Главная / Другое / Разработка внеклассного мероприятия на тему: "Карим Тинчурин"

Разработка внеклассного мероприятия на тему: "Карим Тинчурин"

Тема: “Ул кабызган утлар сүнмәс алар!”

Максат: Күренекле драматург Кәрим Тинчуринның тууына 125 ел тулуны билгеләп үтү, укучыларны аның эшчәнлеге белән таныштыру, мәдәниятыбызга һәм сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: мультимедиа, К. Тинчуринның тормыш юлын һәм иҗатын яктырткан презентация, китапларыннан күргәзмә.

(Музыка астында сәхнәгә ике алып баручы чыга).

1 нче алып баручы. Кәрим Тинчурин… Татар драматургиясе һәм театрын үстерүгә кыйммәтле өлеш керткән күренекле шәхесләр арасында ул иң якты йолдызларның берсе булып җемелдәп тора.

Драматург, прозаик, шагыйрь, журналист, педагог, режиссер һәм артист буларак, К. Тинчурин һәр өлкәдә зур уңыш яулый. Аның әрәрләре, чын сәнгать җимеше буларак, бүген дә бик актуаль яңгырый. Юкка гына Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры үзенең һәр яңа сезонын аның «Зәңгәр шәл» музыкаль драмасы белән башлап җибәрмидер.

К. Тинчуринның мондый уңышы һәм популярлыгы, әлбәттә, аның иҗатта гына түгел, тормышта да кабатланмас шәхес булуы хакында сөйли.

2 нче алып баручы. Кәрим Гали улы Тинчурин 1887 нче елның 15 нче сентябрендә хәзерге Пенза өлкәсенең Аккүл авылында туа. Күрше авыл мулласында бераз укыгач, әтисе Гали абыйның каршы килүенә карамастан, әнисе Мәхмүдә апаның фатихасы белән, бәхет эзләп, Казанга килә. 13 яшьлек малай шәһәр урамнары буйлап эш таба алмыйча шактый вакыт тилмереп йөргәннән соң, ниһаять, бер ашханәгә савыт- саба юучы булып урнаша. Биредә бер эштән дә курыкмыйча көзгә хәтле эшләп, бераз акча юнәткәч, ул атаклы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга керү бәхетенә ирешә. Әмма мәгърифәткә омтылучан Кәримне мәдрәсә белеме генә канәгатьләндерми, ул бик тырышып үзлегеннән укый башлый.

1 нче алып баручы. 1905 нче елгы революция дулкыннары татар мәдрәсәләренең дә ишеген шакый. Шәкертләр арасында яңалыкка омтылу көчәя. Мәдрәсәдәге укыту тәртипләренә каршы чыкканы өчен, Кәримне 87 шәкерт белән бергә укудан чыгаралар. Шуннан соң ул төрле урыннарда ялланып эшли башлый: урман каравылчысы була, балалар укыта, әдәби иҗат белән кызыксына башлый. Нәтиҗәдә, аның «Моназарә» исемле беренче комедиясе туа, бер-бер артлы башка пьесалары языла. 1910 нчы елда ул Габдулла Кариев җитәкчелегендәге «Сәйяр» труппасына керә һәм үзен талантлы артист итеп таныта.

Шулай итеп, К. Тинчурин үзенең бөтен тормышын, иҗади сәләтен театр эшенә, халыкка хезмәткә багышлый.

2 нче алып баручы. К. Тинчурин драматургиядә музыкаль драма жанрын үстерүгә күп көч куя. Аның пьесаларын дусты Салих Сайдәшевның сокландыргыч музыкасы тагын да җанландыра һәм тамашачыны үзенә җәлеп итә. К. Тинчурин белән С. Сайдәшев кебек ике зур талантның бердәм иҗаты нәтиҗәсендә, татар музыкасының җәүһәрләре туа. «Зәңгәр шәл» мелодрамасына язылган «Кара урман», «Булат», «Мәйсәрә» җырлары әле һаман да халкыбыз күңелендә яши.

( Аудиоязмада «Мәйсәрә җыры» яңгырый).

1 нче алып баручы. К. Тинчуринның музыкага карашлары күп еллар буе сәхнәдән төшми уйналган «Казан сөлгесе» комедиясендә дә чагыла. Әлеге әсәр яшьләрнең мәхәббәтен, тапкырлыгын, кыюлыгын күрсәтә, динчеләрнең төрле мәкерле хәйләләрен фаш итә, аларны хурлыкка калдыра.

(«Казан сөлгесе» комедиясеннән өзек күрсәтелә).

2 нче алып баручы. К. Тинчурин талантының тагын бер бизәге аның оста хикәяче булуында чагыла. Авторның хикәяләре һәм «Мәрҗәннәр» исемле повесте иң яхшы әсәрләр рәтендә саналырга хаклы. «Мәрҗәннәр» тезмәсенә кергән аерым хикәя- новеллаларда автор шәкертләр тормышын гына түгел, революциягә кадәрге тормышның аерым күренешләрен зур сәнгать осталыгы белән чагылдыра. Мәдрәсә тормышы, Мәкәрҗә ярминкәсе, Казанның атаклы Печән базары Тинчурин каләменә хас осталык белән сурәтләнәләр.

(«Мәрҗәннәр» әсәреннән өзек сөйләнә).

«Печән базарындагы һәрбер кибет алдында, карлыгач оялары төсле стеналарга беркетеп, тактадан эшләнгән лареклар базарга аерым бер төс биреп торалар. Бу ларекларның һәрберсендә диярлек кәләпүш, бүрекләр тезелеп тора. Эт оясы зурлыгында гына булган бу кечкенә ларекларга ни өчендер икешәр кеше куелган. Бу кешеләрнең берсе сакаллы, икенчесенең мыегы да юк. Аларның берсе ларек эчендә, икенчесе ларек тышында тора. Ларек тышындагысы узып барган һәр кешенең юлына аркылы төшеп, туктатып, җиңеннән тарта-тарта, бүрек я кәләпүш сатып алырга өнди. Тимерле сандыклар, комганнар, мәчет айлары, гатырша майлары сатыла торган зуррак кибет алларында ак алъяпкыч япкан кешеләрнең дә узып баручыларның чабуларыннан тарта-тарта кибетләргә өстерәүләре Сөләйманга бигрәк тә кызык тоелды.

Кулларына эреле- ваклы калфаклар күтәргән, күзләренә савап өчен сөрмә тарткан, тешләрен карага буяган, сагыз чәйнәүче хатыннар, баш түбәләренә тагарак күтәреп: «Бәлешләрнең кайнары, агып тора майлары», - дип кычкыра- кычкыра вак бәлешләр сатып йөрүче ак сакаллы сатучылар мәш киләләр. Урам почмакларында, яр читенә кунаклаган үрдәкләр төсле, җиргә утырып, лимон, йомырка, суган, борыч, чебен сурәтләре төшерелгән мухоморлар сатып утыручы «сәүдәгәрләр» узгынчыларны чабуларыннан тартып туктаталар. Сатучы хуҗалар үзләренең ит кибетләре алдыннан этләрне, он капчыклары яныннан кәҗәләрне куалар, шау киләләр. Биредә алалар, саталар, алдыйлар, алданалар- мәш киләләр.»

1 нче алып баручы. Утызынчы еллар уртасында көчәеп киткән шәхес культы җилләре К. Тинчурин кебек олуг шәхесне дә аяп узмый. Иҗатының нәкъ чәчәк аткан чорында- 50 яше тулган көннәрдә, бернинди нигезсез «халык дошманы» дип гаепләнеп, ул кулга алына. Әлеге вакыйга Кәрим. Тинчуринның тормыш иптәше, театр артисткасы Заһидә апаның йөрәгеннән беркайчан да җуелмый, кара язмыш аларны гомерлеккә аера.

Заһидә Тинчурина ролендәге укучы чыгышы: «1937 нче елның 15 нче сентябрендә Кәримнең 50 яшьлек юбилее булды. Аны бик олылап уздырдылар. Шул кичне ул бик арып кайтты да йокларга ятты. Ә мин аның яңа пьесасына аңлатма язып, машинкада басып утырам. Шулай утыра торгач, төн уртасы да җитте. Бервакыт ишетәм: ишектә кеше бар. Ачсам, бер офицер, ике солдат тора. Болар, рөхсәт сорап тормыйча, мине бер кырга төртеп, өйгә керделәр. Офицер дигәне Кәримгә: «Киенегез! Тиз булыгыз!»- дип боерды. Йокы аралаш Кәрим башта берни дә аңламый торды. Ул киенгән арада, ике солдат, актарына башладылар, өйнең астын-өскә китерделәр. Күн чемоданнан Кәримнең кулъязмаларын тартып чыгардылар, аңа бүләк итеп бирелгән ау мылтыгын конфискацияләделәр, минем бик кыйммәтле немецкий язу машинкамны, кытай сервизларын алдылар, Кавказ кунаклары бүләк иткән алтын хәнҗәрне кесәләренә салдылар, капчыкларына Кәримнең 8 фотоаппаратын тутырдылар да Тинчуринны алып чыгып киттеләр.»

2 нче алып баручы. Шул китүдән К. Тинчурин бүтән өенә кайта алмый. Казанның барлык төрмәләренең дә җәзасын татырга туры килә аңа. Хаксызга «милләтче» дип гаепләнеп, 1938 нче елның 15 нче ноябрендә судсыз- нисез атып үтерелә. Шулай итеп, олы талантның гомер юлы тоткынлыкта өзелә. Кызганычка каршы, әдипнең кабере дә билгесез. Заһидә ханымның васыяте буенча аның кабер ташына Кәрим Тинчуринның да исеме языла.

1 нче алып баручы. 1955 нче елда, Сталинның шәхес культы фаш ителгәннән соң, К. Тинчурин шәхесе дә аклана, иҗаты халыкка кайтарыла, китаплары басыла, әсәрләре кабат сәхнәләрдә уйнала башлый. 1989 нчы елда Татар дәүләт драма һәм комедия театрына К. Тинчурин исеме бирелә. Бүген дә театрыбызда ул тәрбияләгән артистларның шәкертләре эшли. К. Тинчурин кабызган якты утлар буыннан-буынга күчерелә бара.

(Лена Шагыйрьҗанның «К. Тинчурин истәлегенә» шигыре сөйләнә.)

Бәллүр кыңгырау күк чыңлап тора

Шушы исем- Кәрим Тинчурин…

Хәтерләтеп милли сәхнәбезнең

Көмеш көзгеләргә тиң чорын.

Көзге җилдә җилфер-җилфер килә

Зәңгәр шәле, Казан сөлгесе…

Тәгәрмәч күк хәрәкәттә сәхнә-

Милләтемнең яшәү билгесе.

… Исемеңне сәхнә пәрдәсенә

Чигеп куям, Кәрим Тинчурин!-

Хәтерләтеп торсын театрның

Шомлы чынбарлыкка тиң чорын…


Разработка внеклассного мероприятия на тему: "Карим Тинчурин"
  • Другое
Описание:

         Күренекле драматург Кәрим Тинчуринның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган әлеге сыйныфтан тыш чара югары сыйныф укучылары белән үткәрү өчен тәкъдим ителә. Әлеге чарага алдан ук әзерлек эшләре алып барыла, драматургның әсәрләре укыла, алардан өзекләр сәхнәләштерелә. 

Тема: “Ул кабызган утлар сүнмәс алар!”

Максат: Күренекле драматург Кәрим Тинчуринның тууына 125 ел тулуны билгеләп үтү, укучыларны аның эшчәнлеге белән таныштыру, мәдәниятыбызга һәм сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү.

 

Җиһазлау: мультимедиа, К. Тинчуринның тормыш юлын һәм иҗатын яктырткан презентация, китапларыннан күргәзмә.

Автор Назипова Гульназ Шамиловна
Дата добавления 06.01.2015
Раздел Другое
Подраздел
Просмотров 582
Номер материала 39187
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓