А
л ы п
б а р
у ч ы .Кадерле,балалар!
Без бүген матур бәйрәмгә җыелдык. Елның сихри фасылында-
көн белән төн тигезләшкән мәлдә- татар Халкы”Сөмбелә” бәйрәмен уздырган.Ул
көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме.
Б а л а л а р!Бүген
без дә көз сылуы Сөмбелә белән очрашырбыз.Әнә алар үзләре дә :Ай белән Кояш
кемне җитәкләгәннәр!
Көй астында,
Ай,Кояш,Яҗгыр Һәм Сөмбелә керәләр.
Зифа
буйлы, җитен чәчле,
Зәңгәр
күзле шушы кызның
Исемнәре ничек икән.
Әйтегезче,
кем белә?
Б а л а л а р!
Сөмбелә ! Сөмбелә !
К о я ш.
Исәнмесез,саумысыз...
Нигә тавык суймыйсыз?
Әтәчегез бозаулаган,
Нигә чыгып алмыйсыз?
С ө м б е л
ә ! Син ялгыштың,ахрысы,алай түгел ул, болай!
Исәнмесез,саумысыз...
Нигә кәҗә саумыйсыз?
Әтәчегез күкәй салган,
Нигә чыгып алмыйсыз?
,
Әссәламегаләйкем дуслар!
“
Әссәламегаләйкем” җыры башкарыла.
С ө м б е л ә.Кыр казлары, бүген җепкә тезелеп,
Җылы якка таба үттеләр.
Канатларын кагып,саубуллашып:
“Яз кайтырбыз!” –диеп киттеләр.
Хушыгыз,хуш,матур кыр казлары,
Сау-сәламәт очып барыгыз.
Ә без монда,матур мәктәпләрдә
Рәхәтләнеп белем алырбыз.
АЙ
Көз көнендә урман,кырлар алтын була,
Яфраклар да сары,кызыл-ялкын була.
Игенченең хезмәтенә бүләк өчен
Амбарларга өем-өем ашлык тула
А
л ы п
б а р
у ч ы. Ашлык булып җирдә үсә
Уңыш бит ул “Сөмбелә!”
Бөтен
җирне нурга күмә
Кояш кебек “Сөмбелә”.
Көй тавышына ипи
күтәргән бала,Игенче,Ипи пешерүче керәләр.
С ө м б е л ә.Күрегезче. күрегез.
Өстәлгә ипи килгән!
Нинди матур күпергән!
Беләсезме үз юлында
Ул күпме хезмәт күргән!
Ай. Әй
ипекәй,ипекәй,
Шундый да
тәмле булып,
Хуш исләр
белән тулып,
Каян килдең
син безгә ?
Ипи күтәргән бала.
Ярый, мин сөйлим сезгә :
Үзем – хезмәт җимеше,
Үстерде мине кеше,
Исеме аның игенче.
Игенче,игенче,
Үзегезне күрикче!
Игенче. Әйе,мин
ул-игенче,
Мин
аны үстерүче,
Тик
түгел үзем генә.
Ипекәйне үстерүдә
Ярдәм иттеләр миңа.
Кояш. Әйе,мин-Кояш,җәй
буе
Игеннәргә
нур сиптем,
Алтынсу
төс йөгерттем,
Ярдәм итте
яңгыр да
Шифасын
бирде кырга.
Яңгыр.
Мин-Яңгыр,үз вакытында
Кичекми килеп җиттем,
Игенгә
дым эчерттем
Дөрес нык ярдәм иттем,
Җилдә миңа булышты.
Игенче. Аннан комбайн
килде.
Бөртекләрне түкми,чәчми,
Урып
җилгәреп бирде.
Аннан
игенче аны
Тегермәнгә төшерде.
Ипи пешерүче.Ә мин
ипи пешердем.
Миннән кибетче алды
Киштәгә тезеп салды.
1 бала. Һәркемгә ипи
кирәк!
Һәм көн
дә ипи кирәк!
Ипи
косманавтка да,
Очучыга
да кирәк!
Ипи
яңа йолдызлар
Ачучыга да кирәк.
2 нче бала. Ипи
сатучыга да,
Ипи
сезгә дә кирәк!
Ипи безгә дә кирәк-
Һәммәбезгәдә кирәк!
3 нче бала. Ипи
эшләргә кирәк!
Юллар сузарга кирәк!
Тайгаларда иң авыр
Юллар узарга кирәк.
Шуңа да игенчене
Хөрмәт итәргә кирәк!
4 нче бала. Боткасының
да тәме юк,
Ашының да тәме юк.
Хәтта чәйнең дә тәме юк,
Табынның да тәме юк.
Ә
табында ни генә юк,
Бары
ипи генә юк.
5 нче бала. Ипи
басуда үсә,
Аннан
амбарга күчә,
Аннан мичтә пешә,
Кызарып мичтән төшә.
Шуннан килгә өстәлгә,
Безгә күәт өстәргә.
Ипи булса табында,
Булдырам
мин барсын да!
6 нчы бала. Әти ипи
үстерә,
Әни ипи пешерә,
Ә мин...мин ипи ашыйм.
Ә аннары ипине
Үзем үстерә башлыйм.
Сөмбелә. Инде
белдек,рәхмәт сезгә
.Рәхмәт ихлас сүзегезгә.
Ипи- хеэмәт җимеше,
Без белербез икенче.
Кояш. Рәхмәт сезгә,
уңган куллы
Абыйлар
һәм апалар!
Уңган
куллар кешеләргә
Ипекәй
ашаталар.
“Игенче” җыры.
Күмәкләшеп без дә ,дуслар,
Биеп алыйк,әйдә әле;
Котлы булсын,гөрләп торсын
Сөмбеләнең бәйрәме.
“Кәрия_Зәкәрия” җырлы
биюе башкарыла.
Залга кинәт А т а
Я л к а у йөгереп керә.
Ата Ялкау. Ай,ай,
коткарыгыз,каравыл, баш бетте!
А.Б. Нәрсә булды?Ни
булды?
А.Я. Кыйпылчык оча!
А.Б. Нинди кыйпылчык?
А.Я.Кояшның бер
кыйпылчыгы кителеп төшкән,шул хәзер җиргә төшсә, баш бетә.Качыгыз тизрәк,качыгыз!
А.Б.Ата Ялкау,
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.