Главная / Классному руководителю / Сценарий для новогоднего праздника (на татарском языке)

Сценарий для новогоднего праздника (на татарском языке)


Чыршы белән булган хәл


(Яңа ел бәйрәме өчен сценарий)


Катнашалар:

Убырлы.

Шүрәле.

Тылсымчы.

1 нче клоун.

2 нче клоун.

Чыршы.


(Себеркегә атланып Убырлы керә. Себеркесен туктата алмый) .


У.Тыр-тыр-тыр... Тыр ,- дим ! Йә алла, тыр, -дим.

(Убырлы себеркесен көчкә туктатып кырыйга куя. Кулы белән битен җилләтеп йөри башлый , йөгереп кергән Шүрәлене күрми , бәрелешәләр. Шүрәле кул-аякларын җәеп егыла. Убырлы аны карап әйләнеп чыга, кул-аякларын күтәреп карый. Алар шап итеп идәнгә килеп төшәләр. Убыр кулларын угалый.)


У. Үлгән ахры ... Хи-хи-хи..

Ш. (Сикереп тора) Кем үлгән?

(Убырлы куркып кырыйга сикерә, дер-дер калтырый. Шүрәлеаны танымагандай ике ягына да чыгып карый).


Ш. (Танып) Әй, Убыр, син түгелме соң бу?

У. ( Сөенеп) И-һи –һи , әйе шул. Котымны алдың. Нишләп йөрисең?(Кылана).

Ш. Ә-ә, минме? Мин балаларның бәйрәмнәрен бозарга дип килгән идем.

У. (Шатланып.) Мин дә шуңа йөрим ич, иһи-һи-һи –һи.

Ш. Әйдә, хихылдап торма әле монда. Эш турында уйларга кирәк.

У. Ничава , мин барында курыкма син.

Ш.(Серле итеп пышылдый). Беләсеңме ?

У. Беләм!

Ш. Нәрсә беләсең соң син , чүпрәк баш ! Әйбәтләп тыңлап бетер!

У. (Кыланып колагын куеп тыңлый). Ярар , ярар.

Ш. (Як-якка каранып ала) Балаларның чыршыларын урларга кирәк.

У. Әйе шул, чыршылары булмагач, бәйрәмнәре дә бозылыр.

Ш. Кемдер килә, әйдә качып торыйк.


(Ике клоун керә).


1к. Син нишләп соңга калдың? Без бит бәйрәмне башларга тиеш. Әнә күпме халык җыелган.

2к. Ә чыршы кайда соң?

1к. Әйдә алып киләбез.,итәкләшеп чыгып китәләр.


(Качкан җирдән Шүрәле белән Убырлы чыга).


Ш. Әһә, тегеләр чыршыга киттеләр.

У. Безгә ничек тә бу балаларны алдалап чыршыны урларга кирәк.

Ш. Әнә, чыршыны алып та киләләр .

У. Әйдә , тагын качып торыйк.( Качалар).


(Чыршы булып киенгән баланыны җитәкләп клоуннар керә).


1к. Менә чыршы да булды.

2 к. Ә хәзер балаларны алып килергә кирәк.

1к. Чыршыны калдырып китәбезме?

2к. Без бик тиз килеп җитәбез бит.

1к. Чыршы , син безне көтеп тор , без тиз генә балаларны чакырып киләбез. (Китәләр).

Ч. ( Елап җибәрә.) Үземне генә калдырып киттеләр.



(Арттан Шүрәле белән Убырлы якынлаша. Шүрәле бер ягыннан килеп куркыта да, Чыршы икенче якта торган Убырлы кулына ава).


Ш. Әһә, менә чыршы безнеке.

У. Бизәргә кирәк моны.

Ш. Чуртым белән бизикме аны?!

У. (Уйлап тора.) Таптым! ( Бер капчык тартып чыгара , аннан рогатка ала. ) Менә монсын узган җәйдә бер малайдан колагын борып алдым. Кырлай урманында кошларга атып йөри иде. (Чыршыга элеп куя.

1”ле, “2” ле билгеләрен ала. ) Ә боларын юлдан таптым.

Мәктәптән кайтучы балаларның сумкасыннан төшеп калганын күрдем дә, туктале мин әйтәм, кирәге чыгар, дип тыгып куйган идем.

Ш. (Убырлының кулыннан алып әйләндереп-әйләндереп карый.) Кара әле әй, бигрәк матурлар.

У. (Шүрәленең кулыннан тартып ала. ) Әйдә, тизрәк элеп куярга кирәк.

Бик кызыксаң, минем чормада ике капчык бар әле ул. (Элә).

Ш. Һи-и-и, бигрәк матур булды инде.


(Икесе бергә җырлап бииләр, Чыршыны да кулыннан тотып мәҗбүри биетәләр, әйләндерәләр).


У. Һәм Ш. Чыршы яшел тунын киеп,

Чыгып басты уртага.

Киендердек, бизәндердек,

Әзерләндек Ёлкага.


Җырлыйбыз да, биибез дә,

Без чыршы тирәсендә.

Чыршысыз калды балалар

Өчиле мәктәбендә.


У. Әйдә, бау бир , бәйлибез.

Ш. (Бау тартып чыгара.) Һи- и, бар ул андый нәрсә, мә.


(Шүрәле бау алып килә. Чыршыны өстән аска кадәр бау белән әйләндереп бәйлиләр).


Ш. Һи –и-и, бәйрәмнәрен тәки бозабыз бит, әй. Әйдә , күтәрдек.


(Убырлы кабаланып әле себерке янына йөгереп килә, әле чыршы янына, кайсын тотарга белми. Шулай ике арада бераз йөгереп йөргәч, көчкә себеркене бер кулына тотып, бер кулы белән Шүрәлегә Чыршыны күтәрергә булышып , чыгып китәләр. Клоуннар йөгереп керә).


1к. Ә чыршы кайда соң?

2к. Юк... Кая китте икән ?

1к. Нишлибез инде хәзер. Балалар да килеп җитәр.

2к. Аларга нәрсә дип әйтербез?

1к. Без үзебез гаепле. Чыршыны кунакка чакырдык, ә үзебез үзен генә калдырып киттек.

2к. Их, табылса бүтән алай эшләмәс идек

1к. Табылмас шул инде. Шушы Яңа ел бәйрәмендә берәр могҗиза булса гына инде. Яңа ел бәйрәмендә бөтен теләкләр дә үтәлә, диләр бит.

2к. Их, хәзер бер тылсым иясе килеп чыксын иде.


(Тылсымчы керә).


Т. Я кайсыгыз мине чакырды?

1к. Сез кем буласыз?

Т. Танымыйсызмыни?

К-р икесе бергә. Тануын таныйбыз да...

2к. Тылсымчылар әкиятләрдә генә була дип уйлый идек.

Т. Әйе, Яңа ел бәйрәмендә барлык әкият геройлары да әкиятләрдән чыгып, мәктәпләргә, балалар янына киләләр. Явызраклары төрле начарлыклар эшләргә мөмкин. Ә дус , бердәм балаларга алар берни дә эшли алмыйлар. Менә бүген сезнең мәктәпкә Шүрәле белән Убырлы килделәр , Чыршыны шулар урладылар.

1к. Ах, Чыршыны калдырып китмәгән булсак...

2к. Хөрмәтле Тылсым иясе, зинһар безгә Чыршыны коткарырга ярдәм итегез.

Т. Ярдәм итәрмен. Ләкин сезгә дә тырышырга туры килер. Убырлы Чыршыны 2 табышмак белән сихерләп бикләп куйды. Чыршы мәктәптә укымагач. Ул табышмакларның җавабын белми икән.

К-р. Тизрәк әйтегез ул табышмакларны. Без табышмак чишәргә яратабыз.

Т. (1к.-га ) Беренче табышмакны син тыңла.

Чылт-чылт күзле,

Адәм төсле йөзле,

Үчекләшер үзе.

Ходайның бойрыгы -

Бардыр койрыгы.

1к. Таптым! Маймыл – бу табышмакның җавабы.

Т. (2к. га) Ә хәзер син тыңла.

Укталы да , чукталы,

Муены яшел нукталы,

Түбәсендә тарагы,

Койрыгында урагы,

Тәпиендә сәнәге,

Шул ни булыр, я әле?

2к.Белдем! Әтәч!

Т. Булдырдыгыз, акыллы балалар икәнсез. Тагын бер соравым бар әле. Әйтегез әле, ни өчен бу табышмаклар маймыл һәм әтәч турында булды икән ?

1к. Узган ел – маймыл елы иде.

2к. Ә Яңа ел әтәч елы булачак.

Т. Булдырдыгыз. Хәзер Убырлы белән Шүрәле Чыршыны монда алып килерләр. (Тылсымлы таягын болгап җибәрә).


(Чыршыны җитәкләп Шүрәле белән Убырлы керәләр).


Ш. Балалар безне гафу итегез инде , без ялгышканбыз.

У. Без бүтән алай эшләмәбез.

Т. Гафу итәбезме аларны?

1к. Әйдәгез , гафу итик, бәйрәмне бозмыйк.

2к. Әнә балалар да килә.


(Балалар җитәкләшеп җыр җырлап керәләр, чыршы тирәли җырлап әйләнәләр. Сәхнәдәгеләр дә аларга кушыла.

Бәйрәм дәвам итә).














Сценарий для новогоднего праздника (на татарском языке)
  • Классному руководителю
Описание:

  Сценарий  Чыршы бәйрәмен башлап җибәрү максатында язылган. Бу сценарийны башлангыч һәм урта класс укучылары белән оештырылган бәйрәмдә кулланырга мөмкин. Геройларның сүзләре актив хәрәкәтләр белән тулыландырыла. "Чыршы " ролен кечкенә буйлы укучы уйнаса уңышлы була, чөнки сценарий буенча аны күтәреп алып чыгарга тиеш булалар. Сценарий ахырында кулланган табышмакларны Яңа елның хуҗасы кайсы җәнлек булуга карап, үзгәртергә мөмкин.  Сценарий тәмамлангач Чыршы бәйрәме концерт номерлары белән дәвам ителә.

Автор Зиятова Дильбар Халиловна
Дата добавления 03.01.2015
Раздел Классному руководителю
Подраздел
Просмотров 4925
Номер материала 22552
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓