Әгерҗе муниципаль районы Л.Айтуганов ис. Девятерня УГБ мәктәбе
5 класста әти-әниләр җыелышы
“Тәрбия процессында плюслар һәм минуслар”
5 нче класс җитәкчесе:
Шакирова З.Х.
2010
Тема: “5 класста адаптация чоры”
Максат: Укучыларның 5 класска кучеш чорынын ничек үтүе белән әти-әниләрне таныштыру.
Кереш контроль эшләрнен нэтиҗәләре белән танышу.
Һәр предмет буенча укучыларга кыскача белешмә бирү.Тәрбия өлкәсендәге “-“; “+” лэребезне табарга булышу.
Җиһазлау: педагог, философларның тәрбия өлкәсендә әйтеп калдырган канатлы сүзләре; кечкенә кояшлар, зур кояш һәм кояш нурлары, сары төстәге битләр һәм ручкалар, укучыларның рәсемнәре, анкета сораулары, укучыларның анкета җаваплары, серле хат.
Тема: “ Тәрбия процессында минуслар һәм плюслар»
1.Кереш өлеш.
Хөрмәтле әти- әниләр. Бүген без сезнен белэн бергэ белем бирү белән рәттән тәрбия мәсьәләсенә дә тукталып алырбыз. Үзебезнен тәрбия процессында куллана торган алымнарыбызны бер-беребез белән уртаклашырбыз.
« Бала – гаилэнен козгесе; су тамчысы кояшта ничек балкып куренсэ, эти-энинен эхлакый йозе дэ балада шулай чагыла».
Ата – ананын тэртибе, уз – узен тотошы, бала тэрбиялэудэге роле гаилэнен статусын билгели. Гаилэ баланы жэмгыятькэ алып керэ, бары тик ул, баланын социаль тэрбиялелеген, шэхес булып формалашу юлларын ачыклый.
2. Төп өлеш.
1) Актуальләштерү.
- Уйлыйк әле, без, әти-әниләр, нинди сорауга уйламыйча да әйе дип җавап бирэбез?
-Дөрес. Сез балагызны яратасызмы? дигән сорауга икеләнүсез әйе дип әйтәбез. Ләкин ничек яратабыз, ярата беләбезме? дигән сорауларга беркайчанда җавап эзләгәнебез юк. Фән һәм тормыш гаилә тәрбиясендәге төп хаталары итеп әти-әниләрнең кирәк вакытта мактый белмәве, бер-береңә карата ярату хисләренең ачык чагылмавы, авыр вакытта терәк була алмауны курсәтә. Ә баланы ничек бар без шулай кабул итәргә, аны яратырга тиеш.
Гаилә һәм балалар бәхетен саклау өчен һәрбер гаилә тубәндәге әхлак законнарына буйсынырга тиеш.
Әлеге законнар нәтиҗәсендә гаиләдәге гореф-гадәтләр гаилә традицияләре туа, ныгый.
Һәрбер бала гаиләдә яратылырга тиеш.
Гаилә шәфкатьлелек учагы.
Бала үзенчә фикер йөртергә, килеп чыккан ситуацияләрне үзенчә чишәргә хокуклы.
Тәрбия процессында физик көч кулланылырга тиеш түгел.
Кечкенәдән үк бала “кирәк”,“ярый”,”ярамый” төшенчәләрен аңларга тиеш.
Гаилә традицияләре, гореф-гадәтләре уңай эмоцияләр һәм хисләр тудырырга тиеш.
Өлкәннәр хезмәт сөяргә үз мисалында өйрәтергә тиеш.
Гаиләдә уңай гадәтләр туарга тиеш.
Гаиләдә аралашу өчен уңай мохит тудыру.
10.Матур мөнәсәбәтләр үрнәк булсын.
(Законнар тактага беркетелеп барыла)
2) Эмоциональ индукция.
Безнең балаларыбыз гаиләдә үзләрен ничек хис итәләр микән? Нинди хаталар җибәрәбез икән? Балаларыбызга ярату назы җитә микән? Шул сорауларга җавап эзлик әле.
Без барыбызда зарланабыз: балаларыбыз белән шөгыльләнергә вакыт җитми, эшебез күп дибез. Социологлар аычклаганча әти-әниләрнең балалар белән шөгыльләнергә бары тик 17 минут вакытлары кала. Бу вакыт аралыгында нәрсәгә генә ирешергә була соң?
. – Балаларны кырыебызда чагында гына тәрбияләмичә, алардан читтә дә тәрбияләргә мөмкин. Ничек? Бөтен барлыгын белән аларны ярату, әлбәттә.
(Әти-әиләр анкета сорауларына җавап бирәләр. Бу вакытта аларга исемнәр язылган конвертлар таратыла)
3) Төркемнәрдә эш.
А) Каршыдагы сары битләрне алыгыз. Һәрберебез балаларны тәрбияләгәндә җибәргән теләсә нинди 3 хатаны искә төшерегә һәм аны язарга тиеш.
Язгач, төркемнәрдә эшлибез. Ике төркемгә бүленәбез. Уртак булган хаталарны сайлап алабыз. Аерым биткә язып алыгыз.
Хәзерге педагоглар тәрбия процессында 5 төп хатаны ачыклаганнар:
Башка беркайчан да яратмыйм дияргә ышандыру.
Вакыт юк.
Наз җитмәү.
Нәрсә белән шөгыльләнсә дә мина берыбер.
Үз фикеренне көчләп тагу.
Б) Тәрбия процессында үз хаталарыбызны ачыкладык. Хәзер әйдәгез әле
Өстәлдәге кояш рәсемен алыгыз. Уртага үзегезнең исемегезне языгыз.Ә кояшның нурларына түбәндәге сорауга кыскача гына җавап языгыз. “ Мин үземнең баламны ничек итеп җылытам, назлыйм? Ярату хисләремне мин ана ничек белгертәм?”
(Шулай ук төркемнәрдә фикер алышып, уртак җавапларны зур кояш нурларына язырга, тактага ябыштырырга кирәк)
-Карагыз әле, безнең кояшыбыз, күктәге кояш сыман үзенә тиешле урынны да, кирәкле вакытны да сайламыйча үзенең җылылыгын, назын, яктылыгын безгә чәчә.Бездән дә , кадерле әти-әниләр, көннен кайсы гына сәгате булсада, үзәебез җирнен кайсы гына почмагында гына булсак та, без балаларыбызны бернәрсәгә дә карамый яратырга тиеш.
В) Соңгы җәза: Домино уены уйнап алыйк эле.
- Уң ягымда мин баламның уңай ягын эйтэм, сул ягымда- аның тискэре сыйфаты. Минем уң кул ягындагы уңай сыйфатны үзенең баласында бар дип саный, шул уң якка баса һәм киресенчэ.
- Шулай домино кебек тезелэбез. Сонгы кешелэрнең куллары да бергэ туры килеп түгәрәккә басыла.-
- Безнең балаларыбыз нинди генә булмасын без аларны яратырга тиеш. Чөнки ул безнеке генә. Менә шушылай мәктәп- укытучы- гаилә кулга- кул тотынышып эшләгәндә генэ без ниндидер уңышка ирешә алачакбыз.
4.”Гаиләнен бәхетле мизгеле”
Һәрберебез дә бәхетле вакытларыбызны сагынып искә ала. Мин сезгә Бәхетле гаилә көннәре альбомыннан фотографияләр тәкъдим итәм. Үзегезнең балагызның рәсемен табыгыз эле.
3.Йомгаклау.
Серле хат.
Сүземне йомгаклаганчы тагын сезгә бер конверт бирәсем килә.Монда сезнен балаларыгызның “Әгәр мин әти (Әни) булсам....” дигән баш астында язылган хикәясе ята.Бу информация бары тик сезнен өчен генә . Анда язылганнарны беркем белән дә уртаклашмагыз. Балалар белән фикер алышмагыз Чөнки бу сер!
Йомгаклап шуны әйтәсем килә: гаиләләребез нык булсын, гаиләдә үзара аңлашу булсын. Балаларыбызны яратыйк, аларгы терәк булыйк.
Анкета «Моя семья»
Меня почти во всем поддерживают.
У нас в семье бывают разногласия, даже ссоры.
Мне бывает трудно дома.
Ко мне предъявляют слишком высокие требования в учебе.
Меня во многом ограничивают.
Дома всегда считаются с тем, чтобы мне хотелось иметь.
Мне всегда дают карманные деньги.
У нас дома бывают мои друзья.
Я хочу иметь больше самостоятельности.
Родители заняты только собой.
Варианты ответов:
практически всегда;
иногда;
никогда.
Анкета «Моя семья»
1. Меня почти во всем поддерживают.
2. У нас в семье бывают разногласия, даже ссоры.
3. Мне бывает трудно дома.
4. Ко мне предъявляют слишком высокие требования в учебе.
Меня во многом ограничивают.
6. Дома всегда считаются с тем, чтобы мне хотелось иметь.
7. Мне всегда дают карманные деньги.
У нас дома бывают мои друзья.
9. Я хочу иметь больше самостоятельности.
10 .Родители заняты только собой.
Варианты ответов:
практически всегда;
иногда;
никогда
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.