

Кемдер ава башын тотып,

Әз генә җил кагылса да.

 

Битарафлык тамыр җәя,

Яшәү - көрәш уенында.

Кашкарыйлар сулып ята

Ак кыраулар куенында.



Сценарий к дню инвалидов
  • Классному руководителю
Описание:

 Һәр елны 3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә. Тумыштан гарип булып, дөньяның рәхәтен күрми үскән балалар, һәлакәткә дучар булып, яшьнәп яшәр чакта урын өстенә, инвалид коляскасына беркетелгәннәр язмышы хакында сүз барыр бүгенге кичәбездә.

Семнадцать лет назад решением Генеральной Ассамблеи ООН 3 декабря учрежден Международным днем инвалидов. У нас в республике стало традиционным проводить ежегодно с 1 по 10 декабря в городах и районах акции Милосердия.

 Это не праздник, а день, когда каждая страна должна отчитаться, как она соблюдает права инвалидов, как заботится о них.

В этот день общество должно вспомнить об инвалидах, которые нуждаются в помощи, доброте, внимании и сострадании.

Инвалидность — препятствия или ограничения деятельности человека с физическими, умственными, сенсорными или психическими отклонениями.

Инвалид — человек, у которого возможности его жизнедеятельности в обществе ограничены из-за его физических, умственных, сенсорных или психических отклонений.

Автор Бурганова Ильмира Музиповна
Дата добавления 03.01.2015
Раздел Классному руководителю
Подраздел
Просмотров 815
Номер материала 23941
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓