Зал бәйрәмчә бизәлә .Марш көенә кулларына флагчыклар тоткан балалар залга керәләр . Һәрберсенең башында бейсболка, шапочка яки панамкалар .
Хөрмәтле ир-егетләр! Сезне барыгызны да Ватан сакчылары бәйрәме белән котлыйбыз . Һәрвакыт шат , сәламәт , бәхетле ,бай булыгыз ! Яраткан , кадерле улларыгыз , кызларыгыз сезне бүгенге бәйрәмегез белән котлап
Шигырьләр , җырлар , биюләр бүләк итәләр . Кабул итеп алыгыз!
Кызыл байрак эленгән
Бүген барлык урамга .
Бабайларның , әтиләрнең ,
Абыйларның , малайларның
Зур бәйрәме булганга .
Бүген бәйрәм көнендә
әтиләрне котлыйбыз .
Шатлык ,бәхет , сәламәтлек
Һәммәбезгә телибез !
Җырлыйбыз әтиләр хакында
Үсәбез аларның кулында ,
әтиләр кул куйса иңбашка
Яктырак елмая кояш та .
Байрак элдек без бүген урамга ,
Кыю солдатлар көне булганга .
Әйдә ,зур бәйрәм , шатлык белән кил ,
Сине каршылый бөтен Туан ил .
Ватаныбызның чикләрен саклап ,
Батыр абыйлар торалар сакта .
« Солдата булган диләр» җыры (Ш.Маннапов сүзләре , Г.Нигъмәтҗанов сүзләре )
Һәр туар таң җирдә тыныч булсын ,
Имин булсын иде дөньялар.
Аяз күгебезне болыт капламасын ,
Балкып янсын күктә йолдызлар .
Мәрхәмәтле булыйк олыларга ,
Миһербанлы булыйк кечегә .
Яхшы сүзебезне кызганмыйк без
Дөньядагы һәрбер кешегә .
Гомер бит ул аккан сулар кебек
Шаулый -шаулый үтә дә бара .
Һәр эшләгән яхшылыгың синең
Кешеләрнең күңелендә кала .
Яшәсен әти -әниләр
Сәламәт һәм шат булып .
Кызларының һәм улларының
Кадерлеләре булып .
Иң кадерле кешем бит син
Минем әтием
Син булганга мин бәхетле ,
Рәхәт яшимен .
Бер ягымда -әтием ,
Бер ягымда -әнием .
Уңымда да , сулымда да
Таянычым бар минем .
Пар атлар кирәк түгел ,
канатлар кирәк түгел .
Аякларым җиргә тими ,
очар кош минем күңел .
Сабый гына димәгез ,
сүзләремнән көлмәгез .
Күз яшенә , кайгыларга
Берүк , мине , бирмәгез .
Бер ягымда -әтием ,
Бер ягымда- әнием .
Уңымда да , сулымда да
Яклар кешем бар минем .
Гаилә бәхете язгы ташу түгел ,
Үзе килми , юллар ярмыйча .
Аның өчен бергә җиң сызганып
Көрәшергә кирәк армыйча .
“Әни –егет”
Әти дә эштән кайтты ,
Әни дә эштән кайтты .
Әти диванга ятты ,
Әни кухняга чапты .
Әти әйтә “ Мин , -ач , - ди
Кайчан була ул аш ?” ,- ди .
Әни әйтә :” Үзең дә
Булыш , алай булгач “ , - ди.
Әти әйтә :” Мин -ир ,- ди
Аш пешерә белмим , -ди
Мин хатын –кыз түгел , -ди
Мин кухняда йөрмим “,- ди .
Юкса “ Җитмеш Һөнәр аз ,-
Диләр , - егет кешегә “.
Безнең өйдә әти түгел ,
Әни егет , әни белә
Чөнки бөтен эшне дә .
Бүгенге бәйрәм белән сезне ихлас күңелдән котлап , кызлар “ Моряк” биюен башкаралар .
Солдатка китә егетләр
Үз илен саклар өчен .
Ватан терәге – ир , дигән
Исемне аклар өчен .
Илгә биргән изге антын үтәп
Кайтыр алар исән булсалар .
Илләр имин булып , афәт килми
Тыныч кына булсын дөн?ялар .
Ә хәзер бүгенге көндә Ватан алдындагы бурычларын үтәп ,хәрби хезмәттә
Булган авылдаш егетләребезне искә төшерп үтик :
_ Антонов Айнур Бәшир улы –
Сабирҗанов Айдар Габдулла улы
Миннебаев Раил Наил улы
Алар хөрмәтенә “Солдат булам “ М. Минһаҗев җыры
Солдат күңеле – янар хыяллар ул . ,
Үтелмәгән аыр юллар ул .
Постта торган һәрбер минутларда
Туган ягын сагыныр , уйлар ул .
Солдат күңеле – алсу чәчәкләрнең ,
яшел тугайларның исләре .
Янып эшләп үскән авыл кыры .
Гармун моңы , авыл кичләре .
Буран уйнаган чакта ,
Җилләр дулаган чакта
Абыем тора сакта ,
Кояш чыгышы якта .
Саклый ул шулай безне ,
Сөекле илебезне .
Бакчаны , өебезне ,
Без тыныч йокласын , дип .
Бөркет кебек уяу тора
Илебезнең һәр ягында .
Тора солдат көндә , төн дә
Горур басып ил чигендә .
Чик сакчысы постта тора ,
Яшь балалар уйнасын дип ,
Кайгы –хәсрәт , күз яшьләре
Безнең илдә булмасын дип .
Бабайларның ,әтиләрнең
Дан юлыннан атлыйбыз .
Өлкән буын батырлыгын
Йөрәкләрдә саклыйбыз .
Ил чигендә сакта торыр ,
Диңгезләр кичкән буын без.
Хезмәтебездә Ватанга
Тугрылыклы булырбыз .
Ачлык та артта , сугыш та артта ,
Ил батырлары туган ул чакта .
Алда тынычлык , алда гел кояш ,
Алда гел көлү , һич тә юк елаш .
Энем зур –зур атлап йөри .
Биленә каеш буган .
Мин солдатка охшыйммы , дип ,
Йолдыз да кадап куйган .
Ин кечкенә түгел инде ,
Тиздән ---- да тула ,
Минем кебек малайлар да ,
Үскәч зур содат була .
Минем дәү әти сугышта булган .
Фашист гаскәрен Берлинда кырган .
Мин дә үсәрмен , солдат булырмын
Дәү әти кебек сакта торырмын .
Солдатлар булып уйныйбыз ,
Йөрибез походларга .
Чын сугышчылар шикелле
Ятабыз окопларда .
Әгәр кирәк икән без дә
Курыкмабыз үлемнән .
Ялкын эченә керербез
Газинурлар эзеннән .
Һәм аларның батырлыгын
Һәркайсыбыз кабатлар .
Без аларның оныклары .
Без -булачак солдатлар .
“Яшь Солдатлар без” җыры ( Ә .Ерикәй сүз., М.мозаффаров муз.)
Әти эштән кайтып керсә .
Өйләр китә яктырып .
Көне буе сагынгандыр ,
ул да кайта атлыгып .
Хәлне сорый баштан сыйпап .
Миңа чаңгы көйләшә
Әнием белән дә әти
Гел елмаеп сөйләшә .
Барыбызга да булыша .
Үзенең дә күп эше .
Әнигә , миңа , сеңлемә
Әти – иң кирәк кеше. ( В.хәйруллина “Әти –бик кирәк кеше “)
Мин бай кеше .Күп малайлар
Карый миңа көнләшеп .
Юмарт булсам да мин аны
Бирә алмыйм өләшеп .
Очыйм дисәм , оча алам ,
Канатларым пар минем
Байлыгым шул - әтием дә ,
Әнием дә бар минем .
Озын –озын , нәрсә озын ?
Ззын –озын бәхет юлы .
Үз бәхетенә бара кеше
Кайвакытта гомер буе .
Олы –олы нәрсә олы ?
Ата-ана хакы олы .
Онытмасын иде кеше
Үлгәнчегә кадәр шуны .
Авыр –авыр нәрсә авыр ?
Авыр –аналар каргышы .
Бу каргышны алганнарны
Көтә Сак-Соклар язмышы .
Ерак-ерак нәрсә ерак ?
Үткәннәргә юллар ерак
Ата-ана фатихасын
Калыйк вакытында сорап .
“Әнкәмнең догалары” җыры Миннебаева Гөлназ башкаруында
Бәхетле без бу дөньяда
Әти -әни булганга .
Туган җирем күкләренең
Күге аяз булганга .
Бәхет кайда ?
Безнең өчен
Ул бары янда гына .
Әти-әниле булу
Зур бәхет була безгә .
Минем әти әллә кайдан
Калай банкалар тапкан.
Әллә ни арада гына
Уенчык ясап аткан .
Калай банка , савытларны
Без хәзер ташламыйбыз .
Матур –матур караватлар ,
Уенчыклар ясыйбыз .
Әтием бигрәк остарды
Шаккатырсыз күрсәгез .
Матур уенчыклар ясарга
Өйрәтербез , килсәгез .
Уйный әти гер белән
Туп кебек кенә чөя .
Колагыннан тотып ,ди .
Мәле , күккә очырт , ди .
Бер кызык булсын , дия ,
Ике потлы ул герне
Селкетәм көчкә-көчкә .
“Эх” җитәсе иде лә
Әтидә булган көчкә !
Әти әйтә : “Очыртма ,
Калсын ,- ди,- гер бер кичкә ,
Көчәнмә , куй , гер сиңа
Әле килер ул көчкә “.
Кемнәр уйнарга ярата?
Кемнәр өлгер һәм җитез ?
Безнең белән ярышырга
Кемнәр тели , әйтегез ?
Безнең белән ярышырга
җитез әтиләр кирәк .
Кемнәр ярышырга әзер ,
чыгып басыгыз тизрәк!
Югарыдан фәрман килгән
Уеннарга җыен дигән .
Күгәрмичә , симермичә , картаймыйча
Ерак араларда ярдәм сорамыйча
әниләребезне кулда күтәреп йөртә алу өчен
Тезелегез бердәм сафка ,
Уеннарны башларга .
1.“Бар эшкә дә өлгерәм “ уены . 2 әти мөмкин кадәр тизрәк 1 төймә тага һәм 3 бәрәңге әрчи.
2. Уен . 2 командага аяк табаны зурлыгында картон кисәге бирелә .
Әти куя , бала атлап бара , кирегә килгәндә киресенчә башкаралар
3. Уен “ат чабышы “.Әти улын арка кочып билгеләнгән урынны йөгереп килә .
4. “ Хоккей уены “ клюшка белән тупны тәгәрәтеп билгеләнгән урынга алып барып килергә .
5. “Әтәчләр” уены Малайларның куллары артка куела , Түгәрәк эченнән бер-берсен этеп чыгарырга кирәк . Әтиләр дә шулай ук эшли .
6.” Кем күбрәк күтәрә ? ” Кабартылган шарларны 2 әти мөмкин кадәр күбрәк итеп кочакларына җыярга тиеш .
7. “ Камбала “ тоту . 2 әти 2м озынлыктагы таякка кармак ясый . Бау тага , чыбыктан кармак энәсе ясый . Түгәрәк эчендә тимер капкачлар .
Шул капкачларны кармакка эләктерегә тиешләр .
8. “Лазер нуры ” уены 3-4 урынга җеп сузыла . әтиләр тотып карагач, күзләре бәйләнә , җепләр алына . Уен башланганчы ничегрәк итеп җепләр арасыннан үтеп , шуып чыгасын күрсәтергә мөмкин .
Бүген бездә тантана .
Бүген - әти бәйрәме
Әтиемне котлап ,хәзер
Бүләгемне бирәмен .
Балалар үзләре ясаган бүләкләрен бирәләр, үзләренең баш киемнәрен салып әтиләренә кидерәләр .
“Бәхетле булыгыз” җыры
Мөндеш башлангыч мәктәбе
Иң кадерле кешем бит син – минем әтием
Укытучы: Гибадуллина Ильмира Габдулхаковна
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.