Инфоурок Классному руководителю Другие методич. материалыРазработка внеклассного мероприятия на тему: "Здоровье"

Разработка внеклассного мероприятия на тему: "Здоровье"

Скачать материал

Сыйныф сәгате

Тема: Сәламәт тәндә- сәламәт акыл.

Максат: Укучыларны сәламәт яшәү серләренә төшендерү; үзебезнең төбәктә үскән шифалы үләннәр белән таныштыру, аларны дөрес куллана белергә өйрәтү; шифалы үләннәр турындагы китаплар, газета- журналлар белән таныштыру; табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: мультимедиа; аудиоязмада Р. Сәрвәров башкаруында “Мәтрүшкәләр”, С. Фәтхетдинов башкаруында “Әткәем юкәләре” һәм

Р. Кадыйрова башкаруында “Гөлҗимеш” җырлары; “Табигать байлыклары” дигән истәлек язуы; китап һәм газета- журналлардан күргәзмә; киптерелгән мәтрүшкә, юкә чәчәге һәм гөлҗимеш; үлән чәйләре.

Сыйныф  сәгатенең барышы.

I.      Башлам.

1.                 Оештыру эше.

2.  Укытучының кереш сүзе. ( 1 нче слайд.)

“Сәламәт тәндә- сәламәт акыл”  дип, халкыбыз юкка гына әйтмәгән. Бүгенге көндә сәламәтлек иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булуын исәпкә алып, бүгенге сөйләшүебезне сәламәтләндерү юнәлешендә алып барырбыз, сезнең белән бергәләп, туган ягыбызда үскән шифалы үләннәр белән танышырбыз һәм сәламәт яшәү серләрен ачарбыз.

II.    Төп өлеш.

Укытучы. Сөйләшүебез берничә этаптан торыр. Аның беренчесе “Әйдәгез, уйланыйк” дип атала. ( 2 нче слайд. )  Әлеге этапта тест сорауларына җавап биреп, сәламәтлегебезнең  торышын билгеләрбез.

Тест.

1.    Сез еш авырыйсызмы?

А) авырганым юк- 0 балл;

Б) сирәк авырыйм- 1 балл;

В) еш авырыйм- 2 балл.

2. Салкын тидереп, ангина, грипп белән авырганыгыз булдымы?

А) юк- 0 балл;

Б) бер тапкыр авырдым – 1 балл;

В) берничә тапкыр авырдым- 2 балл.

3. Үзегезне начар хис иткән көннәр (көч бетү, йокымсырау, хәлсезлек) буламы?

А) юк- 0 балл;

Б) кайчак була- 1 балл;

В) бик еш була- 2 балл.

(3 нче слайд.)

Нәтиҗә. 0- 1 балл- сезнең сәламәтлегегез менә дигән, аны сакларга тырышыгыз.

2- 4 балл- сәламәтлегегез уртача, аңа ярдәм итү зыян итмәс.

5- 6 балл- организмыгыз көчсезләнгән, аңа кичекмәстән ярдәм кирәк.

Укытучы. Димәк, укучылар, күбебезнең сәламәтлеге ярдәмгә мохтаҗ икән. Әлбәттә, бүгенге көндә сәламәтлекне ныгыту өчен мөмкинлекләр зур. Шөкер, шифаханәләребез дә бар, даруханәләр дә бихисап. Ләкин бүгенге базар экономикасы шартларында  тирә- юнебездәге “Табигать даруханәсе” дә безгә ярдәм кулы сузарга мөмкин. Бүгенге көндә медицинада үләннәр белән дәвалау үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә башлады. Бу өлкәне халык медицинасы дип атыйлар, чөнки элек- электән үк әби- бабаларыбыз, төрле авыруларны кисәтү яки дәвалау өчен, дару үләннәрен кулланганнар.

Сөйләшүебезнең икенче этабына күчик. Ул “Табигать байлыклары” дип атала. ( 4 нче слайд.) Бу этапта без шифалы үсемлекләр һәм аларны куллану үзенчәлекләре турында сөйләшербез.

Укучылар, сез нинди дару үләннәренең исемнәрен атый аласыз? Алар нинди авыруларны кисәтү яки дәвалау өчен кулланылалар?

(Укучыларның җаваплары тыңлана.)

 Сүз “Мәтрүшкәләр” төркеменә бирелә. Әйдәгез, тыңлыйк әле: алар безгә нинди киңәшләр бирерләр икән? ( 5 нче слайд.)

1 нче укучы. Җәй көне без әбием белән төрле дару үләннәре җыябыз. Бу үлән- безгә таныш булган мәтрүшкә. Ул  урман буйларында, тау битләрендә, су кырыйларында үсә. Мәтрүшкә үзенең хуш исен озак саклый. Мин аны сезгә дә иснәп карарга тәкъдим итәм. (Мәтрүшкәне иптәшләренә иснәп карарга тәкъдим итә.)

2 нче укучы. Мәтрүшкәнең исе генә түгел, үзе дә файдалы. Борынгылар аны 99 авырудан дәва дип санаганнар. Мәтрүшкәне чәчәк аткан вакытында җыялар.

3 нче укучы. Мәтрүшкәне салкын тигәндә, ютәлне йомшарту өчен һәм йоклый алмаганда эчәләр. Теш сызлаганда һәм тамак авыртканда авызны сары мәтрүшкә төнәтмәсе белән чайкау да файдалы. Төнәтмә түбәндәгечә әзерләнә: 2 аш кашыгы вакланган мәтрүшкәгә 1 стакан кайнаган су салып, 5 минут каплап торырга һәм сөзеп эчәргә кирәк. Бик тәмле һәм файдалы эчемлек барлыкка килә. Эчеп карасагыз, үкенмәссез. (Иптәшләренә мәтрүшкә төнәтмәсен эчеп карарга тәкъдим итә.)

Укытучы. Чынлап та, укучылар, мәтрүшкә- бик файдалы һәм иң борынгы дару үләннәренең берсе. Россиядә моннан 2500 ел чамасы элек яшәгән борынгы шәһәрләрнең хәрабәләрен казыганда, 20 үлән табылган һәм шулар арасында сары мәтрүшкә дә булган. Бүгенге көндә зәңгәр мәтрүшкә сирәк очрый. Ул  “Кызыл китап”ка  кертелгән. Шуңа күрә дару үләннәрен, тамырларына зыян китермичә, кисеп кенә җыярга кирәк. Мәтрүшкә кебек шифалы үсемлек шагыйрьләребезнең дә күңел кылларын тибрәткән. Сезнең әти-әниләрегез тыңлап үскән, шагыйрь И. Юзеев сүзләренә язылган “Мәтрүшкәләр” җыры безнең дә рухны күтәрә. ( “Мәтрүшкәләр” җырыннан өзек тыңлана).

“Мәтрүшкәләр” төркеменә зур рәхмәт. Сүзне “Юкә чәчәкләре” төркеменә бирәбез. ( 6 нчы слайд.)

4 нче укучы. Юкә агачы җәйнең иң матур вакытында чәчәк ата һәм тирә- якны хуш искә күмә. Ә анда бал кортлары гөж килә. Карап торсаң, табигать- ананың могҗизасына исең китәр.

5 нче укучы. Юкә чәчәген җыюның да үз вакыты бар. Аны чәчәк аткан вакытта җыеп, кояш төшми торган җилле урында киптерергә кирәк. Шулай эшләгәндә аның файдалы үзлекләре һәм хуш исе озаграк саклана.

6 нчы укучы. Юкә чәчәге тын юлларына салкын тигәндә, ашказаны авыртканда һәм бөердә таш булганда файдаланыла. 1 аш кашыгы юкә чәчәген 1 стакан кайнаган суга салып, 15 минут каплап тотканнан соң, сөзеп, көнгә ике тапкыр эчәләр. Эчемлек бик сихәтле, хуш исле һәм тәмле була. Төнәтмәне эчеп карасагыз, моның шулай икәненә үзегез дә инанырсыз. (Төнәтмәне иптәшләренә тәкъдим итә.)

Укытучы. Укучылар, юкә чәчәгеннән компресс та ясарга мөмкин. Ул тирене яшәртә һәм арыганлыкны бетерә. Юкә чәчәген, агачына зыян китермичә, бик сак кына җыярга кирәк. Үзенең “Әткәем юкәләре” җырында Салават Фәтхетдинов та безне шуңа өнди. ( “Әткәем юкәләре” җырыннан өзек яңгырый). “Юкә чәчәге” төркеменә зур рәхмәт. “Гөлҗимеш” төркеменең дә безгә әйтер сүзе бар. Әйдәгез, аларны тыңлыйк.

 ( 7 нче слайд.)

7 нче укучы. Гөлҗимеш куагы күбрәк урман кырыйларында үсә. Чәчәк аткан вакытында  аңа бераз гына карап торсаң да, организмга ял була. Медицинада аның җимешләре файдаланыла.

8 нче укучы. Гөлҗимешне август- сентябрь айларында җыеп, күләгәдә яки мичтә киптерәләр. Киптерелгән җимешләрне тартмаларга яки капчыкларга тутырып саклыйлар.Ул кеше организмы өчен кирәкле файдалы матдәләргә һәм С витаминына бик бай.

9 нчы укучы. Гөлҗимеш төнәтмәсе тән температурасын төшерү өчен, хәлсезлек булганда, буыннар сызлаганда һәм бавыр авыртканда кулланыла. 1 стакан җимешкә ярты литр кайнаган су салып, 20 минут төнәтәләр дә көнгә 3 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Аны салкын тиюдән саклану өчен, чәй итеп тә эчәргә мөмкин. Әлеге шифалы чәйне сезгә дә эчеп карарга киңәш итәбез. (Иптәшләренә гөлҗимеш чәен тәкъдим итә.)

Укытучы. Гөлҗимеш төнәтмәсен тын юлларына салкын тигәндә һәм тавыш беткән очракта да эчәләр. Профилактик чара буларак, аны юкә һәм мәтрүшкә төнәтмәләре белән кушып файдаланырга да була. Резидә Кадыйрова башкаруындагы “Гөлҗимеш” җыры бүгенге көндә иң популяр җырлардан санала. Әйдәгез, җырның үзен тыңлыйк. (Җырдан өзек тыңлана).

III. Йомгаклау.

Укытучы. Укучылар, бүген без сезнең белән медицинаның бер тармагы булган халык медицинасы турында сөйләштек. Аның турында тагын да күбрәк беләсегез килсә, сез биредәге китапларны укый аласыз. (8 нче слайд.) (Укучыларның игътибары экранга юнәлтелә.) Бүгенге сөйләшүебезнең нәтиҗәсе итеп, мин сезгә “Табигать байлыклары” дигән истәлек язуы бүләк итәм. Аңа бүген без сөйләшкән шифалы үсемлекләрне куллану үзенчәлекләре язылган. Әлеге кипапчыкка сез башка дару үләннәре турындагы материалларны да теркәп барырсыз дип уйлыйм.

Димәк, дару үләннәрен дөрес файдалану өчен, нәрсәләрне белергә кирәк?

 

Укучылар.

-                    таный һәм җыя белергә;

-                    дөрес киптерергә;

-                    дөрес кулланырга;

-                    табигатьне сакларга кирәк.

Укытучы. Дөрес әйттегез. Әлбәттә, без үзебезнең дә табигать балалары булуыбызны онытмаска тиешбез. Бервакытта да авырмагыз һәм үзегезнең сәламәтлегегезне саклагыз. Сәламәт тәндә генә сәламәт акыл булуы беркайчан да исегездән чыкмасын.

 

 

 

 

 

 

Файдаланылган әдәбият исемлеге.

1.                                Бушков Р. А., Мазитова Ф. Г. Букет напитков Татарстана. – Казан: Татарское книжн. изд.-во, 1993.

2.                                // Йөз яшь 2003 ел № 7, 8.

3.                                Климова В. И. Человек и его здоровье. – Москва: Знание, 1995.

4.                                Магницкая Н. А. Зеленые витамины. – Казань: Татарское книжн. изд.-во, 1981.

5.                                Михеев А. В. Охрана природы: Пособие для учащихся. – Москва: Просвещение, 1983.

6.                                Мәхмүтов Х. Ш. Ел тәүлеге- 12 ай. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1991.

7.                                Насыйри К. Дару үләннәре. – Казан: Мәгариф, 2003.

8.                                Насыйров Г. С. Яшел юлдашлар. Укытучыларга ярдәмлек. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1996.

9.                                Семаго Л. Л. Сто свиданий с природой. – Воронеж: изд.-во Воронежского университета, 1995.

10.                            // Сәламәтлек 2005 ел № 2, 6, 10.

11.                            Татарстан Республикасы Кызыл китабы: хайваннар, гөмбәләр, үсемлекләр. – Казан: “Табигать” нәшрияты, 1995.

12.                            Насыйров Г. С. Яшел юлдашлар. Укытучыларга ярдәмлек. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1996.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Разработка внеклассного мероприятия на тему: "Здоровье""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист по выставочной деятельности

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

"Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" дигән сыйныф сәгатен урта сыйныф укучылары белән үткәрергә мөмкин.

Тема: Сәламәт тәндә- сәламәт акыл.

Максат: Укучыларны сәламәт яшәү серләренә төшендерү; үзебезнең төбәктә үскән шифалы үләннәр белән таныштыру, аларны дөрес куллана белергә өйрәтү; шифалы үләннәр турындагы китаплар, газета- журналлар белән таныштыру; табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: мультимедиа; аудиоязмада Р. Сәрвәров башкаруында “Мәтрүшкәләр”, С. Фәтхетдинов башкаруында “Әткәем юкәләре” һәм

 

Р. Кадыйрова башкаруында “Гөлҗимеш” җырлары; “Табигать байлыклары” дигән истәлек язуы; китап һәм газета- журналлардан күргәзмә; киптерелгән мәтрүшкә, юкә чәчәге һәм гөлҗимеш; үлән чәйләре.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 653 685 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 06.01.2015 294
    • DOCX 48 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Назипова Гульназ Шамиловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Назипова Гульназ Шамиловна
    Назипова Гульназ Шамиловна
    • На сайте: 9 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 7
    • Всего просмотров: 5336
    • Всего материалов: 3

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Няня

Няня

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Работа классного руководителя по организации взаимодействия семьи и школы

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 413 человек из 63 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 528 человек

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы профориентационной работы в деятельности педагога

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 95 человек из 36 регионов
  • Этот курс уже прошли 118 человек

Курс повышения квалификации

Организация профориентационной работы в школе

36/72/108 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 217 человек из 51 региона
  • Этот курс уже прошли 548 человек

Мини-курс

Нейропсихология в школе: путь к успеху и благополучию детей

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 77 человек из 32 регионов
  • Этот курс уже прошли 54 человека

Мини-курс

Искусство понимания: техники успешной жизни, отношений и бизнеса

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Галерейный бизнес: медиа, PR и cотрудничество

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе