Главная / Начальные классы / С Новым годом! Сценарий праздника для начальной школы на татарском языке

С Новым годом! Сценарий праздника для начальной школы на татарском языке

*Без бүген чыршы янында

Әйлән-бәйлән уйнарбыз.

Кыш бабайны каршыларбыз,

Яңа җырлар җырларбыз.

Нинди матур безнең чыршы

Җем-җем килеп яна ул.

Башлыйбыз Чыршы бәйрәмен,

Котлы булсын Яңа ел!


1.Исәнме, Чыршы, исәнме!

Яңа ел килеп җитте

Күңелле чыршы бәйрәмен

Балалар күптән көтте.


2.Сагынып көттек без сине

Көннәрне санап көттек

Календарь битләренә һәм

Сәгатькә карап көттек.


3.Син килдең бүген киенеп

Бизәнеп, матурланып

Безгә нәни дусларыңа

Күңелле җырлар алып.


4.Безнең чыршы бик биек,

Тора түшәмгә тиеп

Әнидән дә ул биек

Әтидән дә ул биек

Тора түшәмгә тиеп.


5.Нинди матур утлары

Матур уенчыклары

Нинди матур киенгән!

Яңа ел бәйрәме белән

Безне котларга килгән.

6.Әйлән-бәйлән уйнарбыз

Матур җырлар җырлабыз

Чыршы безгә кунакка

Тагын килер шул чакта

Безнең янга кунакка.


7.Безгә бүген Кыш бабай

Зур бәйрәм бүләк итте

Яңа ел бәйрәменә

Чыршы да килеп җитте.


8.Матур чыршыны

Күреп туймыйбыз

Чыршы янында

Җырлап уйныйбыз.


Җыр:



9.Яшел чыршы матур булып

Ай нурына күмелгән.

Яңа ел бәйрәме килә.

Шатлык таша күңелдә.

Күңелләрдә җыр гына,

Тынгы бирми ургыла.


10.Чыршы бәйрәме-

Ямьле бәйрәм бит.

Чыршы янында

Җырлап әйләник.


11.Яшел чыршы, яшел чыршы

Синең бәйрәмең бүген

Кыш бабай да килеп җитәр

Күтәреп авыр йөген.


12.Яшел чыршы кызлар төсле

Ылыс чәчен тараган

Безгә, нәни балаларга,

Ул елмаеп караган.


13.Яшел чыршы киеменнән

Хуш ис кенә бөркелә

Шатлык өстәп, бәхет белән

Безгә яңа ел килә.


14.Матур чыршыны

Күреп туймыйбыз

Чыршы янында

Җырлап уйныйбыз.


Җыр:



15.Җырлыйбыз, биибез

Зурлыйбыз Яңа елны

Яңа елда яңа утлар

Яктыртсын яңа юлны.


16Ак чәчәк кебек кар ява

Урманнарга, кырларга.

Тынычлык алып Яңа ел

Килсен бөтен дөньяга.


17.Җил-давыл һәм карлар белән

Кыш бабай безгә килә.

Озын һәм киң җиңнәреннән

Җиргә йолдызлар сибә.

Я җырлый ул, я тын кала,

Тыңлый аны урман, дала,

Кыш бабай килә, зур кунак.

Каршылыйбыз аны зурлап.


Кыш бабай һәм Карсылу керә.



Кыш бабай.

Исәнмесез, балалар!

Исәнмесез, кунаклар!

Чакыруыгызны алып

Килеп җиттем кунакка.

Матур бәйрәм җырларыгыз

Яңгырап тора еракка.


Карсылу.

Яңа ел белән котлыймын

Барыгызны да дуслар.

Тик нигә соң чыршыгызда

Күренми нурлы утлар?

Әй чыршы, нурлы чыршы,

Нур чәчеп көлеп җибәр.

Мең утлар белән кабынып,

Безнең күңелне күтәр.

Чыршыда утлар кабына, барысы да кул чаба.Җыр:


Кыш бабай

Ашыктым сезгә килергә

Яңа ел каршыларга

Купшы чыршыгыз тирәли

Биеп күңел ачарга.

Сакалым ап-ак булса да,

Яшьләрдән һич калышмыйм

Биимен таң атканчы

Тирем чыгып акканчы.

Кыш бабайны биетү.


Арымысам да тирләтте

Кайда кар бөртекләре?

Биегез бабаегызга

Салкын бөркегез әле.

Кар бөртекләре биюе.


Кыш бабай.

Мин биедем – күрдегез,

Ә хәзер ,я, үзегез

Нинди һөнәр беләсез

Шуларны күрсәтегез.

Концерт.

Кыш бабай.

Булдырдыгыз балалар.(Бүләкләр өләшү.)


Карсылу.

Яңа елны каршы алу

Кергән яхшы гадәткә.

Күрешәбез, сөйләшәбез

Бу хәерле сәгатьтә.

Безнең чыршы гөрләп тора

Эх, күңелле кичәбез

Ел белән ел алышына

Яңасына күчәбез.

18.Ап-ак керсез карлар ява

Килә Яңа ел!

Чана җиккән атлар үтте

Калды Яңа юл!

Яңа ел керә.

Саумысыз, туганнар!

Кадерле дус-ишләр.

Сезгә тагы да күбрәк эшләр

Күп сынаулар алып киләм

Бу минуттан сезнең белән

Бергә уйнап, бергә көләм.

Яңа ел җыры.

19. Тормышта үз Яңа юлы,

Һәрбер кешенең.

Беркайчан зыянын күрмәс

Изге эшенең.

Яңа ел

Тыныч илдә үтсен безнең

Эчкерсез еллар.

Телим алдагы елда да

Һич керсез юллар.


20. Хыяллар тормышка ашсын,

Тыныч булсын илебез.

Яңа елда матур булсын

Безнең һәрбер көнебез.


21. Ап-ак, йомшак карлар яусын

Калсын яңа юл.

Бәхет, шатлыклары белән

Килсен Яңа ел!

Карсылу


Шаян малай, матур кызлар

Яңа ел белән котлыймын

Иң изге теләкләремне

Сезгә тагын телимен.

Дөньяның бар ягында да

Шат моңнар ургып торсын.

Һәрбер таң нурланып торсын

Яңа ел котлы булсын.


Бергә: Котлы булсын Яңа ел.


Кыш бабай


Син чыршы, таңга кадәр.

Якты нурларыңны сип!

Икенче елга яңа елны

Күрергә булсын насыйп.

Хушыгыз, хуш , дусларым,

Күңелле ял итегез

Без тагын килербез әле

Яңа елда көтегез!

Сау булыгыз, балалар!


Бергә: Сау бул инде ,Кыш бабай

Сау бул инде, Карсылу!

Киләсе елга кадәр,

Киләсе елга кадәр.


22. Әйдәгез, дуслар, бәйрәм итик,

Уйныйк, җырлыйк та көлик.

Күтәренке күңел белән

Яңа елларга керик!


Уеннар:



































С Новым годом! Сценарий праздника для начальной школы на татарском языке
  • Начальные классы
Описание:

*Без бүген чыршы янында

Әйлән-бәйлән уйнарбыз.

Кыш бабайны каршыларбыз,

Яңа җырлар җырларбыз.

Нинди матур безнең чыршы

Җем-җем килеп яна ул.

Башлыйбыз Чыршы бәйрәмен,

Котлы булсын Яңа ел!

 

1.Исәнме, Чыршы, исәнме!

Яңа ел килеп җитте

Күңелле чыршы бәйрәмен

Балалар күптән көтте.

 

2.Сагынып көттек без сине

Көннәрне санап көттек

Календарь битләренә һәм

Сәгатькә карап көттек.

 

3.Син килдең бүген киенеп

Бизәнеп, матурланып

Безгә нәни дусларыңа

Күңелле җырлар алып.

 

4.Безнең чыршы бик биек,

Тора түшәмгә тиеп

Әнидән дә ул биек

Әтидән дә ул биек

Тора түшәмгә тиеп.

 

5.Нинди матур утлары

Матур уенчыклары

Нинди матур киенгән!

Яңа ел бәйрәме белән

Безне котларга килгән.

 

6.Әйлән-бәйлән уйнарбыз

Матур җырлар җырлабыз

Чыршы безгә кунакка

Тагын килер шул чакта

Безнең янга кунакка.

 

7.Безгә бүген Кыш бабай

Зур бәйрәм бүләк итте

Яңа ел бәйрәменә

Чыршы да килеп җитте.

 

8.Матур чыршыны

Күреп туймыйбыз

Чыршы янында

Җырлап уйныйбыз.

 

Җыр:

 

 

9.Яшел чыршы матур булып

Ай нурына күмелгән.

Яңа ел бәйрәме килә.

Шатлык таша күңелдә.

Күңелләрдә җыр гына,

Тынгы бирми ургыла.

 

10.Чыршы бәйрәме-

Ямьле бәйрәм бит.

Чыршы янында

Җырлап әйләник.

 

11.Яшел чыршы, яшел чыршы

Синең бәйрәмең бүген

Кыш бабай да килеп җитәр

Күтәреп авыр йөген.

 

12.Яшел чыршы кызлар төсле

Ылыс чәчен тараган

Безгә, нәни балаларга,

Ул елмаеп караган.

 

13.Яшел чыршы киеменнән

Хуш ис кенә бөркелә

Шатлык өстәп, бәхет белән

Безгә яңа ел килә.

 

14.Матур чыршыны

Күреп туймыйбыз

Чыршы янында

Җырлап уйныйбыз.

 

Җыр:

 

 

15.Җырлыйбыз, биибез

Зурлыйбыз Яңа елны

Яңа елда яңа утлар

Яктыртсын яңа юлны.

 

16Ак чәчәк кебек кар ява

Урманнарга, кырларга.

Тынычлык алып Яңа ел

Килсен бөтен дөньяга.

 

17.Җил-давыл һәм карлар белән

Кыш бабай безгә килә.

Озын һәм киң җиңнәреннән

Җиргә йолдызлар сибә.

Я җырлый ул, я тын кала,

Тыңлый аны урман, дала,

Кыш бабай килә, зур кунак.

Каршылыйбыз аны зурлап.

 

Кыш бабай һәм Карсылу керә.

 

 

Кыш бабай.

Исәнмесез, балалар!

Исәнмесез, кунаклар!

Чакыруыгызны алып

Килеп җиттем кунакка.

Матур бәйрәм җырларыгыз

Яңгырап тора еракка.

 

Карсылу.

Яңа ел белән котлыймын

Барыгызны да дуслар.

Тик нигә соң чыршыгызда

Күренми нурлы утлар?

Әй чыршы, нурлы чыршы,

Нур чәчеп көлеп җибәр.

Мең утлар белән кабынып,

Безнең күңелне күтәр.

Чыршыда утлар кабына, барысы да кул чаба.Җыр:

 

Кыш бабай

Ашыктым сезгә килергә

Яңа ел каршыларга

Купшы чыршыгыз тирәли

Биеп күңел ачарга.

Сакалым ап-ак булса да,

Яшьләрдән һич калышмыйм

Биимен таң атканчы

Тирем чыгып акканчы.

Кыш бабайны биетү.

 

Арымысам да тирләтте

Кайда кар бөртекләре?

Биегез бабаегызга

Салкын бөркегез әле.

Кар бөртекләре биюе.

 

Кыш бабай.

Мин биедем – күрдегез,

Ә хәзер ,я, үзегез

Нинди һөнәр беләсез

Шуларны күрсәтегез.

Концерт.

Кыш бабай.

Булдырдыгыз балалар.(Бүләкләр өләшү.)

 

Карсылу.

Яңа елны каршы алу

Кергән яхшы гадәткә.

Күрешәбез, сөйләшәбез

Бу хәерле сәгатьтә.

Безнең чыршы гөрләп тора

Эх, күңелле кичәбез

Ел белән ел алышына

Яңасына күчәбез.

18.Ап-ак керсез карлар ява

Килә Яңа ел!

Чана җиккән атлар үтте

Калды Яңа юл!

Яңа ел керә.

Саумысыз, туганнар!

Кадерле дус-ишләр.

Сезгә тагы да күбрәк эшләр

Күп сынаулар алып киләм

Бу минуттан сезнең белән

Бергә уйнап, бергә көләм.

Яңа ел җыры.

19. Тормышта үз Яңа юлы,

Һәрбер кешенең.

Беркайчан зыянын күрмәс

Изге эшенең.

Яңа ел

Тыныч илдә үтсен безнең

Эчкерсез еллар.

Телим алдагы елда да

Һич керсез юллар.

 

20. Хыяллар тормышка ашсын,

Тыныч булсын илебез.

Яңа елда матур булсын

Безнең һәрбер көнебез.

 

21. Ап-ак, йомшак карлар яусын

Калсын яңа юл.

Бәхет, шатлыклары белән

Килсен Яңа ел!

Карсылу

 

Шаян малай, матур кызлар

Яңа ел белән котлыймын

Иң изге теләкләремне

Сезгә тагын телимен.

Дөньяның бар ягында да

Шат моңнар ургып торсын.

Һәрбер таң нурланып торсын

Яңа ел котлы булсын.

 

Бергә: Котлы булсын Яңа ел.

 

Кыш бабай

 

Син чыршы, таңга кадәр.

Якты нурларыңны сип!

Икенче елга яңа елны

Күрергә булсын насыйп.

Хушыгыз, хуш , дусларым,

Күңелле ял итегез

Без тагын килербез әле

Яңа елда көтегез!

Сау булыгыз, балалар!

 

Бергә: Сау бул инде ,Кыш бабай

Сау бул инде, Карсылу!

Киләсе елга кадәр,

Киләсе елга кадәр.

 

22. Әйдәгез, дуслар, бәйрәм итик,

Уйныйк, җырлыйк та көлик.

Күтәренке күңел белән

Яңа елларга керик!

 

Уеннар:

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Автор Тагирова Гульшат Мирхадиевна
Дата добавления 05.01.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел
Просмотров 584
Номер материала 35346
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓