Главная / Другое / Разработка урока по татарскому языку "һөнәр сайлау-җаваплы эш"

Разработка урока по татарскому языку "һөнәр сайлау-җаваплы эш"

Татарстан Республикасы

Бөгелмә муниципаль районының

аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган

3 нче урта гомуми белем мәктәбе

гомуми белем муниципаль учреждениесе









«Һөнәр сайлау-җаваплы эш»


9 нчы сыйныф өчен рус төркеме

өчен дәрес эшкәртмәсе









Асылгәрәева Гөлнара Варис кызы,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы









Бөгелмә, 2014


Бурыч:һөнәрләр кызыксыну формалаштыру.

Максат:

1.Белем бирү максаты:һөнәр сайлау проблемасы буенча лексик-грамматик күнекмәләрне кулланып, диалогик һәм монологик сөйләмгә чыгу.

2.Фикер үстерү максаты: чагыштыра белү, үз мөнәсәбәтеңне әйтә һәм дәлилли белү күнекмәләрен үстерү.

3.Тәрбияви максат:укучыларга һөнәр сайлауда дөрес юнәлеш бирү; һөнәр ияләре турында мәгълүмат бирү; һөнәр сайлау җаваплы эш эш икәнен ассызыклау.

Дәрес технологиясе: үстерешле укыту.

Метод: өлешчә эзләнү.

Материаллар һәм җиһазлау: компьютер, проектор, экран, тема буенча мультимедиа презентация, карточкалар, индивидуаль карточкалар, C.И. Ожеговның сүзлеге, хезмәт кораллары ясалган рәсемнәр.



Дәрес планы

1.Оештыру өлеше.

  • Уңай халәт тудыру.

  • Рапортичка. Дежур укучы белән әңгәмә

2. Белемнәрне актуальләштерү.

  • РАУНД ТЭЙБЛ

  • Ми чарлау” үткән тема буенча белемнәрне тикшерү

3. Яңа материал үзләштерү

  • КОНОРС

  • Әңгәмә

Ял итү минуты. МИКС ПЭА ШЭА

4. Белем-күнекмәләрне беркетү

  • РАФТ

  • ТИМБИЛДИНГ

5. Өй эше.

6.Дәрескә йомгак. Рефлексия.

ТАЙМД РАУНД РОБИН





















  1. Оештыру. Уңай халәт тудыру.

1. Исәнләшү. Уңай халәт тудыру.

Укытучы: Исәнмесез, укучылар!

Укучылар:Исәнмесез. Хәерле иртә.

Укытучы: Укучылар, игътибар итегез әле, бүген көн нинди матур! Без дә бер-беребезгә матур итеп елмаеп дәресебезгә керешик!

Укучылар: (Укучылар бер-берсенә карап елмаялар)

Укытучы: Утырыгыз, укучылар.

2. Рапортичка. Дежур укучы белән әңгәмә

Укытучы:Бүген дәрестә кем дежур?

Укучы: Бүген дәрестә мин дежур!

Укытучы: Бүген дәрестә кемнәр юк?

Укучы: Дәрестә барысы да бар!

Укытучы:Урамда һава торышы нинди?

Укучы: Урамда көн бик матур, аяз.

Укытучы: Бүген атнаның ничәнче көне?

Укучы: Бүген атнаның дүртенче көне, пәнҗешәмбе!

Укытучы: Бик яхшы.


  1. Белемнәрне актуальләштерү.

В мире тысячи профессий. Все они почётны, значимы и очень нужны.

-Ә нәрсә соң ул һөнәр? Укучылар, менә Арина аңлатмалы сүзлектән һөнәр сүзенең мәгънәсен белеп килергә тиеш иде. (укучының җавабы :Профессия- это у людей основной род занятий, трудовой деятельности.)


hello_html_maf80c3d.jpg

Димәк, һөнәр – ул кеше хезмәте һәм эшчәнлегенең төп төре.

Ә хәзер миңа һөнәр сүзенең синонимнарын әйтегез әле. (белгечлек, эш, профессия, хезмәт)

1.РАУНД ТЭЙБЛ

Укучылар, сез нинди һөнәрләр ишеттегез?

РАУНД ТЭЙБЛ – обучающая структура, в которой учащиеся по очереди выполняют писменную работу по кругу на одном листе бумаги

Беренче номерлы укучылар бер бит кәгазь алыгыз. 1 минут эчендә Һәр команда күпме һөнәр исемнәрен белә, шул кадәр язарга тиеш. Бу битне өстәл буенча җибәрәсез.

Вакыт бетте. Кем башлый. Сез ничә һөнәр яздыгыз . Все кто под №1 возьмите листочек в центре вашего стола. Сейчас каждая команда за 1 минуту должна вспомнить как можно больше профессий. Вы пишите на одном листочке. Передаете листочки по кругу. Начинает партнёр под №4. Время истекло. Все кто под №3 встаньте и назовите количество профессий записанных в вашей команде. Начинает стол №1..., №2…,№3………

(Табиб, тегүче, сатучы ,укытучы, шофёр) Аплодисменты команде, которая написала больше названий профессий.


hello_html_m5e155566.png


hello_html_m51d98351.png


hello_html_77826e1a.jpg



2.“Ми чарлау” үткән тема буенча белемнәрне тикшерү (6-8 слайд)

Кем кайда эшли? (6слайд)

Уйла (7слайд)

  • Китапханәче … бирә.

  • Укытучы … укыта.

  • Тегүче … тегә.

  • Төзүче … төзи.

  • Сатучы … сата.


Уйла (8слайд)

  • Китапханәче (нинди?) китап бирә.

  • Укытучы (нинди?) укучыларны укыта.

  • Тегүче (нинди?) күлмәк тегә.

  • Төзүче (нинди?) йорт төзи.

  • Сатучы (нинди?) күмәч сата.

  • Пешекче (нинди?) аш пешерә.

(ТӘМЛЕ, КЫЗЫКЛЫ, ЗУР, МАТУР, ТЫРЫШ, ФАЙДАЛЫ)


hello_html_m6d16252f.pnghello_html_m10bc5df5.png


hello_html_56d26fc6.png

3. Яңа материал үзләштерү

Профессий очень много. Каждая по – своему хороша. Укучылар, психологлар һөнәрләрне 5 төргә бүлгәннәрен сез инде беләсез. Әйдәгез әле, бергәләп искә төшерик.

(Человек - человек,

человек - природа,

человек - техника,

человек - знаковая система,

человек - художественный образ)


hello_html_m24fe90a6.png

КОНОРС – “углы” обучающая структура, в которой ученики распределяются по разным углам в зависимости от выбранного ими варианта ответа

Хәзер укучылар бастык. Урындыкларны этеп куйдык һәм үзегезгә ошаган почмакны сайлап, барып басыгыз. Ни өченшуны сайлавыгыз турында үз партнёрыгыз белән фикер алышыгыз. Башладык.

Встаньте, задвиньте стульчики. Разделитесь на 4 угла. Обсудите по парам причину своего выбора. Поделитесь мыслями своего партнёра.

Кеше – кеше.

Кеше - табигать. Кеше техника.

Кеше - билгеләр системасы.

Кеше - сәнгать образы


Ял итү минуты

Ял итеп алыйк. МИКС ПЭА ШЭА

Ә хәзер укучылар бераз ял итеп алабыз. Укучылар, без хәзер барыбыз да бер әйләнә ясап басабыз. Музыка кушыла, сез шул музыкага бии-бии әйләнәсез. Музыка туктагач, сез бер урында басып каласыз, һәм үзегезгә бер пар табасыз. Шуннан соң мин сезгә сорау бирәм, сез шул сорауның җавабын пардагы укучы белән фикер алышасыз.

Когда музыка остановится, вы должны образовать пару с ближайшими к вам учениками и «дать пять», затем я задаю вопрос и даю 3-5 сек на размышление.

hello_html_m62dcfc00.png



1нче сорау: Сез табиплар һөнәре турында нәрсә беләсез?

Что вы знаете о профессии врач?

30 сек. уйлагыз, кем озынрак шул җавап бирә башлый

Партнерыгызга рәхмәт әйтегез.

2нче сорау: Сез укытучы һөнәре турында нәрсә беләсез?

Что вы знаете о профессии учитель?

30 сек. уйлагыз, кемнең күзләре карарак шул җавап бирә башлый

Рәхмәт әйтегез.

Настя, әйт әле, сиңа партнерың нәрсә турында сөйләде.

Үз урыннарыгызга утырыгыз.

Поблагодарите своего партнера. А теперь на этот вопрос ответит Настя. Ответь, пожалуйста, что рассказал тебе твой партнер?

-Спасибо, ребятки, молодцы! А теперь пройдите на свои места.

4. Белем-күнекмәләрне беркетү

РАФТ- Роль –Аудитория – Форма - Тема – более структурированный вариант организации проектной работы, в которой конечный продукт может отличаться в зависимости от роли учеников, аудитории.

Я не случайно заговорила о профессии учитель, так как наша школа набирает в 10 класс учащихся у кого есть желание быть учителем.

hello_html_437abfcb.gif

Укытучы һөнәре сезгә бик таныш, кайберләрегез укытучы булу турында хыяллана да әле. Әйдәгез, укытучы булырга теләмәгәннәрне дә кызыксындырырлык итеп постер иҗат итик әле.

Һөнәрләр күп: кем булсаң да

Табиб, эшче, тукучы...

Тик онытма бер нәрсәне –

Юл күрсәтә укытучы.

1 һәм 2 өстәл укытучы турында, ә 3-4 өстәл төрле һөнәрләрне алып, постер әзерлиләр.

Тимбилдинг

Әйдәгез пантомима уенын уйнап алыйк. Сезнең өстәлләрдә карточкалар ята. Сез шул һөнәрне сүзсез аңлатып бирергә тиешсез.

Чтобы еще узнать о профессиях, давайте поиграем в пантомиму. Каждая команда будет показывать профессию, название которой у вас лежат на столах. А остальные должны ее угадать.

Стол№1(печекче), Стол №2 (укытучы), Стол №3 (шофер), Стол №4 (җырчы), Стол №5 (сатучы), Стол№6 (чәчтараш)

Молодцы!

5. Өй эше.

Көндәлекләрне ачабыз. Өй эше: “Һөнәр сайлау – җаваплы эш” темасына сочинение язып килергә

VI. Дәрескә йомгак. Әңгәмә

Укучылар, без бүген дәрестә бик күп һөнәрләр турында сөйләштек. Ә ничек уйлыйсыз: һөнәрнең кайсысы әһәмиятлерәк, әйбәтрәк? (Балаларның җаваплары)

Димәк, укучылар, менә шулай итеп әйтергә була: Бөтен эш тә әһәмиятле, барысы да яхшы. Һөнәр сайлау – җаваплы эш

1.ТАЙМД РАУНД РОБИН

Һәр укучы 30 секунд эчендә Бүген дәрестә үзенә нинди яңалык ачканын сөйли. Һәр өстәлдән 1-2 укучыдан сорыйм.

2. Билгеләр кую.

3. Саубуллашу.

- Дәрес тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Сау булыгыз.



Разработка урока по татарскому языку "һөнәр сайлау-җаваплы эш"
  • Другое
Описание:

Бурыч:һөнәрләр кызыксыну формалаштыру.

Максат:

           1.Белем бирү максаты:һөнәр сайлау проблемасы буенча лексик-грамматик күнекмәләрне кулланып,диалогик һәм монологик сөйләмгә чыгу.

           2.Фикер үстерү максаты: чагыштыра белү, үз мөнәсәбәтеңне  әйтә һәм дәлилли белү күнекмәләрен үстерү.

           3.Тәрбияви  максат:укучыларга һөнәр сайлауда дөрес юнәлеш бирү; һөнәр ияләре  турында мәгълүмат  бирү; һөнәр сайлау җаваплы эш эш икәнен ассызыклау.

Дәрес технологиясе: үстерешле укыту.

Метод: өлешчә эзләнү.

 

Материаллар һәм җиһазлау: компьютер, проектор, экран, тема буенча мультимедиа презентация,  карточкалар, индивидуаль карточкалар, C.И. Ожеговның сүзлеге, хезмәт кораллары ясалган рәсемнәр.

Автор Асылгараева Гульнара Варисовна
Дата добавления 04.01.2015
Раздел Другое
Подраздел
Просмотров 922
Номер материала 25340
Скачать свидетельство о публикации

Оставьте свой комментарий:

Введите символы, которые изображены на картинке:

Получить новый код
* Обязательные для заполнения.


Комментарии:

↓ Показать еще коментарии ↓