Главная / Классному руководителю / Сценарий "Новогодний сабантуй" .

Сценарий "Новогодний сабантуй" .




Сабантуй бәйрәмен алып баручы — Кыш бабай һәм Кар кызы башлыйлар.

Музыка

Кыш бабай (БУЛАТ). Саумы, декабрь — Яңа ел каршылау ае!

Саумы, Яңа еллы киң мәйдан!

Менә шулай матур яшәгез! — дип,

Җыйдык әле сезне яңадан.

Бәйрәмнәрнең таҗы — Сабантуйлар —

Бүләк безгә бөек Ходайдан.

Бу тормышның бөтен матурлыгын,

Хозурлыгын саклый бу мәйдан!

Кар кызы (ИЛЬМИРА). Хәерле кич, әй,Дума !

Хәерле кич, мәктәбем!

Илем — көнем, динем — телем,

Сөекле халкым минем!

Рузиль Хәерле кич барчагызга,

Олыгызга, кечегезгә,

Бабайларга, әбиләргә,

Газиз әти-әниләргә,

Сөекле җиребезгә.


Бергә: Хәерле кич тели сезгә Яна ел бәйрәме бүген.

Булат. Яңа еллар килә туган якка

Яңа Дума авылы түреннән,

Балалар тавышы аһәң биргән

Уку батырлары иленнән!

Ильмира. Рәхим ит, Яңа ел, атла түргә,

Бер ел көткән халык, күр, әйдә!

Кыңгыраулы атлар тавыш бирә,

Ходайга тапшырдык, бигайбә.

Самат Яңа елллр өчен юк чит-ятлар,

Үз итә ул барлык өммәтне;

Кыш бабайлар йөри илләр гизеп,

Берләштереп халык, милләтне.

Рәзиль Бәйрәмнең ул иң күркәме,

Дәртлесе, күңеллесе.

Сабантуйларның була ул

Кышкысы һәм җәйгесе...

Һәр чорның үз сабантуе!

Бармы берәр аерма?

Булсын буген безнең монда

Яңа ел Сабантуе да!

Булат Хәерле кич, исәнмесез, хөрмәтле укучылар!
Данлы
Яңа ел Сабантуеның хөрмәтле кунаклары! Ерак араларны якын итеп, Сабантуй бәйрәменә кайттык без, кардәшләребез! Авылыбызның өлкәннәре, яшьләре, бала-чагалары! Сезне бүгенге олы бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз!

Ильмира Кадерле балалар! Килгән кунаклар! Сабантуй капка­лары, ишекләр ачык! Олы бәйрәмебезгә рәхим итегез, түргә Узыгыз!


Марсель Шау-гөр килә киң коридор,

бүлмә ,кабинетлары,

Котлы булсын, укучылар,

Яңа ел Сабантуйлары!

Булат. Вакыт чонгылында югалмаган, үзенең тәмен-ямен безнең көннәргә җиткерә алган сабантуй-быелгы Яңа ел бәйрәме барыгызга да миһербанлык, ныклы сәламәтлек, күңел көр­леге һәм искиткеч күп шатлыклар алып килсен!


Бергә: Ямьле булсын, шатлык тулсын, гөрләп торсын Яңа ел Сабантуе!

1 нче жыр “Яна ел белэн!”

Яңа ел киемендәге кызлар (7 кл) залдагы халыкны чәк-чәк белән сыйлый


Самат Кадерле кунаклар! Эше нинди, ашы шундый, дигән борынгылар. Дума мәктәбе күркәм эшләре районга гына түгел,бөтен Татарстанга билгеле. Яңа ел Сабантуе уку,хезмәт сөючән, тырыш, уңган булган укучыларның,укытучыларның күңел­ле итеп ял да итә белүләрен, җырга-моңга осталыгын, тапкырлык-зирәклеген, көч-кодрәткә ия булуларын тагын бер мәртәбә исбатлар.

РузильШуңа күрә дә инде бәйрәмнәрне Думалылар үзләре теләгәнчә матур итеп бәйрәм итәргә күнеккәннәр. Чөнки, Сабантуен мәртәбәле итүче дә, олылаучы да, хөрмәтләүче дә, кадерен белүче дә авылдашларыбыз- үзләре.

Ильмира Хөрмәтле кунаклар! бәйрәмебезне ачу һәм котлау өчен сүз мәктәп директоры Э.Җ.Х га бирелә.

музыка астында шигъри юллар яңгырый.

Булат. Уку авырлыкларында сынатмаган

укучыларга мәйдан кул чаба.

Туган мәктәпне янә данлар өчен,

Үрнәк укучылар чыга уртага.


Разиль Яңа Дума!

Туган авылым минем,

Тынычлык һәм дуслык бакчасы!

Яңа авыл, ар якларың,

Урамнарның ямьле — барчасы!

Ильмира Шәмәтәең, мәгърур Наратлыгың,

Чал тарихың белән шатлы син;

Дума халкы белән,

укучыларың белән данлы син!

Рузиль Тырыш халкың бердәм булып тарта

Чорлар йөген — тормыш арбасын.

Шуңа бүген дөнья мәйданында

Ныклы адым белән барасың.

Марсель. Яңа Дума ! Сабантуйлар иле,

Халкың чиккән сөлге кулыңда.

Көрәшләрдә җиңеп, даннар ал син,

Гөлләр үссен барыр юлыңда.

Самат. Яңа Дума! Нинди матур исем —

Йөрәкләргә язып ятларга!

Тик уяу бул, халкым, авылыңны

Күз карасы кебек сакларга!


2 нче жыр “Яна ел килэ”

Булат

Ап-ак һәйкәл гүя калкып чыккан —

Мәктэп тулы чыршы ислэре.

Тамаша кыл, күңел ач син бүген,

Әйдә, биеп җибәр, эле!


Бию 11 кл


Ильмира Яна ел җитте, дусларым —

Килгәнсез, рәхмәт сезгә,

Булыр бүгенге бәйрәмдә

Милли моң, тәмле сүз дә.

Яна еллы сабантуй —

Уеннар туе бит ул.

Тәм-томнар сые бит ул,

Җиңүләр уе бит ул.

Татарча бил алышып,

Аркан белән тартышып,

Ватмый йомырка ташып,

Сынашып, җиңсәң әгәр —

Сабантуй — эчкә шатлык сыймас туй!


Чулмэк вату (Таяк, чулмэк, яулык)

Ап-ак карларга уралып
Син кил
әсен Яңа ел!
Ак карлардай ак б
әхетле,
Булсын безне
ң яңа юл.

Хуш киләсең, Яңа ел!
Табыныбыз мул булсын,
Якыннарым, дус-ишьл
әрем,
Табын туренд
ә торсын!

Сезнен игътибарга 8 кл укучылары жырлый


Капчык киеп йогеру ( 2 капчык)

Яңа ел барыбызга
Китерсен б
әхет, шатлык.
С
әламәтлек юлдаш булсын!
Кир
әкми башка затлык.

Тынычлык булсын илдә,
Елмайсын й
өзләр гел дә!
К
үк йөзендә кояш безгә,
Нурларын сипсен гел д
ә!

Эшьләребез уң булсын,
Тик шатлыклы минутлардан
Безне
ң гомерләр торсын!
Я
ңа ел котлы булсын!

Скетч 9 кл «Кигэвен,черки….»


Катыктан акча эзлэу (тазик,катык,тимер акча)

Скетч 9 кл «Самбист»


Э хэзер 7 кл укучыларынын биюен карагыз


Капчык белэн сугышу (конь, печэн тутырылган 2 капчык)

Тылсымлы да, күңелле дә,
Б
әйрәм бит ул-Яңа ел!
Өр-яңа ел, вакытларга,
Сала бит ул я
ңа юл!

Әй, Яңа ел, Яна ел!
Сине к
өтеп алабыз!
К
өннәр саны кәми бара,
Б
әйрәм диеп янабыз.

Якты утлар җемелдиләр,
Яшел чыршы т
үрендә.
Я
ңа елда яңа хисләр,
Я
ңа уйлар күңелемдә.

Ак карларда ак бәхетләр,
Эн
җеләрдәй сибелсен!
Өр-Яңа ел котлы булсын,
Шатлыклардан чигелсен!

Скетч 9 кл «Авто для дочери»


Уен. Кынгыраулы иптэшне бэйлэнгэн куз белэн эзлэу (яулык,3 метрлы бау, кынгырау)


Сезнен игътибарга «Танец для лебедей»

Йомырка ташу уены (2 кашык, 2 йомырка)

Ак елгырны ак чанага җигеп,
Мин
җибәрәм сезгә бүләкләр.
Иман байлыклары, ис
әнлекләр
Чын к
үңелемнән изге теләкләр.

Күңел бакчасында гөл үстердем,
Дуслар б
үген сезгә таратам.
Я
ңа елда, яңа бәхет телим,
Мин халкымны
өзлеп яратам.

Скетч 9 кл Биологиядэн экзамен

Ак юлларга ак паласләр җәеп,
К
өтсен сезне якын дустыгыз.
Ак юлларда ак б
әхетле булып,
Тормыш итсен, ул
һәм кызыгыз!

Бәлә-каза, кайгы хәсерәтләр,
Бакча артлап очсын
җилләргә!
Бир зур б
әхет Раббем, дус-туганга
Бир тынычлык,илг
ә көннәргә!

Аркан тартышу уены (аркан)

Яңа ел төнендәге
Тел
әкләр чынга ашсын!
Әти-әни, туганнарым
Барысы с
әламәт булсын!

Насыйп ярлар табышып
Я
ңа гаиләләр корсын!
Җир шарында: тынычлык,
Туклык, иминлек булсын!

Скетч «физикадан экзамен»

Яңа елның төнендә
Җемелдиләр күгендә
Эн
җе кебек йолдызлар
Җиргә сибелә нурлар.

Әкияткә әйләнеп
К
өмеш нурга күмелеп
Тулган ай да елмая
Я
ңа елга куана.

Кышның матур төнендә
Тир
ә -як энҗе карда
Кар бабай да урамда
Эн
җе кызы янында.

Жыр

Скетч « Президент сайлаулары»

Килгән бабай бәйрәмгә
К
үчтәнәче кулында
Й
өри ул өйдән өйгә
Дуслары бел
ән бергә.

Яңа ел белән котлап,
Якты тел
әкләр теләп.
Яш
әгез диеп бергә
Дуслар бел
ән гомергә.

Исәнлектә-саулыкта,
Шатлык бел
ән байлыкта.
Б
әхетле булып кына,
Елмаеп к
өлеп кенә.

жыр

скетч «Пластырь»

кашык белэн су ташу уены (кирэк- ике стакан, парта,зур савыт белэн су)

ИЛЬМИРА Җир өстенә аклык-пакьлек алып килгән
Я
ңа ел бәйрәмк котлы булсын!
Кил
әсе елның 365 көне дә бәхет-шатлык кына китерсен. Аткан таңнарның барысы да алсу булсын.
Тормыш юлларында шатлыклы очрашулар, б
әхетле елмаюлар,
куанычлы мизгелл
әр күп булсын!

Булат. Бәйрәмнәр мөбәрәк! Яна ел йөрәкләргә көдрәт илә күәт, җаннарыбызга иминлек, тынычлык иңдерсен! Ил-җиребез имин, бала-чагаларыбыз, туган-тумача сау-сәламәт булсын!

Табыннар түгәрәк булсын!

Мөхтәрәм кунаклар!

Кадерле укучылар!

Хушыгыз, сау булыгыз!

Киләсе яна елларга кадәр!


жыр





Сценарий "Новогодний сабантуй" .
  • Классному руководителю
Описание:

Оригинальный сценарий  балмаскарада к Новому году для учащихся старших классов "Новогодний сабантуй" на татарском языке. Общешкольное мероприятие организуется на основе татарского национального праздника "Сабантуй". Сценарий написан с использованием национального регионального компонента, специально для нашего села - Яңа Дума. Участвуют Дед Мороз, Снегурочка и их помощники судьи , учащиеся старших классов. На празднике чередуются художественные номера,  национальные соревнования и игры. Участвуют все учащиеся и родители. Сценарий легко можно переделать для своего школьного коллектива.

Автор Валиуллин Джаудат Асхатович
Дата добавления 29.12.2014
Раздел Классному руководителю
Подраздел
Просмотров 786
Номер материала 15638
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓