Главная / Другое / Разработка урока "Кешегә дан җырлаучы шагыйрь"

Разработка урока "Кешегә дан җырлаучы шагыйрь"

Кешегә дан җырлаучы шагыйрь

(Нәҗип Думави иҗатына күзәтү. Күренекле шагыйрь, прозаик, мәгърифәтче Н.Думавиның тууына 19 майда 130 ел була)


Максат.

1. Н.Думави иҗаты белән таныштыру;

2. Идея-тематик анализ бирә белү күнекмәләрен ныгыту;

3. Язучының иҗаты белән кызыксыну булдыру.


Кешегә дан җырлау, аны кайгы – хәсрәтле, хурлыклы яшәештән котылу өчен рухи бөеклеккә, кара көчләргә буйсынмаска өндәү – Думави иҗатының көчле ягы.” Резеда Ганиева, филология фәннәре докторы, профессор.



Укытучы. Татар әдәбияты тарихында 20 нче гасырның башы аерым урын алып тора. Бу хәл 1905-1907 еллар инкыйлабы белән аңлатыла.Нәкъ шушы чорда күп санлы татарча газета-журналлар пәйда була, татар китабының тиражы арта. Мәктәп – мәдрәсәләр тормышында да зур үзгәрешләр күренә, программаларда дөньяви фәннәр кертү буенча яңа адымнар ясала; әдәбият, татар теле. Рус теле укытуда яңалыклар күзәтелә. Милләтнең күп санлы алдынгы карашлы культура эшлеклеләре, журналистлар, педагоглар пәйда булу да, милли театрның барлыкка килүе дә татар иҗтимагый тормышында гаять мөһим роль уйный. Беренче рус инкыйлабы белән рухланып әдәбиятка килгән әдипләр арасында Нәҗип Думави күренекле урын алып тора. “Тукай, Дәрдемәнд, Сәгыйть Рәмиевләрләрдән кала бу дәвернең көчле шагыйрьләренең берсе,” - дип яза Габдрахман Сәгъди аның турында. Әдәбиятның күп төрле жанрларында эшләп, Думави бай иҗат мирасы калдыра. Аның иҗат юлында мөһим борылышлар, көтелмәгән үзгәрешләр шактый күп. Иҗатында нинди генә тендецияләр чагылса да, барыбер халык, милләт, аның киләчәге турында уйлану шагыйрь өчен иң төп мотив булып кала.

1905-1907 еллар инкыйлабын Н.Думави шатланып каршылый. Бу чорда ул изелгән хезмәт кешесен яклап, патша самодержавиясенә каршы күп кенә шигырьләр яза.

1 укучы. “Революция авазы” шигыреннән өзек укый.

2 укучы. “Без дә файдаланыйк” шигырен укый.

Укытучы. Бу шигырьләрендә автор нәрсә әйтергә теләгән?

Укучы. Автор революция биргән мөмкинлекләрдән файдаланырга, башка халыклардан калышмаска өнди.

Укытучы. Моңа кадәр безгә гуманист шагыйрь термины очраганы булдымы?

Укучы. Әйе, Казан ханлыгы чорында яшәгән һәм иҗат иткән Мөхәммәдьярны без гуманист шагыйрь дип атадык. Аның турында сочинение да яздык.

Укытучы. Ә ничек аңлыйсыз бу терминны?

Укучы. Андый шагыйрьнең әсәрләрендә гаделлек фикере, кешене ярату өстенлек итә.

Укытучы. Гуманист шагыйрь буларак Н.Думави да авыр хәлдәге хезмәт кешесен кызгана. Әлеге хис чәчмә әсәрләрендә дә төп тема булып тора.

Укучы. Габдулла”хикәясенең кыскача эчтәлеген сөйли.

Укытучы Бу чорда татар әдәбияты һәм сәнгате кешеләре арасында Россиядәге политик стройның, патша властеның халык өчен бернәрсә дә эшләмәве турында Н.Думави кебек ачы итеп тәнкыйть итүчеләр күп булмый.

(“Үтте, үтте”, “Тавыш” шигырьләренең берсен тыңлау)

Укытучы. Шагыйрь бу әсәрләрендә нәрсә әйтергә теләгән?

Укучы.Хезмәт халкын һәртөрле җәберләүләре, меңләгән кешеләрне каторгага сөрүләре, гаепсезгә коелуы, гөнаһсызларның күз яшьләре өчен патша самодержавиясенең гаепле икәнлеге раслана.

Укытучы. Дөрес. Ләкин Н.Думави стройны гаепләп кенә калмый. Аның максаты – үз халкын бәхетле итеп күрү. Моның өчен, иң беренче чиратта, актив эшчәнлек, көрәш кирәклеген шагыйрь яхшы белә.

Укучы. “Ник йоклыйсың, агай?” шигырен укый.

Укытучы. Без сезнең белән мәгърифәтче шагыйрьләрне дә өйрәндек. Кемнәр соң алар?

Укучы. Алар иске тәртипләрне тәнкыйть итәләр, халыкларны бәхетле, таза тормышка чыгарырга омтылалар, моның өчен халыкны агартырга, җәмгыятьне акыл, белем һәм югары әхлак белән нигезендә үзгәртеп корырга тырышалар.шундый әдипләр: Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри.

Укытучы. Бүтән мәгърифәтчеләр кебек Н.Думави да кешенең акылына, белеменә дан җырлый, халыкны белемле итү өчен белем бирү системасын камилләштерергә өнди, аны тормышка якынайту турында уйлана. Ул үз чорын мәктәп – мәдрәсәләренең кирәкле белемне бирә алмаганлыгын аңлый.

Укучы. Иске мәдрәсә җимешләре” хикәясенең кыскача эчтәлеген сөйли.

Укытучы. Н.Думави үз халкының бәхетле киләчәгенә ышанып иҗат итә. (“Күпкә бармас” шигырен тыңлау.) ”Кеше” нәсерендә шагыйрь кыю, көчле, горур кеше образын тудыра, бик күп киртәләр, кыенлыклар аша үзенең якты киләчәгенә бара торган шәхес образын чагылдыра.

Укучы. (өзек уку. “...Алга, алга, алга...)

Укытучы. Н.Думавиның иҗат юлы сикәлтәле булса да, аны беркем дә кешегә ышанудан ваз кичтерә алмый. Үзенең иҗади юл башын ул кешегә һәм аның көченә дан җырлаудан, аның мөмкинлекләренә сокланудан башласа, бу ышанычын ул гомер ахырына кадәр саклап кала.




Разработка урока "Кешегә дан җырлаучы шагыйрь"
  • Другое
Описание:
Кешегә дан җырлаучы шагыйрь (Нәҗип Думави иҗатына күзәтү. Күренекле шагыйрь, прозаик, мәгърифәтче Н.Думавиның тууына 19 майда 130 ел була)   Максат. 1. Н.Думави иҗаты белән таныштыру; 2. Идея-тематик анализ бирә белү күнекмәләрен ныгыту; 3. Язучының иҗаты белән кызыксыну булдыру.   “Кешегә дан җырлау, аны кайгы – хәсрәтле, хурлыклы яшәештән котылу өчен рухи бөеклеккә, кара көчләргә буйсынмаска өндәү – Думави иҗатының көчле ягы.” Резеда Ганиева, филология фәннәре докторы, профессор.    

Укытучы. Татар әдәбияты тарихында 20 нче гасырның башы аерым урын алып тора. Бу хәл 1905-1907 еллар инкыйлабы белән аңлатыла.Нәкъ шушы чорда күп санлы татарча газета-журналлар пәйда була, татар китабының тиражы арта.

Автор Аюпова Гузял Замиловна
Дата добавления 01.01.2015
Раздел Другое
Подраздел
Просмотров 457
Номер материала 19525
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓