Главная / Математика / Разработка внеклассного мероприятия по математике "Математик Сабантуй" (5-6 классы)

Разработка внеклассного мероприятия по математике "Математик Сабантуй" (5-6 классы)

hello_html_m56c8ef1e.gifhello_html_m13555a95.gifhello_html_mf943e22.gifhello_html_m33c4d09a.gifhello_html_m33c4d09a.gifhello_html_m33c4d09a.gifhello_html_4c343e9a.gifhello_html_4f0a6c3d.gifhello_html_m532d7113.gifhello_html_21eaaf89.gifhello_html_6da76d8c.gif




Алып баручы: Сабантуй – халкыбызның төрле уеннарга ,ярышларга,күңел ачуларга бай,буыннан-буынга сакланып килгән матур милли бәйрәме.Математик сабантуйда да математиканың барлык матур яклары чагыла.

Сабантуй” җыры яңгырый.( Л.Батыр-Болгари көе,Э.Шәрифуллина сүзләре)

1нче укучы: Сабан туе-хезмәт туе,

Шатлык һәм бәхет туе,

Уйнап-көлеп,җырлап-биеп,

Бәйрәм иттек көн буе.

2нче укучы: Сабан туенда уеннар

Төрле була,күп була

Безнең бүген сабан туе

Бөтенләй башка була.

Математик осталыкка

Батырлар табу була.

3нче укучы: Мәйданның бер җиренә

Стан куйганнар,кагып,

Шул станга ике абый

Утырганнар,атланып

Кулга тотканнар асып

Салам тутырган капчык.

4нче укучы: Капчык белән чиратлашып,

Бәрешәләр шап та шап

Берсе безнең ВИЛ хәтле

ВИЛ хәтлесе фил хәтлесен

Бәрде екты бит әле.

(Экранда сабан туй мәйданында” капчык бәрешү” ярышы күренеше.Капчыкларда ике команда өчен кроссворд була).

5нче укучы: Кемнәр өлгер,кемнәр тапкыр

Безнең янга килегез.

Серле капчыклардан алып

Әйдә,көч сынашыгыз.

( Ике команда аерым өстәлләрдә кроссворд чишә).

Горизонталь буенча:

1. Саннарга, гамәлләр эшләргә өйрәтүче фән.

2. Алу гамәлендәге сан исеме.

3. Масса үлчәү берәмлеге.

4. Вакыт үлчәү берәмлеге.

5. Дүртпочмак.



6. Турыпочмаклыкның буен иңенә тапкырлап табыла торган зурлык

7. Бүлүгә кире гамәл.

Вертикаль буенча:

8.Геометрик фигура.


1






8




222 2






233 3









4






5







6






7









(Чишелгән кроссвордлар бәяләү өчен жюрига тапшырыла).

Командалар кроссворд чишкәндә,тамашачыларга кызыклы мәсьәләләр тәкъдим ителә.

  1. 10 пират 129 тоткынны тигез итеп үзара бүлешкәч,калганнарны көймәгә утыртып кире өйләренә җибәрделәр.Ничә тоткын өенә киткән? (9).

  2. Абыйсында 2 конфет,энесендә 12 конфет бар.Икесендә дә тигез булсын өчен,

Абыйсы энесеннән ничә конфет алырга тиеш? (5).

Алып баручы:Мәйданда “Колга башына менү “ бәйгесе!

( Экранда сабан туй мәйданында колга башына менү ярышы күренеше ).Ике колга тотып ике малай чыга.Колга башында әтәч рәсеме.

1нче укучы: Колга тора,мәйданда-

Биегрәктер Айдан да!

Әтәч-колга башында,

Кызыктыра барсын да!

2нче укучы: Ничекләр төшим җиргә?

Куркыта карарга да.

Торам шулай килалмый

Бернинди карарга да...

3нче укучы: Менеп киттем тиз генә,

Тиз генә,җитез генә !

Һәм карадым түбәнгә-

Ай-яй...биек менгәнмен,

Ничек менә белгәнмен?!



4нче укучы: Кирәкми әтәчегез,

Кирәкми бүләгегез-

Мине алырга гына

Менегез берәрегез!


Колгадагы биремнәр:

1-команда 2- команда


444:4 = ( 111 ) 50 : 5 = (10)

4444 : 44 = (101 ) 5050 : 50 = ( 101 )

444444 : 444 = (1001) 505505 : 505 = ( 1001 )

4040 : 40 = ( 101 ) 5555 : 55 = ( 101 )

44 : 4 = ( 11 ) 55 : 5 = ( 11 )



Һәр мисал аерым карточкага язылып , колгага беркетелгән .Колга төбеннән очына таба һәм командадан берәр укучы чишеп “ менә “. Алып баручылар җавапларның дөреслеген тикшерәләр. Мисал дөрес чишелмәсә , командадан икенче укучы чыгып чишә . Кайсы команда тизрәк “ менеп “ җитә , шул җиңүче була .

Алып баручы : Элек – электән милләтебезнең уңган кызлары , егетләре кул эшләре ,

агач эшләре белән шөгыльләнгәннәр .Оста чигүчеләр көмеш җепләр , сәйлән ,энҗе

белән калфак ,түбәтәйләр чиккәннәр . Болар безнең мәнге югалмас хәзинәбез.

Безнең кызлар да бәйләргә , чигәргә ,тегәргә , ә егетләребез агачтан сырлап бизәкләр , өй кирәк яраклары ясарга яраталар .

Хәзер командаларны уңганлыкта – булганлыкта ярышырга чакырабыз .

( Ике командага ике өстәлдә бер үк төрле практик эш куелган ).






4- таякчыкны гына урыныннан күчереп ачкыч төзергә кирәк .

( Командалар эшләгәндә тамашачылар өчен дә бирем бирелә. Бертөрле

9 – таякчыктан 5- өчпочмак төзергә








1 нче укучы: Ерак китә алмыйлар

Капчыктагы абыйлар.

Аптырагач , тыраклап та

Мүкәләп тә карыйлар.

Бер дә йөри алмыйлар ,

Сакал чыккан сабыйлар .

Мәйданда – “Капчык киеп йөгерү бәйгесе” !

( Экранда сабан туй мәйданында “капчык киеп йөгерү” ярышы күренеше ).

Һәр командадан 1 әр укучы капчык киеп сикерә , җинүче командага 1 очко өстәлә.

Командаларга биремнәр язылган карточка бирелә :

1 – команда. 2 – команда.

  1. 2345 санында барысы 1) 2345 санында барысы ничә йөз бар?

ничә дистә бар? А) 3, Б) 23, В) 34, Г) 234.

А) 4, Б) 23, В) 34 , Г) 234.

2) Чагыштыр: 2) Чагыштыр:

480 х 5 х 100 * 480 х500 ( = ). 270 х 40 * 270 х 4 + 270 х10(> ).

3) Тигезләмә төзергә : 3) Тигезләмә төзегез :

Серле бер сан уйладым ,

Я, тыңлагыз барчагыз!

Әгәр дә сез ул саннан

Уникене алсагыз.

Һәм шуннан соң калдыкны

Өч өлешкә бүлсәгез ,

Өч калачак нибары.

Серемне дә белсәгез ,

Санны бик тиз табарсыз

Бәлки уйлап карарсыз?.

( х – 12 ) : 3 = 3

х – 12 = 3х3

х - 12 = 9

х = 9 + 12

х = 21

( 21 – 12 ): 3 = 3

Командалар эшләгәндә тамашачылар арасында сан кергән мәкальләр әйтеш ярышы :

1. Җиде кат үлчә,бер кат кис.

2. Кыңгыр эш 40 елдан соң да беленә.

3. 100 сум акчаң булганчы,100 дустың булсын.

4. Иренчәк ике эшләр.

5. Кыю бер үләр,куркак мең үләр.




6. Биш әйткәнче,бер эшлә.

1 нче укучы:” Кашык кабып йөгерәм”,-дип,

Мактанырга ашыкма.

Син менә йөгереп кара

Су тутырып кашыкка!

Мәйданда – “Су ташу “бәйгесе ! ( Һәр командадан 1 әр укучы су ташый, җинүчегә

1- очко).

Командалар арасында ребуслар чичү ярышы :

1 – команда. 2 – команда.


К З ( көч ) Т 10 ( тун )

5 ек ( бишек ) 100 ә ( йөзә )

6 Н ( алтын ) 7 гән ( җидегән )

( уенга жюри нәтиҗә ясый )


2 нче укучы: Тыпыр – тыпыр тыпырдашып,

Бергә басаек әле.

Бар көчләрне бергә җыеп

Бау да тартаек әле.

Мәйданда – “Аркан тартышу” бәйгесе ! ( Экранда сабан туй мәйданында “аркан тарту” ярышы күренеше).

Командалар үзара аркан тартышалар,җинүче командага 1- очко өстәлә.

Командаларга “ Игътибарлыкка “ мәсьәләләр бирелә.

1- команда. 2- команда.

1) Иртән кибеттә 30 китап 1)Тартмада 18 кг алма бар.Бу кибеткә ките-

Шкафы бар иде.Кичкә шулар- релгән алмаларның hello_html_3b7b3c70.gif ен тәшкил итә.

ның hello_html_7f8f9891.gif е сатылмыйча калды. Кибеттә барысы күпме алма бар? (90кг).

Ничә шкаф сатылмаган? ( 20 ). 2)Бер каенда 4 зур ботак бар.Һәр зур ботак

2) Камил Носыга бара һәм юлда та ике кечкенә ботак, ә һәр кечкенә ботакта

каршы килүче 12 укучыны очрата. бер алма үсә. Барысы ничә алма?(каенда

Һәр балада 3 әр кәрзин,һәр кәрзин- алма үсми)

дә 1әр песи,һәр песи авызында 4әр 3)Кәҗәгә 7 яшь тулгач нишли?

тычкан.Укучылар Носыга ничә песи (сигезенче яшь китә)

һәм ничә тычкан алып баралар?( 0 ). 4)Син дә мин һәм без икәү. Без ничә кеше?

3) Каз судан чыккач нишли? (ике)

(коры җиргә баса ).

4) Өстәлдә 3 шәм иде.Берсен сүндер-

деләр. Ничә шәм калды?

(1,чөнки янып калган икесе эреп бетә).


1нче укучы:Мактана дип уйламагыз,

Мин урынлы мактанам.

Чөнки менә бу чүлмәкне

Күрмичә дә вата алам !

Мәйданда – “Чүлмәк вату!” бәйгесе.(Экранда сабан туй мәйданында “Чүлмәк вату “

ярышы күренеше ).

Командаларга бирем бирелә: Бу сәгатьләр буенча вакытны билгеләгез.

(Җюри нәтиҗә ясый ).

Алып баручы: Мәйданда – “Татарча көрәш !”.(Экранда сабан туй мәйданында

Татарча көрәш “ ярышы күренеше ).Көрәш хәрәкәтләре сүрәтләп,2 малай чыга.

1 нче укучы:Сабан туе,Сабан туе!

Шундый кызык,күнелле

Ничек чыкмыйсың көрәшкә?

Син соң егет түгелме ?

Командаларга бирем бирелә : Өчпочмак,дүрпочмак,түгәрәк файдаланып,сыерчык һәм

Сыерчык оясы ясарга.

(Нәтиҗә өчен эшләр җюрига тапшырыла).

2 нче укучы:Сабантуе – хезмәт туе,

Шатлык һәм бәхет туе.

Уйлап,чишеп көч сынашып,

Бәйрәм иттек көн буе !

Алып баручы:Математик Сабантуе ахырына да якынлашты.Барлык ярышларның нәтиҗәләре буенча җиңүче команданы билгеләү өчен сүзне жюрига бирек.

Мәйдан уртасында - Җинүче команда!

Котлыйк Сабантуй батырларын!.

Ә хәзәр, әйдәгез әле, Сабантуйны ямьләндереп, татарча биеп алыйк әле.

(Татар халык көе башлана,ике укучы татар халык биюе башкаралар,кунакларны бие-

тәләр).

Әйе,татар халкының кыз-уллары үзләрен элек-электән тапкырлыкта,зирәклектә генә

сынамаган,җыр-биюне яратып,моңга күмелеп яши дә белгән.

Күп буыннар буе онытылмыйча дәвам иткән,бүген дә үз югарылыгын саклап,татар

Халкы яшәгән урыннарда аларның үзенчәлекле,хезмәткә – хөрмәт бәйрәме булып

торган.Сабантуйлары һәр җәй башында гөрләп уза.

Бу олы бәйрәмдә кыюлыкта,җитезлектә көч сынашып,тырыш хезмәт һәм көрәш ба-

тырларын ачыклап,туганнар белән очрашып,дуслар белән аралашып һәр кеше чын

күңелдән бәйрәм итә.Мәйданда үткән уен – ярышлар күмәк җыр – биюләр белән

алмашына.Татар көе...,татар халык биюе...,тальян гармун моңы…һәркемнең күнел

кылларын тибрәндереп үтә. Ә өйдә пакълек,чисталык.Сый – нигъмәтле өстәлләр

түгәрәкләнә.Менә шундый җылылыкны,безгә гел тоеп яшәргә,үзебезнең гореф – гадәтләребезгәтугры калырга язсын иде !

Горурлык хисебез югалмасын иде!


















Төзүче математика укытучысы

Сөнгатуллин Р.Т.

2011-2012 уку елы.






Шушмабаш урта мәктәбе.






Разработка внеклассного мероприятия по математике "Математик Сабантуй" (5-6 классы)
  • Математика
Описание:

Сабантуй – халкыбызның  төрле уеннарга ,ярышларга,күңел ачуларга бай,буыннан-буынга сакланып килгән матур милли бәйрәме.Математик сабантуйда да математиканың барлык матур яклары чагыла.  Класстан тыш чара ике команда арасында ярыш формасында уза. Уен презентация белән бәйләнеп алып барыла, биремнәр арасында музыкаль бизәлеш урын ала. Бәйге укучыларда үзара дуслык, ярдәмләшү кебек сыйфатлар тәрбияли, математика фәненә кызыксыну уята, төркемнәрдә эшләү күнекмәләре формалаштыра. Чара барышында һәр команданың очкосы исәпкә алына, ахырдан жюри тарафыннан нәтиҗә ясала.

Автор Сунгатуллин Раис Табрисович
Дата добавления 20.11.2014
Раздел Математика
Подраздел Конспекты
Просмотров 676
Номер материала 4224
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓