Главная / Другое / Разработка урока по татарской литературе на тему:

Разработка урока по татарской литературе на тему:

Дәреснең темасы: Бөек Ватан сугышы, аның әдәбиятка тәэсире.

Максат: 1. Бөек Ватан сугышының татар әдәбиятына тәэсире, бу чорда иҗат ителгән лирик әсәрләрдә төп тема-проблемалар, чор стиленә хас үзенчәлекләр хакында мәгълүмат бирү.

2. Укучыларда Бөек Ватан сугышы чорында иҗат ителгән лирик әсәрләргә хас үзенчәлекләрне таный белү күнекмәләре формалаштыру, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

3. Патриотик тәрбия бирү, якташларыбызның батырлыгы белән горурлана белү хисләре тәрбияләү.

Дәреслек: Әдәбият. Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 11 нче сыйныфлары өчен дәреслек . А.Г.Әхмәдуллин, Ф.Галимуллин, Т. Н. Галиуллин, Ф.Ә.Ганиева, Н. Г. Юзеев – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011.

Материал, җиһазлау: презентация, проектор, “Батырлар китабы”. – Казан: ТКН, 2000; “Мәктәп китапханәсе – Бөек Җиңүнең 65 еллыгына”сериясенең 1-15нче томнары, Г.Әхмәтшин “Гомерем мизгелләре” китабы.

Дәрес тибы: катнаш

Метод һәм алымнар: аңлатмалы-иллюстратив, проблемалы укыту, төркемнәрдә эш, эзләнүчән әңгәмә, дәреслек белән эш.


Дәрес барышы:


Дәреснең этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

I этап. Белемнәрне актуальләштерү

  1. Сораулар нигезендә әдәбиятның чорларга бүленешен искә төшерү.

  2. 40-50нче елларда нинди тарихи вакыйгалар була?

3. Дәреснең темасын һәм максатын җиткерү.

4. Укучыларның Бөек Ватан сугышы турында тарих фәне буенча өйрәнгәннәрен, 2015нче елда Бөек Җиңүнең 70 еллыгы бәйрәм ителәчәген искә төшерү.

5. Тарих белән әдәбиятның үзара бәйләнеше хакында фикер алышу.

Сорауларга җавап бирәләр.

Татар әдәбиятының чорларга бүленеше:

  • Борынгы һәм Урта гасырлар татар әдәбияты

  • XIX гасыр әдәбияты

  • XX йөз башы әдәбияты (1900-1917нче еллар)

  • Октябрь революциясеннән соңгы әдәбият

Октябрь революциясеннән соңгы әдәбият үзе түбәндәге чорларга бүлеп өйрәнелә:

  • 30нчы еллар татар әдәбияты;

  • 40-50нче еллар татар әдәбияты;

  • 50-70нче еллар татар әдәбияты;

  • 80-90нчы еллар татар әдәбияты;

  • Хәзерге татар әдәбияты.

II этап. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

  1. Төбәгебездән чыккан Советлар Союзы геройлары, матросовчы каһарманнар белән таныштыру.

  2. Якташыбыз, матросовчы Нух Идрисовның батырлыгы турында мәгълүмат бирү.

  3. Нух Идрисовның “Син көт, иркәм” шигыре белән танышу, шигырьне анализлау.

  4. Немецларда әсирлектә булган якташыбыз, М.Җәлилне күргән шәхес Гаян Әхмәтшин турында мәгълүмат бирү. “Гомерем мизгелләре” китабыннан М.Җәлил белән очрашу мизгелләре белән танышу.

  5. Видеоязмадан сугыш ветераны Г.Әхмәтшинның сугыш турындагы истәлекләре белән танышу, фикер алышу.

  6. Сугышта үлеп калган татар шагыйрьләре белән таныштыру. Аларны 1 минут тынлык белән искә алу.

  7. Сугыштан исән кайткан шагыйрьләр белән танышу.

  8. Төркемнәрдә бирелгән шигырьләрне анализлау, сугыш чоры поэзиясенә хас төп мотив, тема-проблемаларны ачыклау.

  9. Чор стиле төшенчәсенә аңлатма бирү, дәфтәрләргә язып кую.

  10. Сугыш чорында чыккан газета-журналлар белән таныштыру.


  1. Укытучы сөйләгән мәгълүматлар белән танышалар, кирәкле мәгълүматларны дәфтәрләренә теркиләр.

  2. Син көт, иркәм!” шигырен анализлыйлар: сагыну, җиңүгә өмет хисләре өстенлек итә. Лирик герой сөйгәне белән очрашуны көтә.

  3. Сугыш чоры поэзиясенә хас мотивларны билгелиләр:

  • көрәшкә өндәү, чакыру (Ә.Ерикәй. “Сугышка, иптәшләр!”);

  • илне сакларга ант итү (Ф.Кәрим. “Ант”; М.Җәлил. “Тупчы анты”; М.Хөсәен. “Туган ил өчен”);

  • фашизмга нәфрәт (К.Нәҗми. “Фашизмга үлем!”; Ә.Исхак. “Канга – кан!”);

  • туган җир, кадерле кешеләр белән саубуллашу (Ш.Маннур. “Саубуллашу җыры”; Г.Кутуй. “Озату җыры”; К.Нәҗми “Озату”);

  • фронт вакыйгалары, солдат батырлыгы, уй-хисләре (Ш.Мөдәррис. “Землянкада”; С.Хәким “Хат”; Ә.Фәйзи. “Фронт юлында”);

  • тылдагы хатын-кызларның тырыш хезмәтен күрсәтү, якты образларын бирү (К.Нәҗми. “Хәят апа”, “Сагыну хаты”);

  • җиңү шатлыгы, киләчәк матурлыгы, интернационализм һәм гуманизм авазлары (Ш.Маннур. “Без киләбез күкрәп”; Б.Рәхмәт. “Безне көтәләр”; Ф.Кәрим. “Мин – гуманист”; Х.Туфан. “Гөлләр инде яфрак яралар”).

III этап. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

  1. Проблемалы сорауларга җавап бирү:

  • Шундый авыр шартлар булуына карамастан, сугыш чорында ни өчен шул кадәр күп төрле газета чыккан дип уйлыйсыз?

  • Сугыш вакытында немецлар “Идел-Урал”, “Хәбәрче” дигән газеталар һәм “Татар әдәбияты” дигән журнал чыгару эшенә керешәләр. Немецларга татарча газеталар чыгару нигә кирәк булган дип уйлыйсыз?

  1. Укучыларның җавапларын тыңлау. Дәреслекнең 48нче битеннән сорауга җавапны табып, җавапларны тулыландыру.

  2. Финк – Райт - Раунд Робин структурасын кулланып, түбәндәге сорауга җавап бирү:

- Сугыш чорында ни өчен поэзия жанры активлаша?

Әлеге сорауга җавап бирер өчен Финк – Райт - Раунд Робин структурасын кулланабыз.

Уйлау өчен 20 секунд вакыт бирелә, ә хәзер үзегезнең җавапларыгызны дәфтәрегезгә язу өчен 1 минут вакыт бирелә. Вакыт бетте, фикерләшүне 1нче номерлы укучы башлый. Һәр укучыга сөйләр өчен 30ар секунд вакыт бирелә.

  1. Үзләренең фикерләре, җаваплары белән уртаклашалар:

  • Газеталар - кешегә тәэсир итү өчен иң үтемле чара.

  • Көн кадагына суккан вакыйгаларны чагылдыра.

  • Яңалыкны тиз арада хәбәр итә.

- Сугышка өнди, фашизмга нәфрәт тәрбияләүдә роль уйный.

  1. Кеше үз ана телендә әйтелгәнне йөрәгенә якынрак кабул итә. Немецлар , татарларга үз карашларын үтемлерәк җиткерү өчен, татарча газеталар чыгаралар.

  2. Сорауга җавапны 20 секунд уйлыйлар, 1 минутта дәфтәрләренә язалар, 30ар секунд эчендә сөйләп чыгалар.

  • Сугыш чорында зур күләмле әсәрләр язарга мөмкинлек булмаган, ә поэзия кыска күләмле жанр.

  • Күңелдә туган хис-кичерешне лирик әсәрләр ярдәмендә җиткерү җиңелрәк.

  • Шигъри әсәрләр ярдәмендә кешене сугышка өндәргә мөмкин булган.

IV этап. Белем-күнекмәләрне тикшерү, бәяләү

Тест биремнәрен үтәү:

1. Бөек Ватан сугышы ничә көн дәвам итә?

А) 1500

Б) 1418

В) 1668

2. Кукмара төбәгеннән ничә Советлар Союзы герое чыккан?

А) 3

Б) 4

В) 5

3. Немецларда әсирлектә булган якташыбызны күрсәтегез.

А) Нух Идрисов

Б) Сабир Әхтәмов

В) Гаян Әхмәтшин

4. Немецлар тарафыннан чыгарылган газетаның исеме ничек була?

А) “Хәбәрче”

Б) “Тревога”

В) “Кызыл Армия”

5. Бөек Ватан сугышы чорында күбрәк нинди жанрдагы әсәрләр иҗат ителә?

А) шигырьләр

Б) романнар

В) трагедияләр

6. Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясенә хас мотивларны күрсәтегез.

А) милләт язмышы мәсьәләсен яктырту, сугышның авырлыгын күрсәтү, репрессия турында язу.

Б) фашизмның ерткычлыгын фаш итү, халыкны сугышка өндәү, сугыш чоры кешеләренең күңел дөньяларын сурәтләү.

В) халкыбызга хас гореф-гадәтләрне сурәтләү, тарихи вакыйгалар турында язу, хатын-кызның җәмгыятьтәге урынын тасвирлау.

7. Чор стиле дип нәрсәне атыйлар?

А) аерым чорга хас булган язу үзенчәлеген

Б) сугыш чоры әдәбиятын

В) яңа әдәбиятка күчеш чорын.

8. Советлар Союзы герое исеменә лаек булган шагыйрьне күрсәтегез.

А) Ф.Кәрим

Б) А.Алиш

В) М.Җәлил

9. “Ант” шигыренең авторы кем?

А) Ф.Кәрим

Б) Х.Туфан

В) М.Җәлил

10. Районыбыздагы бер мәктәпкә кайсы Советлар Союзы героеның исеме бирелде?

А) Фәхретдин Заһидуллин

Б) Сабир Әхтәмов

В) Петр Воробьев

Тест биремнәрен үтиләр.

Эшләрен алмаштырып, җавапларның дөреслеген тикшерәләр, иптәшләренең белемнәрен бәялиләр.


Дөрес җаваплар:

  1. Б

  2. В

  3. В

  4. А

  5. А

  6. Б

  7. А

  8. В

  9. А

  10. Б



V этап. Өйгә эш бирү

  1. М. Җәлилнең томыш юлы һәм иҗаты буенча презентация эзерләргә;

  2. М.Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” циклына кергән 5 шигырьгә анализ ясарга;

  3. 3. М. Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча хронологик таблица төзергә.

Тәкъдим ителгән өйгә эшнең үзләренә туры килгәнен сайлыйлар, биремнәрне карап чыгалар.

VI этап. Йомгаклау

  1. Дәрескә нәтиҗә ясау, рефлексия.

- Без бүген дәрестә нәрсә эшләргә тиеш идек?

- Нәрсәләр эшләдек?

- Син бүген нәрсәләр белдең?

- Дәрес барышында нинди кыенлыклар туды?

  • Нәрсәләрне аңламадың?

  1. Билгеләр кую.

Рефлексия өчен бирелгән сорауларга җавап бирәләр.

Дәрестәге эшчәнлекләренә нәтиҗә ясыйлар.


Разработка урока по татарской литературе на тему:
  • Другое
Описание:

Тиздән Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгы якынлаша. Әлеге дәрес шул ягы белән актуаль санала. Ул татар мәктәбенең 11нче сыйныфында укучылар өчен тәкъдим ителә. Дәрестә актив укыту алымнарын файдалану да күздә тотыла. 

Дәреснең максаты: 1. Бөек Ватан сугышының татар әдәбиятына тәэсире, бу чорда иҗат ителгән лирик әсәрләрдә төп тема-проблемалар, чор стиленә хас үзенчәлекләр хакында мәгълүмат бирү.

2. Укучыларда Бөек Ватан сугышы чорында иҗат ителгән лирик әсәрләргә хас үзенчәлекләрне таный белү күнекмәләре формалаштыру, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

3. Патриотик тәрбия бирү, якташларыбызның батырлыгы белән горурлана белү хисләре тәрбияләү.

 

 

Автор Назипова Гульназ Шамиловна
Дата добавления 04.01.2015
Раздел Другое
Подраздел
Просмотров 1126
Номер материала 28835
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓